Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Айдар Галимов кызын кияүгә биргән (ФОТО)

$
0
0
12.05.2014 Җәмгыять
Соңгы араларда Айдар Галимовның тормышы күңелле яңалыкларга бай булган. Бу хакта үзе безгә сөйләде.

– 1 март көнне олы кызым Гүзәлнең никахын уздырдык. Киявебез Артур исемле, Уфа егете. Башкортстанның Тикшерү комитетында эшли. Спорт белән дә бик дус. Комитетның футбол буенча республика җыелма командасында уйный. Балалар Уфада яши. Кияү нәселенең тамырлары Татарстанга да барып тоташа, кодагый Актанышныкы. Туйны август аенда үткәрергә планлаштырабыз, Алла боерса.

Икенче күңелле яңалыгым: ниһаять, биш ел вакыт узганнан соң, “Язылган язмышыбыз...” дип исемләнгән өр-яңа альбомым дөнья күрде. Тик шулай да берничә яңа җыр әлеге дискка кереп өлгермәде, шуңа күрә, көзгә альбомның икенче өлешен чыгару турында уйлыйбыз, – диде җырчы.

1. Кода-кодагыйлар белән

2

3. Айдар Галимов кызы белән

4

5

6

7

8

9
 




в„– |

Культурно спортивный комплекс «КАИ ОЛИМП» приглашает посетителей (УСЛУГИ)

$
0
0
13.05.2014 Спорт
Для Вас представлены разнообразные услуги: свободное плавание в бассейне 50х25 м., обучение свободному плаванию от 7 лет, два тренажерных зала, финская и инфракрасная сауна, фитосауна «Кедровая бочка», кислородный коктейль, а так же различные групповые занятия.

Групповые занятия в здании крытого плавательного бассейна:

(телефон для справок: 562-03-85)   1. Аквааэробика - это аэробика в воде. Для тех, кто хочет восстановить здоровье, похудеть или поддерживать себя в оптимальной форме, нет ничего эффективнее и приятнее, чем аквааэробика.  Аквааэробикой могут заниматься люди всех возрастов и комплекций: тренируясь в бассейне практически невозможно травмироваться и нагрузка равномерно распределяется по всем мышцам тела.     Аквааэробика – это путь к здоровью, красивой фигуре и отличному тонусу. Занимаясь аквааэробикой, вы станете реже болеть и будете постоянно поддерживать себя в оптимальной форме!    Тренер: Корнилова Юлия Анатольевна.  Длительность: 45 минут.   Расписание: Вторник, четверг, пятница - начало в 19 00.   2. Пилатес - самая безопасная программа упражнений без ударной нагрузки, она позволяет растянуть и укрепить основные мышечные группы, не забывая при этом о мелких слабых мышцах. И мало того, что эти упражнения отвечают требованиям любого организма, они придают телу идеальную форму.    Положительные действия пилатеса:   - развивает каждый аспект физической формы: силу, выносливость, гибкость, ловкость, скорость; - повышает осознание физической формы тела; - улучшает контроль над телом; -       учит правильной активации мышц; - корректирует осанку; - улучшает работу внутренних органов; - усиливает обменные процессы в организме; - фокусируется на правильном дыхании; - помогает в расслаблении и снятии напряжения; - подходит женщинам во время беременности; - помогает достичь внутренней гармонии посредством здорового тела.   Тренер: Корнилова Юлия Анатольевна. Длительность: 45 минут.   Расписание: Понедельник, среда, пятниөа  - начало в 18:00, понедельник, среда - начало в 19 00.    3. АЦП (антицеллюлитная программа) – это очищающая, детоксическая авторская программа, направленная на расщепление жировых отложений, избавление от целлюлита, отеков, токсинов, уменьшение объемов тела, снижение веса. Так же дополнительными плюсами является, что данная программа .тягу к еде, снижает уровень холестерина и сахара в крови, делает кожу упругой и свежей.      Если Вы хотите разнообразить занятия, усовершенствовать свое тело, то Вам просто необходимо посетить нашу антицеллюлитную программу!    Тренер: Корнилова Юлия Анатольевна. Длительность: 45 минут.   Расписание: Понедельник, среда, пятница - начало в 20:00 .   4. Каратэ — древнее искусство совершенствования тела и духа, которым могут  заниматься абсолютно все, исходя из своих физических возможностей. Каратэ включает в себя дыхательную гимнастику и волевые тренинги, связанные с достижением цели, развивает боевую интуицию: предвиденье и умение выйти из конфликтной ситуации.    Далее, занимаясь каратэ, можно исправить некоторые недостатки координации человека.   Данный вид спорта оказывает незаменимую поддержку органам дыхания. Конечно же, известно, что дыхание контролирует все жизненные процессы, протекающие внутри человека, включая нервную систему, что немаловажно. Исходя из этого, любой человек научится более чётко определять фазу перехода мышц из напряжённого состояния в расслабленное состояние.     Каратэ, безусловно, помогает в развитии опорно-двигательной системе человека, способствуя устранению некоторых дефектов или спазмов в той области.   Нельзя не заметить и того, как положительно влияет изучение каратэ на характер и умственные навыки человека. Особенно ребёнка. Оказывая влияние на характер человека, каратэ делает его более уверенным в себе и своих действиях, учит быть более сдержанным, принуждает придерживаться самоконтроля в любой жизненной ситуации, учит целеустремлённости. Занимаясь каратэ, (да и спортом вообще) человек может утвердить в себе мнение о том, что уважения и признания к себе можно добиться лишь посильным трудом. Занимаясь каратэ, человек также усовершенствует себя и в умственном развитии, развивая память, логику, уровень сосредоточения и внимание.   Каратэ открывает новые навыки в человеке. Оно развивает инстинкт самосохранения, повышает уровень физического состояния и здоровья человека.   Тренер: Головин Вадим Вадимович. Длительность: 1,5 часа.   Расписание: Понедельник – Суббота: 8:00 – 11:00 (студенты и взрослые), 12:00 – 13:00 (персональные занятия, при покупке абонемента уточнить подробности у тренера по телефону, 8917-391-341-9),    Понедельник – Пятница: 18:00 – 21:00 (студенты и взрослые)   5. Шейпинг – методика, направленная на формирование женской фигуры, создания предпосылок для повышения уровня здоровья и  благоприятного материнства.     Тренер: Кузнецова Галина Павловна. Длительность: 45 минут.   Расписание: Понедельник, пятница - начало в 17:00
 Групповые занятия в здании универсального спортивного зала: (телефон для справок: 231-02-39)   1. Бокс — контактный вид спорта, единоборство, в котором спортсмены наносят друг другу удары кулаками в специальных перчатках.     Тренировки боксёров-любителей часто происходят в группах. В начале тренировки спортсмены разминаются. По указанию тренера может проводиться: отработка техники нанесения ударов, боевых комбинаций, спарринг, отработка техники в парах или упражнения на снарядах (боксёрский мешок, груша). Практикуется большое количество упражнений на специальную физическую подготовку: упражнения со скакалкой, набивным мячом, гирей, грифом от штанги, на турнике, брусьях и так далее.   Бокс — это острое единоборство, где требуется воля, предельная концентрация внимания, мгновенные решения и точные действия. Ринг учит мальчиков, юношей и мужчин мужественности, преодолению усталости, неуверенности, боязни, боли, физического и психического напряжения.   Заниматься боксом может каждый, независимо от физических качеств, роста, веса, пропорций тела; боксеры утверждают, что неспособных к боксу нет. Любой может достичь высоких результатов!   Расписание: Вторник, четверг, суббота с 19.00 до 21.00.   2. Бадминтон - это спортивная игра с воланом и ракетками на площадке, которая разделена сеткой. Этот игровой вид спорта как нельзя лучше подходит для женщин, ведущих здоровый образ жизни и предпочитающих активный отдых. Помимо всех достоинств, участие в данной игре сопровождается оздоровительным эффектом воздействия на организм человека. Итак, в чём же конкретно выражается польза для здоровья от игры в бадминтон?     Данная игра является действенным средством для повышения общего тонуса, она прекрасно снимает напряжение, развивает скоростные качества, повышает выносливость. Помимо совершенствования упомянутых физических качеств, польза от игры в бадминтон заключается также в формировании быстрого мышления, улучшения способности за считанные доли секунды находить правильные решения. Во время игры участникам приходится постоянно следить за траекторией полёта воланчика, что является полезной гимнастикой для глаз.   Подобная двигательная активность способствует появлению положительных эмоций и улучшает самочувствие. Ощутимую пользу для здоровья от любительской игры в бадминтон могут получить люди с нарушениями работы сердечно-сосудистой системы, органов дыхания и опорно-двигательного аппарата.   Тренер: Даянова Флера Лукмановна. Тел.: 89179169925   Группа в контакте: http://vk.com/club64197734. Официальный сайт КСК «КАИ ОЛИМП» http://kaiolimp.ucoz.ru. На правах рекламы.  

 


---

в„–--- | 12.05.2014

Язучы Гөлчәчәк Галиева вафат

$
0
0
12.05.2014 Җәмгыять
2014 елның 11 май көнне 86 яшендә язучы-прозаик, әдәби тәнкыйть мәкаләләре һәм публицистик язмалар авторы Гөлчәчәк Кәрим кызы Галиева вафат булды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Язучылар берлеге.

Гөлчәчәк Галиева 1928 елның 5 февралендә Татарстанның Арча районы Сеҗе авылында укытучы гаиләсендә туа. Үз авылларында җидееллык һәм Арча педагогия училищесында урта педагогик белем ала. Читтән торып укып, 1954 елда Казан дәүләт педагогия институтының тарих факультетын тәмамлый. 1946-1952 елларда туган авылы мәктәбенең башлангыч сыйныфларында укыта. Шул елларда авыл Советы депутаты, җәмәгать тәртибендә үзешчән сәнгать түгәрәге җитәкчесе һәм авыл яшьләренең комсомол оешмасы секретаре вазифаларын да башкара. 1952 елдан Г.Галиева Казанда төпләнеп яши. Әүвәл шәһәрнең 26 нчы һәм 89 нчы мәктәпләрендә пионер вожатые, 22 нче эшче яшьләр урта мәктәбендә тарих укытучысы булып эшли, 1963 елдан Идел буе районының 18 нче эшче яшьләр урта мәктәбендә унбиш ел директор хезмәтендә була.

Бала чактан әдәбиятка, туган телгә гашыйк Гөлчәчәк Галиева мәктәптә эшләгән елларында ук балаларга үзенең төп белгечлеге булган тарих фәненнән тирән белем бирү вазифасы белән генә канәгатьләнмичә, балалар күңелендә матур әдәбиятка, туган телгә мәхәббәт уяту юнәлешендә дә тырышлык күрсәтә. Тора-бара үзе дә кулына каләм алып, көндәлек матбугатта әдәби язмалары, бигрәк тә аерым әдәби әсәрләрнең идея-эстетик эчтәлегенә, теленә кагылышлы тәнкыйть мәкаләләре, рецензияләре белән катнаша башлый. Аның узган гасырның туксанынчы елларында һәм яңа гасыр башында дөнья күргән иҗат портретлары һәм тәнкыйть мәкаләләре, аерым караш-фикерләре әдәби җәмәгатьчелекнең бер өлешендә кайнар бәхәсләр кузгату белән бергә авторның каләмдәше Фәнис Яруллин әйткәнчә, «Үткенлеге, төпле дәлилләргә бай булуы, кешенең кемлегенә карап тормыйча, бары тик әдәбиятыбыз үсешен генә кайгыртып язылуы белән кызыклы».

Бер-берсен яратышып кавышкан парның төрле тормыш сынауларына дучар ителгән мәхәббәт тарихын чын сәнгатьчә матур, бизәкле тел белән һәм психологик тирәнлектә тасвирлаган «Тулгак» повесте Гөлчәчәк Галиевага аеруча популярлык китерә. «Ел китабы – 2001» конкурсында II дәрәҗә Диплом белән бүләкләнгән бу әсәр буенча күп кенә җирләрдә – Арча, Апас, Балтач, Саба районнарында, Казан китапханәләрендә, гимназияләрдә, мәктәпләрдә һәм музейларда укучылар конференцияләре уза, матбугатта повестьның идея-фикер эчтәлеген, әдәби-сәнгати сыйфатларын анализлаган күпсанлы уңай мәкаләләр басыла.

2003 елда әдибәнең «Тулгак» әсәрен һәм бүгенге җәмгыятьтәге кешеләр арасында барган астыртын көрәшнең нигезендә акча, байлык, комсызлык ятуын һәм шуңа бәйле булган төрле бозыклык, әхлаксызлык күренешләрен фаш иткән «Өзелгән өмет» исемле яңа повестен, хикәяләрен, мәкаләләрен, истәлек язмаларын үз эченә алган икенче китабы басылып чыга.

Г.Галиева 2001 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы иде.

Арабыздан тынгысыз җанлы, гадел, тыйнак, зыялы каләмдәшебез китте. Ул күңелебездә дә шундый булып калыр.

P.S. "Матбугат.ру" сайтында Гөлчәчәк Галиеваның "Газзәбану" романын 4 меңгә якын кеше укыган иде.


---

в„–--- | 12.05.2014

Бишенче фасыл (Эдуард Мостафин турында)

$
0
0
13.05.2014 Мәдәният
Ул – үз дөньясын, үз кыйбласын ачкан шагыйрь. Аңа җәмгыять кысаларына сыешып яшәү җайсыз булгандыр. Шарль Бодлерның очыштагы горур кошы «Альбатрос» кебек, елгыр кешеләрне аралап, җирдән атлап йөрергә аңа канатлары мөмкинлек бирми иде.

Гел читләшеп йөрү дә туйдыра, күрәсең, каләмле шәхесләр төркеменә килеп кушылса, аның әйткән сүзе сәеррәк тоела, җепкә килми, елмайса, елмаюы – мыскыллы ирен кыйшату кебек, уртак мыскалга туры килми, кыскасы, килешми иде аңа «очышын җуеп» гадәти кешеләр арасына төшү мисалы.

Ул – тумыштан шагыйрь иде. Күкләр фәрештәсе аның бишегенә каурый канат салып киткәндер. Сабый чакта, теле ачылганчы ук, шул сәмави канатка кулын тидергән, һәм инде каурыйны төшендә дә, өнендә дә эзли-эзли ул дөнья буйлап килә; бу күңел серен беркемгә дә ачмаска кирәклеген белә, фәкать шигъри сүзгә генә ышана, таяна, туган тел олылыгы каршында гына ул, изүен ачып, эчкерсез калу бәхетенә ирешә алгандыр.

Язмыш белән без бәхәстә мәңге,
Язмыш белән мәңге алышта.
Язмышыңнан өстен булам, дисәң,
Чигенмәскә өйрән карыш та.

***
Эдуард Госман улы Мостафин 1945 елның 31 гыйнварында Башкортстанның Краснокама районы Кәс авылында (Касево) дөньяга килә. Сауз авылында тәрбияләнеп үсә, урта мәктәпне тәмамлый. Яшьли каләм тибрәткән егетне шагыйрьләр Мәккәсе – Казан үзенә тарта. Монда килеп ул университетның журналистика бүлегенә укырга керә. Бер-ике ел укыгач, аның романтик рухлы тынгысыз җаны киңлеккә сусап алгысына башлый.

Бала чактан бәйсез күңелемдә
Ике теләк яшәделәр тигез:
Беренчесе аның күктәге кош,
Икенчесе – ерактагы диңгез.

Ераклыклар дәшә, дигән чор бит бу. Университет бинасының ак колонналарын «аерып» чыга да, егетебез, язмышын ирекле җил иркенә куя. Максим Горький сыман, босяк булып, ил гизәргә үк адарынмаса да, шактый җирләр күрә: Уралда, Урта Азиядә туктала, Игарка портында эшләп ала:

Давыллары, янгыннары булды,
Ташкыннары алып агызды...
Язмыш чикләвеген учка кысып
Чәрдәкләдем читтә ялгызым.

Тумышыннан рәссам таланты бирелгән шагыйрь дала киңлекләрен дә, ак чалмалы тауларны да, күкрәп аккан елгаларны да, шомлы тайгаларны да үз күзләре белән күреп, сурәтле сүз хәзинәсенә җәүһәрләр туплый бара. «Дулкыннар камыр басалар, комнарны ашый-ашый», «Ак якалы акчарлаклар җилфердәшә, җим эзләп», «Чү, сайрама, аксак чикерткә!», «Көтүченең чыбыркысы телеп үтте бу таңны», «Каргаларның тавышыннан чатный күкләр», «Кояш йоклый күктә әлсерәп». Болар – искиткеч чагыштырулар, табышлар, сурәтле күңел җимешләре. «Кайгыларын чәйни-чәйни, тәрәзәгә этләр өрә», «Йомылган кысыр болытлар шытмаган уҗым төсле», «Күзләреңдә ике диңгез талып ята, сөяр-сөймәс». Бу бит табигатьнең тере күзәнәкләрен күрә алып, аны шигъри тукымада нәкышли белү, яисә гадәти соклану гына түгел, бу бит – «Идегәй» дастанында әйтелгәнчә, «Акылы уйга бай» затның бәгырендәге тойгыларын сурәткә салу, җан авазы.

Әйе, Эдуард Мостафин шигырьнең тышкы сурәтен җимереп, шуны яңалык дип сискәндерү белән мавыкмады. Мондый «яңалык» Европа шигъриятен күптән инде таптап үткән, шаукымы ХХ гасыр башында русның сүз сәнгате аша татар шигъриятенә дә бәреп кергән иде (Такташ, Хәсән Туфан, Гадел Кутуйларны хәтерлик).

