Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Ана сөтеннән аермасын...

$
0
0
23.12.2013 Җәмгыять
«Без кешегә ата-анасына шәфкатьле булырга васыять иттек. Анасы баланы карынында авырлык өстенә авырлык белән күтәрә, ике ел буена күкрәк сөтен имезеп үстерә. Миңа, аннан соң ата-анаңа шөкер ит. Ахырда барыбер Миңа кайтасыз», – диелә Коръәндә («Локман» сүрәсе, 14 нче аять). Баласын ике ел буе имезүче аналар күпме бүген? Гомумән, сабыйларны имезү модадамы соң? Телевизор рекламаларында макталган «сөт», ай-һай, тәмле күренә бит...

Күршебезгә яшь гаилә күченеп килде. Күкрәк баласы булган әни кешегә 18 яшь кенә икән әле. Баласы өчен үлеп тора. Тик тупырдап торган 5 айлык нәниенең башы чирдән чыкмый. Әни кеше көне-төне нарасыен «дарулап» мәш килә. Бичаракай, шешә белән генә ясалма тукландыралар үзен. Кибеткә чыкканда миңа да калдыргалап тора Оленьканы. Мес-мес күкрәк сөтен имәсе урынга резина суырып яткан балакайны кызганам. «Зато әниеңнең фигурасы матур булыр, бәбкәчем», – дим. Чөнки күршемнең баласын шешәдән аеруның сәбәбе – матур күкрәк.

Мине әнием 2 яшьтән артык имезгән, аңа карап кителеп киткән җирен күрмим. Ана сөтенең файдалы булуын әйтеп нотык укырга кирәк түгел бүген. Һәр табиб моны дәлилли ала. Алар хәтта балаларны 3 яшькә (!) кадәр имезүне тәкъдим итәләр, чөнки бала организмы «ят» ясалма ризыкларны авыр үзләштерә. Кибет тулы «заменитель» белән бала үстерү – чирне акчага сатып алу белән бер бит инде. Әй, эчертәләр витамин, тегесен бетерүгә, икенчесе – кыйммәтлерәге кирәк. Ә ул витаминның борын астында булуын белсә иде икән бу әниләр. Ана сөте имеп үскән бала, төрле чирләрдән сакланып, сау-сәламәт булып үсә бит.

Ана сөте – Аллаһы Тәгаләнең бер могҗизасы, аны башка бернәрсә дә алыштыра алмый. Без – әниләр, мода чире белән авырыйбыз, ахрысы. Үзебез турында гына уйлап, балаларыбызның киләчәген буабыз. Хәзер әнә бәбине дә табигый юл белән тапмаска тырышалар. Тулгак белән тапсаң, бала тагын да кадерлерәк булыр иде дә бит. Бала белән ананы бәйләгән җепләрне шулай ансат кына югалта барабыз. Балага, туйганчы ана куенында йоклыйсы урынга, резин шешә кабып, күрше бүлмәдә, аерым җәймәдә йоклавы файдалырак икән лә! Тик бу үткән заман фәлсәфәсе генә, хәзерге фән исә киресен дәлилли. Бала имезгән хатыннарның күкрәгендә яман шеш сирәк очравын ишеткәнегез бардыр инде (гәрчә ул замана чиренә әйләнсә дә). Мастопатия булган хатын-кызларга бала табып, имезеп үстерергә тәкъдим ителүе дә мәгълүм. Динебез дә бала имезүне хуплый гына. «Бәкара» сүрәсенең 233 нче аятендә: «Бала тапкан аналар балаларын тулы ике ел имезерләр, монысы имезүне тулы итәргә теләүчеләр өчен. Бала тудырган кеше, хәленнән килгәнчә, балаларын яхшылык белән ашатырга һәм киендерергә тиешле. Беркемгә дә хәленнән килмәгән эш йөкләнмәс», – диелә. Ислам баланы ике ел имезүне мәҗбүри итеп куймый. Ләкин «бала тудырган кеше хәленнән килгәнчә балаларын яхшылык белән ашатырга тиеш». Яңа туган сабый өчен иң яхшы азык нәрсә соң? Ана сөте.

Кешеләр генә түгел, хайваннар арасында да бар имезмәүчеләр. Бер танабыз бозавын имезергә теләмәде. Әтием тегеләй дә итте, болай да китереп карады. Ахырда, сөтне чиләктән эчертте. Бозауга ике айдан ясалма сөт бирә башладылар. Кырыенда имеп үскән бозауларга караганда, монысы зәгыйфьрәк тә, моңсурак та булып үсте. Ий кызгана идек үзен!

Ә ана күкрәгеннән мәхрүм калган сабыйны шушы бозау кебек зәгыйфь үсмәс дип кем әйтә ала?! Безнең төз буй-сыныбыз да, калкып торган гүзәл күкрәгебез дә вакытлы гына. Тәнебез картаер, матурлыгыбыз әкрен генә үз кыяфәтен югалтыр, ә нәселебез дәвам итә – яшәрә-яшәрә дәвам итә. Ә нәселнең сәламәт булу-булмавы күп очракта ана кешенең җаваплылыгыннан тора. «Үзләре артыннан зәгыйфь буын калдырганнар алар өчен курыксыннар», – дип кисәтә безне Аллаһы Тәгалә («Ниса» сүрәсе, 9 нчы аять).

Ана сөте белән кермәгәнне, тана сөте белән керми, дигән гыйбарә бар безнең халыкта. Ана сөте аша балага мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек һәм тагын әллә никадәр күркәм сыйфатлар күчә. Баланы нигә бушка килгән шушы чын мәгънәсендәге кыйммәтле «бүләк»тән аерырга?!. 


Зәйнәп САФИУЛЛИНА

в„– |

"Татар җыры"ннан ФОТОрепортаж

$
0
0
23.12.2013 Шоу-бизнес
XIV халыкара эстрада фестивале “Татар Җыры 2013” нәтиҗәләр ясады. “Пирамида” күңел ачу үзәгендә концерт һәм “Алтын Барс” премиясе белән бүләкләү тантанасы узды. Фестиваль, гадәттәгечә, сәхнәдә иң популяр артистларны, ә залда татар эстрадасына гашыйк булган иң мәртәбәле тамашачыны җыйды.

Фестивальне быел Г. Камал театрының танылган артисты Искәндәр Хәйруллин, “Tatar Radiosi” радиостанция четәрләре ди-джейлары Гөлназ Сафарова һәм Айваз алып барды.

ФестивальКазан аэропортында булган фаҗиганы искә алудан башланды.

Күптән түгел әбәпле, фестивальне кайгы белән уртаклашу сүзләренән башлап җибәрделәр. Татарстанның халык артисты Айдар Галимов “Кадерле җан” җырын башкарып, “Боинг” самолетында якыннарын югалткан кешеләрнең кайгыларын уртаклашты. Әлеге мизгелдә тамашачы фаҗигане үз йөрәге аша үткәреп, күбесенең күзләре яшьләнде.

Шуннан соң лауреатларны “Алтын Барс” премиясе белән бүләкләү тантансы башланды.

Беренче премияләр “Ел ачышы”, “2013 елның музыкаль ташкыны”, “Иң яхшы танцеваль проект”, “2013 елның романтик җыры”, “Иң яхшы альбом”, “Яшьләр проекты”, “Хит-парадлар лидеры”, “Иң яхшы автор башкаручы” номинацияләренә бирелде.

“Татар радиосының махсус бүләге” номинациясендә “Алтын Барс” премиясенә Илназ Баһ лаек булды, ә “TMTV каналының махсус бүләге” номинациясен Айдар Галимов яулады.

“Татар Җыры легендасы” номинациясендә Хәмдүнә Тимергалиева лауреат булды. Әмма үзенең бөтен гомерен татар җыры, татар эстрадасына багышлаган Татарстанның халык артисты Хәмдүнә апа өчен бу соңгы сюрприз булмады. Эстрадабызның “иң кызу” җырчысы Мөнир Рахмаев белән башкарган җырлары өчен “Иң яхшы дуэт” номинациясендә тагын бер “Алтын Барс” алды. Быел фестивальдә ике “Алтын Барслы” булу бәхете Хәмдүнә Тимергалиевага гына эләкте.

“Татар Җыры” фестивален эстрадабызның мэтрларыннан башка күз алдына китереп булмый. Салават Фатхетдинов, Хәния Фәрхи, Зәйнәп Фәрхетдинова,

Нәфкать Нигъматуллин, Рәсим Низамов иҗади сандыкларын тагын бер “Алтын Барс” белән тулыландырды.

Алар янәшәсендә ел саен тамашачы мәхәббәтен яулап өлгергән татар эстрадасының яшь җырчылары Гүзәл Уразова, Раяз Фасихов, Ландыш Нигмәтҗанова, Фирдүс Тямаев, Эльмира Сөләйманова, Илдар Әхмәтов, Алинә Сафиуллиналарның лауреат исеме алуы да күңелле вакыйга.

Икенче ел рәттән күп санлы тамашачыларның соравы буенча фестиваль заманча татар музыкаль “TMTV” телеканалы туры эфирында күрсәтелде. Фестивальгә килә алмаучылар “TMTV” телеканалыннан лауреатларны бүләкләү тантанасын, сәхнә артында калган иң кызыклы хәлләрне күрә алды. Дөнья буйлап туры трансляциядә фестивальне 901 000 кеше карады!

“Татар Җыры 2013” фестиваленең кадерле кунаклары Татарстан Республикасының мәдәният министры Айрат Сибгатуллин, Казан шәһәренең мэры Илсур Метшин, Президент аппаратының җитәкчесе Әсхәт Сафаров һ.б. килде. 

Фото # 1

Фото # 2

Фото # 3

Фото # 4

Фото # 5

Фото # 6

Фото # 7

Фото # 8

Фото # 9

Фото # 10

Фото # 11

Фото # 12

Фото # 13

Фото # 14

Фото # 15

Фото # 16

Фото # 17

Фото # 18

Фото # 19

Фото # 20

Фото # 21

Фото # 22

Фото # 23

Фото # 24


---

в„–--- | 23.12.2013

Идеаль ир нинди була? (Сораштыру)

$
0
0
23.12.2013 Җәмгыять
Татарстан хатын-кызлары өчен идеаль ир кешенең нинди булуын ачыклаганнар. Бу хактагы сораштыруны “Head­Hunter” порталы уздырган. Нәтиҗәләрдән күренгәнчә, рес­публикада яшәүче гүзәл затлар идеаль ир кеше җи­тәкче яки директор, эшмәкәр, дәүләт хезмәткәре, юрист, программист, табиб, баш инженер, йөртүче яки энергетик вазыйфаларын башкарырга тиеш, дип саный икән.

Алай гына да түгел, хатын-кызларның 21 проценты фике­ренчә, ул аена 50 мең сумнан да ким булмаган күләмдә акча да эшләргә тиеш. Гүзәл затларның 28 проценты 24 меңнән 32 меңгә кадәр акча эшләүче ирләрне дә идеаль дип саный. Өч проценты исә идеаль булу өчен ир кеше аена 100 мең сумнан артыграк акча эшләргә тиеш, дип белдергән. Ә сез ничек уйлыйсыз, идеаль ир-ат нинди була?

Гүзәл УРАЗОВА, җырчы:


– Идеаль ир кеше, берен­чедән, хатын-кызны яратырга, аңа, гаиләсенә, балаларына карата игътибарлы булырга тиеш. Икенчедән, тормышка карашы төпле булып, гаи­ләсен тәэмин итә алуы мөһим. Тәртипле, уңган-булган кеше акча эшләү ягын карый инде ул. Күләменә килгәндә, ул һәр гаилә өчен төрлечә. Акча күп булса да бетә, аз булса да җитә. Кайбер кешеләр күп булуына карамастан, канәгать түгел. Кайбер кешеләр 50 мең сумга да рәхәтләнеп, шатланып, бәхетле булып яши. Өченчедән, ир кешенең яраткан эше булсын. Бөтен кеше җитәкче булып бетә алмый. Кемдер заводта да эшләргә тиеш. Иң мөһиме – ул эш ир-егетне ир итеп күрсәтергә тиеш. Минем өчен идеаль көчле зат ул – минем ирем. Илдар – безнең театрның директоры да, минем махсус җитәкчем дә, продюсерым да. Без һәр­вакыт бер-беребезнең күз алдында.

Лилия КАДЫЙРОВА, “Татаркино” оешмасының матбугат хезмәте җитәкчесе:


– Минем өчен булачак иремнең иҗади кеше булмавы, төпле белемле булып, җирдә нык басып торуы мө­һим иде. Шуңа күрә танышканда аның һөнәренә игътибар иттем: ул төзелеш институтын тәмамлаган. Үзем кебек үк иҗади булган, һавада очып йөргән кеше белән тормыш кора алмас идем. Ә хез­мәт хакына гомумән дә игътибар итмәдем. Хәзер дә күпме хезмәт хакы алганын төгәл белмим. Ул акчасын тиененә кадәр гаилә өчен тота. Күпме булса, мин шуңа риза. Ир ке­шенең яхшы эш хакы алуы, әлбәттә, гаилә өчен дә, хатын-кыз өчен дә әйбәт инде. Әмма 50 меңнән ким ала икән, аның белән тормыйм, дип әйтмәс идем. Мине лаеклы яшәтер­лек шартлар тудырса, шул җит­кән. Минемчә, кеше зур хез­мәт хакы алып, җитәкче урында эшләсә дә, яратма­саң, аның белән яшәп булмыйдыр. Һәрвакыт минем һәм балабызны аның өчен беренче урында булуын бе­ләм. Шунысы – иң мөһиме.

Нәфисә ХӘЙРУЛЛИНА, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты:


– Ир кешенең күпме акча эшләве мине гомумән кызыксындырмый. Иң мө­һиме – ул интеллектауль яктан югары үсештә булырга, бу сыйфаты буенча миннән югарырак дә­рәҗәдә торырга тиеш. Аның ныклы терәк була алуы мө­һим. Янәшәмдә һәрвакыт ышанычлы җилкә барлыгын тоярга телим. Акчага килгән­дә, миңа әллә ни күп кирәкми. Бу тормышта лаеклы итеп яшәвемне тәэ­мин итәрлек булса, шул җиткән.

Сәвия ГАЛЛӘМОВА, шәхси эшмәкәр:


– Булачак иремнең үзем­нән күбрәк акча эшләвен һәм үзе чын-чынлап яраткан эшне башкаруын телим. Танышканда моны махсус белешәчәк­мен. Ир кешенең гаилә өчен җаваплылыкны үз өстенә алуы мөһим минем өчен. Хә­зер хатын-кызлар машина да йөртә, җитәкче вазыйфалар да башкара, хәтта гаилә башлыгы вазыйфасын да үз кулларына ала. Хатыны иреннән күбрәк акча эшләп, ире – хатын, хатыны ир урынында торган гаиләләрне беләм. Бу – шулкадәр ямьсез күренеш. Мин хатыннарның үзе телә­гән эш белән шөгыльләнүенә, шәхси эш алып баруларына да, машина йөртүләренә дә каршы түгел. Әмма үзләренең хатын-кыз булуларын оныталар кайчак. Моңа юл куюлары белән ирләр дә гаепле. Шуңа күрә минем өчен идеаль ир ул – ир булып тора белгән, үзенең дә, хатын-кызның да бәясен белә торган, миңа ир-ат вазыйфаларына якын да килергә рөхсәт итми торган, мине яратучы, тырыш, гадел кеше. 




в„–218 | 21.12.2013

Чәнечкеле тимерчыбык артында... ак мәктәп (ФОТО)

$
0
0
23.12.2013 Җәмгыять
Бинаны уратып алган чәнечкеле тимерчыбык тирбәлеше, җан күзәнәкләренә кадалгандай, тәнне чемердәтеп ала. Суд карары белән җинаятьче дип табылган, ирегеннән мәхрүм ителгән 14-18 яшьлек алтмышлап малай бикләнгәнлектән, аның калын ишекләре дә шыгырдап кына ачыла.