Ул – шигъриятнең төш-ядрәсен уятып, эчке хасиятенә егәрле сүз кертә алды, көтелмәгән гыйбарәләр, кыю образлары белән шигырь дигән көйле-кысалы-үлчәмле шәкелнең офыгын киңәйтте, сәнгати рухын көчәйтеп, кеше җанына якынайтты. Көтелмәгән тансык сүз белән җәлеп итеп, үзен яраттырды.

Такташ, Әхмәт Фәйзи, Роберт Әхмәтҗанның шигъриятендәге образлылык, табигать арфасының нечкә кылларын чиртә белү осталыгы аңа йогынты ясаганмы, әллә инде Европа поэзиясенең рус теле аша кергән үрнәкләреннән илһам алып югарырак ботакларга үрелгәнме? Әмма шунысы бәхәссез, Эдуард Мостафин шигъри телебез ирешкән милли казанышларыбыз гөмбәзенә үз табыш-тәлгәшләрен тезеп, җете төсләрдә балкыта алды. Аның поэзиясе шигъри теленең саллылыгы белән аерылып тора. Иманы – олы язмышлы халкының җан тибешенә көйләнгән. Ашинәдән туып кыйтгаларга таралган төрки дөньяның асыл символы – бүре образы – аның шигырьләрендә юкка гына еш кабатланмый.

Еллар аша борылып карыйм да... Учымда истәлекле китап ята. 1979 елда без, берничә егет – «Яшь шагыйрьнең беренче китабы» сериясеннән җыентыклар чыгарган идек. Исе, төсе, тәме беренче мәхәббәт кебек бик кадерле иде ул китапның. Барыбызныкын да укып чыктым да... Эдуард Мостафинның аҗаганлы, яшенле, тирән офыклы шигырьләре минем «кикрик»не шиңдерде; уймак кадәр уйлап, мунча төннегеннән генә «җиһанга» карап язам икән ләбаса! Менә бу киңлек, менә бу саллылык, ичмасам, сүз егәреннән күңелем сыгылып килде. Үзен күргәч, котлап, кулын кыстым:

– Иң шәп шигырьләр – синеке!

Әйттем дә, бик якыннан аралашмаган, кырыс йөзле шагыйрем берәр тупас сүз ычкындырмасын тагы дип, сагаеп та калдым. Эдуардның кысылган ирен читләрендә сизелер-сизелмәс кенә елмаю саркып алды:

– Синнән мондый сүзне көтмәгән идем, рәхмәт, – диде.

Әллә ничек, күз алдында юашланып калды. Икенче Туфан, дип уйлап куйдым мин аңа карап. Куе чәч. Шакмак­лы ияк белән тәмамланган озынча йөз. Маңгай астыннан караган, моңсулык өртелгән күзләр. Буе, рәвеш-кыяфәте белән ул чынлап та Хәсән Туфанның яшь чактагы сурәтләренә чат охшап тора.

Эдуардның тәүге китабы «Елның бишенче фасылы» дип атала иде. Нигә бишенче? Табигатьтә дүрт кенә фасыл икәнне сабый да белә, югыйсә. Шагыйрь үзе, Пушкин кебек, көзләргә гашыйк икәнен дә яшерми:

Бер ялгызым керәм Сентябрьгә:
Туң баланнар яна таң булып.

«Чыкма язга, алданырсың, ада­шырсың. Син, шагыйрем, тик көзләрнең кандашысың», – дип яза ул.

Ниһаять, ул җиде елдан соң «Туасы көн» дигән китабында шундый исемдәге шигырен яза – «Бишенче фасыл» – аның үз дөньясы; үз кыйб­ласы, үз кәгъбәсе икән. Ә бәлки... дүрт фасылга сыеша алмаган җан дөрләведер...

Җитмешенче елларда ул Мәскәүдә М.Горький исемендәге әдәбият институтында читтән торып укыды. Еллары, чоры нинди иде бит! Евтушенколар плеядасының олы мәйданнарны, стадионнарны шигъри сүзгә бөтереп алган шаулы дәвере. Андый исерткеч шаукым, шагыйрьмен дигән шагыйрьгә йокмый кала димени! Институтта аралашырга да кызыклы шәхесләр җитәрлек. Үзебезнең Разил Вәлиевнең дә шунда укып, «дөньяны үзгәртергә» адарынган чагы. Рус шигъриятенә икенче Есенин килә, дип шау уяткан Николай Рубцов (1936-1971), «Мин әтинең баш сөягеннән шәраб эчтем», дип сискәндереп язган Юрий Кузнецов (1941-2003) белән дә ул шул чорда аралашып кала. Тәне белән дә, җаны белән дә чын рус милләтенең шагыйрьләре булган шундый шәхесләр белән аралашу – Эдуард Мостафинга да кыю сүз дәрте уянуга йогынты ясагандыр.

Европаның әдәбияты, сәнгате белән нык кызыксынган шагыйрь буларак, ул хыялында Парижның Монпарнас урамындагы атаклы кафеларда Франсуа Вийон, Шарль Бодлер, Пикассо, Ван-Гог кебек талант ияләре белән тәмәке төтене һәм йөзем шәрабе тәменнән хозурланып бер генә утырмагандыр.

Ә чынбарлыкта... Эңгер төшүгә өметсез караңгылыкка чума торган Казаныбызда, «якты киләчәккә» таба карусыз барып яткан сүрән халык арасында аңа кысан булгандыр, Җаны тарыккандыр.

Шуңа да ул бер-берсен макташып, үзләре хакында легенда тудырып, оя-оя оешкан шагыйрьләр өереннән читтәрәк булды. Юл башында, бик иртә макталуның соңы хакында уйланган бер шигыреннән өзек китерик:

Күпкә җитәрме ялкының,
Бик иртә атлап киттең.
Козгыннар чукый башласа,
Тәнеңдә бармы итең?

«Дан кебек корттан сакларлык бармы синең иманың?» – дип ул, гүя, офык артындагы елларга үрелеп, кисәтеп куя...

Каләм ияләре дә нурдан яратылмаган, тамак ялына эшләргә туры килә. Эдуард Мостафин исә беркайчан да бер генә урында басылып эшләмәде. Гелән вакыт аның үз ихтыярында иде. Узган гасырның җитмешенче елларында әле, тарихи мисалларга ишарә ясап, чын шагыйрь – ихатасыз, дәрвиш, сәях, ярлы сукбай, ирекле булырга тиеш, дигән караш яши иде. Кайчак­ларда «Эт кебек шыңшыйсы килә, бүре кебек улыйсы килә», – дип язган Эдуард Мостафинга да үз иреген бөтен нәрсәдән өстен кую, «тукайлану» ят түгел иде. Шагыйрьгә бар да кичерелә, дип яши торгач, ул хатынлы килеш хатынсыз, фатирлы килеш фатирсыз калды. Бу хакта улы Идегәйгә багышланган мондый юллары бар:

Сорарсың: кемдә ялгышлык,
Кайсыгызда соң гаеп?
Белерсең, улым; җаваплар
Килми канатын җәеп.

Мин аның тормыштан зарланганын, ачылып киткәнен хәтерләмим. Кайсыдыр кинотеатрларда рәссам-бизәүче булып эшләп йөргәнен ишеткәнем бар иде. Заманында Саба газетасының редакторы булып эшләгән Тәлгат Нәҗмиевнең истәлек-язмасын укыгач, шаккатып калдым. Эдуард Мостафинны район газетасына хәбәрче итеп эшкә алган булган икән бит ул! Беренче көнне үк аны ерак бер авылга командировкага җибәргәннәр. Язасы кешесе хәлле, романтик, хикмәтле сүзгә сусаган булган, ахрысы, Эдуардны җибәрәсе килмичә, «ду» килеп бәйрәм итәләр болар. «Шаг влево, шаг вправо – расстрел» тәрбиясе алган Тәлгат Нәҗмиев, әлбәттә, моны кичерми, райком табаны астында чыга торган газета әсирлегеннән, үзе дә сизмичә, азат итеп, шагыйрьне коткарып кала.

Узган гасырның 90 нчы елларында, кан белән яулап алынмаган сүз ирегеннән болагайланып, поэзиядә тамак ярып кычкыру, шикле батырлык, күсәк болгаулар матур әдәбият көзгесен челпәрәмә китергән иде. Кем-кем, хәтта Эдуард Мостафинга да моның әрсез җиле тия язды, әмма ул барыбер тонын каралтмады, сүзгә зыялы мөнәсәбәтен, чама хисен саклый алды.

Әдәбият хәзинәсендә аның өч китабы калды. «Уйлар» һәм «Чулман төбәге» дип исемләнгән поэмаларының жанрын ул, тыйнакланып, «фрагментлар» дип атаган. Тагын ике поэмасы – «Мин бәләкәй чакларда» һәм «Батырша» – халкыбызның гыйбрәтле язмышы, аның тарихи үткәне, бүгенгесе хакында тирән фәлсәфи уйларга этәргән вакыйгаларга корылган. «Һәр кешедә, Идел кебек дулап, типте ул чак йөрәк», «Үз иманым миңа мең терәк» ...

Диңгез булып алдансам да, түзәрмен,
Таулар булып алдансам да, күнәрмен,
Урман булып алдансам да, бирешмәм,
Шагыйрь булып та алдансам, үләрмен... –

дип язган ул бер шигырендә. Әмма ул алданмады. Киресенчә, үзенең кабатланмас каләм иясе, шигърият каланчасының югары кимәлендә урын алган талант иясе икәнен раслады. Язу, иҗат эшен кәсеп итү, урындык биләү именнән өстен күргән, чын шагыйрьлек иманына тугры калган, затлы каләмле шәхес иде ул.

Ил таркалган, халыклар әсәренгән, кыйблалар буталган, иман тапталган чорда (1997 ел) ул кинәт кенә бу дөньядан юкка чыкты. Күкләр иелеп алдымы, «каплан кырда сөякләр яткан» дала-чүлләр буйлап, Туфан эзләреннән шәрык тарафына чыгып киттеме; ни уйларга да белмичә, чарасыз калдык. Сагыныгыз әле мине дә, дип югалып торыр да, кайтып төшәр беркөнне, ул инде бөтенләй икенче, кадере арткан Эдуард Мостафин булыр, дип ышанып көттек без аны.

Коръәндәге «Шагыйрьләр» дигән аять юкка иңдерелмәгән. Шагыйрьгә кул салган явыз бәндәләргә Ходай аяу­сыз җәзасын ниятләгәндер.

Исән чагында аның башыннан сыйпарга заманның бер уч җылысы җитмәде.
Хәер, аның хакында үлде, дип әйтергә дә тел бармый. Китте... Гаип булды... Югалды... Аннан соң инде, дүрт фасылын җир йөзенә таратып, ел арты еллар узды.

Бишенче фасыл гына әйләнеп кайтмый һаман.

Бишенче фасыл

Көлтә-көлтә шигырь язармын дип,
Язны көтсәм, көтсәм тилмереп,
Кояш күптән ташкыннары белән
Дастан язган кышны җимереп.

Шаулатырмын җәйне үземчә дип,
Июнь ае кебек дәртләндем.
Урманнарга керсәм, урман сузды
Поэмалар язган дәфтәрен.

Көз аенда, дидем, җырлар җырлап,
Тутырырмын иген кырларын.
Миңа кадәр казлар каурый белән
Язып киткән легендаларын.

Кыш хакына гына булсын, диеп,
Бер көй яздым, белми башканы, –
Ап-ак җилләр яланнарга чыгып
Бөек симфония башкарды.

Дүрт шагыйрьдә кунак булдыммыни –
Дүрт төрле җыр һәр дүрт фасылда.
Моңым белән үз дөньямны корган
Мин бишенче фасыл, асылда.

Кайт, диярсең, Зөһрә

Әгәр китсәм Байрон иленә –
Бездәгедәй асыл томандыр.
Томан кызы кояш төшкәнче
Салкын чыкта битен югандыр.

Тәрәзәмне каерып җил ача.
Мин киткәндә Тукай иленнән:
– Кайт, – диярсең, Зөһрә, татарча.

Әгәр китсәм Һейне иленә –
Кар өстендә болан эзедер.
Зәңгәр күзле Рейн кызы да
Мәхәббәтен әле эзлидер.

Тәрәзәмне каерып җил ача.
Мин киткәндә Тукай иленнән:
– Кайт, – диярсең, Зөһрә, татарча.

Әгәр китсәм Лорка иленә –
Гитаралар төнлә моңлыдыр.
Испан кызы, кара толымың
Күз яшеннән генә дымлыдыр.

Тәрәзәмне каерып җил ача.
Мин киткәндә Тукай иленнән:
– Кайт, – диярсең, Зөһрә, татарча.

Әгәр китсәм Данте иленә –
Тауларына болыт кунадыр.
Тау кызы бер карашы белән
Күңелеңә кереп чумадыр.

Тәрәзәмне каерып җил ача.
Мин киткәндә Тукай иленнән:
– Кайт, – диярсең, Зөһрә, татарча.

Аралап бир миңа


Ак көчекләр килә ак дөньяга,
Күбәләкләр – зәңгәр канатлы...
Урман дәшә әнә кочак җәеп...
«Йөрмә, көчек, борын канатып.
Анда – ерткыч, анда төннәр шомлы...»
Тыңламады, китте... «Кал, бала!»
Адаштырдың, урман, шул көчекне
Күбәләгең белән алдалап.
...Бүреләрең белән бергә хәзер
Уйлыйдыр ул төнне каршылап.
Кешеләрдән киткәч, күптән инде
Эзләреңә куйды кар сылап.
Бураннарда калып яфрак елый,
Үләннәре үкси изелеп.
Ак көчекне бер ач ерткыч иттең...
Урман, шулмы синең изгелек!
Кешеләр бит ышаналар сиңа:
Урман, күрсәт изге көчеңне –
Бүреләрдән аралап бир миңа
Күбәләкләр куган көчекне!

Ван-Гог


Сары кояш. Сары яңгыр.
Сары болыт. Сары җир.
Сары урам буйлап атлый
Сары уйлы сары ир.
Бар да сары. Сөю сары,
Тоташтан көз язмыш та.
Сары карлар сарылалар,
Сары икән бу кыш та!
Җитте, җитте, тукта, хыял!
Ялган бит болар, ялган!..
Ван-Гог булып ач күзеңне –
Кып-кызыл кояш янган.
Париж өстендә ап-ак кар,
Булонда ап-ак имән.
Карт аббат та, күзен йомып,
Ап-ак җөббәсен кигән.
.....................................

Өстәлдә сары чәчәкләр,
Сары хәмер савытта.
Даныннан авыз да итми
Бер гөнаһсыз даһи ята
Париж кадәр табутта.

Соңгы көне җәйнең

Шулай итеп, җәйнең соңгы көне
Китеп бара минем тормышымнан;
Йөрәк сыкрап, тетрәп куйды хәтта,
Язмышыма керер көзге шомнан.
Бөрешеп куйдым шәрә агачтай,
Белгәнгәме көзнең холыкларын;
Синең карашың да тараталмас,
Күкне сарып алган болытларын.
Көзләр калыбына сәлам бүген
Моңаерга әвәс күңелемне;
Иртән генә күзәтермен инде,
Сары яфрак баскан тын күлемне.
Урманнарга барып йөрмәм инде, –
Сискәндерер аның шәрәлеге.
«Былтыр» да юк анда... Шаяртырга
Таба алмам тиле Шүрәлемне.
Китеп барды җәем. Көз дә үтәр, –
Бер җылатыр мине, бер моңайтыр;
Бәрелер дә күңел болытларга,
Шигырьләргә тулып моңы кайтыр.

Саташкан йолдыз

Күк кабыгы шартлады да,
Аның төше – таң туды;
Күк читендә ялгыз йолдыз –
Төннән калган кан табы.
Сүнәр-сүнмәс, янар-янмас
Нәни генә бер җисем;
Күк сүзлеген актарып та
Тапмадым аңа исем.
Бер ялгызы тора күктә –
Ярышмый Кояш белән;
Төннән калган моңлы матдә,
Бу минем йолдыз, беләм.



Камил Кәримов төшергән фоторәсем. Сулдан уңга Эдуард Мостафин, Марсель Галиев, Рашат Низамиев, Госман Садә, Флүс Латыйпов, Нәбирә Гыйматдинова, Илдар Юзеев һәм Роберт Миңнуллин. 1975 ел, май ае. «Идел» яшьләр лагере 


Марсель ГАЛИЕВ

в„– |

Хәмерне кабат тыялар

$
0
0
13.05.2014 Җәмгыять
Якын киләчәктә алкогольле эчемлекләрне ваклап сату тармагында катлаулы чор башланмагае. Депутатлар май бәйрәмнәреннән соң спиртлы эчемлекләргә каршы берничә төрдәге яңа закон проекты әзерләмәкче.

Дүрт өлештән торачак яңа закон проекты хәзерге вакытта хәмернең күпләп “чәчәк аткан” урыннарына чикләүләр кертәчәк. Чикләүләр астына иң элек муниципаль һәм дәү­ләт бюджет оешмалары элә­гәчәк. Бер үк вакытта дәүләт театр һәм клубларында да спиртлы эчемлекләр сату тыелачак.