Иминлекне кайгыртучы тимер эзләгеч гәүдәне капшап-тикшереп чыккач, белгән догаларны укый-укый, шомлы киртәләр аша дүрт тапкыр узарга туры килә. Төрмәнең ишегалды да, азатлыкның чикләнүен искәртеп, рәшәткәләр-каймалар белән уратылган. Татарстанның төрле районнарыннан сак астында китерелгән яшүсмерләрнең өсләрендәге сырма бишмәтләре, бүрекләре, чалбарлары да нәкъ моңарчы киноларда күргән тоткыннар киеме кебек. Күлмәкләренең түшләренә исем-фамилияләре язылу да хак. Бу – күпләр: “Дуска түгел дошманга да монда эләгергә язмасын!” – дигән теләктә торган колония.

Хәзер рәттән утыртмыйлар

Казанның тәрбия колониясе, эшкә беренчеләрдән булып Башкортстаннан гаиләсе белән килүче педагог Флюра Белова әйтүенчә, 1972 елда ачыла. Пермь, Коми, Ульяновск өлкәләреннән, Татарстан Республикасыннан 800ләп(!) тоткынны кабул итә. Алар 7 отрядка берләшә. Мондагы мәктәптә белем алалар.

Җинаятьчеләр арасында, шул чорның йөрәк тибешен чагылдырып, явыз башкисәрләр белән бергә, вак-төяк өчен гаепләнүчеләр дә була. Араларында спекулянтлык өчен дә, колхоз кырыннан бер капчык бәрәңге урлаганы өчен дә, хәтта күрше базыннан тозланган кыяр банкасы эләктерүчеләр дә каты җәзага тартылып, чәнечкеле тимерчыбык артына озатыла.

Фермадан өч алюминий фляга чәлдерүче Марат әнә тоткынлыкта “Сыер савучы” дип йөртелгән...

XXI гасыр башында исә тәрбия колонияләре, төрмәләр яшьлек шаярулары тайгак юлга керткән егетләр белән шыплап тулгач, ил җитәкчелеге уйга калган. Закон иҗат итүче депутатлар да җәзаны җинаять катылыгына карап бирү турында мәсьәлә күтәргән. Нәтиҗәдә Җинаять кодексындагы маддәләр йомшара төшкән.

Колониянең тәрбия бүлеге башлыгы Андрей Никонов белдергәнчә, хәзер малайларны вак-төяк өчен хөкем итмиләр. Балаларның тәрбиясезлеге өчен әти-әниләр дә җавап тота. Шул рәвешле тәртип бозучыларга төзәлергә мөмкинлек бирелә. Нәтиҗәдә тәрбия колонияләре малайлар белән шыплап тутырылмый. Казанда, мәсәлән, чәнечкеле тимерчыбык артында 14-18 яшьлек 60лап укучы тәрбияләнә.

Алар арасында Яшел Үзәннән Рәшит тә бар. Ул, әтисе “хакын хаклап”, 3 ай да 11 көнгә читлеккә эләгә. Малай гаилә башлыгының эш урыныннан тиешле акча алмавына бик борчыла. Оешма җитәкчесе, юк-бар сәбәп табып, аны берничә тапкыр борып чыгара бит. Вәгъдә сүзен дә бирми. Аптырагач, әти белән ул рәнҗетүче янына икәүләп бара. Үсмер, алдакчыны акылга утыртырга теләп, документларга кул суза. Ахыр чиктә чит кешенең милкен урлауда гаепләнә.

Казаннан 15 яшьлек Мохтар төркем йогынтысына эләгә. Кечкенә, ябык, тешсез, тотлыгучы, әмма тирә-юньдәгеләрне куркытып торучы бер “башкисәрнең” аракы белән сыйлавыннан соң акылын югалта. “Көтүлек хисе”нә бирелеп, өенә кайтып килүче бер гаепсез агайга ябырыла. Нәтиҗәдә аңа аңлы рәвештә кеше сәламәтлегенә зыян китерүдә гаеп белдерелә.

Беркатлылар, акчага кызыгып, наркотикны законсыз саклау һәм таратуга тартыла. Югыйсә, Андрейның мондый мохтаҗлыгы да юк. Тамагы тук, өсте бөтен. Әмма азгын күңелгә бу гына җитми. Ә нәфесләнүнең ахыры, читлеккә ябылган кош сыман, тәрбия колониясенә китерелү белән төгәлләнә...

Билгеле, моңарчы авыл, яки шәһәр мәктәбендә укып йөрүче малай кулга алынуны, судта хөкем ителүне, җинаятьче дип танылуны, гаиләсеннән аерылуны җиңел генә кичерми. Шомлы аулакта тынып-уйчанланып кала. Өч айга бер тапкыр бирелүче күрешү көнен, якыннары янәшәсенә сыенырга теләп, зарыгып көтә.

1986 елдан директор булып Флюра Белова искәрткәнчә, мондый халәт, малай никадәр генә сер бирмәскә тырышса да, барыбер сизелә.

Арада эчкечелеккә башы-аягы белән чумган, сукбайга әйләнгән әти-әни малайлары да бар. Тик шулай да алар үзләрен дөньяга китерүче якыннарының яманатын сатуны өнәмиләр. Кемдер болай да төзәлмәүче җан ярасына кагылса, аңа үпкәлиләр. Ә үзләре вакыт-вакыт тынып та калалар. Кычкырып әйтмичә генә: “Моннан чыккач кая барырмын икән?” – дип уфтаналар. Ярый ла шундый чакта итагатьле, нык ихтыярлы, гүзәл холыклы кыз белән танышсалар. Казаннан Мәгъсүм Зиннуровның әнә бу яктан бәхете булган. Бухгалтер Нурфия белән гаилә коргач, күк капусы ачылган. Фатирлары бар. Шәхси автомобильдә җилдерәләр. Малай белән кызлары кояш кебек балкып тора. Мәгъсүм, гаилә бөтенлеген кайгыртып, вахта ысулы белән еракка барып эшли. Күз генә тимәсен, аларның тормышлары түгәрәк. Их, хаталанган малайларны упкыннан йолкып алырга Нурфия кебек кызлар күбрәк булса икән?!

Парта артында җинаятьче түгел, укучы утыра


Монда утыз елдан артык эшләүче, дәресләрне башка мәктәпләрдәге кебек гомуми программалар белән алып баручы ун укытучы 7-12 класста белем алучы малайларга җинаять тарихын искә төшерүнең мәгънәсезлек икәненә дә яхшы төшенгән. Үткәндәге караңгылык онытылырга тиеш. Чөнки парта артында, кеше үтерүе мәгълүм булса да, җинаятьче түгел, укучы утыра. Кемдер беренче мәртәбә аракы эчкәч “батырайган” икән, төркемнең язылмаган канунына буйсынып явызланган икән, ниндидер бәдбәхетнең мәкер тозагына эләккән икән, аңа моннан котылырга ярдәм итәргә кирәк. Әле барысы да югалмаган.

Колониядә фәкать шушы югарылыкка күтәрелеп фикер йөртергә сәләтле мөгаллим генә эшли ала. Ул, шулай ук, курку хисен дә җиңәрлек булсын. Әгәр күңелендә: “Каршыдагы җинаятьчеләр белән нишләп бетәрмен икән?” – дигән хәвефле уй яралса, өстәмә хезмәт хакына кызыгып кына чәнечкеле тимерчыбык артындагы мәктәпкә килмәве хәерле. Моны үзенчәлекле укучы бик тиз тоя, үзен тиң күрмәүче бик тиз “чыгырыннан чыгара”.

Колония укучысы хөрмәткә төрелгән таләпчәнлекне үз итә. Кычкырып, мәсхәрәләп кенә аны җиңеп булмый. Ул кирәк чакта бергә-бер калып ачыктан-ачык сөйләшүгә мохтаҗ. Әгәр дулкынлануны, усаллыкны, кирелекне, киеренкелекне болай гына җиңеп булмаса, ул чакта психологка мөрәҗәгать итәсең инде. Шуннан ул холыкны тиешле эзгә төшерү эшенә кушыла.

Колония мәктәбе белән танышканда, укытучылар белән сөйләшкәндә, классларда малайлар белән очрашканда, барысы да әйбәт кебек. Белем йорты иркен, якты, җылы. Китаплар, күргәзмә әсбаплар җитәрлек. Өстәмә әдәбият белән кызыксынучылар өчен китапханә дә эшли.

Төшкә кадәр җитештерү училищесы ишекләре дә ачык. Осталар, кемнең нинди шөгыльне үз итүен өйрәнеп, малайларны столярлык һәм автослесарьлык, электрон-хисаплау машиналары операторы һөнәренә өйрәтәләр.

Ашханәдә дә ризыкны бик тәмле пешерәләр. Иртән, төш вакытта һәм кичен, теләкне истә тотып, сайлап алу мөмкинлеге биреп, икешәр төрле аш-су тәкъдим итәләр.

Колонияне тәрбия үзәгенә әйләндерүне максат итеп, Европа тәҗрибәсен гамәлгә кертеп, тулай торакта яшәүчеләрне дә 2-4шәр кешеле бүлмәләргә күчерергә җыеналар.

 Болай карап торышка барысы да әйбәт кебек. Әмма, өйдәге шикелле, монда:

“Тагын биш кенә минут ятып торыйм инде?” – дип наянлана алмыйсың. Урамга да теләсә кайсы вакытта чыгарга рөхсәт юк. Кызың белән култыклашып кинога бару да хыялда гына кала. Саф һавада йөргәндә дә, янәшәдәге урманга юл ялгый алмагач, ирекнең кысылуы сизелә. Иң якын кешеңнең дөньядан китүе билгеле булса да, моннан туган йортыңа аны соңгы юлга озатырга кайта алмыйсың. Кулларга, тәннең башка өлешләренә бетмәслек итеп төшерелгән рәсемнәр дә, хаталанган чакның шәүләсе сыман, гел үзең белән йөри. Директорның укыту эшләре буенча урынбасары Илсөя Зиннәтуллина ихлас күңелдән әйткәнчә, тәрбияләү колониясенең ялтыравыклы диварларына бал ягылмаган шул. Туган җирле, газиз өйле, әти-әниле ирекле тормыш өзелеп сагындыра.

Тәрбияне ничек оештырырга?

Виталий Минин, тәрбия колониясе башлыгы, эчке хезмәт полковнигы:


 - Өч бала әтисе буларак, хаталанып колониягә эләккән 14-18 яшьлек малайларга, егетләргә тормышта үз урыннарын табарга булышасы килә. Моны күздә тотып, Европа илләрендәге кебек, эшчәнлегебезне өй шартларына охшаш тәрбия үзәкләре тәртибендә оештырабыз. Төрмә тупаслыгыннан ерагаеп, тәрбия үзәгендәге дустанә аңлашуга өстенлек бирәбез. Хәрәкәтләнүдә генә чикләү бар. Көн тәртибендә катгыйлык саклана. Әмма бездән иреккә чыккан егетләрнең элекке мохиткә кайтып төшүләре, күзәтүләр күрсәткәнчә, хәлне кабат катлауландыра. 18 яшь тулган малайларның, җәзаны үтәп бетерү өчен, бездән өлкәннәр янына, гомуми тәртиптәге төрмәләргә күчерелүләре дә файдага түгел. Берничә дистә ел ирекләреннән мәхрүм ителүчеләр яшьләрнең башларыннан сыйпап кына тормыйлар. Нәтиҗәдә яңа төр җинаятьләр баш калкыта.

Татьяна Арзамацева, махсус психолог:

- Колониядә тәрбияләнүчеләр килүчеләрне елмаеп-көлеп каршылый белсәләр дә, матур гына саубуллашып калсалар да, күңелләрдә “бураннар уйнаган” чаклар да була. Хөкем ителүчеләрне яңа шартларга күнектерүдә кичектергесез ярдәм күрсәтү сорала. Аларга, тәрбиячеләр, укытучылар, хезмәткәрләр белән бергәләп, низагсыз яшәү үзенчәлекләре өйрәтелә. Усаллыкны, хисчәнлекне киметү юллары күрсәтелә. Киеренке хәлләр килеп чыкканда, үз-үзеңне кулда тоту ысуллары эшкә җигелә. Моңа ирешү өчен шәхси әңгәмәләр, әти-әниләр белән очрашулар, аерым очракларга кагылышлы эшлекле уеннар, күмәк рәвештәге аралашулар оештырыла.

Казанның “Ышаныч” үзәге белән дә элемтәбез нык.

Флюра Белова, мәктәп директоры:


- Иреккә чыккач, малайларны-егетләрне эшкә кабул итәрләрме? Бу турыда ныклап уйланырга кирәк. Әти-әниләрнең иртәдән кичкә кадәр эштә булып, балаларын көн буе күрмәүләре дә юньлегә илтми. Аерылышып: “Яртышар-яртышар калдык без нишләргә?” – диюче гаиләләрдә дә тотрыклылык югала. Җәмгыятьтәге тигезсезлек тә байлар белән ярлылар арасында каршылык китереп чыгара. Болар – ил күләмендә хәл ителергә тиешле мәсьәләләр.

1

2

3

4

5

6

Сабина ВАХИТОВА фотолары
 


Хәмзә БӘДРЕТДИНОВ

в„–12 |

Татарстан Республикасының фольклор музыкасы дәүләт ансамбле – Суданда!

$
0
0
24.12.2013 Мәдәният
13-19 декабрь көннәрендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге ТР фольклор музыкасы дәүләт ансамбле Судан Республикасында концертлар куйды. Ансамбль ерак сәфәргә Судан Мәдәният һәм мәгълүмат министрылыгының махсус чакыруы буенча барды.

Безнең артистлар Судан Республикасы башкаласы Хартумда II Бөтендөнья рус теле фестивале кысаларында рус телен өйрәнүче студентлар өчен уздырылган Рус теле бәйрәмендә чыгыш ясады. “Студентлар алдында без бер сәгатьлек тамаша күрсәттек. Яшьләр безнең чыгышны бик җылы кабул иттеләр. Популярлыгыбыз сере зур кызыксыну белән дә бәйле – соңгы кырык елда Суданга Россиядән килгән беренче коллектив идек без. Ана телебездә – татар телендә чыгыш ясасак та, гарәпләр безне ифрат шатланып, сокланып карады”, – дип сөйләде ансамбльнең җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов.

Ансамбльнең ике министр: Россиянең табигый ресурслар һәм экология министры Сергей Донской һәм Суданның минераль ресурслар министры Камал Абделлатыйф сөйләшүе вакытында чыгыш ясавы исә рәсми очрашуны җанландырып, бизәп җибәрүче матур тере бизәк булды.

Шул көннәрдә куелган биш концерт арасында ансамбль үзенә иң ошаганнары итеп Суданның Оборона министрлыгы һәм музыка көллияте студентлары алдында күрсәтелгән чыгышларын саный.

Һәр концерт ахырында татар артистлары Судан халкының туган җирләренә мәдхия булып яңгыраган гимнын гарәп телендә җырлап, җирле халыкның кайнар мәхәббәтен яулады. Аны башкарганда залга җыелган кайнар канлы гарәпләр хисләре тәэсирендә сәхнәгә сикереп менеп, ансамбльгә кушылдылар. Алар ансамбльнең бу чыгышын үзләренә карата күрсәтелгән зур хөрмәт билгесе итеп кабул иттеләр.

Россия, Татарстан данын чит илләрдә һәрдаим таратучы, татар милләтен Африка континенты халкына да таныткан мәшһүр ансамбль концертлары, һәрвакыттагыча, зур сәнгати югарылыкта узды. Кунакларны колач җәеп каршы алган, аларның чыгышларын ләззәтләнеп караган суданлылар күңелендә татар мәдәнияте белән якыннан танышу якты бер хатирә, онытылмас минутлар булып уелып калыр.
 




в„– |

Камал теарындагы «Банкрот» спектакленең премьерасы турында

$
0
0
24.12.2013 Мәдәният
Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында тарих һәм бүгенге көнебезне, психологик реализм һәм театраль шартлылыкны, мавыктыргыч тамаша һәм тирән, көн кадагына суккан эчтәлекне берләштергән «Банкрот» спектакленең премьерасы узды.

Галиәсгар Камал татар драматургиясенә нигез салучы талантлы һәм шөһрәтле язучыларның берсе булып санала. Бу хак фикер. Инде йөз елдан артык аның әсәрләре сәхнәдән төшми. Һәр буын ул әсәрләрнең үз заманына якын һәм аңлаешлы якларын ача. Бик күп театр эшлеклеләре Камал пьесаларына мөрәҗәгать итә. Шунысы кызыклы: вакыт узу, тарихи вазгыять алышыну сәбәпле режиссёрларның драматург мирасына карата мөнәсәбәтләре үзгәрә, һәр режиссёр әсәрнең әдәби нигезен яңа идеяләр, яңа төсләр, интонацияләр белән тулыландыра.

Классик әсәрләренең барысын да Г.Камал инкыйлабка кадәр иҗат итә. Алар зур популярлык яулый ала, чөнки һәрберсе тормышчан, милли тамашачыга аңлаешлы һәм якын булалар. Соңрак совет галимнәре бу пьесаларны байлар-эксплуататорларга каршы үткен социаль сатира дип билгели. Ләкин чынлыкта алар көнкүреш сатирасына күбрәк туры киләләр. Драматург, күңелле итеп, артык төпченмичә генә, үзенә бик тә таныш булган сәүдәгәрләр дөньясын тасвирлый, кешеләргә хас булган саранлык, наданлык, мәкерлектән көлә. Асылда, Камал пьесалары – үзенчәлекле шәһәр анекдотлары ул. Аларның геройларында һәр тамашачы танышын, күршесен, туган-тумачасын таный алган. Театрдан курыккан надан сантыйлар, саллы бирнәгә кызыгып ясалган туйлар, «Шәрыкъ клубы» һәм «Мөселман хәйрия җәмгыяте»ндәге гадәтләр турындагы хикәяләр ул чактагы тамашачы өчен ялганны чистага чыгаручы сатира итеп түгел, Казан татарларының көндәлек тормышын комедия рәвешендә тәкъдим итү итеп күзаллангандыр. Үз вакытында шактый файда белән өйләнгән, Шәрыкъ клубының җитәкчесе булган Камал бу тәэсирләрне үз тормышыннан ала.

Камал комедияләренең инкыйлабка кадәрле куелышлары реаль нигезгә аеруча якынайтылган. Күп кенә галимнәр билгеләп үткәнчә, аларга натурализм элементлары хас. Әсәр геройларының тормыштагы прототиплары булуга да дәлилләр сакланган. «Беренче театр»да – Г.Камалның җәмәгатенең әтисе «катнаша», «Безнең шәһәрнең серләре»ндә – Мөхәммәтҗан Хафиз һ.б. Автор белән якыннан аралашкан Габдулла Кариев Камал әсәрләренең шушы үзенчәлеген күз уңында тота. Сәхнә образларын иҗат иткәндә Г.Камал тышкы охшашлыкка, аерым бер шәхеснең хәрәкәт һәм интонацияләрен, үз-үзен тотышын кабатлауга зур игътибар бирә. Шуның өстенә ул күптөрле көлдерү алымнарыннан да файдалана, еш кына алар үтә дә гади: сәхнәгә чыкканда ук егылып сузылып яту дисеңме, башка түбәтәй урынына чүмеч киеп куюмы һ.б. Г.Камал әсәрен беренче булып куючы режиссёр, драматургның замандашы Кариев үз алдына ике максат куя: булдыра алганча төгәлрәк итеп чын тормышны күрсәтү һәм тамашачыны рәхәтләндереп көлдерү. Бу тамашачы үзен сәхнәдән күреп, көчсез, җитешсез якларын танып, үзеннән көлү белән беррәттән акыллырак, әдәплерәк, яхшырак булырга тырышсын өчен эшләнелә.

Совет заманында Камал әсәрләренә бәя бирү берникадәр үзгәрә. Аларга карата ул заман сәнгатендә төпләнгән алым – классларга бүлеп бәяләү кулланыла. Беренче планга геройларның шәхси сыйфатлары түгел, ә аларның чыгышлары һәм нинди социаль төркемнән булулары чыга. Кибетчеләрне, приказчикларны, крестьян арасыннан чыккан сәүдәгәрләрне – барысын да, артык вакланып тормыйча, «капиталист-эксплуататор» итеп билгелиләр. Шул исәптән спектакльләрдә дә идеологик бурычлар һәм ачы сатира өстенлек итә башлый. Бу Хөсәен Уразиков куйган 1944 елгы «Банкрот»та ачык күренә. М.Арсланов билгеләп үткәнчә, «Спектакль ялган һәм золым, гаделсезлек һәм карунлык чәчәк аткан җәмгыятьнең сәхнәдәге карикатурасына әверелгән. Мондый җәмгыятьтә кешеләр акча дигәндә теләсә-нәрсәгә – акылдан язган булып кыланырга да, бер-берсен алдаларга да сәләтле». Режиссёр күзаллавына туры китерелеп пьеса эчтәлегенә дә төзәтмәләр кертелә. Бу сәхнә бизәлешендә дә, мизансценаларда да, актёрлар эшендә дә чагылыш таба.

1979 елда «Банкрот» комедиясенә режиссёр Празат Исәнбәт мөрәҗәгать итә. Аның куелышындагы спектакль моңарчы куелганнардан нигездә аерылып тора. Ул тарихи дәверне шартлы коммунистик идеология чоры дип атарга булыр иде. Җәмгыять әле һаман да социализмга ышана, ләкин инкыйлаби идеаллар инде күбесенчә югалган. Торгынлык чоры өметсезлек, канәгатьсезлек, уңай идеалның билгеле булмавы белән аерылып тора. Сәнгатьтә һаман да «социаль катламнарга бүлеп карау» турында сүз әйтелә, ләкин чынлыкта сатира көннән-көн гомуми характер ала, ягъни ул конкрет бер социаль катламга түгел, ә, гомумән, кеше табигатенең җитешсез якларына юнәлтелә. Рус театрында бу классиканың яңа укылышында күренә. Шул ук Островский әсәрләрендәге ришвәтчелек, дәүләт мөлкәтен үзләштерү сәхнәдән Россия тарихындагы ямьсез бер факт буларак түгел, ә замананың иң актуаль проблемасы итеп җиткерелә. Ә сәяси яктан «ышанычсыз» булган куелышны режиссёрлар тагын да ачыграк, театральрәк була барган яңа формалар эзләү белән аклый.

Болар барысы да П.Исәнбәт куелышында чагылыш таба. Беренчедән, әсәрнең жанры үзгәрә. Әгәр элек «Банкрот»ны көнкүреш яки социаль сатира буларак куйсалар, Празат Исәнбәт аны «водевильгә якын музыкаль комедия» итеп сәхнәләштерә. Заманча эстрада ритмнарына нигезләнгән музыка Ф.Әбүбәкеров тарафыннан спектакль өчен махсус языла. Шартлы сценография, җыр-биюләр, пантомима кебек сәнгати сурәтләү алымнары мул кулланыла. Ләкин иң мөһиме – үзгәрешләр эчтәлекнең үзенә дә кагыла. Моңарчы асылда сәүдәгәр Сираҗетдин Туктагаевның кыланышларын көлкегә чыгарсалар, хәзер исә ачы көлүнең объекты булып икейөзле, рухи идеалларын оныткан җәмгыять тора. Спектакльнең көн үзәгенә туры килүе бер дә гаҗәп түгел. Ул бөтенләй дә капиталистик җәмгыятьнең гөнаһларына каршы юнәлтелмәгән. Хатын-кызларның җилбәзәклеге, оятсызлыгы, хезмәтчеләрнең икейөзлелеге, карьеристлыгы, сүздә генә үтәлгән әхлакый кануннар, һәркемнең акчага сатылганлыгы – болар барысы да Г.Камал яшәгән чорга караганда, «алга киткән социализм» дәверен күбрәк хәтерләтә.

«Банкрот» комедиясенең Г.Камал тууына 135 ел тулуга багышланган яңа сәхнә версиясе шулай ук заманча укылышы һәм үзенчәлекле куелышы белән аерылып тора. Режиссёр Фәрит Бикчәнтәев үз алдына яңа, революцион, моңарчы булганнардан бөтенләй үзгә әсәр уйлап табу бурычын куймаган. Ул пьесаның текстын, андагы идеяләрне (сүз уңаеннан, алар гаҗәеп рәвештә бүгенге тормышка аваздаш), сәнгати үзенчәлекләрне этәргеч итеп ала. Шул ук вакытта режиссёр үзен алдан ук билгеләгән схемалар, төпләнгән стереотиплар белән чикләми, вакыйгаларга карата үз фикерен белдереп, әдәби материалны ирекле куллана, импровизациягә урын бирә. Шунлыктан спектакль бик тә җанлы килеп чыга. Ә Камал театрының яңа техник мөмкинлекләре, сыйфатлы, чын мәгънәсендә талантлы актёр эшләре, режиссёрның танып алырлык иҗади почеркы спектакльгә табигый рәвештә яңалык һәм оригинальлек өсти.

Сценографиягә аеруча игътибар бирергә кирәк: Сергей Скоморохов декорацияләре күпсүзле түгел, әмма күпне аңлатырлык. Әледән-әле әйләнеп торучы төрле зурлыктагы тәгәрмәчләрдән ясалган дәү конструкция һәм бер үк вакытта инкыйлабка кадәрле Казан хроникасын күрсәтүче экран вазыйфасын үтәгән келтерәп тәгәрәп йөрүче ап-ак трамвай ХХ гасырның тынычсыз, ыгы-зыгылы атмосферасын җиткерә. Сәүдәгәр йортының җиһазлары түшəмгə элеп куелган, алар милли һəм тарихи колорит тудыра һəм шул ук вакытта сəхнə киңлеген дə чиклəми. Сəхнəдə бары тик зур тəгəрмəч формасындагы өстəл һəм Ф.Бикчəнтəев тарафыннан һəрчак яратып «уйнатылган» урындыклар – хəрəкəт барышы өчен кирəк булган минимум. Сценографиянең мондый чишелеше беренче планга актёрларны чыгара. Бу, үз чиратында, мəйдан театры кануннарына туры килə. Гомумəн, спектакльнең ясалышы да – төгəл билгелəнгəн тышкы рəсем, зал белəн аралашу, кием алыштырып уйнау, əйберлəрне көтелмəгəнчə куллану, пантомима һəм импровизация – безне театр сəнгатенең элеккеге, халык театры формаларына кайтара. Һəм бу да ХХ гасыр башының кабатланмас мохитен булдыруга үз өлешен кертə: беренче татар артистлары да шундый ук эчкерсезлек белəн, җаны-тəне белəн театрга бирелеп уйнаганнар. Гəрчə ул вакытта актёрларның профессиональлек дəрəҗəсе икенче булса да.

Актёр эше турында сүз алып барганда беренче чиратта Лəйсəн Рəхимованы искə алырга кирəк. Аның Гөлҗиһаны – табигый, шул ук вакытта шактый көтелмəгəн образ. Нəзəкатьле, ягымлы, эчкерсез Гөлҗиһанны бик тиз яратып өлгерəсең. Башка хатын-кыз образлары спектакльдə көлкеле, характерлы рухта бирелсə, Гөлҗиһан тере, күпкырлы, ышандыручан һəм сөйкемле. Ул кайгыртучан, самими, талантлы. Чып-чын хатын-кыз. Һəм һəр чын хатын-кыз кебек үк ул да актриса. Ире янəшəсендə тырыш хуҗабикə, сыйпап-сырпаланып кына торучы хатын ролен уйный, ə ире юкта бай иҗади холкына ирек бирə: өйлəрендəге үзешчəн ансамбльдə гармунда уйный, җырлый, француз стилендə табыннар җыя.

Спектакль авторларына тарихи дөреслектəн читлəшəлəр, инкыйлабка кадəрле чор өчен хас булмаган хатын-кыз персонажын сурəтлилəр дип шелтə дə ясап булыр иде. Лəкин фактлар башка дөреслекне алга сөрə. Моның ныклы дəлиле булып Г.Камалның үз тормышы һəм иҗаты тора: аның əнисе ачык һəм күңелле холкы белəн аерылып торган. Татарлар өчен əлегəчə таныш булмаган театр сəнгате белəн мавыккан малайларын ул һəрчак куəтлəгəн. (Галиəсгарның театр белəн бөтен гаилəсен кызыксындырганы билгеле. Аның энелəре Габдулла (Камал I) белəн Габдрахман (Камал II) актёр һөнəрен сайлап татар театрында данлыклы «Камаллар династиясе»н булдыралар). «Гөнаһлы» балаларын гаеплəп əйтелгəн сүзлəргə каршы əни кеше хафаланмыйча гына: «Балаларыбыз бездəн укымышлырак, ни эшлəгəннəрен алар үзлəре белə», – дип җавап бирə торган булган. Шактый консерватив карашлы иреннəн качып, театрга йөргəн ул. Малайларының уенын карап, аларның уңышларына ихлас күңеленнəн сөенгəн.

Гөлҗиһанның өздереп баянда уйнавын күргəч, мин шул тарихи шəхесне исемə төшердем. Тормышны ярату, ташып торган иҗат дəрте, дөньяны балаларча күзаллау – инде калыплашып өлгергəн Гөлҗиһан образын Лəйсəн Рəхимова əнə шундый яңа төслəргə буяган.

Радик Бариев башкаруындагы Сираҗетдин шулай ук без белгəн татар сəүдəгəре образыннан ерак. Беренчедəн, тəне белəн дə, күңеле белəн дə яшь ул. Актёр Сираҗетдиннең саранлыгыннан, акчага булган мəхəббəтеннəн бигрəк, аның азартлыгын, мавыгып китүчəнлеген, дəртлелеген, шаккаттыргыч нəрсə майтарырга ашкынуын күрсəтə. Хəйлəкəр аферасын ул рəхəтлəнеп башкарып чыга, үзе уйлап тапкан уеннан, ситуацияне үз кулында тотудан чын-чынлап лəззəт ала. Сəүдəгəр акыллы, барысын да алдан уйлап куючан, сизгер, үз-үзенə ышанган. Радик Бариев бу рольдə хəтта артык сөйкемле. Бу мəгънəви басымнарны бераз үзгəртə. Финалда берникадəр аңлашылмаучанлык барлыкка килə: театр тамашачыга җиңел генə байлыкка ирешкəн Сираҗетдиннең хəйлəкəрлеге һəм җəһəтлеге белəн сокланырга, аның җиңүен хупларга тəкъдим итəмени? Бар нəрсə дə нəкъ шуның турында сөйли, лəкин күңел каршы чыга: цинизм һəм ялганга сокланырга бер дə телəми ул.

Хəтергə уелып калырлык тагын бер роль – Искəндəр Хəйруллинның искиткеч башкаруындагы Гарəфи. Чынлыкта, бу хəтта роль дə түгел, эпизод кына, лəкин ул шул дəрəҗəдə көчле итеп, хискə бирелеп башкарыла ки, кабатланмас тəэсир калдыра. Сираҗетдиннең юлдашы пантомима ярдəмендə җинаятьнең ничек булганын аңлатып күрсəтə – ХХ гасыр башының телсез киносын караган төсле буласың. Мондый алым көлкеле генə түгел, бик зəвыклы да.