Закон проектының икенче өлеше Пенза өлкәсе парламенты депутатлары тарафыннан төзелгән. Алар торак йорт­ларның беренче катында урнашкан оешмаларда хәмер сатуны тыю яклы. Мондый йортта яшәүчеләр җирле үзидарә һәм дәүләт хакимияте органнарына йорт тирәсендә исе­рекләр җыелу нәтиҗәсен­дә туган шау-шу, мондый оешмаларда күзәтелгән тәртип бозулардан даими рәвештә зарланып тора. Депутат Вадим Дробиз сүзләреннән аңлашыл­ганча, торак йортларда урнашкан мондый оешмалардагы товар әйләнешенең 35 процентын алкоголь һәм тәмәке продукциясе тәшкил итә.

Яңа закон проектының өченче өлешендә депутатлар кафе, ресторан кебек җәмә­гать туклануы оешмаларында спиртлы эчемлекләр сатканда, шешәнең бөкесен ачкан килеш кенә сатуны рөхсәт итмәкче. Бу кагыйдә тимер юллар, һава һәм су транспортында алкоголь продукциясен вак­лап сатуга да кагылачак.

Закон проектының Ленинград өлкәсе парламенты депутатлары тарафыннан әзер­ләнгән дүртенче өлеше исә стационар сәүдә объектлары булмаган авыл җирлек­лә­рендә алкоголь продукциясен бары тик автокибетләрдә сатуны гына рөхсәт итүне күздә тота. Белгечләр фикеренчә, закон проектының соңгы пунк­ты күпкә нәтиҗәлерәк булырга охшаган. “Авыл җир­легендә спиртлы эчемлекләр белән сату итүче, ким дигәндә, бер сәүдә ноктасы булырга тиеш. Юкса, бу суррогат, ялган хәмернең һәм самогонның “чәчәк атуы”на китерәчәк”, – дип саный алар. 




в„–66 | 13.05.2014

«Әнием, мин яшим бит әле?!.»

$
0
0
13.05.2014 Җәмгыять
Инде чигенде, инде котылдык дигәндә генә... Кемдер өчен минуты-секунды да елга тиң булганда, төп-төгәл бер елны хастаханә диварлары эчендә үткәреп, 14 курс химия, 35 нурланыш терапиясе узган Дамирда кабаттан шул ук диагноз – Юин саркомасы...

Әниемнең туганыбыз турында шалтыратып әйткән сүзләренә кайтарып әйтерлек сүз дә табылмый кебек – нишләп, ни өчен? Инде тикшеренүен дә вакытында үтеп торган, әнисе өчен күз өстендә кара каш булып үскән тупылдап торган 11 яшьлек Дамир кабаттан хастаханә койкасында...

Беренче тапкыр яман хәбәр 2007 елда «ишек шакыган» иде. 2006 елның 30 декабрендә тормыш иптәше Рамил абыйны югалткан Лениза апаның ул вакытта ничек аягында басып калганын бер Ходай Тәгалә үзе генә беләдер. Яңа ел төне алдыннан гына юл һәлакәтенә очраган хәләлен югалту ачысыннан исенә дә килмәгән килеш, Дамирының аяклары кинәт кенә хәрәкәтләнүдән баш тартты ул вакытта. 4 яшьлек Дамирда Казан табиблары тугызынчы умыртка сөягендә яман шеш – Юин саркомасы таптылар. 2007 елның 25 сентябрендә Республика клиник хастаханәсенең балалар бүлегенә әнисе белән кергән Дамир 2008 елның 29 сентябрендә генә чыкты.

Аңлатырлык сәбәп юк


Узган елның декабрь аенда сул як кабырга яны авыртуга зарлангач, Лениза апа кабат Дамирны Казанга алып чыгып киткән. Инде 2007 елда җиңелгән шеш кабат баш калкыткандыр, дип берәү дә гөманламый шул – бөерләрендә ул-бу юкмы, дип, УЗИ уздыралар. Бар да тәртиптә булгач, кабат өйләренә – Актанышка җибәрәләр үзләрен. Гыйнварда исә Дамирда түзеп булмаслык авыртулар башлангач, яңадан ДРКБга юл тота ана кеше. Бу юлы бөтен яктан җентекләп тикшерәләр баланы. Кабат шул ук урында – умыртка баганасының тугызынчы сөягендә шул ук Юин саркомасы табылгач, табиблар да шок кичерә. Баксаң, ул зәхмәт дигәннәре биш ел эчендә кабатланмаса, бетте дип исәпләргә нигез бар икән. Ә монда җиденче ел китте дигәндә...

Гыйнварда хастаханәгә кергән Дамир Билаловка инде ике операция ясарга өлгергәннәр. Башта томография аша яман шеш арка миен кыса башлаган дип күрсәткәнгә, көтелмәгән паралич булыр дип куркалар. Әмма операция вакытында ул акланмый, Аллага шөкер. Табиб, булдыралганча, шешне ала. Ул вакытта биопсия дигәннәрендә рак күзәнәкләрен тапмасалар да, бераздан аяклары хәрәкәтләнми башлаган баланың аркасына кабат хирург скальпеле кертергә туры килә. Бу юлы шеш үзенә тидерттерми – кан китә... Кабаттан биопсия өчен генә күзәнәкләр алалар да ябалар. Бу юлы яман шеш даигнозы раслана. Әмма бирелә башлаган химия курсы гына ярдәм итми – шеш чигенергә теләми. Мәскәүдәге хезмәттәшләре белән дә киңәшләшкәч, онкологлар 2007 елгы химия курсын кабат язалар. Дамир инде өч химия курсын алган. Алда – тагын өчәү, аннан кабат томография үтәргә кирәк. Шунысы сөендерә – бала хәзер аякларын тоя, хәрәкәтләндерә башлаган, урыныннан төшеп йөгермәсә дә, физкультура белән шөгыльләнә.

– Табибларыбыз бик әйбәт, Аллага шөкер, – ди Лениза апа. – Кулдан килгәннең барысын да эшлиләр. Әмма безнең илдә аның кирәкле аппаратуралары, дәвалану курсы өчен шартлары җитми. Мисалга, хәзер химия терапиясеннән соң нурланыш алу өчен башка җиргә барып йөрергә кирәк. Кем генә булдыра ала инде аны? Аннан, авыруның аңлаешсыз кабатлануы аркасында, минем Германиягә барып дәвалану уздырасым килә иде – шешне җиңсәк тә, ул зыян күргән умыртка сөяген алып, индопротез куйдыртасы бар. Бәлки монда да җиңәрбез, балам тернәкләнер әле, дип кул кушырып утырасым килми бит инде – бердәнбер балам-багалмам бит ул минем...

Ярдәм итик бергәләп

Дамирны дәвалаучы табиблар да Лениза апага, мөмкинлегең булса, Германия онкологик үзәгенә күз тот, дип киңәш биргән инде. Монда – Казанда 6 тапкыр химия курсы алганнан соң, шунда барып операция (әгәр шеш бөтенләй юкка чыкмаса, операция ясату кирәк булачак), нурланыш курсы узарга, аннан инде зарарланган умыртка сөяге урынына индопротез куйдыртырга кирәклеген әйткәннәр. Социаль челтәрдә Дамир Билаловның үз төркеме бар – аны Лениза апа шул Германиягә баруны күздә тотып та алып бара. Интернет чыганакларга ышансак, Германиядәге операция үзе 2 миллион сум, индопротез куйдырту шулай ук 2 миллион, радиотерапия якынча 1 миллион сум тора. Тамчыдан күл җыела дисәк тә, моның кадәр «күл» җыю өчен, шактый гына кешеләрнең ярдәме кирәк була шул.

– 2007 елдан бирле баланы бер минутка да ялгызын калдырганым булмады, – ди Лениза апа. – Мәктәпкә үзем илтеп куйдым, үзем каршы алдым. Уйнарга да үзен генә чыгарганым булмады – имгәнә күрмәсен диюдән инде. Иптәш малайлары да өйгә килә иде уйнарга. Караусыз йөрсә, бу диагнозның кабатлануына аптырамас идем, инде күз карасыдай саклап үстердем кебек. Минем дә бит йөрәк парәмнең сау-сәламәт үсүен күрәсем килгән иде...

...Дамир исә үзен чын ир-атларча тота. Зур «егет» бит инде – 11 яшь. Беренче операциядән соң түзеп булмаслык авыртулар вакытында гына: «Әнием, мин үлмим бит әле, мин бит әле, хәлләнеп, Актанышка кайтачакмын, әйеме», – дигән малай тиз генә үзен кулга да алган. 2007 елда булган авыру тарихын да яхшы хәтерләгәннәндер, күрәсең, инде карар да кабул иткән: «Ярар, әни, бер ел ятарга туры киләчәк инде монда – син миңа китап-дәфтәрләремне алып килә күр. Аннан, Германиягә барып хәлләндереп кайтарырлар да, мин синең җил-давыл тидермәслек имән терәгең булырмын...»

Дамир БИЛАЛОВ нуждается в помощи


– Билайн: 8-960-066-07-01
– QIWI кошелек: 9534816442
– Яндекс-Деньги: 410011385684180
– WebMoney WMR: R417534541389(рубли)
– Счет «Сбербанка» 423 068 107 623 900 085 61/34
Банк получателя: ДО №8610/0210 отделения «Банк Татарстан»
№8610 ОАО «Сбербанка России»
К/с 30101810600000000603
Р/с 30301810462006006203
БИК 049205603
ИНН 7707083893
КПП 165002001
– Карта «Сбербанка»: 63 900 262 901 324 6581
Мадъярова Лениза Энгеловна
Номер лицевого счета «Сбербанк»:
408 178 102 620 337 074 79/54
 


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА

в„– |

“АВЫЛ УКЫТУЧЫСЫ” конкурсы турында 7 сорау

$
0
0
13.05.2014 Мәгариф

1. Конкурсны кем һәм нинди максаттан оештыра?
“Авыл укытучысы-2014” бәйгесен “Мәгариф” журналы редакциясе авыл укытучысының хезмәтенә игътибарны арттыру максаты белән оештыра.

2. Кемнәр катнаша?
Бәйгедә авыл укытучылары катнаша. Конкурсантларга бары тик өч кенә шарт куела:
1) Татарстанның авыл яисә район мәктәбендә эшләү (чит төбәкләрдә татарча белем бирүче укытучыларның да эшләре кабул ителә);
2) нинди дә булса фәннән укыту;
3) “Мәгариф” журналына 2014 елның икенче яртысына язылган булу (квитанция).
Конкурста катнашу өчен беркемнең дә рекомендациясе кирәкми.

3. Ничек уза?
“Авыл укытучысы-2014” конкурсы 3 этапта уза.
1нче этап – иҗади эшләр бәйгесе (“Яңа заман авыл укытучысы” темасына язылган иҗади эшләрне кабул итү һәм бәяләү).
2нче этап – интернетта тавыш бирү (редакция сайлап алган иң яхшы 10 иҗади эш авторы өчен www.magarif-uku.ru сайтында тавыш бирү).
3нче этап – мастер-класслар бәйгесе (тавыш бирүдә иң күп тавыш җыйган укытучылар ТР Мәгарифне үстерү институты туплаган жюрига мастер-класс күрсәтә).

4. Катнашучыга ниләр бирә?
Конкурсның беренче турына үз эшләрен җибәрүчеләр “Мәгариф” редакциясеннән конкурсант буларак сертификат алырга мөмкин (сертификатны ясау һәм почта чыгымнарын конкурсант үзе капларга тиеш). Икенче турга чыгучыларга һәм аларның мәктәпләренә Рәхмәт хатлары җибәрелә. Ә инде җиңеп чыккан укытучыларга “Мелита” ширкәте һәм “Татмедиа” ААҖ кыйммәтле призлар бүләк итәчәк.

5. Ничек катнашырга?
Беренче турда катнашу өчен 24 июньгә кадәр magarif@bk.ru электрон адресына “Яңа заман авыл укытучысы” темасына 3200 билгедән артмаган эссе форматындагы мәкалә җибәрергә. Эссегә таләпләр Нигезләмәнең 2.2.3-2.2.4 пунктларында күрсәтелгән. Иҗади эшләр рус һәм татар телләрендә кабул ителә.

6. Нәтиҗәләр кайчан билгеле була?
Конкурсның җиңүчесе Укытучылар көнендә игълан ителәчәк. Беренче турның җиңүчеләре һәм аларның эшләре “Мәгариф”нең июль санында күрсәтелә. Бәйгенең барлык яңалыклары белән “Мәгариф” журналыннан тыш, аның рәсми сайтында (www.magarif-uku.ru), Вконтакте һәм Facebоokтагы сәхифәләрендә танышырга мөмкин.

7. Сертификат алу турында һәм башка сораулар белән кемгә мөрәҗәгать итәргә кирәк?
“Мәгариф” журналы редакциясенә magarif@bk.ru электрон адресы буенча яки (843) 222-06-09 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә.


---

в„–--- | 13.05.2014

Гибралтар бугазында, яки киләчәк актёрлар кулында?!

$
0
0
13.05.2014 Мәдәният
Ел башының шау-шулы театраль бартеры: Камал Әлмәттә, Әлмәт Камалда. Театрның гримёрка-коридорлары диңгез кебек шаулап тора иде. Дөресрәге, нәкъ Атлантик океан һәм Урта диңгез кебек. Икесе дә су – агалар, шаулыйлар, ләкин мәңге кушылмыйлар. Тыгызлыклары төрле. Имеш. Шушы сихри «Гибралтар бугаз»ы уртасында миңа Әлмәтнең җиде яшь актёрыннан интервью алу насыйп булды.

Яшем һәм гадилегем коткаргандырмы, уртак тел тиз табылды. Мин, үз чиратымда, эшне җиңеләйтеп берничә гади шарт куйдым: «Акыллы, дөрес һәм купшы сүзләрне онытып торыгыз. Фикерләрегезне дә буташтырып, ирекле рәвештә әйтә аласыз. Мәсәлән, башта «күмердә пешкән бәрәңге ашарга яратам», аннары «Брехт көчле автор да инде» дип дәвам итә аласыз. Ихтыярыгыз!» Бу гади кагыйдә ике арадагы уңайсызлыкны беренче минутта ук буып үтерде. Көлештек, дуслаштык, бәхәсләштек. Шулай итеп минем колаклар күп кенә кызыклы фикер, дөрес сүз, яңа факт белән танышты. Инде сезнең чират... Әйтик, театр училищесына керү өчен БДИ кирәкмәү аркасында соңгы елларда күпме яхшы актёр барлыкка килгән. Баксаң, театрда түзүе авыр булган иң куркыныч әйбер – ялагайлану икән. Гел таза кешене уйнап булмый, шуның өчен генә булса да спорт белән шөгыльләнергә дә кирәк...

Җиде яшь актёр, җиде «туры» әңгәмә. Сораулар артык, бары җаваплар – бары фикерләр. Араларында бәлки киләчәктә тарихка әвереләчәк цитаталар да бардыр. Киләчәк дигәннән, ул Әлмәтләр кулында булып чыкты. Ләкин ул турыда соңрак...

Илсур Хәертдинов: «Диплом буенча мин режиссёр»

• Мәктәптә ел саен театр атналыгы оештыралар иде. Беренчедән башлап һәр сыйныф спектакль куярга тиеш. Башта мине дә мәҗбүри йөрттеләр, аннары артист булу гадәткә керде.
• Тугызынчы сыйныфтан соң мин автомеханиклар хәзерли торган көллияткә укырга керергә киттем. Ике имтиханны биреп, соңгысына әзерләнгән чакта, бертуган апам белән сөйләшеп утырырга туры килде. Кыскасы... мин Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесына кердем.
• Төркемдә егерме кыз арасында бердәнбер егет мин булу сәбәпле, уйнап карамаган ирләр роле калмагандыр. Барысын да татып чыктым.
• Диплом алгач, мин Әлмәт театрына барып бер күрендем дә өч көннән армиягә хезмәт итәргә киттем.
• Армия җаваплылыкка өйрәтә. Кулыңнан нәрсә килгәнен аңлап кайтасың.
• «Туй»ны уйнаганда тулаем шул хикәя эчендә яшим. Сәгать ярым сәхнәдән чыкмый уйнау үзенекен итә. Вакытның ничек үткәнен бөтенләй дә сизмим. Бердәнбер сизелгән әйбер – арганлык.
• Спектакль барышында үз-үземә Илсур дип эндәшкәнем юк.
• Кайчак тормышта көлеп җибәрәм йә ачуланам, һәм: «Туктале, мин инде моны кайчандыр үземнән ишеттем бит», – дип куям.
• Диплом буенча мин режиссёр.
• Эшләргә кирәк. Күзәтергә. Бәяләргә. Анализларга.
• Иң зур талант – бер-берсенә охшаган ике образдан төрле халәтле, үзенчәлекле персонажлар тудыра алу.
• Үзеңнең яңа якларыңны ачу өчен төрле рольләр уйнап карарга кирәк. Әлмәт театры миңа бу бәхетне бирә.
• Илсур төгәллек ярата.
• Гел таза кешене уйнап бул-мый, шуңа күрә спорт белән дә шөгыльләнергә кирәк.
• Үз юлымны, яраткан һөнәремне сайлап эшләвем – әти-әни өчен зур бәхет. Сөенәләр.
• Бик күп артистлар театрда битлек кияләр дә шулай йөриләр. Кыланулары сизелә. Тьфу-тьфу-тьфу, миндә бу чир юк. Ничек бар – шулай мин. Ә бу иң авыры – театрдагы төрле характерлар, конкуренция, кылану арасында үзең булып калу, гади булу.
• Тормыш бүген искитәрлек дип әйтеп булмый.
• Миннән торса, чит илдә туар идем. Бәлки, Германиядә.
• Баланы кечкенә чакта иҗатка мәҗбүри тартып карарга кирәк. Иртәрәк булган саен – шәбрәк.
• Театр тормышта нинди генә зур урын алмасын, гаилә мөһимрәк.
• Киләчәктә балаларымда кешелеклелек сыйфаты тәрбияли алсам, иң бәхетле әти булачакмын.