Калган башкаручыларның уены да көчле, ышандыргыч, Камал театрының традицион манерында. Нəгыймə ролендəге Рузия Мотыйгуллинаны, Туганым ролендəге Илсөя Төхвəтуллинаны, Камалетдин ролендəге Рамил Вəҗиевне аерым билгелəп китү кирəк. Гомумəн, актёрлар ансамбле югары дəрəҗəдə. Спектакль яхшы ритмда бара, җиңел карала.

«Банкрот»ның яңа куелышы татар сəхнəсенең танылган аксакалы Галиəсгар Камалның дəрəҗəсен яңача ачып бирде. Спектакль көчле һəм чын мəгънəсендə заманча килеп чыккан.

Рания Юнысова тәрҗемәсе. 


Айгөл ГАБӘШИ

в„–12 |

Әйткән сүз – аткан ук түгел...

$
0
0
24.12.2013 Авыл
Актаныш районы авылларында өстәгеләр тарафыннан әйтелгән сүзгә, вәгъдәләргә бүген шикләнеп карыйлар. Ни өчен дигәндә, менә икенче ел инде шәхси хуҗалыклардан җыелган сөт акчасын бир­мичә, аларны төрлечә алдап йөртәләр. Вәгъдәләр саны чутсыз булса да, сөт акчасы әле һаман да каядыр адашып йөри.

Кемнәргәдер берничә мең сум өчен дә төрмәгә утыру куркынычы янаганда, авыл халкының 3 миллион сумнан артык акчасын үзләштерергә теләүчеләрнең кулына сугарга тиешле хакимият җитәк­челәре, хокук саклау органнары әлегә дәшми калуны кулайрак күрә.

Җепнең очын кем чуалта?


Редакциягә Актаныш районы авылларыннан мөрәҗә­гать итүчеләр тәмам аптырашка калган:

–“Вамин” таралгач, ике елга якын вакыт эчендә, үзе­безгә тиешле сөт акчасын сорап, кемгә генә мөрәҗәгать итсәк тә, безгә ярдәм итүче юк. Эт – эткә, эт – койрыкка ди­гәндәй, тик алдап йөртә­ләр. Әйтерсең шәхси хуҗа­лык­лар­дан җыелган сөт район­ның “Киров” авылындагы эш­кәртү предприя­тиесенә тап­шы­рылмаган да, аны эш­кәр­түдән алынган акчадан беркем файдаланмаган”, – ди Иске Айманда яшәүче Айдар Камалов.

Кызганычка, “Вамин” таралганнан соң, шәхси хуҗа­лыклардан җыелган сөт өчен тиешлесен түләмичә калырга тырышу бер Актаныш районында гына да түгел, респуб­ликаның кайбер башка авылларында да очрый. Саба районында сөт җыючылар “Ва­мин”ның шәхси хуҗалык­ларга булган бурычын хәтта үз исемнәренә кредит алып та түләгәннәр. Гәрчә акчаның вакытында бирелмәвендә сөт җыючыларның бер гаепләре булмаса да. Югыйсә сөт акчасы һич кенә дә җилгә очмагандыр. Чынлап тотынганда, җепнең очын табарга мөм­кин­лек тә юк түгелдер. Бары тик теләк кенә кирәк.

“Вамин” банкротлыкка чык­­ты дип, хуҗалыклар үз эшчәнлеген туктатмады бит. Конкурс идарәчесе дә, “Про­сто молоко” идарәче ком­пания­сендә дә җаваплы җи­тәкчеләр үз урынында. “Просто молоко” идарәче компаниясе генераль директоры Марат Моратов әйтүенчә, хезмәт хакы буенча халыкка булган бурычлары инде бетеп бара. Эшләре дә әкренләп җайлана. “Бүген безнең ху­җа­­лыклар сөтне узган елның шул чоры белән чагыштырганда 30 тоннага күбрәк савып ала”, – ди Марат Яшәр улы. Кыскасы, Актаныш авылларына булган бурычны әллә кайчан түләргә мөмкин булса да, бүгенгәчә сузып килү сыер асраучыларның киләчәккә булган ышанычларын һич кенә дә ныгытмый шул инде.

Аптыраган үрдәк сыман...


Татарстан авылларында бүген 878 гаилә фермасы эшли. Шуның 409 ы югары җитеш­терүчән техноло­гия­ләр­дән фай­­далана. Бу фермалар рес­публика авылларында өч мең­гә якын кешене эшле иткән. Тагын 231 гаилә фермасы тө­зелүен дә исәпкә алганда, эш­ләр ярыйсы гына бара сыман. Кызганычка, бар төбәк­ләрдә дә алай ук түгел әле. Кайбер авылларда һаман да нәрсәдән башларга белми аптырап йөрүче яшьләр шактый.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-тө­лек министры Марат Әхмәтов катнашында Теләче һәм Азнакай районнарында узган ки­ңәш­мәдә дә сүз авыл хал­кының активлыгын күтәрү алымнары турында барды. Авылда яшәүчеләр бүген ни белән генә шөгыльләнмәсен, халык­ның төп керем чыганагы, аның яшәешенең нигезе булып шәхси хуҗалык санала. Нинди генә авыр елларда да авыл кешесен ачлыктан нәкъ менә шәхси хуҗалыкта үсте­релгән бәрәңге, яшелчә, җи­ләк-җимеш, терлек-туар һәм ит-сөт продукцияләре саклап калган бит.

Дөрес, тормыш үзгәрә тора. Авылларда да хәзер шәхси хуҗалыкларында күпләп терлек асраучылар саны кими. Марат Әхмәтов әйтүенчә, соңгы берничә ел дәвамында гына да авылда яшәүчеләр саны 40 меңгә кимегән. Бу бит үзе генә дә ике район халкы кадәр. Эшләр шулай дәвам ит­сә, күпмедер вакыттан соң Татарстан авылларында яшәр­­гә кеше дә калмаячак. Мондый хәлне бары тик авылда заманча техника, техно­логияләр, яңа эш урыннары, уңайлы торак һәм яшәү шартлары барлыкка китереп кенә хәл итеп була. Бу яктан алганда, гаилә фермаларының ки­ләчәге өмет­­ле. Азнакай һәм Теләче районы авылларында да шәх­си хуҗалыклар янә­шәсендә аларның саны арта. Теләче авылларында гаилә ферма­ларының саны бүген 100 гә җиткән. Савым сыерлары, кәҗә-сарык, кош-корт асрау белән бергә, гаилә фермаларында күпләп ат үрче­тергә алынучылар да бар. Район­ның Гыйниятуллиннар гаилә фермасында атларның баш саны йөздән артып китә.

Ташламалы кредитлар һәм башкача дәүләт ярдәме белән районның һәр авылында диярлек югары җи­теш­терүчән фермаларның барлыкка килүе авыл тормышын тамырдан үзгәртергә сәләтле, ди Фәрит Мөхәм­мәтшин. Чыннан да, авыр кул хезмәтеннән арындыручы заманча техно­логияләр, уңайлы эш шартлары, тиешле хезмәт хакы булганда, яшьләр дә авылда күб­рәк калачак.

Кемнән ярдәм аласы?


Кызганыч, кайбер районнарда бүген дә әле авыл халкын эшле итү өчен максатлы эш алып барылмый. Югыйсә халык үз эшен, үз шөгылен булдырырга ашкынып торса да, җир­ле җитәкчеләр кайчагында бу эштән читләшергә тырыша. Питрәч районы Шә­ле авылында бер ел эчендә мөгезле эре терлекнең баш саны 240 ка кимүен башкача ничек аңла­тырга була? Мондый аяныч хәл бер Питрәч районы авылларында гына күзәтелсә, ул кадәр үк борчу да тудырмас иде. Респуб­ликаның шактый авылларында шәхси хуҗалык­лар гына түгел, фермер хуҗалык­лары, бигрәк тә гаилә фермала­рының ярдәм кирәк чагында кемгә барып сүз кушарга белми аптырап йөрүләрен җир­лек җи­тәкчеләренең читтән генә кү­зәтеп яшәүләре – аяныч хәл.

Авылда үз эшеңне башлап җибәрү җиңел түгел. Моның өчен теләк кенә булу бик аз әле. Дәүләт ярдәме дә бик мөһим. Тиешле белемең, тәҗ­рибәң дә булса, тагын да яхшы. Шуларга өстәп, җирлек һәм район җитәкчеләре бе­лән үзара аңлашып эшләү, кирәк була калганда, аларның ярдә­менә таяну мөмкинлеге дә булса, авылларда яшәү­челәр саны һич кенә дә кимемәс иде. 


Камил СӘГЪДӘТШИН

в„–220 | 24.12.2013

Җәлил бүләге өметле яшьләргә бирелде

$
0
0
24.12.2013 Мәдәният
Бүген Татарстанның Хөкүмәт йортында 2012-2013 елларда Муса Җәлил премиясенә лаек булганнарны тәбрикләделәр. Әлеге олуг исем быел 4 кешегә һәм бер оешмага бирелде.

М.Җәлил исемендәге премия ике елга бер тапкыр Татарстанның сәләтле яшьләренә тапшырыла. Ул сәнгать, фән, мәгарифне үстерүгә зур өлеш керткән һәм яшьләр эшмәкәрлеге, яшьләр программаларын гамәлгә ашыру өлкәсендә югары казанышларга ирешкән өчен бирелә. Әдәбият, музыка, концерт-башкару эшчәнлеге, сынлы сәнгать, театр сәнгате өлкәсендә үзенчәлекле алымнар кулланып эш итүчеләр дә бу бүләккә дәгъва кыла ала. Дәүләт бүләге шулай ук телевидение өлкәсендә, цирк, кино, фән һәм педагогик эшчәнлектә абруй казанган кешеләргә тәгаенләнә.

Татар театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән, Ркаил Зәйдулланың “Үлеп яратты” спектаклендә - Корбанов һәм Туфан Миңнуллинның “Мулла” спектаклендә Әсфәндияр образлары өчен Г.Камал театры артисты Эмиль Талипов, “Сөембикә канаты” арт-операсын, “Изге ядкәр” ораториясен, “Зәйтүнәкәй” музыкаль драмасын тудырганы, үз иҗаты белән республиканың милли-мәдәни сәнгатен пропагандалаганы өчен композитор Эльмира Галимова, татар мультфильмнары коллекциясе өчен “Татармультфильм” берләшмәсе, татар әдәбиятын үстерүгә өлеш керткәне һәм “Дүртенче кат... Бишенче кат...”, “Җылытасы килә дөньяны” шигырь җыентыклары өчен шагыйрь Ленар Шәех, “Каралама” шигырьләр китабы өчен шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин һәм фәнгә зур өлеш керткәне өчен Казан илкүләм технология тикшеренү университеты профессоры Николай Улитин Муса Җәлил премиясенә лаек булдылар.

“Башкарган эшемне күреп бәяләгәннәре өчен бик шатландым. М.Җәлил премиясе яшьләр арасында бик популяр. Быел 70ләп кандидат каралган булган. Һәрбер кандидатура тимер иләк аша уздырылды. Жюри бик озак уйлады, фикер алышты. Өметләрне җуйгач кына, сиңа М.Җәлил премиясе тапшырылды, дигән хәбәр килде. Чиксез шатлану хисе кичердем. Шунысы да мөһим: бу мәртәбәле исемне алга таба да акларга кирәк бит. Киләчәктә дә исән-имин эшләргә язсын. Монда, әлбәттә, өч әсәрне генә күздә тотмаганнардыр”, - дип шатлыгы белән уртаклашты яшь һәм өметле композитор Эльмира Галимова.

Эльмира яшь иҗатчы булуына да карамастан, 38дән артык төрле конкурс, фестивальләрдә катнашкан, дипломнары бар. Талантлы, тырыш яшьләргә генә эләгә торган премияне композитор кызның 20 еллык иҗат җимеше дип кабул итәргә кирәктер. Бик күп халыкара конкурслар лауреаты, үз әсәрләрендә миллилекне алга сөрүче көйязар белән әңгәмәне газетабызның алдагы саннарында укый аласыз. 


Мөршидә КЫЯМОВА

в„– | 24.12.2013

Ихтыяр көче

$
0
0
24.12.2013 Җәмгыять
Китап укырга яратам, дип бер язган идем бугай инде. Әдәби әсәрдән соң фәнни китап укырга тырышам. Бер-бер артлы, алмаш-тилмәш...

Грибоедовның «Горе от ума» сын тиз генә укып чыктым да, күңелемә якын булган фәнни китап эзли башладым. Өйдә, ярый әле, китаплар күп, фатир хуҗасының китапханәсе кызыклы, шуңа күрә, озак эзләргә туры килмәде. Келли Макгоникалның «Ихтыяр көче» («Сила воли») дигән китабын сайлап алдым. Һәм ялгышмаганмын икән. Китап, чыннан да, мавыктыргыч.

Һәр кеше үзендә ихтыяр көче җитмәвен сизгәлидер. Йә биргән сүзеңдә тора алмыйсың, йә, эчәргә ярамаса да, барыбер шәраб эчәсең яисә диабетка якынлашып баруыңны белә торып, тагын бер кисәк тортны сыптырып ташлыйсың. Бу ихтыяр көченең зәгыйфь булуын аңлата, әлбәттә.
Әлеге китабында автор бу хәлдән чыгу юлын күрсәтә. Мең рәхмәт, Келли!

Беренчедән, ихтыяр көчен көн дә тәрбияләргә кирәк икән. Бик үк әһәмиятле булмаган нәрсәләрдән дә башларга була. Бары тик үзеңне «читтән» күзәтеп кенә яшә. Кайвакытта кулың кәнфит алыр өчен сузыла, кайчагында, бүген эшләнергә тиеш эшләреңне ташлап, телевизор карарга утырасың. Бер игътибар итә башласаң, ялгышларыңны күрү әллә ни авыр түгел.

Икенчедән, үз-үзеңә дөрес максатлар куярга кирәк икән. Һәр максат өч этаптан тора. Мәсәлән, син ябыгырга телисең ди:

1. Мин спортзалга йөри башлыйм.
2. Мин, кичке алтыдан соң, майлы ризыклар ашамыйм.
3. Минем сәламәт буласым килә.

Теләгең бик көчле булырга тиеш. Ул, якты йолдыз булып, күңелеңне җилкендереп торсын. Югыйсә, торт, кәнфит, өчпочмаклар тирә-яктан сиңа һәрвакыт «сәламнәр җибәрәчәк»... Мизгеллек ләззәткә алданмас, шулай ук үз сәламәтлегеңне онытмас өчен, өченче максат аеруча мөһим булырга тиеш. Ә менә начар гадәтләрең күп булса, алар белән бер-бер артлы көрәшергә кирәк, чөнки ихтыяр көче, мускул кебек, арырга мөмкин. Бәлки шуңа күрә дә күп кеше, диета тотудан туеп, яңадан ашый башлыйдыр, ди автор...

...Элек Рабит Батулла телевизордан ниндидер тапшыру алып бара иде. Мин ул чакта кечкенә, бөтенесен дә аңлап бетермим, шулай да аның акыллы сүзләр сөйләвен чамалый идем. Тапшыру дигәннән... Ирина Хакамада лекцияләрен, Олег Торсунов семинарларын кешеләр интернеттан табып карый, тик болар бит барысы да русча... Татар телендә шундыйрак тапшырулар оештырып булмыймы икәнни?! Авыр минутларда, тормышың дөрес юлдан китмәвен сизгәндә, акыллы кешенең киңәшен ишетү үзе бер бәхет бит. Китапмы ул, телевизион тапшырумы – барыбер. Нәтиҗәсе генә булсын! 


Ләйлә БАЙГЫШ

в„– |

Зифа Кадырова: “Кешедә начарлык күрә белмим”

$
0
0
25.12.2013 Мәдәният
Кыска гына вакыт аралыгында “Сагынырсың — мин булмам”, “Язмыш сынавы”, “Көтеп узган гомер”, “Бәхеткә юл кайдан?” китаплары аша укучылар мәхәббәтен яулаган Зифа КАДЫРОВА әдәби мохиткә язгы ташкын кебек килеп керде. Һәркемгә таныш хис-тойгыларны үзәкләрне өзәрлек итеп тасвирлап, бик күпләрне үзенә әсир итте ул.