Динар Хөснетдинов: «Иң шәп тамашачы – Әлмәттәге әбиләр»


• Бу гастрольләрдә безне көлдереп кәефебезне күтәргән кеше син генә бугай. Казан тамашачысы әллә ни мөлаем түгел.
• Әйе, мактыйлар, ләкин аңа беркайчан да ышанырга ярамый. Кеше матур сөйләдеме, ялган икәне факт.
• Актёр халкы арасында кешелеклелек сирәк сыйфат.
• Бер артист икенчесен мактаганга карый алмыйм. Берсе икенчесе өчен шатланганга бигрәк тә. Раушан сөенә белә безнең. Мин юк.
• Мин беркемнән дә яхшырак та, начаррак та, өстенрәк йә кимрәк тә түгел. Мин ничек бар – шулай, һәм нәкъ менә шундый булырга тулы хакым бар. Бу данлыклы актёр шулай диде, бу абруйлы театр мондый фикердә дип кенә, үзгәреп булмый.
• Мин Казанга килгән саен керпе шикелле.
• Раушанга исем китә инде. Кешенең фикерен, сүзен тыңлап кылы да селкенми, битараф кала белә. Миндә андый сыйфат юк. Кеше сүзен кабул итмим, килешмим. Һәркайсысы хаклы булса да. Мин бит алардан киңәш сорамадым.
• Туры сүзлелекнең дә бер чиге булырга тиеш.
• Мине Резеда белән чагыштырып булмаган кебек, Камалны да Әлмәт театры белән чагыштырып булмый. Мөмкин түгел.
• Без Илдар абый Хәйруллин курсын тәмамладык. Иманым камил, татар дөньясында иң яхшы театраль мәктәп – аныкы. Ул безнең һәрберебездә аерым бер сәләт, үзенчәлек ача алды.
• Театрда акчаны югары белемгә карап түлиләр. Ни өчендер аграр институтны бетереп, театрга килгән кешегә күбрәк, ә театр училищесын тәмамлап, театр мәктәбен узып килгән кешегә азрак.
• Ходай Тәгалә ярдәм итә кебек.
• Иң яратып әйтә торган сүзем: «Без барыбыз да кешеләр».
• Актёр өчен барысы да режиссёр-дан тора. Нокта. Ләкин бу аклану.
• Иң шәп тамашачы – Әлмәттәге әбиләр. Алардагы ышану, йөзләрендәге елмаю, энергетиканы беркем белән чагыштырып булмый. Резеда Сафина: «Театрда дан гына тота алмый»
• Спектакль бетүгә тизрәк кайтып китәргә ашыгам. Ялган мактауларны ишетмәс өчен. Кирәк булганга, шулай тиеш булганга гына кочаклауларына түзмәс өчен.
• Театрда дуслык була калса, һәрвакыт кемгәдер каршы корылган дуслык була.
• Без труппада биш курсташ бергә. Ул-бу була калса, бер-беребезне якламый калган юк.
• Иң зур гауганы дублёр мәсьәләсе куптара. Бер төркем актёрлар гел театрда уйный, икенчеләре гел гастрольләрдә. Хаксызлык бит!
• Курс җитәкчеләребез Ил-дар абый Хәйруллин һәм Тәслимә Фәйзуллина иде. Илдар абый безне театрда исән калырга өйрәтте.
• Театрда эшләгән беренче айны безгә 3700 сум акча бирделәр. Ләкин без оптимистлар!
• Бүген режиссёрдан башка да пьесаларын рәхәтләнеп укып булган драматург – Илгиз Зәйниев.
• Авылдан килеп, русча уйлап, татарча сөйләп утырам. Оят. Бу китап укымаганлыктандыр.
• Театрда элегрәк актёрларны дан тотса, хәзер дан тота алмый, без бит күп. Бары тамашачы, бары сәхнә, эшләгән эшеңне ярату гына тота ала. Һәм тиеш тә.

Раушан Мөхәммәтҗанов: «Итле бәлеш яратам!»


• Мин мәктәптә шаяннар һәм тапкырлар клубында уйный идем. Тугызда укыган елны БДИ керде, һәм безнең мәктәпне тугыз еллык иттеләр. Шулай итеп мин, үземчә БДИларны әйләнеп узып, театраль училищега барып кердем.
• Училищены тәмамлаган җәйдә Динар безнең авылга кунакка килде дә: «Әйдә, бер ай гына Әлмәттә эшләп карыйк әле», – дип котыртты. Уемда да юк иде театрда эшләү. Шулай итеп бер айга Әлмәткә киттек. Инде менә өченче ел эшлибез.
• Казан гастроленә ачуым да чыкмый, эчем дә пошмый. Уйнарга килдек, уйнап бетерәбез дә кайтып китәбез.
• Сәхнә миңа Әлмәткә килгәч кенә ошый башлады.
• Итле бәлеш яратам!
• Театр яшьләргә шул чаклы сусаган булган, килгәннән бирле роль бирерләр микән дип бер минут та көтеп утырганыбыз булмады, өяләр генә. Аллага шөкер.
• Әлмәттә бер генә режиссёр белән чикләнмиләр, төрле режиссёрлар эшли, ә димәк актёрлар яңа яктан ачыла. Бу театрны гаҗәеп дәрәҗәдә баета һәм үстерә.
• Мин интервьюларда беркайчан да ачылып бетмим. Ачылсам, сезгә дә, үземә дә кызык булмаячак. Иң дөресе башкалар өчен, хәтта үзең өчен дә сер булып калу.

Эльвира Һадиева: «Роль»

• Үзеңнең мөмкинлекләрең, сәләтең көчле икәнен белә торып, аларны ача, күрсәтә алмау бик кыен.
• Классик спектакльләрдә баш героиняларны уйнар идем. Тавышым да әйбәт, буем да менә дигән.
• Театрда төрле режиссёрлар эшләү минемчә һәр актёр өчен дә уңышлы, отышлы түгел. Ул режиссёрлар труппаны белми, кемне тәкъдим итсәләр – шуларга роль бирәләр.
• Йолдызнамә буенча мин – Игезәкләр. Шуңа да мин төрле рольләрне, контраст холыклы героиняларны уйный алыр идем. Хәтта тискәре персонажларны. Ләкин әлегә мин «Голубая героиня». Спектакльдән спектакльгә унсигез яшьлек гап-гади кыз образында.
• Соры, бертөсле булып калудан, осталыгымны күрсәтә алмаудан куркам. Ә бәлки... кайчак ул эчке көч-осталыкларның булып та булмавы шикләндерә башлый. Һаман бертөсле кешеләрне уйнау, бер урында таптану төсле. Көннәрдән бер көнне миңа чынлап та катлаулы, зур роль бирсәләр, уйный алырмынмы дигән сорау йөдәтә.
• Миңа үз-үземә ныграк ышанырга, яратырга һәм... хәйләкәррәк булырга кирәк.
• Театрда миңа терәк булган өч... ә юк, ике кеше бар.
• Әлегә булган рольләргә рәхмәтле булып яшим.

Илшат Агиев: «Миңа барысы да җитә»


• Мин Башкортстанның Тәтешле районы Күрдем авылыннан.
• Мин актёр түгел, музыкант булырга тиеш идем. Тугызынчы сыйныфтан соң Казанга Музыка училищесына укырга керергә килдем, ләкин әңгәмә вакытында: «Алабыз, тик тавышың әле үзгәрмәгән, үзеңә кара», – диделәр. Минем кәефем төште дә кире Башкортстанга кайтып китәргә булдым. Һәм кинәт кенә Театр училищесына керү имтиханнары турындагы игъланны күреп алдым. Бардым, бирдем, кердем. Үз дөньямны шулай таптым.
• Остазыбыз Илдар Хәйруллин минем турыда: «Кара урманнан малай килде, авызын ачып шаккатып карап утыра», – дип әйтә торган иде.
• Укып бетергәндә театрга бару уемда да юк, бик күп кеше концертлар алып бару эшен киңәш итте, үзем дә шулайрак исәпләп тора идем.
• Диплом спектаклен карагач, Әлмәт театрының режиссёры мине: «Беркая да бармыйсың, бездә эшлисең, җаның теләгән рольләрне бирербез», – дип кыстады. Ризалаштым.
• Боегып, уйга калып утырырга күнекмәгән. Җырлыйм да җырлыйм...
• Әлмәт театрында мине иң сокландырганы – ул труппадагы дуслык.
• Миңа барысы да җитә, акчасы да, рольләр дә. Зарлану гөнаһ булыр иде.
• Сәхнәдә артист булган кеше тормышта артист булмый кала алмый. Автобуста сценка уйнап, билетсыз йөргән чаклар да булды. Һәр артистның үзенеке.
• Минем шикелле кешеләр, гадәттә, ялгызлыктан курка. Ялгыз калсам, мин шигырьләр язарга яратам. Дуслар: «Илшатны ялгыз калдырмагыз, аннары җылый-җылый шигырьләрен укыйсы була», – диләр.
• Юк-бардан күңелләре төшеп, борчылып йөргән кешеләргә бик аптырыйм. Бөтен проблемадан да чыгып була. Беркайчан да башымны иеп утырганым юк. Үземдә булган кәеф, җыр-моңны башкаларга да өләшәм.

Алинә Мөдәрисова: «Шуннан бирле миңа Алинә диючеләр сирәк»


• Мин тхеквандо буенча КМС (спорт мастерына кандидат – авт.).
• Беренче тренировкага килгәч, тренер телефонга исемемне ничек истә калырлык итеп язарга дип аптырап бетте. Телефон кенәгәсе тулы Алинә икән. «Әйдә сине Алиша дип язабыз», – диде. Шуннан бирле миңа Алинә диючеләр сирәк, Алиша мин. Үземә дә ошый. Әниләр генә мин беренче курста укыганда ата-аналар җыелышына килеп, сәгать ярым эчендә бер тапкыр да Алинә исемен ишетмәгәч бик аптыраганнар.
• Әтием – Уфа «Нур» театры актёры. Театрда үскән бала мин.
• Әтием унтугыз яшендә өйләнгән, группадашлары арасында беренче әти булган.
• Уйнаган беренче спектаклем – «Көз». Аны Уфада Фәрит Бикчәнтәев куя. Өч яшьлек чагым.
• Ун яшемдә мин Салават Юлаевның өченче хатыны Гөлбәзирне уйнап, Уфада «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә җиңү яуладым.
• Имтихан көне килеп җиткәч кенә, Казанда Фәрит Бикчәнтәевның курс җыюын белдек. Миңа унбиш яшь, уйлап та тормыйча, икеләнми-нитми Казанга чыгып киттек. Озын-озак юлда өзекләр, монологлар ятлап, әзерләнеп, җиңеллек белән имтиханнарны тапшырдым да яңа тормыш башладым.
• Театрда үскәч, театрдан башка юлны сайлау бик кыен. Бу дөнья үзенә тарта.
• Әти-әниемә бик рәхмәтлемен. Гадәттә, актёрлар, театрның авыр якларын белә торып, балаларының театр юлын сайлауларын теләми. Әти минем белән җитди генә сөйләште дә, үз фатихасын бирде.
• Балачакта сәхнәдә уйнап йөрү белән, театр мәктәбе аша үтеп сәхнәгә аяк басу, әлбәттә, җир белән күк арасы.
• Миңа калса, актёр тормышта холкы, эчке дөньясы белән саф, беркатлы, ачык, ирекле булырга тиеш. Аеруча – ирекле.

Эпилог


Танылган француз язучысы Бернар Вербер фикеренчә, «киләчәк актёрлар кулында». Сезгә аның «Энциклопедия относительного и абсолютного разума» китабыннан өзек тәкъдим итәм: «Хөрмәтне яулап алу өчен актёрлар нәфрәт күрсәтә белә. Халык мәхәббәтен яулар өчен мәхәббәт хисен гәүдәләндерәләр. Алардан көнләшсеннәр өчен, шатлык сурәтлиләр. Актёрлар һәртөрле һөнәр эченә үтеп кереп, тамырларын җәйделәр.

1980 елда Рональд Рейганның Кушма Штатларның Президенты итеп сайлануы, дөньяда актёрлар дәвере җиткәнен тулысынча раслады. Идеяле булу, яисә илне җитәкли белү кирәкми, нибары чыгышларыңны язып бирердәй көчле белгечләр төркемен җыясы һәм үз ролеңне камералар алдында шәп итеп уйныйсы гына бар.

Сүз уңаеннан, демократик илләрнең күбесендә кандидатларны сәяси про-граммалары нигезендә түгел (ул вәгъдәләрнең берсе дә үтәлмәячәген барысы бик яхшы аңлый, чөнки ил глобаль сәяси курс белән бара, һәм бернинди кискен борылышлар ясарга җыенмый), ә йөрешенә, елмаюына, тавышына, киенү рәвешенә, пресса белән сөйләшә белүенә, үткен сүзе, тапкыр фикеренә карап сайлыйлар. Бөтен һөнәр төрләрендә дә актёрлар җиңү яулап килә. Яхшы актёр-рәссам һәркемне бер төстәге тукыманың шедевр икәненә күндерә ала. Яхшы актёр-җырчыга тавыш кирәкми, шәп итеп клипта төшә белсәң шул җитә. Актёрлар бүген дөнья белән идарә итә». Әлеге бүлекнең ахырын, сарказм артык күп булу аркасында, төшереп калдырырга туры килде. Актёрлар дөнья белән идарә итсә, яшь актёрлар киләчәк белән идарә итә. Әлмәт Татар дәүләт драма театрында мондый «көчләр» бихисап. Йөрешләре ыспай, үзләре чибәр, сүзләре үткен, тавышлары колакны назлый, елмаюларын әйтмим дә. Әлмәт труппасында да бүген бәлки президентлар үсәдер? Саграк!

P.S
. Ә Гибралтар бугазының бөтен мәгънәсе, могҗизасы – ике агымның кушылмый агуында. Онытмыйк. Сокланыйк.

1

2
 


Энҗе ИБРАҺИМОВА

в„–4 |

Җәүдәт Сөләйманов: "Академия президенты беренче чиратта милли җанлы булырга тиеш"

$
0
0
13.05.2014 Җәмгыять
Татарстан фәннәр академиясе вице-президенты Җәүдәт Сөләйманов, академия президенты беренче чиратта татар милли җанлы кеше булырга тиеш, дип белдерә.

Татарстан фәннәр академиясендә президент сайлау июнь уртасында булачак. Яңа президент академиянең гомум җыелышында яшерен тавыш бирү юлы белән сайланачак. Бу сайлауның төгәл датасы Татарстан президенты белән килештерелгәч билгеле булачак, дип белдерделәр академиядән.

Намзәтләр дүртәү: КФУ президенты Мәгъзүм Сәлахов, фәннәр академиясе каршындагы перспектив икътисади тикшеренүләр үзәге директоры Марат Сафиуллин, "Гамәли семиотика" фәнни тикшеренүләр институты директоры Җәүдәт Сөләйманов һәм Казан техник университеты (КАИ) галиме Айрат Абдуллин. Намзәтләрнең өчесе: Сафиуллин, Сөләйманов һәм Абдуллин – академиядә вице-президентлар.

Моңа кадәр академиягә җитәкчелек иткән 72 яшьлек Әхмәт Мазһаров узган атна ахырында президиум утырышында үзенең китәчәген әйтте һәм намзәтләрне дә атады. Әлеге карарга килүен ул үзе җитәкләгән Бөтенрусия углеводород чималы фәнни-тикшеренү институтында чит илләр – Казакъстан, Иран белән элемтәләр ныгыганга вакыт җитмәү һәм шулай ук фәнни тикшеренүләренә вакыт тарлыгы белән аңлатты.

"Фәнни-җитештерүне фәннәр академиясе белән бергә алып бару, бигрәк тә Иран белән интенсив эшләгәндә, гаять катлаулы. Миңа 72нче яшь китте бит, мин бу урында сигез ел эшләдем, бу – АКШта президентлык вакыты", диде Мазһаров.

Президентлыкка намзәтләрнең берсе – Җәүдәт Сөләйманов Азатлык радиосында булганда үзенең Мәгъзүм Сәлахов өчен тавыш бирәчәген белдерде.

"Дөресен әйтим, башта уйландым. Мәсьәләнең болай куелуы көтелмәгән хәл булды. Мин беренче чиратта, фән ягыннан, оештыру ягыннан да түгел, ә һуманитар юнәлеш безнең алга таба ничек булыр икән дип уйландым. Карасаң, безнең арада барыбер "чи" һуманитар юк. Бөтен җаным белән бу мәсьәләне аңласам да, мин дә "технарь". Безнең халык, таба алмадылар, бер математикны куйганнар, дип әйтәчәк.

Гомумән караганда, мин үзем һуманитар юнәлешне алып бара алам. Миңа, вице-президент буларак, бу юнәлештә эшләргә кем комачауласын. Мин үзем президентлыкка Мәгъзүм Сәлаховның килүен хуплыйм. Алда торган мәсьәләләрне аның белән бергәләп чишәрбез дип уйлыйм", ди Сөләйманов.

Галим фикеренә күрә, Татарстан фәннәр академиясе президенты иң беренче чиратта милли җанлы кеше булырга тиеш.