“ӘНИЕМНЕҢ КУЛЫННАН КИЛМӘГӘН ЭШ ЮК”

— Зифа апа, сүзебезне Кадыйр Сибгатуллинның: “Җырчы да, шагыйрь дә булма ди, монда ту, монда үс, яшә дә!” дигән шигъри юлларыннан башлыйк әле. Башкортостанның күз явын алырлык табигате — чылтырап аккан тау чишмәләре, сер-тылсым тулы куе урманнары уртасында яшә дә, язучы булма ди…

— Әй, безнең авылның матурлыгын күрсәң! Кечкенә, егерме өйлек кенә, үзенең исеме дә юк. Үзәк булып торган зур Ахун авылының бер “филиалы” сыманрак иде ул, “ферма” дип йөрттек без аны. Тау битендә генә каенлык, җәй көне иртән торуга чәй эчәргә шуннан каен җиләге җыеп төшәбез. Ул урманы, буасы… Печәнлегебез дә гел чиялектән, җиләклектән тора. Хәтерлим әле, печән чапканда әнием җирдән сәнәк белән генә чокып, кәрәзле бал — шөпшә балы ала иде. Үземне белгәннән бирле иртә яздан чыгып китә, ничәмә-ничә тау бар, барысын да барлап кайта идем. Кайда умырзая чыккан, кайда кар суы җыелып ята — берсе дә калмый. Кич белән әнием “кайта беләсеңме син, юкмы” дип чыбык күтәреп эзләп килә иде…

— Син һәрвакыт “әнием, әнием” дип кенә торасың. Фәһемия апаны беләм, өлкән яшьтә булуына карамастан, тик утырмый, “өченче буын университеты”нда да укый, курчаклар тегәргә дә йөри. Аның ярдәмчеллеге, киң күңеллелеге турында әйтеп тә торасы юк!


— Әниемнең кулыннан килмәгән бер генә эш тә юк. Сыер да, бия дә сауды, кибеттә эшләргә дә өлгерде. Мин үскәндә йортыбыз курчак өе кебек иде — барлы-юклы чүпрәкләрдән дә әнием әллә ниләр ясап, өйне бизәп куя. Ризык әзерләгәндә дә әллә ничек итеп матурлап бетерә. Стаканда булса да һәрчак берәр кыр чәчәге торыр… Хәзер дә шулай, безгә килгәндә дә урамнан берәр нәрсә алып керми калмый: чәчәк дисеңме, миләш тәлгәшеме, берәр матур яфракмы… Андагы фантазия!

Миңа җиде яшь чакта алар әти белән аерылыштылар. Ике өй аша гына бер урамда тордык. Әти Гадения исемле яңа хатын алып кайткач та гел аралашып яшәдек. Ул вафат инде, Гадения апа белән әле дә йөрешәбез, хәзер дә әнием янына кунакка килә. Болар хакында автобиографик әйбер язармын дип торам әле…

“МИН ОНКОЛОГИЯ ҮТКӘН КЕШЕ”

— Үз эченә генә бикләнеп утырган кеше күңел кылын тибрәтерлек әсәр яза алмый. Баштан үткән яки бүтәннәр тормышыннан алынган гыйбрәтле хәлләрнең тәэсир итү көче дә үзгә. Берәүләрнең тормышы тигез юлдан келтерәп кенә бара, икенчеләргә кыя-таулар, упкыннар аша үтәргә туры килә. Сиңа да язмыш гел көләч йөзен генә күрсәтеп тормый, авырлыкларны җитәрлек татыта. Еласаң ела, көлсәң көл дигәндәй, шул авыр мәлләрнең дә бер маҗарасы, сәерлеге булмый калмый. Исемдә әле, бер мәлне хастаханәдә дәваланып чыктың. Берникадәр вакыт үткәч, авариягә очрап, янә шул хастаханәгә эләктең. Сине аңсыз хәлдә шул ук палатага, шул ук койкага китереп салганнар. Мондый хәлләр әсәрләреңдә чагылыш тапмый калмыйдыр, мөгаен…


— Беләсеңме, беренче әсәремне — “Сагынырсың — мин булмам”ны мин ничек яздым? Башым проблемалар белән тулган бик авыр чагым иде. Төнлә торып утырдым да, яздым да яздым. Иртән сәгать җидедә генә аңладым үземнең ни язганымны. Әсәрнең утызга якын бите шул рәвешле бер утыруда туды. Элек тә иремә гел, эх, язасым килә, ди торган идем. Ни язарга теләгәнемне ачык белмәсәм дә, яшерен бер хыялым бар иде. Сәгате сукканны көткәнмендер инде. Вакытында укымадым шул. Юкса, унынчы классны бетергәч, укытучым Учалыга музыка училищесына да керткән иде. Бер елын көчкә түздем дә, аны ташлап, балалар бакчасына эшкә кердем. Кызларның кайсы кая таралыша башлагач, мин дә комсомол юлламасы белән Чаллыга китеп бардым. Маляр булып та эшләдем, диспетчер булып та утырдым. Хосусыйлаштыру заманы башлангач, безне куып тараттылар да, эшсез калдым. Өч ел буе үз көнемне үзем күрдем дисәм дә була. Аннан биш еллап автобуста кондуктор булып йөрдем.

Мин онкология үткән кеше, янәшәмдә әллә кемнәрне күрдем. Хастаханәдә бер хатын белән яттык. Ул “КамАЗ”да эшләгәндә чалбар эченә запчастьлар салып алып чыга торгач, эчәгеләренә салкын тидергән булган. Үләрмен дип уйламады, бичара. Янына ире килә иде, төшке, кичке ашны ашый, аннан соң гына кайтып китә, шуның өчен генә килеп йөрде. Өйдә өч бала, аларны уйлау юк… Кече кызлары фахишәлек юлына басты. Ир-ат шулкадәр көчсез булыр икән! Бу хәлләрне “Көтеп узган гомер” повестена да керттем. Әсәрнең башта икенче бүлеге язылды, аннан соң, Рушаниянең үткәне дә булырга тиеш бит дип, беренче бүлеген яздым.

“МАРСЕЛЬНЕ ЮГАЛТКАННАН СОҢ, КУЛЫМА КАЛӘМ АЛГАНЫМ ЮК”

— Быел гаиләгез ишеген олы кайгы шакыды — ирең Марсель абый мәңгелеккә китеп барды...

— Марсельне югалтканнан соң, кулыма каләм алганым юк әле. Ул минем терәгем, әсәрләремнең иң беренче укучысы, тәнкыйтьчесе иде. Хәзер бөтен җаваплылыкны үз өсләренә алып, янәшәмдә әнием, туганнарым, балаларым калды... Марсель белән Чаллыда танышкан идек. Безнең тулай торакка дискотекага килгән иде ул. Бөтен кыз ак күлмәктән иде, “инкубатор чебиләре” дип көлеп торганын ишетеп калдым. Шуннан китте инде… Өйләнештек, улыбыз Руслан, кызыбыз Регина туды. Бик тату булып үсте балаларым, кечкенәдән бер-берсе өчен калкан булып торырлар иде... Руслан — шофер, ерак юлларга йөри. Регина ТИСБИда менеджер булып эшли. Әле дә бер-берсенә ярдәм итешеп, проблемаларын бергәләп чишеп яшиләр, абый-сеңел була беләләр. Шуларның кечкенә чагын, кич бергәләп өстәл янына җыелуларны сагынам хәзер. Көндәлек хәлләрне сөйләшеп, гөжләп утыра идек. Иң рәхәте — бергә пилмән ясау, бергәләп ашау булган. Тансык кына булып калды шул. Элек берәр гамәл кылсалар “әтиегезгә әйтәм” ди торган идем. “Әтиегез” дип үстердем. Марсель командировкадан кайтасы көнне: “Бүген әтиегез кайта, беркая да чыкмагыз”, — ди идем. И, ул көнне… Үзем дә матур күлмәк киеп, матур алъяпкыч тагып, чәчләремне ясап, бизәнеп-төзәнеп, тәрәзәдән башымны алмыйм… Ишек төбенә чыксам, “Зифа, кунак көтәсең мәллә?” — ди күршеләр. “Бүген Марсель кайта”, — дим. Үзе дә күчтәнәчләр, бүләкләр күтәреп кайтып керер иде… Аның юклыгына әле һаман да ышанып бетә алмыйм. Йөрәге тотты шул. Быел 5 сентябрьдә аңа, 7 октябрьдә миңа 55 яшь тулып, юбилейлар үткәрәбез дип йөргән идек...

— Җирдән киткәннәрнең урыны җәннәттә булсын, калганнарга Ходай сабырлык бирсен, дибез, чөнки тормыш дәвам итә... Күптән түгел Чаллы татар дәүләт драма театры бинасында сине юбилеең белән котларга зал тутырып тамашачы җыелды...

— Әйе шул, зур бәйрәм булды. Театр җитәкчесе Рашат Фәйзерахмановка рәхмәт, кичәмне биредә зурлап уздырды. Тамашачыны куып китермәдек, билетлар алдан ук сатылып бетте...

“ТИСКӘРЕ ГЕРОЙНЫҢ ДА БЕР ЯХШЫ ЯГЫ БУЛЫРГА ТИЕШ”

— Бүгенге укучы Зифа Кадырова китапларын эзләп-эзләп укый… Үзең исә башкаларныкын укырга вакыт табасыңмы?


— Яшермим, татар әдәбиятын күбрәк ирем аша белә идем. Ул бик күп укый, һәр укыганын бик тәфсилләп миңа сөйли, аңлата иде. Хәзер үзем яза башлагач, язучыларны күзәтеп барырга тырышам. Фоат Садриев, Нәбирә Гыйматдинова, Шәмсия Җиһангирова әсәрләрен яратып укыдым. Бер кичәдә кемдер миннән ирония белән: “Син шушы язучыны, моны беләсеңме?” — дип сорый. Аптырап калмадым: “Ә син кабель сала беләсеңме?” — дидем. Төзелештә эшлим бит, бригадада үземнән кала хатын-кыз заты юк. Җир казыйбыз, кабель салабыз… Мин көнләшмим, кызыга гына беләм. Үз кулы белән эшләгәннәргә, чүлмәкчегә кызыгам. …Үзалдыма ялгыз йөри торган кешемен, берәүгә дә тимим, миңа да тимәсеннәр. Теләмәгән кеше китабымны укымасын. Казанда китап кибетендә йөрдем әле, китап та, язучы да шулкадәр күп. Халык нишләп китапларымны көтеп алып, ябырылып укыды — сәбәбен әйтә алмыйм. Бәлки, гади, тормышчан булуы белән җәлеп иткәндер.

— Сүз уңаеннан, хәзер китапларыңны “Татарстан почтасы” аша да яздырып алып була икән?


— Әйе, авылларда, районнарда китап кибете юк бит, шул рәвешле булса да укучыларга барып ирешсен, дидек.

— Син мөхәрриргә дә, рәссамга да бик таләпчән. Шул ук вакытта әсәрне бергәләп эшләгәндә үзең бер генә героеңнан да, бер генә вакыйгадан да баш тартырга ашыкмыйсың, аларның кирәклеген раслыйсың, бер генә җөмләне дә “кистермисең”. Бу кирелегеңме, әллә инде әсәрне язганда сызасын сызып, ертасын ертып ташлыйсыңмы?


— Бер генә битне дә ертып ташлаганым юк. Башка килгәнне тизрәк кәгазьгә төшереп өлгерергә ашыгам. Бер уйламаган геройлар да килеп керә кайчак, аларны “сугып төшерә” дә алмыйм. Үзем тудырган геройлар булгач, алар өчен “көрәшәм”, билгеле. Әсәрдә бик вак, кирәксез тоелган урыннар да үзенә күрә бер бәйләүче чара: тормыш гел тетрәнүләрдән генә тормый бит, арада вак-төяге дә булгалый. Үзем кешедә начарлык күрә белмим, тискәре геройның да бер яхшы ягы булырга тиеш дип уйлыйм. Шуңа андыйларны да колакларыннан яктылыкка өстерим… 


Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА

в„– |

Казан метросындагы сенсорлы терминалларда татар телендәге мәгълүмат, дөресләп, яңадан эленде

$
0
0
25.12.2013 Милләт
Төп текстлар татар әдәби теленә матур итеп тәрҗемә ителгән. Әмма шулай да өслектә күзгә күренеп торган кайбер хаталар калган

Бу көннәрдә Казан метросындагы сенсорлы терминалларда татар телендәге мәгълүмат, дөресләп, яңадан эленде. Төп текстлар татар әдәби теленә матур итеп тәрҗемә ителгән. Әмма шулай да өслектә күзгә күренеп торган кайбер хаталар калган. “Татарчага тәрҗемә иту”, “Җинү проспекты”, “мин кая?”, “дежурная часть”, “уку заведенияләре”, “муниципаль объектлары”, “хастәханә”, “Декабристов урамы” кебек сүзтезмәләр күзгә чалына.

Казан шәһәре Башкарма комитетының телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге белгече Гөлназ Исмәгыйлева бүген сөйләшү вакытында моны сенсорлы терминаллардагы бөтен материалның аларга килештерү өчен бирелмәгәнлеге белән аңлатты. Эш шунда: башкарма комитетның тәрҗемәчеләр бүлеге телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге белән берлектә Универсиада алдыннан Казан метросы станцияләрендә урнаштырылган сенсорлы терминаллардагы хаталы татар текстларын төзәтеп чыккан иде. Терминалларда хаталар күренү сәбәпле, “Метроэлектротранс” оешмасы белән кабат элемтәгә кереп, терминаллардагы бөтен текстлар башкарма комитетның тәрҗемәчеләр бүлегенә соратып алыначак һәм камилләштереләчәк.

Билгеле булганча, июль аенда “Татар-информ” сайтының татар бүлегендә Казан метросы станцияләрендә ел башында ук урнаштырылган сенсорлы мәгълүмат терминалларындагы мәгълүматның татар телендә хаталы итеп бирелүе турында язма чыккан иде. Аңарчы без сенсорлы экраннарны урнаштыру, аларны рус, татар һәм инглиз телләрендәге мәгълүмат белән тәэмин итү өчен җаваплы “Метроэлектротранс”ның кадрлар бүлеге җитәкчесе Наталья Витушкина белән сөйләштек. Ул безгә хаталарның Казан башкарма комитетында инде төзәтелүен хәбәр итте. Бу 19 июль көне иде.

Август башында без метродагы сенсорлы экраннардагы татар теле битен кабат ачып карадык һәм берни дә үзгәрмәгәнлеген күрдек. Шуннан соң бу мәсьәлә буенча ТР Президентының Твиттердагы битенә хәбәр җибәрергә туры килде.

Аннан бик тиз арада - берәр сәгать эчендә - безгә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан шылтыраттылар. Президентка хәбәр юлланганнан соң, ТР Премьер-министры Илдар Халиковның Г-12537-ИХ йөкләмәсе буенча, мәсьәләгә ачыклык күрсәтүне сораган документлар ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгына, Казан шәһәре Башкарма комитетына юлланган иде.

Көн дәвамында сөйләшүләр алып бару нәтиҗәсендә, метродагы терминалларда татар бите ябып куелды. Теге яки бу объект турында татарча мәгълүмат алырга теләгән очракта, экранда “Татарский язык временно не доступен” дигән язу чыкты.

Бу мәсьәлә белән шөгыльләнгәндә, миңа ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан ике җавап хаты килде. Алар сенсорлы терминаллардагы татар телендәге мәгълүмат битенең ябылып куелуы һәм татар теленең текстның, килештерү өчен, Казан шәһәре Башкарма комитетына юллануы турында хәбәр иттеләр. Татар теленә дөрес тәрҗемәне килештерү буенча эш тәмамлангач, мәгълүматның Казан метрополитенындагы сенсорлы терминалларда урнаштырырга вәгъдә иткәннәр иде. Хәзер инде текстлар нигездә төзәтелде, системаны камилләштерәсе генә калды.  


Римма ГАТИНА

в„– | 24.12.2013

Рәссам Абрек Абзгильдин вафат

$
0
0
25.12.2013 Мәдәният
Кичә 77 нче яшендә Татарстан Республикасының халык рәссамы, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Абрек Абзгильдин вафат булды.

Абрек Әмир улы белән хушлашу 26 декабрь көнне 9 сәгать 30 минутта Пушкин урамы 86 йорт адресы буенча урнашкан "Казан" милли-мәдәният үзәгендә булачак.

Туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.


---

в„–--- | 25.12.2013

Аерылганнар – аюга, ә таркалганнар – кемгә?

$
0
0
25.12.2013 Авыл
Татарстанның агросәнәгать хезмәтчәннәре профсоюзы җитәкчесе Фәридә Гарифуллина әйтүенчә, 2013 елда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек тармагында эшләүче­ләрнең хезмәт хакы тулаем алганда 13 процентка артса да, республика буенча уртача эш хакыннан ике тапкыр ким булып кала. Кызганычка, соңгы вакытларда анысын да вакытында бирә алмаучылар­ның саны арта. Хезмәт хакы буенча бурыч ел ахырына 13 миллион 104 мең сум тәшкил итә.

Хезмәт куркынычсызлыгына тиешле игътибар булмау нәтиҗәсендә быел да эш урынында йөзләгән кеше тән җәрәхәте алган, 13 кешенең гомере өзелгән. Авыл хуҗалы­гының иң төшемле тармагы – терлекчелектә эшләүчеләрнең айлык хезмәт хакы күп вакыт 7-8 меңнән артмавы белән дә килешеп булмый, – ди Фәридә Галимҗан кызы.

Кемне сайлаудан тора

Чыннан да, зур өмет-хы­яллар белән хуҗалыкка эшкә кайткан югары белемле бел­геч өчен иртә таңнан кичке караңгыга кадәр сузылган, кем әйтмешли, алсыз-ялсыз хезмә­тенә Бөгелмә районы “Возрождение” хуҗалыгындагы кебек аена 8-9 мең сум хезмәт хакы бик аз шул инде. Нурлат районы Ахунов исемендәге, Буа районы “Алан” һәм республи­ка­ның баш­ка кайбер хуҗалык­ла­рын­да баш белгечләрнең дә айлык хезмәт хакы шуннан арт­мый. Алай гына да түгел, респуб­ликаның кайбер хуҗа­лык­ла­рында эшләүчеләрнең айлык эш хакы хезмәткә түләүнең минималь күләмен­нән дә ким­рәк килеп чыга.

Ә бит хезмәт коллективы сайлап куйган тәҗрибәле, үз сүзен өздереп әйтә алган проф­союз рәисе, профком әгъза­лары киләчәкне кайгырта бел­гән хуҗалык җитәкче­лә­ренең ярдәмчеләре була ала. Шул ук хезмәт куркынычсызлыгы, эш­ләү­челәрнең тормыш-көнкү­решен кайгырту һәм баш­ка бик күп мәсьәләләр бүген кайбер хезмәт коллективларында инде онытылып та бара. Әйтик, хуҗалыкларда хез­мәт хакын вакытында түләмәү кайберәү­ләр, бигрәк тә инвестор канаты астында эшләүче агрофирмалар өчен гадәти хәлгә әйләнеп бара. Пенсия фондына иң зур әҗәт тә аларда. “Вамин-Мәр­җани”, “Вамин-Теләче” агрофирмалары, Түбән Камада “Хими­кам-агро”, Кукмарада “Әсәнбаш”, Яңа Чишмәдә “Татарстан”, Алексеевскида “Ясная Поляна” хуҗалыкларының һәркайсы пенсия фондына 8-22 миллион сум бурычлы икән, монда эшләүчеләрнең киләчәге турында кем кайгыртыр?

Ике якка да файдалы


Үзгәртеп кору заманнары килеп, колхоз-совхозлар белән бергә республиканың байтак хуҗалыкларында һөнәр бер­лек­ләре башлангыч оешмалары да тарихта гына калды. Эш бирүче белән хезмәт иясе арасында ниндидер аңлашылмау­чанлык килеп чыкканда, га­дәттә закон буларак кабул ителгән “Күмәк килешү” яр­дәмгә килә. Шуңа да профсоюз оешмасы сакланып калган ху­җа­лыкларда хезмәт кешесе турында кайгырту бермә-бер күб­рәк. Фәридә Галимҗан кызы әйтүенчә, мондый күмәк килешүләр иң элек башлангыч профсоюз оешмаларында тө­зелә. Анда хезмәткә түләү, эш шартларын яхшырту, хезмәт куркынычсызлыгы, эшләүче­нең сәламәтлеген кайгырту – кыскасы, тормышта кирәк булган мөһим мәсьәләләр карала. Документ ике як тарафыннан да раслангач, закон төсе ала.

Балтач районы “Якты юл” хуҗалыгы профсоюз оешмасы рәисе Лилия Габдрахманова әйтүенчә, хуҗалык җитәкчесе белән хезмәт коллективы арасында төзелгән “Күмәк ки­лешү” һәр ике якка да файдалы. Саба районы “Юлбат” хуҗалыгы проф­союз оешмасыннан Гөл­си­нә Кәримова, Зәй шикәр заводы профсоюзы җитәкчесе Рөстәм Хуҗин, Актаныштан Мөдәррис Ханов та ике яклы килешүгә таянып эшләүне хуплый.

Килешү кемгә кирәк?

Башлангыч оешмалардан алынган тәкъдим-фикерләр нигезендә агросәнәгать тармагы буенча һөнәр берлеге, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, рес­публика Крестьян-фер­мер ху­җалыклары ассоциациясе, инвестор хуҗалыклары – кыскасы, барлык авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре һәм эш бирү­челәрнең мәнфәгатен чагылдырган “Күмәк килешү” тө­зелә. Аның үтәлеше исә һәр як тарафыннан даими кон­трольдә тотылса да, Фәридә Гарифуллина әйтүенчә, хәл итәсе проблемалар шактый икән шул әле. Тармак профсоюзы җитәкчесен иң беренче чиратта республика хуҗа­лыкларында хезмәтне саклау мәсьәләсе борчый. Кайбер хуҗалыклар көндәлек мә­шә­катьләргә баштанаяк чумып, кайсы табыш артыннан куып, хезмәт куркынычсызлыгы турында онытып җибәрә.

Моның нәтиҗәсе дә күз алдында: республика хуҗа­лык­ларында әледән-әле эш урынында төрле тән җәрә­хәтләре алу, фаҗигаләр кабатланып тора. Мондый хәлдән чыгуның иң нәтиҗәле юлы – башлангыч оешмаларда хез­мәт куркыныч­сызлыгы буенча җаваплы ке­шеләр сайлап кую, ди респуб­лика һөнәр берлеге рәисе Фәридә Гарифуллина.  


Камил СӘГЪДӘТШИН

в„–221 | 25.12.2013

Татарча телефильм төшерерлек сценарий бармы?

$
0
0
25.12.2013 Мәдәният
Татарстанда татарча телефильм сценарийлары бәйгесенә йомгак ясалды. Беренче урын беркемгә дә бирелмәде.

Бу бәйгегә 12 автор 23 эшен тәкъдим иткән иде. Бәйге комиссиясе җитәкчесе, "Татмедиа" республика агентлыгы башлыгы урынбасары Нүрия Беломоина сүзләренчә, әлеге бәйгедә алдынгы урын алган сценарийларны Казан мәдәният һәм сәнгать университетында кино сәнгатен өйрәнүчеләр курс һәм диплом эшләрендә куллана алачак.

– Бу бәйге яхшы телефильмнар тудырырга омтылышны күрсәтәме?


– Сценарий бик үзенчәлекле жанр, татар телендә генә түгел, ә рус телендә язучылар да сирәк булыр. Күпләр әдәби әсәрләр язарга тырыша. Сценарий язарга өйрәтүче бернинди уку йорты да юк.

Икенчедән, татар телендә язучыларыбыз үткәнне сагыну (настольгия) белән яшиләр. Алар элекке тормышны сагыналар, аны идеаллаштыралар, бүгенге буталчык заманны бик яратып бетермәү сизелә.

Мисал өчен, яхшы әсәрләр арасыннан "Риза" 1945-50 еллардагы вакыйгаларны тасвирлый. 80-90 елларны тасвирлаучы әсәрләр дә шактый. Яшьләр тормышы, картлар тормышы, эшләп йөрүче кеше булсын - нәкъ бүгенге көнне чагылдырган әсәрләр бар микән?

– Сез әйткәннәргә күрә, комиссия беренче урынны беркемгә дә бирмәү карары чыгардымы?


– Әлбәттә. Бу бәйге безгә мирас буларак калды. Алдагы өч бәйгене "Яңа гасыр" телеканалы үткәргән иде. Татарстанның милли сәясәтен тормышка ашыру програмы кабул ителде һәм бу бәйге быел һәм тагын алдагы өч елда шушы програм кысаларында үткәреләчәк. Програмга ул кыска метражлы иң яхшы фильмнарга бәйге дип кереп калды. Ә асылда фильмнар кыска һәм нәфис фильм да булырга мөмкин.

Татарстанда телефильмнарны бары тик "Яңа гасыр" гына төшерә. Бүтән каналларның төшерергә матди мөмкинлекләре дә, күрсәтү мөмкинлекләре дә юк.

– Бәйге шартларына күрә, алдынгы урыннарны алучыларның әсәрләре төшереләчәкме соң? Алар минем әсәрем төшереләчәк дип өметләнә аламы?


– Юк, алай дип әйтмәс идем. Бу бәйгене үткәрү инициативасы башта "Татмедиа"ныкы түгел иде. Шуңа күрәдерме, бу ягы каралмаган. Бу иҗади бәйге генә итеп күзалланган.

Бу бәйгедә катнашкан сценарий язучылар да: "Сценарий язучылар кимер. Без бу әсәрем буенча кайчан да булса фильм төшерелер микән дип сценарий язабыз", дип әйтте.

Безнең бу бәйгенең максаты, беренче чиратта, ул татар телен үстерү, телнең куллану даирәсен киңәйтү һәм авторларның профессиональ сәләтләрен үстерү.

Узган өч бәйге нәтиҗәләре нигезендә бүген ике фильм төшерелгән. Өч бәйгегә өч фильм булса да, әле ул начар булмас иде.

Бәйгегә йомгак ясалганда җиңгән әсәрләрне мәдәният һәм сәнгать институтында кино сәнгатен өйрәнүчеләргә, режиссер факультетында укучы студентларга курс эше, диплом эше буларак тәкъдим итәргә дип белдерелде. Алар бит барыбер ниндидер әсәрне алып фильм төшерәләр. Матур гына килеп чыкса, аларны күрсәтеп тә булачак. Минемчә, бу эш дәвамлы булырга, сценарийның бәяләнүе белән генә тукталып калмаска тиеш.

– Татар җәмәгате, татар телле халык бүген нинди фильмга мохтаҗ соң? Алар нәрсә күрергә тели?


– Татар җәмәгате рус һәм башка милләт кебек үк бик чуар. Максатчан төркемнең көткәннәре тормышка бик үк туры да килеп бетмәскә мөмкин. Безнең халык бик үзенчәлекле. Аның генетик хәтере дә бар, бу ягы сценарийларда да чагыла. Күпчелек әсәрләр кызганыч, күз яшьләрен чыгара торган, моңсуландыра торган. Бәлки, аудитория дә шуны көтәдер.

Миңа калса, әсәр вакытына да, елына да, вазгыятенә дә карамыйча мәңгелек кыйммәтләргә тәңгәл килә торган булырга тиеш. Ул кайсы дәвердә яшәсә дә, кеше күңелендә туа торган сорауларга җавап бирсен.

Яшьләр өчен һәм балалар өчен аларның тормыш шартларына якын, алар аңлый торган гыйбарәләрдән торган сценарийлар язылырга тиеш дип уйлыйм. Үз сорауларына җавап тапса гына алар да татар телендәге фильмнарны кызыксынып караячак.

Мин, бәлки, авторларны бераз кимсеткәнмендер дә... Гел уфтанып, хатирәләр белән генә яшәү яшьләргә туры килми. Алар белән бер телдә сөйләшеп, алар дөньясын аларга җиткереп игътибарларын җәлеп иткәннән соң гына хатирәләргә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Алар алдында дәрәҗә казангач кына үзеңнең тәҗрибәңне аларга тәкъдим итәргә була.

– Татарстан хөкүмәте төшерелә торган телефильмнарга, киноларга үз өлешен кертми түгел, кертә. Мисал өчен, "Кабан күле серләре" төшерелгәндә дә республикадагы шәхесләр катнашты, президент акча да бирде. Әмма фильмны начар дип бәяләүчеләр дә булды.


– Бу бәйгедә катнашучылар арасында танылган язучы Аяз Гыйләҗевнең улы Мансур Гыйләҗев бар иде. Ул үзенең "Кукуруз басуы" дигән әсәрен тәкъдим итте. Ул: "Һолливуд булса да, төшергән әсәрләренең 70%-ы бер көнлек, күбәләк шикелле генә. 20%-ы бер дәвер яши әле, шедеврлар 100 фильм арасыннан бер, иң күп булса биш булыр", дип әйтте.

Татарча сценарий язучыларның каләмнәре шомарсын өчен фильмнар төшерү, ул иҗаттан куркып тормау кирәк. Замана, вакыт сынавына чыдаганнар, барыбер, яшәп калачак.

– Акчаның исраф булу дигән ягын да онытырга ярамый.


– Ансы дөрес. Биредә бюджет, дәүләт акчасына төшерү турында сүз бармый. Фильмга алыну ул гомумән сынау. Тәҗрибәнең нәтиҗәсе уңай яисә тискәре дә булырга мөмкин. Бәйге тиккә генә кыска метражлы дип алынмаган. Бик кечкенә бюджетлы, артык декорацияләр корылмыйча, актерларга акча түләмичә, төшерүче һәм авторның гонорарларын гына күз алдында тоткан фильм тәкъдим ителергә тиеш.

Фильм төшереп карарга теләүчеләр дә бар. Студентлар, яшь режиссерлар арасында да үзләрен сынап карарга теләүчеләр булырга мөмкин. Әзергә генә иҗат итү җайлы кебек, әмма язучы әсәрен гонорар турында уйлап түгел, ә күңелендә булганын дөньяга чыгару өчен яза. Кино сәнгате дә шулай ук булырга тиеш.

– Быел Казан мөселман киносы фестивалендә бәйгедән тыш күрсәтелгән "Хайтарма" фильмы халык арасында зур шау-шу тудырды, яратып карадылар. Татарга да шундый тарихи фильм төшерергә кирәк дигән сүзләр әйтелде. Ничек уйлыйсыз, тарихи фильмнарны кем төшерергә тиеш?


– Безнең халык дәүләттән көтә, беләсезме, ә "Хайтарма" фильмын кырым татарлары бергә җыелып төшергән. Татар халкы үзен күрсәтәсе килә икән, язмышын, асылын күрсәтә торган сценарий була икән, татар халкы моның өчен акча җыярмы? Минемчә, юк. Ул дәүләт төшерергә, теге-бу акча бирергә тиеш дип әйтәчәк. Иҗатны алга этәрүчеләр булырга тиеш, гел дәүләттән һәм хөкүмәттән генә көтеп утыру кирәкми.

– Кайбер режиссерлар, мисал өчен Рамил Төхвәтуллин, бүген Русиядәге сәяси вазгыятьнең катлаулы булуын, "Зөләйха" кебек халык язмышына багышланган әсәрләрне төшерү мөмкин булмаячак дип белдерде. Акча җыелып фильм төшерелә башласа, сәяси каршылык та килеп туарга мөмкин.