"Президент һичшиксез татар милли җанлы булырга тиеш. Мин милли җан дигәндә татар мәнфәгатьләрен, тел мәнфәгатьләрен, мәдәниятне аңлап, шуның өчен җан атып торырга тиеш дип уйлыйм. Бүген Татарстан зыялылары бу эшне алып бармаса һәм фәннәр академиясе президенты миллилек тарафдары булмаса – бу, минем уйлавымча, мантыйкка сыя торган әйбер түгел. Бу мәсьәләдә Әхмәт Мазһаров искиткеч милләт җанлы кеше. Алга таба да шулай булыр, чөнки ул бөтенләй китми, президентлык вазифаларын гына калдыра. Ул миллилек юнәлешен хуплар һәм дәвам итәр дип өметләнәм", ди Сөләйманов.

Мазһаровның президентлык вакыты татар фәненең, бигрәк тә татар теле һәм әдәбиятын фундаменталь өйрәнүләр өчен белгечләр әзерләүнең кыен хәлдә калган чорына туры килде. Федераль университет оештырылгач чиста татар филолологиясе факультеты һәм татар телен һәм әдәбиятын гына өйрәнүче белгечләр әзерләү дә юкка чыкты. Мазһаров бу үзгәрешләргә кискен каршы иде. Бу хакта ул Азатлыкка да белдерде. Әмма Татарстан җитәкчелеге дә, университеттагы түрәләр дә аның сүзенә колак салмады.

Сөләйманов ул вакытта гаепнең атта да һәм тәртәдә дә булуын әйтә. Бүген хәлләрнең уңай якка киткәнлеген белдерә.

"Мазһаров татар факультеты тарафдары иде. Әмма шундый вазгыять булып куйды ки, университетны үзгәртеп кору вакытында, минемчә, аны (татар факультетын бетерүне) беркем дә теләмәгән иде. Әмма без факультетсыз калдык һәм белгечләр әзерләүдә башка белгечлекләргә өстәп "һәм татар теле" генә дия башладык.

Бәлки читтән караганда күренмидер, әмма соңгы ярты ел эчендә татар телен хуплауга һәм татар теленә ярдәм күрсәтүгә әһәмият артты. Мин моны филология һәм милләтара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов белән сөйләшкәндә дә күрәм. Институтның багучылар шурасы төзелде. Аңа вице-премьер, мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов җитәкчелек итә. Ул бик татар җанлы һәм татар мәсьәләләрен яхшы аңлый. Башка өлкәләрдә дә татар теленең активлыгын сизәм һәм күрәм. Биредә (татарлыкка карата) ректорлык ягыннан да каршылык юк. Без барыбер татар телен күтәрәчәкбез.

Бу килеп туган мәсьәләдә (татар факультетының юкка чыгуында) гаеп атта да тәртәдә дә, без татар җанлы кешеләрдә дә бар иде. Факультетка БДИ нәтиҗәләре белән төпле абитуриентларны сайлап алу да тиешенчә булмады. Вазгыять тә шундый вакытка туры килдеме. Табигатьтә дә андый вакытлар булып ала бит ул. Хәзер бу мәсьәләдә күтәрелеш чоры. Әле үзебезнең факультетыбыз, үзебезнең институтыбыз бар дип әйтеп булмый. Минемчә, без эшебезне шул якка алып барабыз. Безнең татарларның теле, мәдәнияте аңа лаеклы гына түгел, ә ул булачак", ди Сөләйманов.

Мазһаров үзе президент булган вакытта фәннәр академиясе каршында яңа институтлар булдыруны һәм аларны финанс ягыннан ныгытуны уңай күренеш буларак бәяли. Алты институт һәм үзәк арасында турыдан-туры татар тарихына, фәненә караганнары да бар. 2009 елда Гамәли семиотика институты ачыла. 2010 елда Исламны тикшеренү үзәге эшли башлый. 2014 елда Археология институты үзе бер берәмлек булып Тарих институтыннан аерыла.

Мазһаров Татарстан фәннәр академиясендә башка юнәлешләр белән бергә татар халкының һәм республикада яшәүче башка халыкларның телен, әдәбиятын, сәнгатен өйрәнү дә әһәмияткә ия юнәлеш дип белдерә. Ул һуманитарийлар белән горурлануын әйтә.

"Алар республикада һәм федераль дәрәҗәдә әһәмияткә ия һуманитар програмнарны, Татарстандагы тарихи һәм этномәдәни вакыйгаларны фәнни яктан тәэмин итәләр. Татар энциклопедиясе институты "Татар энциклопедиясе"нең быел урыс телендә соңгы алтынчы томын, ә татар телендә дүртенче томын чыгара. Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге тарих институтында җиде томлык татар тарихын язу тәмамланып килә. Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты Гаяз Исхакыйга багышланган 15 томлыкны чыгарды. Безнең археологларның Болгар һәм Алтын Урда цивилизацияләрен һәм Зөя утрау-шәһәрен тикшеренүләре республикадагы турбизнес белән уңышлы хезмәттәшлеген күрсәтә", ди Мазһаров.  


Наил АЛАН

в„– | 13.05.2014

Галим Илдус Әхмәтов: “Чемпионны каныннан ачыклыйбыз”

$
0
0
14.05.2014 Җәмгыять
Моңарчы галимнәр арасында: “5 процент сәләтне үстерү өчен, 95 процент тырышлык кирәк”, – дигән караш яшәп килде. Әмма Казандагы Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең фәнни укыту үзәге директоры Илдус Әхмәтов әлеге фикер чынбарлыктан ерак тора, ди.

Медицина фәннәре докторы раславынча, уңышның 70 проценты геннарга бәйле. Ә үсешнең калган 30 проценты күнегүләр ешлыгыннан, ихтыяр көче ныклыгыннан, максатчанлыктан тора.

– Илдус әфәнде, “Кешенең кемлеге канында язылган” – дип, булачак чемпионнарны фаразлауны гадиләштереп күрсәтәсез кебек.


– Бу – фантастика түгел. Америка, Германия, Россия, Франция, Швейцария, Япониядә эшләнгән егермеләп җиһаз төрле тикшеренүләрне бик төгәл башкара. Камил җайланмалар кеше күзенә күренмәгән төрле хикмәтләрне әйтеп бирә. Мәсәлән, йөкле хатынның каны алына. Молекуляр генетика лабораториясендә аннан яралгы күзәнәге табыла. Туачак баланың сәләт мөмкинлекләре тикшерелә. Бала тугач, ике яшьтә кабат анализ ясала. Көчне үстерүче, түземлекне ныгытучы, тизлекне һәм сыгылмалылыкны арттыручы күзәнәк төшенең – хромосоманың мәгълүматы укыла. Татарстанда моның белән – 3, ә Россиядә 30лап белгеч шөгыльләнә.

– Сәләт ияләрен ачыклау озакка сузыламы? Кыйммәткә төшәме?


– Монда катлаулы төзелешле микроскоп кирәкми. Анализ ясаганда сыналган химик ысуллар кулланыла. Берәм-берәм егермеләп генның “хәлен белешергә” туры килә. Яхшы җайланмада моңа дүрт сәгать сарыф ителә. Әлеге тикшеренүнең үзкыймәте 1200 сумга төшә. Бәя арзан булгач, хезмәт күрсәтүнең бу төреннән файдаланучылар арта. Спортчылар гына түгел, безгә кызыксынучан укучылар да мөрәҗәгать итә.

– Кешенең акыл үзенчәлекләрен дә билгеләп буламы?

– Рәхәтләнеп. Чемпионның мускул геннарына игътибар бирелсә, фәнгә омтылышы баш мие геннарыннан күренә. Гомумән, кешедә 25 меңләп ген бар. Аларның бер өлеше эшли, икенчеләре йоклый, ял итә. Әйтик, мускулларда – 600ләп, баш миендә берничә мең ген эшчәнлек алып бара. Шуларның кайберләре хәтер ныклыгы, логик фикерләү өчен җавап бирә. Казанның югары уку йортларында эшләүче 150 галимне тикшергәндә, аларның кызыксынучанлыгы, яңалыкка омтылучанлыгы күренде. Бу сыйфат гыйлем ияләренең 55 процентына хас. Ә укучыларда ул – 25, студентларда 35 процентка җитә.

– Хромосомаларда җырга сәләт тә шәйләнәме?


– Татарстанда әлегә моны өйрәнүче юк, әмма мөмкинлек бар. Финляндиядәге хезмәттәшләр, биш генны “капшап” карап, музыкаль сәләтне тоемлый ала. Мин кызыксынучан студентларга, аспирантларга бу өлкәдә юнәлеш күрсәтергә әзер. Булачак җырчыларны ачыкларга теләүчеләр бар икән, рәхим итсеннәр!

– Яман гадәтләргә тиз бирешүчәнлек тә канда күренәме?


– Моңа инде генетиканың катнашы юк. Начарлык бер нәселдән икенчесенә күчми ул. Әхлак, тәртип, гаилә, мәктәп, тирә-юнь мохите тәрбиясенә турыдан-туры бәйле.

– Каннарын алмаштырган кешеләр нәселдән күчүче сыйфатларын югалтамы?


– Канын югалтучыларга донорлар ярдәмгә килү – вакытлы күренеш. Аннары организм кан эшләп чыгаруны үзе дәвам итә. Димәк, геннар төзелешенә бернинди хилафлык килми.

– Тикшеренүне районнарда, авылларда алып барырга мөмкинме?

– Күчерелеп йөртелүче кайбер җиһазлар белән чыгып китәргә була, әмма фәнни укыту үзәгендә эшләүче 11 хезмәткәрнең моңа вакыты җитми. Казанда кабул итәбез, тикшеренергә теләүчеләр күп. Спорт мәктәпләрендә шөгыльләнүчеләр сигез яшьтән физиологик хәлләрен ачыкларга килә, яшүсмерләренең җыелма командалары спортчылары биредә еш була. Монда организмнан алынган “хәбәр”гә нигезләнеп, тренерларга киңәш бирелә.  


Хәмзә БӘДРЕТДИНОВ

в„– |

Булат Гильванов: «Кәләпүш киеп эшләргә яратам»

$
0
0
14.05.2014 Мәдәният
Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, ТРның М.Җәлил исемендәге дәүләт премиясе һәм Б.Урманче исемендәге премия лауреаты Булат Гильвановны күпчелек «Алтынчәч» сериясе буенча белә икән, гаҗәп түгел. Чыннан да популяр бу серия.

Еш кына ул эшләрне иллюстрацияләр сыйфатында да, интернетта яшьләрнең аватаркалары урынында да күрергә була. Аңлашыла: горур, чибәр, кыю Алтынчәч – алар теләгән идеаль образ. Кемдер, бәлкем, авторлык хокукларын бозалар, дип дау­лап та йөрер иде мондый очракта. Ә Булат Гильванов исә моңа тыныч карый. Үз иткәннәр, киң кулланыш тапкан икән, димәк, юкка түгел. Аның эше болай да җитәрлек: Мәскәүнең Суриков исемендәге сынлы сәнгать институтының Казандагы филиалында рәсем дәресләре алып барсынмы, Россия Сәнгать академиясенең Казандагы остаханәсендә референт вазифаларын башкарсынмы, иҗат итсенме, әллә хокук даулап йөрсенме? Әле бит, шуның өстенә, без аны юк-юк та популяр җырчыларның клипларында артист ролендә дә күргәлибез (Сөмбел Билалованың «Мин төшемдә сине тагын күрдем» һәм Асылъярның «Сер»ендә). Режиссер Юрий Фетингның «Бибинур» фильмында рәссам булуын да беләбез. Кыскасы, Булат Алфир улы ГИЛЬВАНОВ – киеренке иҗат белән яшәүче рәссамнардан.

– Булат, сүзне Сезнең мәшһүр «Алтынчәч»тән башлыйсы килә. Бу сериягә ничек килдегез? Бу рольдә үзләрен күрәсе кил­гән кызлар хәзер инде аз түгелдер?


– Әлеге серияне башлаганда минем алда үземне рәссам буларак ачу, ниндидер иҗат омтылышларын канәгатьләндерү бурычы тормады. Беренче чиратта, мәгърифәтчелекне күздә тотып башладым. Тарихка мәхәббәттән, халкыбызның язмышына битараф булмаудан башланган әйбер бу. Бүгенге сез белгән Алтынчәч образы ул бер талпынуда гына тумады. Әкрен генә, сак кына килдем мин аңа. Беренче тапкыр бу образ белән мин балачакта «Татарстан рәссамнары» дигән җыентыкта очрашканмындыр. Ул күп кенә брошюра-китапчыклардан торган җыентык иде. Шуның театр рәссамы П.Сперанскийга багышланганында «Алтынчәч» операсына ясалган декорация эскизлары да бар иде. Алтынчәч, милли персонаж буларак, шул вакытта ук күңелемә кереп калды. Алга таба аңа кагылышлы мәгълүматны бөртекләп җыярга туры килде. «Исә Болгар җилләре» дигән җыентыкның да ярдәме тиде. Каяндыр үзенең риваятьләре, бәетләре белән «Татар халык иҗаты» дигән китап килеп керде кулга. Башка чыганаклар да табыла торды. Шулай итеп, минем гакылымда йөргән әлеге персонаж ил, халык язмышы белән бергә кушылды. Чөнки риваятьләрдә ул кызлар бит башта ук сугышчы булмый, сөйгәннәрен, ирләрен, әтиләрен алыштырып кулларына корал алырга мәҗбүр була алар. Кайбер риваятьләрдә бу кызлар йолдызга әверелә. Икенчеләрендә Алтынчәч, тауларга китеп, мәгарәдә калырга мәҗбүр була. Кыскасы, бу образ вафат та булмый, бирелми дә, бары тик икенче яссылыкка гына күчә. Җан кебек. Торып-торып халык акылында бу кызларны көтеп яшәү барын аңладым. Алар кайтса, Болгар җире тернәкләнер, яңарыш кичерер кебек. Бу үзенә бер өмет символы булып тоелды.

– «Алтынчәч» риваятьтән башланса да, без инде бу сериядә реаль образларны да очратабыз. Ә бирелеш ягыннан ул тарихка ни дәрәҗәдә якын?

– Мин аны махсус серия итеп уйламаган идем. Ул үзеннән-үзе шулай килеп чыкты, фэнтези яки әкият стилендә түгел, ә реаль персонажлар белән дәвам итте. Мин археологик, тарихи материаллар белән матди мәдәниятне – кием-салымны, кайбер детальләрне, коралларны торгызырга тырыштым. Минем үземдә дә Болгар чорына караган балта, дусларым биреп торган шлемнар (реконструкция) бар. Алтынчәч ул XIII гасырга карый. Мин сурәтләнгән персонажларны шул чорга туры китерергә, тамашачы чыннан да вакыт шаукымын тойсын дип тырыштым. Шулай итеп, ниндидер тарихи-реалистик картиналар килеп чыкты.

– Монда Сезгә күчергеч булып торучылар булдымы?


– Әйе. Эш барышында әлеге сериядә үзенең тырышлыгы, таланты белән дан казанган, танылган мәшһүр татар кызларын бер урынга туплау идеясе дә булды. Әйтик, спортчылар, эстрада йолдызлары. Шул рәвешле аларга үземнең хөрмәтемне күрсәтергә теләгән идем. Аларның образы аша легендар үткәнебезне һәм бүгенгене тоташтырасым килде. Безнең халыкта нинди генә йөз чалымнары юк. Алайса мине, бу татар кызы түгел, дип, кайвакыт тәнкыйть­ләп тә алалар. Стереотип инде ул. Күчергеч булып та тордылар, хыялда тудырганнары да булды. Әйтик, «Казан» бию ансамбле җитәкчесе Чулпан Закирова, җырчы Гөлнара Исмаева. Гөлнара хәзер Америкада яши. Үз вакытында ул кинога да төште, үз җырларын башкарып, бәйгеләрдә беренче урыннар ала иде. Минем хәтта Кабаева белән дә телефоннан сөйләшкәнем булды. «Алтынчәч образын тудыруга ничек карыйсыз?!» – дип сорадым. Нигездә бу фикер, бу идея аңа бик ошады. Рәхмәтләрен әйтте. Бәлкем, кайчан да булса аның образы да эшләнер. Чулпан Закированы мин бу образда 2005 елларда ук язган идем. Хәзер менә картинаның икенче вариантын аның соравы буенча эшлим. Гөлнара Исмаевалы «Алтынчәч»не соңыннан ул вакыттагы Президент М.Шәймиев соравы буенча «Хәзинә» милли сәнгать галереясына алдылар. Анда озак кына даими экспозициядә торды. Музей шапкасы астында басылып чыккан открыткалар сериясенә дә кергән иде ул. Моңа кадәр эшләгән «Алтынчәч»ләрнең үлчәме бер метр чамасы. Алга таба күләмен зурайтасым килә. «Кырык кыз» риваяте буенча да 41 картина язу теләге бар иде. «Алтынчәч һәм Кырык кыз». Әлеге идеяне тормышка ашыра барсам, минем әле алда эш шактый.

– Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф»ы буенча эш­ләнгән серия дә бик саллы, үзенчәлекле булды. Китап чыкты. Бу серия шуның белән төгәлләндеме инде?


– Мин бу эшне иллюстрацияләр буларак башладым. 1997 елда ук Петербургта Репин исемендәге сәнгать академиясендә укыганда, «Серия графических листов по мотивам Кул Гали «Сказание о Юсуфе» дигән диплом эше буларак тотынган идем. 9 табак эшләдем ул чагында. Дипломны яклаганда бик яхшы фикерләр булды. Мин аны ул чагында ук серия итеп күз алдында тоттым. Даими эшләмәсәм дә, әледән-әле тулыландыра бардым. Нәтиҗәдә узган ел, Кол Галинең юбилее уңаеннан, минем иллюстрацияләр белән «Кыйссаи Йосыф» китабы чыкты. Барлыгы 20ләп иллюстрация керде. Бу серияне дәвам итәргә кирәк. Ул төгәлләнмәгән. Аны эшләгәндә ниндидер яңа «тел, стиль» табылды. Бу стиль минем иҗатыма кереп китте. Кол Гали персонажы булган «Евразия» дигән триптих эшләдем.Ул монументаль эш буларак башкарылды.

– Сезне кеше алдында бер дә болай кәләпүштән күр­гән юк.


– Остаханәдә кәләпүш киеп эшләргә яратам. Кәләпүш ничектер фикерне туплый кебек. Кибеттә кәләпүшләрнең бөтенесе дә чигүле. Ә бу – классик кәләпүш – чигелмичә, сырылып эшләнгән. Мин аны инде күптән Арчада махсус тектереп алган идем.

– Булат Гильвановны әле­гә ике музыкаль клипта күрдек. Клипта төшү идеясе кемнән булды? Сезнең тормышта музыка нинди урын алып тора?


– Асылъярның бер клибында төштем. Бу клипка мине чакыру режиссерның идеясе иде. Без ул режиссер белән моңа кадәр дә таныш идек. Ул рекламада, телевидениедә эшли иде. Минем ул вакытта ук рекламага да төшкәнем булды. Хәтерләсәгез, шәһәр буйлап пуховикка реклама ясаган щитлар эленеп торды. Асылъяр клибында исә миңа ат менеп йөрергә дә туры килде. Ат иярләү нечкәлекләренә мине Асылъяр үзе өйрәтте. Икенчесендә мин инде бөтенләй башка команда белән эшләдем. Аларга остаханә фоны кирәк иде. Мин үз ролемдә – рәссам буларак төштем.

Үземне белә-белгәннән бирле рәссам булачагымны аңлый идем. Шул ук вакытта музыкага да бик тартылдым. Әмма нигәдер музыка минем өчен бик катлаулы нәрсә кебек тоелды, чөнки минем уен коралым юк иде. Гаиләдә без 5 бала. Безнең гаиләгә уллыкка алынган олы абыем, олы апам, кече энем, кече сеңлем бар. Музыка мәктәбенә йөрү бәясе кыйммәт иде. Сәнгать мәктәбе аена 16 сум торса, музыка мәктәбенә, 25 сум өстенә, инструмент та кирәк. Минем әниләр аңа бармас, дип уйлаганмындыр инде. Ала да алмаган булырлар иде. Борчымадым да. Теләгемне тиешенчә аңлата да алмаганмындыр. Ә карандаш ул һәрвакыт кул астында. Олы апам да сәнгать мәктәбенә йөрде. Аның артыннан мин киттем.

Мине артист сыйфатында театрга җәлеп итәргә дә тырышып карадылар. Ринат Хәсән улы Әюпов «Кыйссаи Йосыф»ны куйганда, мине төп рольгә дә чакырып карады. Бу, сүз дә юк, кызыклы тәкъдим, әмма риза булмадым. Мин – бик мавыгучан кеше. Мине һәрвакыт шулай каядыр «алып кереп киткәли». Беренчедән, бу – бик җаваплы. Икенчедән, шуның хакына нәрсәдәндер баш тартырга туры киләчәк. Ә менә кинога төшәр идем.

– «Бибинур» фильмын­да рәссам буларак эшләсәгез дә, Сезне Казанда узган мөселман киносы фестивалендәге презентацияләрдә күрмәдек. Кино рәссамы булу нинди тәэсирләр калдырды?

– Дөрес, мин, ничектер, читтәрәк калдым. Чакыручы булмагач, нигәдер үзем дә барырга уйламадым. Әмма мин Мәскәүдә узган халыкара фестивальнең презентациясендә катнаштым. «Бибинур»га, куючы рәссам буларак, мин соңрак кушылдым. Натура сайлау миннән башка гына узган иде. Декорацияләр төзү һәм корудан тыш, мин анда матди культура, тел, костюмнар буенча хәтта консультант та булдым әле, чөнки төшерүчеләр барысы да Петербургтан иде. Китапларым бик күп. Костюм буенча рәссамга да, үз киңәшләремне генә түгел, материал да бирдем. Петербург рәссамы Владислав Орлов белән бергәләп эшләү кызык булды. Ул – инде өлкән буын вәкиле, гомерен кинематографиягә багышлаган кеше. Бер-беребезне тулыландырдык. Эш декорацияләрне төзү белән генә чикләнми монда. Кино бик катлаулы нәрсә. Бер үк нәрсәне берничә җирдә төшерергә туры килгән чаклар күп булды. Әйтик, Бибинур өен. Интерьерны – бер, экстерьерны икенче җирдә төшерәбез. Шулай бер җирдән икенчесенә күчеп йөрүләр күп булды.

– Шишкин Алабугасында туу шәхсән Сезгә – булачак рәссамга ничек тәэсир итте?


– Рәссам буларак беренче танылуым да Шишкин белән бәйле. Шишкинның тууына 150 ел тулуга багышланган шәһәр бәйгесендә катнаштым. Ул чагында сәнгать мәктәбендә укый идем. Пейзаж ясадым. Ахыры һич көтелмәгәнчә булды: мин укый торган урта мәктәпкә шәһәр мәгариф идарәсе вәкилләре килеп, 1-3 нче сыйныф укучылары арасында мине әлеге бәйгенең җиңүчесе итеп игълан иттеләр, бүләк тапшырдылар – «Минем Алабугам» дигән китап һәм кечкенә шахмат. Бу китап тарихка игътибарны юнәлтергә этәргеч бирде. Шишкин музей-йортына баргач та, бик тәэсирләнеп кайтканым истә. Лениногорскидагы сынлы сәнгать училищесын тәмамлаганда диплом эше итеп Алабугага багышланган тарихи триптих эшләгән идем. Ул эш хәзер Алабуга шәһәренең музей-тыюлыгында саклана.

– Соңгы вакытта ни­ләр язасыз, нинди хыяллар белән яшисез?


– Әйткәнемчә, «Алтынчәч» сериясенә янә әйләнеп кайттым. Бу сериядә әлегә 20ләп эш бар. Казанның 1000 еллыгына әзерлек барганда, дөресрәге, бу вакыйгага ай ярым вакыт калгач (!), «Идел Болгарстанында ислам дине кабул ителү» дигән темага заказ алган идем. Вакыт ягы бик киеренке булса да, мин аны өлгерттем. 3,5х5 метр зурлыгындагы эш бүгенге көндә «Казан» милли мәдәният үзәге экспозициясендә тора. Тагын шундый зур бер тарихи картина язасым килә.

PS.
Россия сынлы сәнгать академиясенең Казандагы остаханә җитәкчесе Фиринат Халиков, аның урынбасары Булат Гильванов һәм аспирантура узучы рәссамнар Сергей Царев, Владимир Баранов һәм Алена Быковаларның эшләре белән «Шәһри Казан» редакциясенең күргәзмәләр залында танышырга мөмкин. 

"Идел Болгарстанында ислам дине кабул ителү"
 


Расиха ФӘИЗОВА

в„– |

Төньяк Кореядан Казанга килгән Ли Чер Су: “Без Ким Чен Ынга табынабыз!”

$
0
0
14.05.2014 Җәмгыять
Әңгәмәдәшебез – иптәш Ли Чер Су. Кем ул, каян килгән? Ли – Төньяк Кореяның Казандагы икътисадый-техник хезмәттәшлек буенча “Раквон” компаниясе вәкиле. “Раквон” – Төньяк Кореяның Казанда эшли торган ике төзелеш компанияләренең берсе. Икенчесе “Ремарка” дип атала. Икесенең уртак генераль директоры – иптәш Чан Тэ Сон.

Ниләр беләбез соң без Төньяк Корея турында? Бүген әлеге илдә нәкъ элеккеге Советлар Союзында шикелле яшиләр. Шул ук социализм (үзләре күзаллавынча –коммунизм), шундый ук җитәкчеләр, шундый ук рухи күтәренкелек, бәйрәм парадлары, кып-кызыл төсләр, урра кычырулар. Дөньяның массакүләм мәгълүмат чаралары Төньяк Кореядагы диктатура, халыкны массалы рәвештә җәзалау, атып үтерүләр турында яза. Анда кешеләр куркытылып, изелеп яши, анда чып-чын кыргый вәхшилек идарә итә дип ышандыралар. Белмим, каян алып яза торганнардыр, чөнки Төньяк Корея – дөнья өчен бикле ил. Анда барып җитә алган туристларны да билгеле бер урыннарга гына йөртәләр, гади халык белән аралашырга рөхсәт итмиләр. Чынлыкта нинди ил соң ул Төньяк Корея? Ким Чен Ын нинди җитәкче? Чит-ятлар өчен бикле ил булса да, Төньяк Кореядан килеп, төзелештә эшләүче кореялылар Русия буйлап бик күп. “Казанның яртысын кореялылар төзегән”, -- дигән гыйбарә дә яши. Урамнарда күзгә күренмәсәләр дә, кореялыларның гаҗәп сыйфатлы һәм тиз эшләүләре турында сүзләр күп йөри. Бер кореялы биш үзбәккә тора дип тә чагыштыралар хәтта. Корея компаниясе Казан белән генә чикләнеп калмыйча, Татарстан буенча төзелешләрдә дә катнаша. Әйтик, Питрәч район үзәгендә берничә йортны төзергә, эчке эшләрен башкарырга кореялыларны чакырдылар. Корея эшчеләре урысча да, татарча да бер авыз сүз белмиләр. Нидер сорый башласаң, елмаеп, авызларын гына тоталар. Сөйләшә белмим дигәнне аңлата торгандыр инде. Урысчаны бер-икесе генә белә. Әйтик, компаниянең вәкиле Ли Чер Су. Кирәгендә иптәшләренә тәрҗемәче ролен дә башкара, ашарга алып килүче дә ул. Эш киеме киеп, растворга батып йөри торган кеше түгел инде, кыскасы, ялтыраткан түфли киеп йөри торган җитәкче. 45 яшьлек иптәш “нәчәлник” Русиядә 7 ел яшәп эшли икән инде. Журналистлар белән моңарчы бер мәртәбә дә аралашырга туры килмәгән, “Базар көн” – аны беренче сөйләштерүче газета. Иптәш Ли Чер Су белән шул төзелешләрнең берсендә әңгәмә кордык.

– Иптәш Ли, сез урысча менә дигән сөйләшәсез. Телне кайда өйрәндегез?

– Урыс теленә Кореяда, университетта өйрәндем. Тел белгечлегем дә бар, өстәвенә икътисад юнәлеше буенча да белем алдым. Урыс теле – безнең өчен бик катлаулы, авыр тел. Туган телебез дә бик матур тел. Нигездә, без үзебезнең музыканы яисә кытайныкын тыңлыйбыз. Тик, дөресен генә әйткәндә, хис-тойгылар, кичерешләр буенча безгә урыс көйләре дә бик якын. Кореялылар урыс концертларын бик ярата.

– Сез эшкә ничек нәкъ менә Русиягә килергә булдыгыз?


– Безнең илләр арасындагы килешү буенча. Мин аның төгәл нечкәлекләрен белмим дә, бу миңа кирәк тә түгел. Чөнки эш – кая да эш инде ул. Кореялыларның бөтенесе дә шундый карашта – безнең өчен эш булуы мөһим, аның кайсы илдә булуы мөһим түгел. Бөтенебез дә үз теләгебез белән киләбез. Ә сезнең ил белән без СССР заманнарыннан ук яхшы таныш һәм дус. Озак елларга сузылган дуслык илләрне якынайтмыйча калмый.

– Кореялылар – бик яхшы эшчеләр, башкалар белән чагыштырганда, эшне күпкә сыйфатлырак башкаралар дигән сүз белән килешәсезме? Юкка чакырмыйлардыр бит инде сезне?


– Сез шундый фикердәме? Рәхмәт. Борыңгыдан кореялыларга тырыш халык дигән сүз ияреп йөри. Бу чыннан да шулайдыр. Тик бу татарлар яисә урыслар начаррак эшли дигәнне аңлатмый. Һәр халык үзенчә тырыш. Сезнең илдә читтән килеп эшләүчеләр күп, шуңа күрә эшчеләргә караш та төрлечәдер.

– Кореялылар үзләренең иле – Төньяк Корея файдасына фәлән күләмдәге норма буенча акча тапшырып торырга тиешле дигән сүз дөресме ул? Әйтик, мондагы хезмәт хакларының якынча яртысын ил фондына тапшырып баралар ди?


– Ил фондына акча тапшыру – һәр кореялының үз ихтыярында, бу мәҗбүри түгел. Гомумән, бу сәяси сорау, ә минем сәяси сораулар турында сөйләшәсем килмәгән иде. Шуны гына әйтә алам – кореялыларның бөтенесе дә үз иленең патриотлары. Барыбыз да илебез казнасына хезмәт хакыбыздан күпмедер күләмдә акча тапшырып барабыз. Безнең илебез сезнекеннән аерылып тора, шуңа аңлавы кыенрактыр. Бездә коммунизм.

– Телевизордан, башка чаралар аша сезнең илегез турында бик куркыныч нәрсәләр күрсәтәләр. Җитәкчегезне диктатор диләр, үзенә буйсынмаган, яки ришвәтчелектә гаепләнгән кешеләрне бөтен халык каршында атып, яндырып үтерә дип сөйлиләр. Хәтта үз туганнарын, билгеле артистларны, хөкүмәт вәкиләрен дә кызганып тормый диләр...


– Бу – чеп-чи ялган!! Минем шуны ассызыклыйсым килә – төрле чыганаклар аша безнең ил турындагы пычрак хәбәрләр – уйдырма гына. Безнең ил турында бөтенләй берни дә белми торган намуссыз журналистлар шуны күтәреп алып, безнең илне пычраталар. Минемчә һәм бөтен кореялылар фикеренчә, Ким Чен Ын бик дөрес сәясәт алып бара. Ә сатлыкҗаннар барлыкка килә икән, алар белән тагын ничек көрәшәсең? Теләсә кайсы ил үзенең сатлыкҗаннарыннан котылырга тели. Без – кореялылар, үзебезнең бөек җитәкчебез Ким Чен Ынны бик хөрмәтлибез. Ул – бөек акыл иясе. Безнең илебез бай түгел, халкы да гади киенә, гади ашый. Шул сәбәпле, бездә сәяси катаклизмнарның буласы юк. Хөкүмәтебез халыкны кайгырта. Әйтик, бөтен укытучыларга да бушлай фатир бирәләр. Ул фатирлар өр-яңа, заманча. Казанда андый фатирлар 3-4 миллион сум тора. Ә бездә шуларны бушлай бирәләр.

– Димәк, сездә, чыннан да, коммунизм? Безгә бу хакта күрсәтмиләр бит!

– Әйе, дөнья җәмәгатьчелегенең бездәге коммунизмны аңлыйсы да килми. Без – үз илебез патриотлары. Мин яшермим, без бай илләрдән түгел. Тик вакытлыча авырлыклар бөтен илдә дә була. Уздыра белергә кирәк. Образлы итеп әйткәндә, без киләчәккә, Ким Чен Ынга карап яшибез. Без 70 елдан артык Ким Ир Сен, Ким Чен Ир җитәкчелегендә яшәдек, алар – бик акыллы җитәкчеләр булды. Башка илләр ни генә сөйләсә дә, һәрбер кореялы үзенең тормышыннан, илдәге сәясәттән канәгать. Илебезгә карата мәхәббәтне, табынуыбызны сүз белән генә аңалатып та бетерә алмыйм хәтта. Әйтик, сез Аллаһы Тәгаләгә ышанган кебек, без Ким Чен Ынга ышанабыз.

– Төньяк Корея турында дөньядагы мәгълүмат чаралары тискәре, әшәке хәбәрләр генә сөйләп тора. Шуңа күрә илегездә бары тик җирле телевидение генә күрсәтә, интернет юк – читтәге пычрак кермәсен өчендер инде? Халык интернетсыз ничек яши ала?


– Дөресен генә әйткәндә, бездә интернет бөтенләй юк. Дөресрәге, аның белән бары тик туристлар, ил кунаклары гына файдалана. Ә кореялылар үзләре кулланмый. Телевизор да карамыйбыз, карыйсыбыз килми. Чөнки Төньяк Корея турында, чыннан да, бары тик пычрак нәрсәләр генә күрсәтәләр. Илне белмәсәләр дә, үз белдеклеге белән әшәке итеп сөйлиләр. Хәтта Русия газеталарының берсендә мин үзебезнең ил турында начар хәбәр укыдым һәм шаккаттым. Кореялылар бу негативтан читләшеп яшәргә тырыша, шуңа күрә дөнья каналларын карамый.

– “Раквон” кебек төзелеш фирмаларыгыз, димәк, Төньяк Кореяга икътисадый авырлыкларны җиңеп чыгарга булыша?


– Безнең төп лозунг – көчле, чәчәк атучы Төньяк Корея төзү. Без –гади кореялылар хөкүмәткә әлеге лозунгны тормышка ашырырга мөмкин кадәр ярдәм итәбез. Үзебезнең Ватаныбызның якты киләчәге өчен тырышабыз. Америка безне изәргә, сытарга, буарга тели, без илебезне бар көчебезгә саклыйбыз. Япуннар, кытайлар да безгә басым ясап кына тора. Русия Федерациясенең мөнәсәбәте нормаль дип бәяләргә мөмкин.

– Сезгә Казан ошыймы?