– Бәлки шулайдыр да. Әмма минем әйтәсем килә, "Кукуруз басуы", "Зәңгәр күлмәк", "Абый" кебек бу бәйгедә катнашкан әсәрләр безнең халыкның әхлагын, аның кыйммәтләрен күрсәтә торган сценарийлар. Аларда бернинди сәясәт тә юк. Мондый әсәрләргә, минемчә, бернинди сәяси каршылык та булмаячак. Гел сәяси якны гына түгел, ә рухи һәм мәгънәви якка да игътибар кирәк, минемчә.

– Дөрес, алары да аз, әмма тарихны аннан соңга калдыру ярый мени?


– Тарихка кагылган бер генә сценарий да бу бәйгегә тәкъдим ителмәгән. "Риза" дигән әсәр генә 70 ел элек булган вакыйгаларны тасвирлый. Аннан кала бүтән әсәр булмады.

– Сценарий язучылар тарихи темаларга тотынырга курка дип әйтергә буламы?


– Андый нәтиҗә ясамас идем. Без нәрсә бар – шуларны бәяләдек. Кешеләр өчен мәңге актуаль темалар ул – "Бәхет сере", "Әти дә, әни дә бер генә", "Язмышым сагышы", "Йөрәк ярам", "Таяныр кешем бар". Мин монда бәйгегә килгән сценарийларны атадым. Минемчә кеше үзенең һәм якыннарының тормышы белән күбрәк кызыксына. Кешеләр өчен актуаль темалар бар һәм аларның тәрбияви мәгънәләре тормыш өчен әһәмияткә иядер, бәлки.  


Наил АЛАН

в„– | 25.12.2013

Спорт күгендә яңа йолдыз

$
0
0
25.12.2013 Спорт
15 декабрьдә Даниянең Хернинг шәһәрендә кыска дистанцияләрдә суда йөзү буенча Европа чемпионаты тәмамланды. Нәтиҗәләр буенча, Россия җыелма командасы беренче урынны яулады. Аның составында тамырлары белән Түбән Новгород өлкәсе Пильна районы Сафаҗай авылыннан булган 16 яшьлек Розалия Насретдинова да бар иде.

Аның турында тулырак информацияне безгә Сафаҗай мәктәбе директоры Рамил Мусин бирде: 

– Розалиянең әтисе Хайдәр Насретдинов Сафаҗай мәктәбен тәмамлап, Мәскәүгә китеп урнашты, Бозлау кызы Галия белән гаилә корды. Хайдәр үзе яшь вакытта спорт белән актив шөгыльләнде, волейбол белән мавыкты. Спортны яратканга күрә ул кызын “Локомотив” спорт мәктәбенең йөзү секциясенә бирә. Без, сафаҗайлылар, Даниядән трансляцияләрне карап, Розалия өчен җан аттык һәм ул безнең өметләрне аклады, - дип сөйләде Рамил әфәнде.

Ә без сезнең игътибарга “Локомотив” спорт мәктәбе сайтыннан алынган мәгълүматны да тәкъдим итәбез: Розалия 1997 елның 10 февралендә Мәскәүдә туа, бала чактан йөзү белән мавыга, аның дистанцияләре - 50, 100, 200 метр. Ул инде Халыкара спорт мастеры исеменә ия. 2011-12 елларда Розалия төрле дистанцияләрдә Россия чемпионы исемен яулый, ә үткән елны яшүсмерләр арасында узган Европа чемпионатында зур җиңүләргә ирешә.

Даниядә үткән ярышларда яшь йолдызчыгыбыз катнаш эстафеталарда ике алтын медаль яулады. Ә бит аңа әле 17 яшь тә юк. Без Розалиягә киләчәктә тагын да югарырак үрләрне яулап, милләтебезнең, туган авылының данын дөнья йөзенә танытуын телибез.  


И. САДЕКОВ

в„– |

Сәхнә матурлыкны ярата!

$
0
0
26.12.2013 Мәдәният
Матур кеше ул Айдар абый Хафизов. Юбилей афишасына карап сокланып киттем әле. Чит иллəргə делегациялəр җибəргəндə аның кебек ир-егетлəребезне юлларга кирəктер. Күрсеннəр, татарлар шундый халык: мəһабəт гəүдəле, үзе кырыс кебек, тавышы гөрелдəп чыга, лəкин елмаеп куйса – үтə сөйкемле, яраттыра торган.

Өстəвенə, əле артист. Гармунда, баянда уйный, матур итеп сөйли. Сəхнəгə чыгарып бастырып куйсаң да күркəм. Ə ул яхшы артист. Шулай шул, артист кешенең сəлəте янына тышкы кыяфəте дə күркəм булса, ул аеруча истə кала.

Баштан ук шунысын да искəртəсем килə: һəр талант иясе кебек, Айдар Хафизов дөньяда йөрəк белəн яши, шуңа күрəдер дə аның тормыш һəм иҗат юлын сикəлтəсез һəм кискен борылышларсыз – тип-тигез дип атап булмый. Лəкин ул көчле шəхес, төрле катлаулы тормыш шартларына тап булганда да, аларны узып, җиңеп чыга алган кеше.

Күчмə, бүген Кəрим Тинчурин исемен йөртүче театрда «Алай түгел, болай ул» спектакленə репетициялəр чоры бик истə калган. Театр җитəкчелеге пьеса авторы Туфан Миңнуллинга үз əсəрен сəхнəлəштереп карарга тəкъдим итте. Əтинең озак икелəнгəне истə калган. Режиссёр эшен читтəн карау, тəнкыйть итү – һəркем булдыра торган эш. Ə үзеңə моңа алыну бөтенлəй икенче нəрсə. Шулай да əти, тəвəккəллəп, үз пьесасын сəхнəлəштерүгə кереште. Өйдə һəр кич яңалыклар сөйлəнə, артистларның эшенə анализ ясала. Шул вакыттагы сөйлəнгəн сүзлəрдəн Айдар Хафизовка бəйлесе ныклап истə калган. Шəп артист, аңа Камал театрына кайтырга кирəк...

Айдар Хафизовны артист буларак бəялəгəндə, беренче чиратта, аның Марсель Сəлимҗанов укучысы булуын ассызыклап үтəсем килə. Артистлар арасында Марсель абый укучылары – аерым бер «каста». Аларны сүз белəн аңлатып бирə алмаслык бер уртаклык берлəштерə. Ул уртаклык – укытучылары шəхесендə. Һəм аларның һəрберсенə бөек режиссёрыбызның үз карашы бар иде. Марсель Хəкимович иң яраткан, фикерли белүче егет укучыларын, алар үзлəре дə сизмəстəн, режиссура белəн шөгыльлəнүгə тарта иде. Фəрит Бикчəнтəев, Илдар Хəйруллин һəм Айдар Хафизов – шуның ачык мисалы. Лəкин яраткан укучыларына талəплəре дə катгый иде. Сəбəбе телəсə нинди булсын, театрны ташлап чыгып киткəннəргə бик рəнҗи иде. Кире кайтырга ниятлəгəннəргə җиңел булмагандыр дип белəм. Шуңа күрə Камал театрына əйлəнеп кайтуын Айдар Хафизовның җиңүе дип бəялим.

Өзеп əйтə алмыйм, Марсель абый шул «Алай түгел, болай ул»дагы үзен бераз мəзəгрəк тотучы гармунчы егетне карап ошатканнан соң Айдар Хафизов укытучысы янына Татар академия театрына кайтты кебек.

Артист буларак хисле, йөрəк белəн уйлаучан кеше булса да, Айдар Хафизов – яңа мəгълүмат, белем тупларга омтылган, фикерлəүче шəхес. Аның белəн җитди əңгəмə кору форсаты чыкканы юк əле, шулай да уртак танышларыбыздан аның бик күп нəрсəдəн хəбəрдар булуын, һəр вакыйгага үз мөнəсəбəте, фикере булуын, матбугат, фəнни китапларга кадəр йотылып укуын ишетеп белəм. Шуңа күрə башкарган рольлəре, нəни генə булсын, уйланылган, эчке мантыйклы бер тезмəгə салынган кебек тоела.

«Шулай булды шул» (Туфан Миңнуллин) спектаклендəге Айдар Хафизов – Нургали искə төшə. Ниндидер үзем дə аңлап бетермəгəн эчке протест белəн карый башладым спектакльне. Артист буларак күңелемə бик тə якын Ринат абый Таҗетдиновтан соң бу рольдə башка кешене кабул итеп булмас сыман иде хəтта. Лəкин Айдар абыйның уены мавыктырып алып китте. Тыштан кырыс булып, балаларына булган эчендəге йомшаклыгын, яратуын сиздермəскə тырышуы шулкадəр аңлашылды, җəлеп итте, якын иттерде, ниндидер дəрəҗəдə Айдар Хафизов бу ролендə əтинең үзенə охшап калды кебек.

Шушы бер роль берлəштергəн Хафизов-Таҗетдинов дуэты турында язгач, тагын бер щепкинчы Əзһəр Шакиров белəн əңгəмəдə туган тема искə төште. Ул анда икенче составта уйнаган артист өлешенə төшкəн авырлыклар турында сөйлəгəн иде. Режиссёр беренче составтагы артистка игътибарны күбрəк юнəлтə, аның белəн эшли. Мəдəни нəчəлство да беренче состав уйнаган премьера спектакленə килə. Тəнкыйтьче-журналист халкы да шундыйрак, төрле форматтагы «йолдыз»лар һəм түрəлəр булган кичлəрне сайлап алырга тырыша. Икенче составта уйнаганнарны коллегалары күбрəк карап баралар. Ə артистка тəнкыйтьчелəр фикере дə мөһим, түрəлəр күзенə дə күренəсе килə. Һəрберебез адəм баласы бит. Əйтəсе сүзем шул, Айдар Хафизов икенче состав авырлыгын да җиңеп чыгып, үз йөзен саклый алган артист.

Мин, əлбəттə, Айдар Хафизовның күбрəк əти əсəрлəрендə уйнаган рольлəрен яхшырак белəм. Əтинең үзенə күрə бер кагыйдəсе бар иде. Ничə состав артист уйнамасын, ул барысын да карый, артистларны мактый, ниндидер җитешсез тоелган якларын əйтə. Миңа да аның белəн бергə бер үк спектакльне төрле артистлар белəн карарга туры килгəлəде. Айдар Хафизовның «Илгизəр + Вера», «Без китəбез, сез каласыз»дагы рольлəре җентеклəп эшлəнгəне белəн аерылып тора иде.

Татар баемы, урманда яшеренеп яткан татар качкынымы, əллə итальян абзыемы ул – ятышлы образ килə дə чыга...

Итальян дигəннəн, «Моңлы бер җыр»да Ланфредини һəм «Гаугалы гаилə»дə Пеппино искə төшə, аларга татар киносы темасы иярə. Нигəме?

Гөлсем апа Исəнгулова турында язганда, тулы канлы татар киносы булмаганына эчем пошканын əйткəн идем инде. Хəзер менə Айдар Хафизов турында язып утырганда да шушы ук уй-фикерлəр тынгылык бирми.

Кайбер тарихчылар борынгы бабаларыбыз Италия киңлеклəренə барып йөреп, яшəп ятканнар дилəр. Шуңа да имеш, татарлар һəм итальяннар арасында уртаклык күп. Йөзлəр охшаш, җырлап-биеп, кəмит күрсəтү – каныбызда, токмач яратабыз...

Голливудка барып кергəн булса, Айдар Хафизов аны «басып алган» итальяннардан ким булмас иде, əле узып та китəр иде. Буй-сыны, матур, чын ирлəр тавышы белəн бу артист чын-чынлап төрле жанрдагы кинотасманы бизи ала. Мин Айдар Хафизовны кайбер рольлəрендə Роберт Де Нирога, кайвакыт Аль Пачиного охшатам.

Айдар абыйның гаилəсе турында да берничə сүз əйтəсем килə. Аның бəхетенə Ходай Тəгалə тормыш юлдашы итеп аңа гаҗəеп сабыр һəм зирəк хатын – Фəридə апаны биргəн. Көндəлек тормышларын сөйлəмим – белмим, бүген алар кеше арасында бик матур һəм күркəм пар булып йөрилəр. Ике кыз үстерделəр. Журналист һөнəрен сайлаган кече кызлары Айсылуны бик яхшы белəм. Төпле акыллы һəм үз фикерле кыз.

Шушы язмамны инде язып бетерəм дигəндə кулыма Луара Шакирҗанованың Айдар Хафизов юбилеена багышлап язган мəкалəсе килеп керде. Шуның ахырында шаккаткыч бер факт укып гаҗəплəндем.

«Быел җəйге ял вакытында...абыйларының улларын ияртеп, Смоленск якларына китте. Нияте – унтугыз яшендə сугыш кырында гомере өзелгəн, əти-əнисенең мəңгелек йөрəк ярасына əйлəнгəн иң олы абыйлары Нуретдин яткан җирне, каберен табу... Йөзлəгəн, хəтта меңлəгəн исемнəр язылган күпме туганнар каберлеген карап йөри торгач, табалар алар «Хафизов Нуретдин» дигəн язуны...»

 Менə бу да Айдар Хафизов. Буыннар чылбырын барлап торучы татар зыялысы, талантлы артист, матур кеше! 


Әлфия ЮНЫСОВА

в„–12 |

Мигрантлар йөк тә ташый, чир дә...

$
0
0
26.12.2013 Җәмгыять
Татарстанга эшкә урнашу максатыннан ел саен 125-135 мең чит ил гражданы килә. Болар күбрәк Үзбәкстан, Таҗикстан, Әзәрбайҗан илләре халкы. Миграция хезмәте федераль учреждениесе мәгълүматлары буенча, быел 10 ай эчендә респуб­ликада 13 мең 417 кешегә эшләргә рөхсәт бирелгән.

Ә теркәлмичә генә эшләп, яшәп ятучылар күпмедер? Бер үзбәкнең үзе янына тагын 20 кешене сыендыруы сер түгел. Мигрантлар белән җайл­ы, алар бер генә хез­мәттән дә чирканып тормыйлар, җирле халык якын да бармаган аз керемле эшләрне дә башкаралар. Акчаны банк­лар аша гаи­ләләренә озаталар. Үзбәк, та­җик халкы йөк ташый, урам себерә, җәмәгать транспорты йөртә, йорт төзи, юл сала, сәүдә белән шө­гыльләнә... Хезмәт шартлары авыр булса да, тү­зәләр, зарланмыйлар, күп акчага дәгъва кылмыйлар, зур таләпләр куй­мыйлар. Кыскасы, эш би­рүче өчен бик кулай вариант. Тик таякның икенче ягына да күз салырга кирәк: мигрантлар арасында да кем­нәрне генә очратмыйсың – җина­ятьчеләр дә, тәртипсез тормыш алып баручылар да, авырулар да бар.

Республикага килеп төш­кәч, һәркайсы иң әүвәл медицина тикшерүе узарга тиеш. 2007 елдан 2012 елга кадәр Татарстан сәламәтлек саклау оешмаларында 121 мең чит ил гражданы тикшеренү уз­ган. Проблемалар шунда башлана: 70 процентының медицина полисы юк, шуңа күрә нинди чирләр белән авыруы мәгълүм түгел. Ә тикшерә башлагач, 94 кешедә – ВИЧ-инфекция, 355 кешедә – туберкулез, 2374 кешедә җен­си юл белән таралучы башка йогышлы чирләр табылган. Республика тире-ве­нерик авы­рулар клиник диспансеры баш табиб урынбасары Гүзәл Вафина җиткергән мәгъ­лүматлар буенча, быел­ның 11 аенда 11 мең 429 миг­рант тикшеренгән. Шулар­ның 750сенең – җенси юл бе­лән таралучы йогышлы чир­ләр, 7сенең – ВИЧ-инфекция, 24енең – сифилис, 40ының тубер­кулез белән авыруы ачыкланган.

Мигрантларның сәламәт­ле­ген тикшерү бушлай үт­­кәре­лә. Ә чир табылган су­рәттә түләп дәваланалар. Янчыкларында акчалары булса, әлбәттә. ВИЧ-инфекция, туберкулез кебек дәвага авыр бирешүче диагнозлар ачык­ланса, мигрантлар үз ил­лә­ренә озатыла. Элек тикше­ренү узу өчен берничә оешмага барып, анализлар тапшырып, белгечләргә күре­неп йөрергә кирәк булса, һәм нәтиҗәсен яртышар ай көт­сәләр, хәзер барлык белгеч­ләр тире-венерик авырулар клиник диспансеры полик­линикасы базасында кабул итә. Медицина тикшерүе нәти­җә­ләре 2-3 сәгать эчендә мигрантның кулында була. Әлеге оешмада көн саен йөзгә якын кеше тикшеренә. Табиб-дерматовенеролог Тимур Фәизов соңгы араларда корчаңгы чире белән авыручы мигрантларның күп бу­луын әйтә. Чит ил халкының фатирларда 15шәр, 20шәр кеше бергә торуын исәпкә алсаң, аларның барысына да әлеге йогышлы чирдән дәва­ланырга туры килә.

“Яңа гасыр” коммерциячел булмаган оешма директоры Лилия Таишева мәсьә­ләнең бүтән ягына тукталды. “Мигрантларның байтагы үз­ләренең бурычларын аңлап бетермәгән кебек, хокукларын да белми”, – ди ул. Авыр хәлдә калганда кая, кемгә мөрәҗәгать итәргә? Әлеге оешма мигрантлар өчен төр­ле семинарлар үткәрә башлаган. Анда ни өчен кул юып йөрергә, тешне ничек чистартырга икәнлеген төшен­де­рүдән башлап, ничек йогышлы авырулар ияртмәскә икән­леген дә аңлаталар. Бигрәк беркатлы киңәшләр дип аптырыйсы юк. Үз илләрендә тәртипле тормыш алып барып, монда килгәч, “бәйдән ычкыну” мисаллары да җи­тәрлек. Акча эшләргә дип чыгып киткән ир яңа җирдә яңа хатын таба, балаларын, гаи­ләсен “оныта”. Мөселман икән, аерылу җәһәтеннән, туган ягына кайтып аңлашып килүне дә кирәксенми, телефоннан өч тапкыр “талак” дигән смс хәбәр язып, хәлә­лен аера да җибәрә. Болай аерылышу хәзер шулкадәр модада икән... Тик ул очраклы танышулар да һәрчак бәхет китерми. Йогышлы чирләр эләктереп, эшсез, акчасыз калып кире туган якларына кайтып китәргә мәҗбүр булучылар да аз түгел. Авыру мигрант мондагы хатынга да, эш бирүчегә дә кирәкми. 


Фәния АРСЛАНОВА

в„–221 | 25.12.2013

Авызың пешсә, өреп кабасың ("Сердәш" почтасыннан)

$
0
0
26.12.2013 Ир белән хатын
Ноябрь бәйрәмнәрендә авылга, әти-әни янына кайтып килдем. Авылны, туганнарны күреп килгәч, күңелләр тынычланып кала. Менә шунда кайткач, рәхәтләнеп сезнең газетаны да укып килдем әле. Өйдәгеләр гомер буе яздырып, яратып укыйлар “Татарстан яшьләре”н. Нинди генә язмышлы кешеләрне очратмыйсың газета битләрендә! Авылдан килгәч, уйланып-уйланып утырдым да, туктале, үземнең үткәннәремне язып җибәреп, мин дә эчемне бушатыйм әле дидем.

Мин илле ягына чыккан ир кеше. Яшь вакытта авылда яшәдем, аннан, эш ягы авырайгач, башкалар кебек, мин дә шәһәргә чыгып киттем. Әлбәттә, анда кочак җәеп каршы алучы булмады. Шулай да югалып калмадым, эшен дә таптым, торырга урынын да. Эшләгән урынның тулай торагыннан бер бүлмә бирделәр. Менә шунда яшәгәндә бер хатын-кыз башымны әйләндерде генә бит! Юк кына эшне дә сәбәп итеп яныма кереп җитә иде. Башта дуслар гына булырбыз дип уйладым. Тик мин уйлаганча килеп чыкмады, дуслык дигәнебез ике араны тоташтырды да куйды. Үземнең дә холкым йомшак, бәлки шуңа күрә кушылып яшәүгә каршы килә алмаганмындыр дип уйлыйм. Югыйсә, очрашып йөргән вакытта ике баласы барын да белдем, “ярыйсы” гына үткен икәнлеген дә ачыкладым. Тик... Кушылып, бергә яши башлагач, күпме теләсәм дә, уртак балабыз булмады. Ике тапкыр авырга узган иде, икесе дә “төште”.

Хәзерге акылым белән уйлыйм да, бәлки миңа гына шулай алдагандыр дип куям. Чөнки, ике баласы булгач, аңа өченчесе кирәкмәгәндер дә. Көн артыннан көн, ел артыннан ел дигәндәй, яши-яши балаларны да аякка бастырдык. Машина йөртү курсларында укытып, хатын дигәнемә машина да алып бирдем. Ә аңа һаман нидер җитмәде. Күпме генә алып кайтып бирсәң дә, акчаны да азсынды. Бер дә юкка көн дә тавыш чыгара иде. Безнең тормышны күреп, күрше -тирә дә аның бу кыланышларына шакката иде. Кыскасы, мине бөтенләй ир-атка санамады, эш аты итеп кенә тотты. Әлбәттә, мондый төссез, соры тормыш мине туйдыра башлады. Алга таба тормышка карашымны үзгәртеп, бераз үземчә яшәргә уйладым.

Болай яшәү хатынга ошамады. Өйдә тавыш көчәйде генә. Иң соңгысы – кредит мәсьәләсендә чыкты тавышның. Хатын зур күләмдә кредит алырга үгетли башлады. Имеш, шәһәрдән читтә йорт алабыз. Әле машина кредиты да минем өстә, ул да түләнеп бетмәгән. Мин ризалашмадым. “Кирәк икән, акчаны үз исемеңә ал”, – дидем. Әлеге сүз ярамады, өйдә янә кара тавыш купты. Мин инде аның ызгышуларыннан күптән гарык идем. Бу юлы: “Яратып өйләнгән хатыным түгел, артымнан “әти” дип елап калырлык балам юк”, – дип уйладым да, теләсә нишлә дип, чыгып киттем. Шул китүдән кире кайтмадым. Башта туганнарда яшәдем, аннан фатирга чыктым. Хәзер, үткәннәрне уйлыйм да, үкенеп тә куям. Чөнки инде яшьлек артта калды, ә минем ныклы үз тормышым, “әти” дип эндәшерлек балаларым да юк. Бүгенге көндә ялгыз яшәп ятам. Бер абынгач, икенче юлы аяк астыңа карап йөрисең икән ул. Очрашып йөрергә хатын-кызлар бар,ә кавышып, кабат үз тормышымны корып яшәргә инде куркыта.  


ФӘРИТ

в„– |

Матур гадәт буенча Яңа ел төнендә иң тугры “матбугат”чыны билгелибез

$
0
0
26.12.2013 Бәйрәм
Кем дә кем бәйрәмне безнең белән каршылый, шул 2014 елның беренче сәгатьләрендә, минутларында, ә бәлки секундларындадыр да шушы язма астында комментарий язып куярга тиеш була. Кем беренче – шул җиңүче! Шул кешенең кәрәзле телефонына “көтмәгәндә” 300 сум килеп төшәчәк! Уенның шартлары белән танышыгыз:


1. Уендa һәркем катнаша ала.

2. Комментарий Кагыйдәләргә туры килергә тиеш.

3. Комментарий язганда Е-mail дигән җиргә чын электрон адресыгызны кую мәҗбүри. Сезнең белән шул адрес буенча хәбәрләшәчәкбез. Электронкаларын күрсәтмәгән яки ялгышып язган кешеләр уеннан төшеп кала.

4. Әгәр җиңүчеләр берничә булса һәм язган комментлары секундына кадәр туры килсә, бүләк алар арасында бүленәчәк (кулланучыларга комментарийның сәгате һәм минуты гына күренә, секундларын админ панельдән карап беләчәкбез). 

5. Сайтның шапкасындагы сәгать - эталон. Комментарийның минут һәм секундлары шул сәгать буенча эленә. Җиңүчене хәл итү дә шул сәгать буенча башкарылачак.

6. Җиңүчене гыйнварның беренче көннәрендә игълан итәчәкбез һәм, үзе каршы килмәсә, аның турында язма эләчәкбез.

P.S. Бу бәйге “Матбугат.ру”ның традициясенә әйләнде. Аны 2011, 2012, 2013 елларны каршылаганда да үткәргән идек. Комментарийларның саны күрсәткәнчә, Яңа ел төнен “Матбугат.ру” белән бик күп кеше каршылаган. Быел да бергә булыйк!


---

в„–--- | 26.12.2013

«Гыйлемгә мәхәббәтле кеше тапмадым...»

$
0
0
26.12.2013 Тарих
Үзенең гомерен сайлаган һөнәренә багышлап, тормышның башка якларын игътибардан читтә калдырган кешеләр һәр заманда да очрый. Эш белән беррәттән гаилә коруны бер үк югарылыкка куйган, үзеннән соң нәсел калдыруга зур игътибар биргән татар халкында да андыйлар, күп булмаса да, очрый.

Бөтен энергиясен, көчен тулаем һөнәри эшчәнлеккә сарыф иткән, гомерен эшкә багышлаган кешеләр арасында галимнәр аеруча күп. Моның сәбәбе фән дигән мавыктыргыч дөньяга башка берәүне кертергә теләмәүдәме, гаилә кору, балалар үстерү төп эшчәнлегенә зыян сала дип караудамы яисә үзен йотып алган эшчәнлекнең башка өлкәләргә вакыт та, урын да калдырмавындамы, һәр очракта үзенчәдер.

Сүзебез шундый ялгызакларның берсе – энциклопедик галим Каюм Насыйри турында.

Педагог, этнограф, лингвист һәм фольклорчы буларак танылган К.Насыйрины белмәүчеләр юктыр. Ләкин аны күбрәк башкарган эше буенча беләләр. Тормыш юлына багышланган хезмәтләрдә дә нигездә К.Насыйриның фәнни-педагогик эшчәнлеге турында сөйләнә, ә шәхси тормышы күләгәдә кала. Каюм Насыйри белән якын аралашып яшәгән татар зыялылары язып калдырган истәлекләрдә галимнең бик авыр тормышта яшәве турында әйтелә. Гаяз Исхакый хәтта: «Ул чын мәгънәсендә бәхетсез тормыш кичергән», – дип тә язып калдырган. Бу бәхетсезлеге, беренче чиратта, аның, гаилә җылысын күрмичә, ялгызлыкта яшәве белән бәйледер. Чөнки һөнәри эшчәнлектә аны бәхетсез дип әйтергә һич кенә дә тел бармый.

Г.Исхакый язуынча, Каюм 1865 елда фәкыйрь генә бер ятим кызга – Казанның ямщик Мәсәгыйть кызы Зөһрәгә өйләнгән була. Гаилә тормышы бик уңышлы чыккан, хатыны тиз арада яхшы хуҗабикәгә әверелгән. Әмма бу гаиләле, бәхетле тормыш озакка сузылмый, бер елдан соң, бала тапканда, хатыны үлеп китә. Каюмның шуннан соңгы гомере ялгызлыкта уза. Галим Мөхәммәт Гайнуллин, истәлекләргә таянып, Насыйриның хатынын бик яратуы, бер генә ел булса да бәхетле яшәп калуы турында яза. Язмышның бу ачысы Габделкаюмга бик нык тәэсир иткән – ул, Исхакый сүзләре белән әйткәндә, «кая барырга белмәенчә, тиле кеби калган вә бик күп еллар хатынының үлүе, ялгыз калуы уе берлә килешә алмаган». Хатынына булган мәхәббәтен, хөрмәтен ятим калган балдызын тәрбияләүгә, аны укытуга сарыф иткән. Г.Исхакый шулай итеп ул бу кызны үзенә хатынлыкка әзерләгән дип саный. Бик матур, акыллы булып үсеп җиткән кыз, көннәрдән бер көнне, икенче берәүгә ябышып чыгып, өйдән качкан. Шушы вакыйгадан соң, Каюм абзый өйләнү уеннан бөтенләй ваз кичеп, буйдак тормышы к
ичергән. Аның бөтен байлыгын да, гаиләсен дә газиз баласыдай якын булган китаплары алыштырган.

Буйдак кешеләрнең күбесе кебек, К.Насыйриның да тормыш-көнкүреше бик үк җайга салынмаган була. Җитмәсә, күршеләрендә ут чыгып, галимнең бөтен яшәешен бер мизгелдә юк итә – китапханәсе, җиһазлары янып юкка чыга, ул, бер күлмәк-ыштаннан килеш, ут зәхмәтеннән чак кына качып котыла. Бигрәк тә китаплары, әле басылырга өлгермәгән кулъязмалары юкка чыгу аның рухын сындыра. Үзенә карата мөнәсәбәтнең төрлечә булуы (аның сәерлегеннән көлеп йөрүчеләр дә очраган), алып торган китапларын кире китереп бирмәүләре кешеләргә булган ышанычын югалта. Кайбер истәлекләрдә Насыйриның үзенә килгән кешеләргә бик сак, берәр китап-мазарымны урламагайлары дип каравы турында язалар. Бервакытны ул хәтта шәкерте Гөлнар ханым (Ольга Лебедева) белән Төркиядән килгән «Икъдам» газетасының мөхәррире Җәүдәт бәккә, үзенең өстәлендәге пәкесе белән уйнап утырганын күреп: «Пәкене куй, шулай уйнап утыралар да пәкемне урлап китәләр», – дип кисәтү дә ясый.

Каюм Насыйри янына татар зыялылары күп йөри торган була. Кемдер аннан киңәш, кемдер китап сорап торырга килә. Бигрәк тә медицина буенча мәгълүмат сорап килүчеләр күп була. Ул аларның һәрберсенә теге яки бу авыруны ничек дәваларга икәнен өйрәтеп җибәргән. Кайберәүләр, бигрәк тә шәкертләр, Каюм бабадан әҗәткә дип акча да алып торганнар. Әмма күп очракта алар аны кире кайтарып бирмәгәннәр.

К.Насыйри янына еш килеп йөрүчеләр арасында тумышы белән хәзерге Биектау районының Мәмдәл авылыннан булган, Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлаганнан соң озак еллар Киров өлкәсенең Смәел авылында мулла булып торган Мөхәммәтзыя Бәхтияров та була. Ул әле Мәмдәлдә яшәгән чорда ук математика, астрономия дәреслекләре һәм мәңгелек календарь төзеп бастыра. Шул вакытларны киңәш сорап остазы Каюм агага килеп йөри. Бәхтияров язуынча, Насыйри баба бик гади яши, бөтен фатиры китап һәм кулъязмалар белән тулган була. Яшь мулланың хәтерендә иң уелып калганы – Каюм ага утырган тәбәнәк кенә өстәл янындагы стенага зур хәрефләр белән язып куелган «38 ел эшләдем, ләкин гыйлемгә мәхәббәтле кеше тапмадым» дигән сүзләр була. Гомере буе алны-ялны белми эшләп тә, ахыргы көннәрендә төшенкелеккә бирелгәнме галим? Бәлки гыйлем алуның чиксезлеген күрсәтергә теләгәндер ул.

Ни кызганыч, кешеләргә хезмәт итүгә багышланган гомер ялгызлыкта тәмамлана. 


Лилия ГАЗИЗОВА

в„– |
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>