– Бик матур шәһәр. Әле 5-6 ел элек кенә дә ул башкачарак иде. Танымаслык булып үзгәрде. Казанның кешеләре дә бик ягымлы. Араларыбызны тагын да якынайтып, күптәп түгел президентыгыз Миннеханов Төньяк Кореягә эшлекле сәфәр белән килде.

– Сезнең компаниянең төп офисы Мәскәүдә урнашкан бугай?


– Әйе, Казанда да вәкиллегебез күпсанлы. Казандагы ике фирманың һәркайсында 400-450 эшчебез исәпләнә. Безнең өчен беренче урында – намуслык. Без эштә дә, акча мәсьәләсендә дә намуслы. Башта куелган эшне намус белән эшләп бетерәбез, аннары гына хезмәт хакы буенча дәгъваларыбыз булса, белдерәбез. Үзебезгә тиешлесен тиененә кадәр алып бетерәбез. Үзебез вөҗданлы, төгәл булгач, акчаны да төгәл итеп, сөйләшенгәнчә бирәләр. Алдакчыларны, безне авыр хәлдә калдырган кешеләрне күргәнебез юк.

– Төньяк Корея Русия белән генә хезмәттәшлек итәме әллә башка илләрдә дә эшлисезме?

– Русия буйлап бик күп төбәкләрдә эшлибез. Тагын --Белоруссиядә, Польша, Согутъ Гарәбстаны, Кувейт, Англия, Чилида. Кайда чакыралар, шунда барабыз.

– Кореялылар бөтенесе дә бала-чага шикелле яшь күренәләр. Менә сезгә дә 45не һич биреп булмый. Моңа нәрсә ярдәм итә?


– Гади итеп әйткәндә, без бик акрын үсәбез. Табигатебез шундый – бер ел ике елга бара. Тагын – итне аз ашыйбыз, күбрәк диңгез продуктлары, яшелчәләр.

– Эшчеләрегез Кореяга еш кайта аламы?


– Елга бер туры киләдер. Фирма берничә кешелек төркемгә билетлар ала да, кайтарып җибәрә. Эшчеләр Русиядә 3-5 еллап эшлиләр. Фирма үзенең эшчеләрен гел кайгыртып тора. Зур партияләр белән ашарга кайтарабыз, чөнки без ашаган ризык башкачарак бит. Беренче чиратта, без эшчеләрнең көнкүрешен кайгыртабыз – вакытында ашасыннар, кешечә йокласыннар, ял итсеннәр дип. Эшләре авыр бит. Азмы-күпме комфорт булырга тиеш, чөнки бу сорауларны хәл итмичә, кеше әйбәт итеп эшли алмый.

Безнең илләребез арасында дуслык, хезмәттәшлек ныгысын гына иде дип теләп калам. Әйе, бу – рәсми сүзләр шикелле, тик мин моны чын күңелемнән әйтәм.

Кореялылар белән эшләгән Рәсим исемле прорабның фикере:


– Кореялылар белән беренче мәртәбә Питерда төзелештә прораб булып эшләгән чагымда таныштым. Бик намуслы эшлиләр. Аларны башкалардан аерып тора торган сыйфат – затлылык. Эшне бик сыйфатлы итеп, намус белән башкаралар. Куелган бурычны эшләп чыкмыйча, йокларга ятмыйлар. Ниндидер сәбәпләр аркасында кореялы үзенең эшен көнендә тәмамлый алмаган икән, иртән ул беренче чиратта гафу үтенәчәк. Һәм шундук эшенә тотыначак. Кореялылар үтә дә җаваплы халык, бу сыйфат -- аларның канында.”

 


Лилия СӨНГАТУЛЛИНА

в„– |

Әлмәт театры Россия кече шәһәрләре театр фестивалендә катнашачак (ФОТО)

$
0
0
14.05.2014 Мәдәният
Евгений Миронов җитәкчелегендәге Нация театры оештыра торган Россия кече шәһәрләре театр фестиваленең быелгы 12енчесе Мәскәү янындагы борынгы Коломна шәһәрендә узачак.

31 майдан 7 июньгә кадәр биредә кече шәһәрләрдән килгән 16 театр чыгыш ясый. Фестиваль афишасында Мәскәү һәм Ленинград областе, ерак Калининград һәм Красноярск өлкәсе театрлары да бар. 31 майда - фестивальне ачу көнендә, гадәттәгечә, Нация театры чыгыш ясый. Әлмәт театры быел фестивальдә өченче тапкыр катнаша. 1 июньдә артистлар У.Шекспирның “Ромео һәм Джульетта” спектаклен уйный. Спектакльнең режиссеры Искәндәр Сакаев. Театр беренче тапкыр фестивальдә шулай ук ул куйган “Гашыйк Кәриб” спектакле белән катнашкан иде. “Ромео һәм Джульетта”ны тагын Свердловск өлкәсе Серов театры да уйный. Фестиваль программасында заманча драматургия һәм классиклардан Грибоедов, Гоголь, Горький, Булгаков, Шукшин әсәрләре тәкъдим ителә. Фестивальнең җиңүче спектакле Нация театрында күрсәтеләчәк.

1

2

3

4

5


Әнисә ТАҺИРОВА

в„– |

«Башта дөяңне бәйләп куй, аннары Аллаһыга тапшыр»

$
0
0
14.05.2014 Дин
Россия президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил БАБИЧ Диния нәзарәтләре рәисләре белән Самарада киңәшмә уздырды

Мондый киңәшмәләр елына ике тапкыр округның төрле регионнарында уздырылып тора. Менә Самарага да чират җитте. Ә бер ел элек Уфада уздырылган киңәшмә аеруча нәтиҗәле булган иде. Беренчедән, ул Диния нәзарәте оештырылуга 225 ел тулуга багышланган булып, бик купшы итеп уздырылды, икенчедән, анда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин да катнашып, күп конструктив идеяләр эшләп чыгарылган иде. Хәтерләсәгез, бу турыда “Бердәмлек” тә язып чыккан иде әле.

Самарадагы утырышны ачып, Михаил Бабич шушы бер ел эчендә эшләнгән эшләргә уңай бәя бирде:

- Бик күп мәсьәләләр буенча уртак фикергә килеп, аларны тормышка ашыруга ирештек. Уфада уздырылган киңәшмә алдыннан бик зур аналитик эш үткәрелеп, ил җитәкчесе белән ислам мәгариф системасын булдыру турында киңәш тоткан идек. Элек бездә андый система беркайчан да булмаган иде бит.

Нәтиҗәдә ислам мәгариф системасы эшләнде һәм 2014 елның 1 апрелендә президент хозурына куелды. Әлегә документ хөкүмәт органнарында тикшерелә. Анда да эшләнеп беткәч, президент аңа кул куярга тиеш.

Ислам мәгариф системасына нәрсә керә соң? Әлбәттә, беренче баскычта мәдрәсәләр тора. Алар Идел буе федераль округында егерме берәү. Икенче баскычта - Уфа һәм Казан ислам университетларында бирелә торган югары белем. Анда студентлар ислам фәлсәфәсен генә түгел, күп кенә дөньяви фәннәрне дә өйрәнәләр. Ә имамнарның квалификациясен күтәрү эше шушы системаның өченче баскычын тәшкил итә.

Уфада президент уздырган киңәшмәдән соң имамнарның квалификациясен күтәрү эше башланып киткән. 2013 елда 200 имам белемен яңарткан булса, быел аларның саны 700гә җитәчәк. Ә 2015 елда инде бөтен имамнар да эш урыннарына укып кайтачаклар.

Бу программа бик уңышлы итеп эшләнгән, дип искәртеп үтте президентның тулы вәкаләтле вәкиле. Дини һәм дөньяви белем алу белән беррәттән юридик фән нигезләре бирелә, радикал ислам вәкилләре белән ничек эшләргә кирәклеге аңлатыла.

Ә иң югары ислам белемен Изге Болгар җирендә өйрәнергә мөмкин булачак. Бу тәкъдим белән Минтимер Шәймиев чыккан, һәм Болгар музей-тыюлыгында югары ислам институты булдырып, галим-исламчылар әзерләү кирәклеге турыда әйткән. Бу Россиягә чит илләрдән килүче һәм үзләре белән радикал ислам теориясен дә алып килүче мөгаллимнәргә чик куярга тиеш. Идел буенда гомер-гомергә ислам традицион булып килде, һәм бу шулай калыр да.

- 2020 елга кадәр мәдрәсәләргә укымышлы 300 мөгаллим, институтларга 100ләп ислам фәлсәфәчеләре кайтачак. Бу безнең уртак эшебез, һәм болар барысы да Тәлгать хәзрәт Сафа Таҗетдиннән чыккан тәкъдимнәр. - диде Михаил Бабич, бу теманы тәмамлап. - Шулай ук мөселман яшьләре оешмаларын булдыру өстендә дә эшне башларга кирәк. Алар белән бергә дини бәйрәмнәр, лагерьлар оештырырга, социаль челтәрләрдә, матбугат чараларында дини-агарту эшләре алып барырга кирәк.

Шулай ук президент вәкиле хаҗ гамәлен оештырганда туроператорларны карабрак сайлау, Диния нәзарәтләре эчендәге конфликтларны зурга җибәрмәү һәм тышка чыгармау, имамнарга мигрантлар белән эшләгәндә уяу булып, андый-мондый хәл күзәтелә башласа, эчке эшләр органнарына хәбәр итү кирәклеге турында сөйләде.

Өлкә губернаторы Николай Меркушкинга сүз бирелгәч, ул киңәшмәне сәламләп, Самара өлкәсендә мондый зур ислам дин әһелләре җыелышының моңа кадәр булмавын билгеләп үтте.

- Безнең өлкәдә 157 төрле милләт халкы яши һәм гасырлар дәвамында алар арасында дуслык хөкем сөрә. Өлкәбездә бик күп милли иҗтимагый оешмалар эшләп килә. Татарларныкы да байтак. Күптән түгел алар белән очрашып, шәһәрдә икенче татар мәктәбе ачу, Җәмигъ мәчете йортында дини-мәдәни үзәк төзү турында сөйләштек һәм мин аларга булдыра алган хәтле ярдәм итәргә вәгъдә иттем. Өлкә хөкүмәтенең һәм региональ Диния нәзарәтенең уртак эшләре барыбызга да файдага булыр. Мин моңа ышанам, - диде губернатор.

Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Шәйхелислам Тәлгать Таҗетдин:

- Илебезнең көчле булу шарты бер - илдә яшәүче төрле милләт кешеләре Ватан берлеген танырга тиеш - дип халыклар дуслыгы темасын дәвам итте. - Безнең милли аерымлыкларыбыз мәңгелеккә калыр, бәлки. Бу Россия халкының тулы хокукы. Ләкин милләтләр төрлелеге бертөрле сәясәт, бертөрле икътисад алып барырга комачауламый. Менә шушы бетмәс-төкәнмәс кыйммәтләр тирәсендә уртак дәүләтебезне төзергә тиеш тә без.

Хөкүмәт һәм дини оешмалар бергә эшләп, илдә тынычлык урнаштырырга сәләтле. Тик “башта дөяңне бәйләп куй, аннары Аллага тапшыр”, - дип әйткән бит пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.с). Шуңа күрә җәмгыятьне берләштерү өстендә бертуктамый эшләргә кирәк.

Шуның белән утырыш тәмамланды, дип әйтә алмыйбыз. Ул дәвам итте, тик ябык ишекләр артында. Соңыннан гына мөфтиләр дә, округ һәм өлкә җитәкчелеге дә журналистларның сорауларына җавап бирделәр.



Римма НУРЕТДИНОВА фотосурәте.
 


Эльмира ШӘВӘЛИЕВА

в„– |

Вулкан серен ачкан татар (Вулканолог Һарун Таҗиевның тууына 100 ел) (ФОТО)

$
0
0
15.05.2014 Җәмгыять
Колумб Американы ачкан кебек, Һарун Таҗиев – киң халык даирәсенә вулканнарның табигатен ачкан зат. Һарун Таҗиев (1914-1998) – үз эзләнүләрен дөньяга таныткан мәшһүр галим.

Аның җитәкчелегендә һәм катнашында 1940-1992 елларда төшерелгән фильмнар циклы дөньякүләм танылу алды. Әлеге фильмнар җир турындагы фәнгә (геология, вулканология hәм тектоника) багышланган. «Иблис белән күрешү» исемле фильм телевизорлар каршына, мәсәлән, Франциянең генә түгел, ә дөньяның күп илләрендә яшәүче миллионлаган тамашачыны җыя торган булган.

Һарун Таҗиев хезмәт юлын инженер-агроном буларак башлый, аннан геолог һәм тауларны өйрәнүче инженер булып хезмәт итә. Нәтиҗәдә, кыр тик­шеренүләренең өлгесен вулканологиягә күчереп, әлеге фәндә чын яңарыш ясый. Һарун Таҗиев, кайнап торган вулкан авызында эзләнүләр алып бару – ачышка омтылган һәр вулканологның ту­рыдан-туры вазифасы, дип исәпләгән. Чөнки аңа кадәр вулканнарны билгеле бер ераклыкта гына өйрәнгәннәр.

Таҗиевның җир йөзендәге дистәләгән актив вулканнарга, шул исәптән Көньяк Африкадагы Афар тирән сөзәк чокырына (анда ике лава күлле, дөньядагы иң эре вулканнарның берсе урнашкан) экспедициясе дә мондый эзләнүләрдә махсус белгечләрнең катнашуы кирәклеген күрсәткән. Кырык ел дәверендә ул, төрле галимнәр төркеме белән эшләп, «тектоник плитәләр» теориясен нигезләгән. Вулканнарның күп кенә физик, химик элементлары, лава күлләренең даимилеге, су асты вулкан атышларының хәрәкәте һәм башка бик күп ачышлары аның табигый һәлакәтләрне кисәтү гамәленә нигез салган...

Экспедиция материалларыннан Һарун Таҗиев 48 кыска һәм тулы метражлы фильм ясаган, 34 китап, төрле фәнни мәкаләләр, монографияләр язган. Аның «Ут эчендәге кратер», «Вулканнар», «Иблис белән күрешү», «Күкерт исе», «Җир калтыраганда», «Су һәм ялкын» кебек фәнни китаплары рус теленә дә тәрҗемә ителгән.

Галимнең актив вулканнар куенында алып барган мавыктыргыч аңлатмалары тәэсирендә укучы һәм тамашачыларда җирнең ошбу бөек серле халәтендә катнашу хисе барлыкка килә. Таҗиевнең вулканнар эшчәнлеге – җирнең кыяфәтен үзгәртә торган геологик күренеш, вулкан газларының океаннар барлыкка килүдәге гадәттән тыш әһәмияте, аларның атмосферадагы, җирдәге һәм су астындагы яшәешкә тәэсире һәм эволюциясе турындагы ышанычлы фәнни мәгълүматлары бүгенге вулканологиянең нигезен тәшкил итә.

Таҗиевның һәрвакыт үз гражданлык позиция­се була. Башта ул – Бельгиядә Гитлер басып алуларына каршы хәрәкәттә яшерен эш алып баручы, шартлатучы. Соңыннан – Франсуа Миттеран хөкүмәтендә табигать һәлакәтләрен кисәтү буенча җаваплы дәүләт сәркатибе. Өстәвенә, ул әле яхшы спортчы да: альпинист, спелеолог, регби һәм футбол остасы буларак та билгеле.

Һарун Таҗиевның улы Фредерик Лавашри китабында әтисенең 1936 елда Берлинда узачак җәйге Олимпия уеннарында Бельгия университеты исеменнән катнашырга чакырылганлыгы турында яза. Ләкин ул үзенең һәм, шул исәптән, коммунистик фикерле әнисенең сәяси карашлары аркасында, бу чакырудан баш тарта. Ничек инде Гитлер иленә барасың?!

Әмма мәшһүрлек өчен актив граждан булу, зур галим, язучы, документаль кино остасы һәм талантлы спортчы булу гына да җитмидер, күрәсең. Французларның аерым хөрмәт-яра­туларын казану өчен харизмалы, сөй­кем­ле сөякле, үзенчәлекле кеше булу да зарур. Һарун Таҗиевның данын Фран­циядәге бары бер-ике галим даны белән генә чагыштырып булыр иде. Алар: танылган галим, океанолог Жак-Ив Кусто һәм фәкыйрьләр өчен «Эммаюс» фондын булдырган аббат Пьер. Бер чорда яшәгән һәм эшләгән әлеге өч шәхес күп еллар дәвамында Франциянең мәшһүр кешеләре исемлегеннән (илле кешедән торган исемлек) төшми. Аларның икесе: Жак-Ив Кусто һәм аббат Пьер – төп французлар. Ә менә Һарун Таҗиевның чыгышы татар морзалары нәселенә барып тоташа.

Һарун Таҗиев 1914 елның 11 маенда Польшада (ул вакытта Польшаның бер өлеше Рәсәй империясе составында була) туа. 1921 елда әнисе белән Бельгиягә күчеп китә. 1953 елда, Франциядә урнашып, 1971 елда француз гражданлыгына ия була.

Ташкентта яшәгән ике туганының балалары Нелли һәм Камил Таҗиевлар белән вулканолог улының дәлилләнгән мәгълүматларына караганда, Һарун Таҗиевның әтисе, Сабир Таҗиев 1884 елда Сәмәркандта туган. Кызганычка каршы, аның турында һәм туган урыны хакында Википедиядә дөрес мәгълүмат урнаштырылмаган. Шунлыктан, бу язмамда якыннары тарафыннан дәлилләнгән мәгълүматларга таяну бик мөһим, дип исәплим.

Бөек вулканологның Ташкентта яшәүче туганнары хәбәр итүенчә, Сабир Таҗиев чыгышы белән борынгы Дашкиннар нәселеннән (нәсел җебе 400 елдан артыкка сузыла). Элек морзалар үзләренә беркетелгән җирләр хисабына патша хезмәтен үтәргә тиеш булган. Шул хезмәттән качу максатыннан, Сәйфетдин һәм Шәмсетдин Дашкиннар Пенза өлкәсенең Краснослободск өязенең Дашки авылыннан Урта Азиягә күчеп килә.

Сәйфетдин Дашкинның (туган елы – 1800) Таҗетдин бин Сәйфетдин Сәйфетдинов (1828(36)-1898) исемле улы туа. Аның Газизә белән (1846-1904 елларда яшәгән, Казан губернасы Шиншар авылыннан Кәрим кызы) никахыннан уллары Сабир туа. Нәтиҗәдә, Сабир үзенә фамилия итеп әтисенең исемен ала.

Танылган вулканолог Һарун Та­җиев, Сәйфетдин Дашкинның оныгы, үзенең килеп чыгышы белән татар кенәзе нәселеннән икәнен белгән һәм бервакытта да онытмаган. Гомеренең соңгы елларында ул әтисенең туган ягын, туганнарын күрү теләге белән Үзбәкстанга да килә. Шул сәфәреннән соң, ул күп серияле «Сәмәркандка кайту» фильмын төшерә.

Сабир Таҗиевның хатыны Зенита Клуптның да әтисе ягыннан татар тамырларына ия булуы ихтимал. Беренчедән, әтисенең исеме Ильяс (бу Бельгия документларында дәлилләнгән). Һарун улының мәгълүматларына караганда, Ильясның апасы Лола, ә Зенитаның сеңлесе Асия исемле булган. Бу исемнәр – шул чордагы гадәти татар исемнәре. Зенита документларының берсендә әтисенең Польшада туганлыгы турында әйтелә. Сабир үзе дә хатынына Бибизәйнәп дип дәшә торган булган. Алтын Урда татарлары Польшада XIV гасыр ахырларында төпләнә башлаганлыгы да билгеле...

Икенчедән, әдәбиятчы Зинаида Шаховская үзенең «Набоковны эзләгәндә» дип аталган мәкаләсендә болай дип яза: «...шигырьләрне тәрҗемә итүдә Роберт Вивье һәм аның хатыныннан башка (танылган вулканолог Һарун Таҗиевның әнисе) Бельгия шагыйрьләре һәм ике рус – В. һәм мин тырыштык». Әлеге өзектән Һарун Таҗиевның әнисе икенче иргә кияүгә чыкканлыгы аңлашыла. Бу, әлбәттә, ире – табиб Сабир Таҗиевның 1914 елгы сугышта үлеменнән соң була.

Сабир үзенең яңа туган улын күрә алмагандыр, мөгаен, чөнки улы тугач та дүрт айдан соң ул һәлак була.

Вулканологның Ташкенттагы туганнары үзләренең нәселендә булган күңелсез хәл турында да хәбәр итте. Сабирның үлеме хакында газета битләреннән укып белгәннән соң, олы абыйсы Гәрәй Таҗиев (1865 елда туган) Бакуда үз-үзен атып үтерә...

Мәкаләдә китерелгән фотосурәтләр, документаль материаллар киң җә­мәгать­челеккә моңа кадәр билгеле булмаган дөреслекне ача. Төгәлрәк әйткәндә, вулканология фәненең үсешенә һәм танылуына зур өлешен керткән галим Һарун Таҗиевның килеп чыгышы татар нәселеннән икәнлеген ачыклый.

Фредерик Лавашри фикеренчә, аның әтисе вулкан бомбалары яңгыры һәм вулкан газлары атмосферасында, яшәү белән үлем чигендә бик зур ачышлар ясаган. Бүгенге көндә ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кергән, һәрдаим янып торган Этна вулканы – аның лабораторияләренең берсе булган. Фредерик Лавашри әтисенең фәнни мирасы әле өйрәнелеп бетмәгән һәм тагын бер кат дөньяви танылуга лаек, дип исәпли.

Ә Франциядә яшәүче татарларга бер тәҗрибә ясап карарга тәкъдим итәм. Әгәр бу илдә сезнең чыгышыгыз белән берәрсе кызыксынса, сез аларга Һарун Таҗиев белән бер милләттән икәнегезне әйтегез. Һәм сез бу исемнең биредә бик күпләргә билгеле икәнлеген ачыкларсыз. Һәрхәлдә, инде илле яше тулганнарга...




Һарун Таҗиев яшь галимнәр белән экспедиция вакытында 


Инера СӘФӘРГАЛИЕВА

в„– |

Ришат Әхмәдуллин: «Мәйсәрәгә чынлап гашыйк булам төсле»

$
0
0
15.05.2014 Мәдәният
Ришат Әхмәдуллин, Камал театры артисты булуы белән бергә, Казан дәүләт консерваториясенең вокал бүлеге студенты да. Без аның белән консерваториядә еш очрашабыз. Ачык йөзле, әдәпле, аралашучан бу егет белән, әлбәттә инде, театр, музыка сәнгате, татар дөньясындагы яңалыклар турында сөйләшәбез. Шундый сөйләшүләрнең берсендә аның үз иҗаты турында да сүз алып барырга булдык.

– Ришат, Камал театрының талантлы яшь­ләреннән берсе буларак, сәнгать сөючеләр үзеңә зур өмет баглый. Син кечкенәдән үк артист булырга хыялландыңмы?

– Җиде яшемнән балалар иҗаты үзәгендәге «Елмай» ансамбленә йөрдем. Берсендә әнием, укытучыма килеп: «Бу баладан нәрсә булса да чыгармы икән соң? Әллә ни җырлый да белми, ишетү сәләте дә юк кебек», – дигәч, укытучымның: «Һәрбер кешегә дә ниндидер талант салынган. Аны нибары вакытында ача белергә генә кирәк», – дигәне хәтердә калган. Бу сүзләрне ишеткәч, өметләнеп, музыка мәктәбенә баян классына язылдым, әмма А.Алиш исемендәге балалар иҗаты үзәгенең театр бүлегенә йөри башлагач, киләчәктә файдасы күбрәк булсын өчен, вокал бүлегенә күчтем. Унынчы сыйныфны тәмамлагач, театр көллиятенә кердем, И.Хәйруллин классында укып чыктым. Бүгенге көндә Г.Камал исемендәге театрда эшләвем белән горурланам. Театр дөньясында эшләүнең үз авырлыклары булса да, хезмәтемә җанымны биреп, аннан ләззәт алып яшим.

– Әле күптән түгел генә синең катнашыңда К.Тинчуринның «Зәңгәр шәл» спектаклен карадык. Бу әсәрдә данлыклы баш рольне – Булатны уйнау мөмкинлеге теләсә кемгә эләкми. Мондый бәхеттән башың әйләнеп китмәдеме?


– Булат ролен беренче тапкыр 2011 елның 19 ноябрендә башкарган идем. Бу чыгышым минем өчен онытылмас вакыйгага әйләнде. «Зәңгәр шәл» спектаклыенең премьерасы барган көннәр. Тамашачы залында бер буш урын юк. Көтмәгәндә, баш рольне уйнаучы Ирек Кашапов авырып китте, дигән хәбәр таралды. Спектакль башланырга нибары өч сәгать калганда, Булат ролен миңа уйнарга туры киләчәген әйттеләр. Сәхнә артында ашыга-пошыга сүзләремне, җыр текстларын өйрәндем. Әле, җитмәсә, Ирекнең киемнәре дә миңа туры килми, читекләре кыса, өстемдәге күлмәк-ыштаным җилферди. Тик сәхнәгә чыгу белән, барлык уңайсызлыклар онытылды, аның сихри көче шундадыр инде. Юньләп репетиция дә ясамаган килеш, Булат ролен уңышлы гына башкарып чыктым. Бу хәлдән соң үз көчемә ышанычым артты.

– Татар сәхнәсендә Булат – иң атаклы рольләрнең берсе. 1926 елда сәхнәгә куелган бу әсәрдәге әлеге рольдә иң беренче булып аның авторы Кәрим Тинчурин үзе, соңыннан төрле елларда танылган артистларыбыз Азат Аббасов, Наил Әюпов, Әсхәт Хисмәтов, Рамил Төхвәтуллин уйнаган. Бу образны тудыруда бигрәк тә кайсы артистның уенына таяндың, кемнең уйнавы сиңа күбрәк ошады?

– Баштарак Булатны уйнау авыр булды, әлбәттә. Каушый, бу рольдә үземне кыенрак хис итә идем. Уйнаган саен, рольгә үземнән өлеш кертергә, Булатны төрле яктан халыкка җиткерергә тырышам. Булат ролен ихлас күңелдән уйнагангамы, Мәйсәрәгә дә чынлап та гашыйк булам төсле. Бүгенге көндә дә Булат образын камилләштерү эше дәвам ителә. Танылган артистларыбызга килгәндә, аларның һәрберсе дә үзенчәлекле шәхес. Ләкин мин Рамил Төхвәтуллинның гына уйнавын күрдем. Аны әле хәзер дә Булат кебек кабул итәм. Мөмкинлек булса, мин башка Булатлар уйнаган язмаларны да рәхәтләнеп карар идем.

– Хәзер сине дә «Булатлар» исемлегенә кертеп була. Театр тарихына иң яшь Булат булып кереп калдың!

«Зәңгәр шәл» – музыкаль спектакль, татарның бөек композиторы Салих Сәйдәшев иҗатының искиткеч үрнәкләреннән берсе. Булат образы, билгеле булганча, актерлык талантын гына түгел, ә вокаль яктан да осталыкны таләп итә торган роль. Белгәнемчә, син, опера җырчысы А.Аббасовтан кала, махсус музыка белеме алган икенче башкаручы. Бу сиңа беркадәр җаваплылык та өстидер.

– Гомумән алганда, актер бик күп һөнәрләрне яхшы үзләштерергә, бииме ул, җырлыймы, әллә пластика белән шөгыльләнәме – барысын да югары дәрәҗәдә башкарырга тиеш. Камал театры артистлары да тукталып тормый, һәрчак алга бара, җыр-бию сәнгатендә кайнап яши. Ә шәхсән җырга килсәк, көллияттә укыганда да, театрда эшләгәндә дә актерлар вокал дәресләрен ала. Ләкин драма артисты, барыбер, чын профессиональ җырчы кебек җырлый алмый. Ул сәхнәгә үзенең тавыш мөмкинлекләрен күрсәтергә чыкмый. Аның беренче максаты – җырның мәгънәсен тулысынча халыкка җиткерү, тормышны тасвирлау. Җырны пышылдап кына, ләкин чын күңелдән башкарып була.

Язмышым мине театр белән бәйләгәч, беренче чиратта үземне актер буларак хис итәм, әлбәттә. Рухым музыкаль яктан да үсеш таләп иткәч, консерваториягә керергә уйладым. Кайберәүләрнең: «Камал театрында җырлый белгән артистлар юк», – дип әйтүләре күңелне рәнҗетә иде. Җыр сәнгате белән ныклабрак танышырга теләвемнең төп сәбәбе, бәлки, шундадыр. «Театрыбызда профессиональ җырчылар юк», – дип әйтеп булмый инде хәзер (елмая).

– Җыр сәнгате серлә­рен сиңа кем өйрәтә?


– Татарстанның халык артисты Мөнир Якупов классында белем алам. Ул бик таләпчән укытучы. Үзем дә таләпчәнлекне яраткач, укытучым белән уртак телне тиз таптык.

– «Талантлы кеше бар яктан да талантлы», – ди халык. Син шулай ук опера сәнгатендә дә үзеңне сынап карадың, Е.Анисимованың «Ночь перед Рождеством» опера-колядкасында баш рольләрнең берсен башкардың – Чуб образын ачтың. Бу синең классик пландагы беренче ролең булдымы?


– Опера жанрында әле беренче чыгышым гына булса да, ул миңа зур тәҗрибә бирде. Операның театр сәнгатеннән авыррак икәнен аңладым. Җырчылар җырлыйлар, актерлар уйныйлар гына, ә опера үзендә икесен дә берләштерә. Шуңа да, аны сыйфатлы итеп башкарыр өчен, төпле музыкаль белем кирәк.

– Шуңа бәйле рәвештә, тагын бер соравым туа. Бу ике өлкә бер-берсенә комачауламыймы?


– Юк, киресенчә, актер һәм җырчы һөнәрләре бер-берсенә ярдәм генә итәләр. Бүгенге көндә ике өлкәдә тәҗрибәм булса да, киләчәгемне театрдан башка күз алдына китерә алмыйм.

– Кызганыч ки, бүгенге көндә сәнгать белән бәйле юнәлешләр артык күп акча китерми...

– Артистлар акча өчен эшләми. Спектакль барышында сине күзәткән меңләгән күзләр, соңыннан эшеңә бәя биргән кул чабулар, ул вакытта кичергән хисләр чиксез дәрт бирә. Акча артыннан чапкан кешеләр сәнгать өлкәсендә эшли алмый. Мин сәхнәсез яши алмыйм. Театрга кергән саен, җаныма якын булган сәхнәне сыпырып китәм...

– Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көненә багышланган шигърият кичәсендә син, күңелгә үтеп керерлек итеп, Тукайның берничә шигырен сөйләден. Үзең дә, миңа калса, тышкы кыяфәтең, йөз сызыкларың белән бөек шагыйребезне хәтерләтәсең кебек.


– Мин шигърияткә кечкенәдән үк гашыйк. Шигырьләр сөйләргә бик яратам һәм бу өлкәдә үземне ача алуыма мин чиксез бәхетле. Шигырь укыганда, шагыйрьнең нәрсә әйтергә теләгәнен бирә, шул ук вакытта үзеңнән дә өлеш кертә алсаң, сөйләвең игътибарны җәлеп итәчәк. Г.Тукай белән беррәттән,

А.Алиш, М.Җәлил, Х.Туфан, Һ.Такташ, Р.Вәлиев, Р.Фәйзуллин, Зөлфәт, Р.Мөхәммәтшин иҗатларын яратам.

– Һәрбер иҗат кешесенә бирелә торган сорау: нинди яңа рольләрдә уйнар идең? Хыялларың нинди?


– Минем бер хыялым бар. Ул – Т.Гыйззәтнең С.Сәйдәшев белән берлектә язган «Наемщик» әсәрендә Батырҗанны уйнау. Ул образ буларак та бик кызыклы, драматургиясе дә көчле, музыкаль яктан да яңгырашлы әсәр. Миңа, Аллага шөкер, җырлы рольләр туры килеп тора. «Кечтекле уен»да – Шамил, «Искән җилләр»дә – Рамай, «Әрем исе»ндә – Сәяр, «Зәңгәр шәл»дә – Булат... 


Алия МОРТАЗИНА

в„– |

Өйдә – татарча, урамда – русча

$
0
0
15.05.2014 Милләт
Республикабызда төрле милләт вәкилләре гомер итә. Шунлыктан, биредә яшәүче һәркем үзара тыныч-тату мөнәсәбәт булдыру, аңлашып яшәүгә ирешү өчен тырышадыр, минемчә. Улыбыз тәрбияләнә торган Первомай районының 95нче балалар бакчасы да бүгенге көндә нәкъ шушы максат белән балаларга толерантлыкның нәрсә икәнлеген аңлату, башка милләт вәкилләренә карата игътибар, хөрмәт тәрбияләү өстендә эш алып бара.

Беркөн әлеге бакчада чаралар оештыручы белгеч Екатерина Иконникова татар милләте белән балаларны таныштыру максатыннан бәйрәм оештыруда ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Мин бик рәхәтләнеп риза булдым.

Бакчабызның толерант¬лык буенча тәрбия эшләре алып баруына сөенәм, чөнки улыбыз гаиләдә кечкенәдән гел татарча аралашканга, бакчага тәүге адымнарын атлаганда рус телен аңласа да, үзе аңлатып әйтерлек бер авыз сүз дә белми иде. Әлбәттә, ата-ана буларак, балабызның башкалар белән аралашуында проблема тууына, үз кирәген әйтеп бирә алмавына бик борчыла идек. Тел белән әйтеп бирә алмагач, бала, психологик яктан үзгәреп, я сугышып, я чеметеп, үз кирәгенә ирешә иде. Бу безнең өчен зур проблемага әверелә башлады. Тик тәрбиячеләрнең һәм бакча хезмәткәрләренең: “Борчылмагыз, кирәген үзебез өйрәтербез, иң мөһиме - бала туган телен белеп үссен, онытмасын!” - дип әйтүләрен ишетү йөрәгебезгә май булып ятты.

Чынлап та, борчуларыбыз юкка булып чыкты. Улыбыз тиз арада русча өйрәнде һәм бүгенге көндә ике телдә дә иркен аралаша. Яшермим, бакчада күпчелек рус мохитендә тәрбияләнгәнлектән, өйдә дә сөйләмендә рус сүзләре ишетергә туры килде. Татар теле әкренләп арткы планга күчә башлады. Тик шулчак үзебезне кулга алып, Рабит абый Батулланың тәҗрибәсенә таянып: “Өйдә - татарча, урамда - русча” девизы буенча яши башладык. Моның яхшы эшләвенә бик тиз инандык та, чөнки баланың йорт бусагасын атлап керү белән: “Онытып җибәрәм, өйдә татарча бит әле!” - дип әйтүен еш ишетергә туры килде. Хәтта беркөн төркемендәге рус милләтеннән булган бер кызның шаяртып: «Үскәч өйләнешәбез», - дигән сүзенә: “Я же татарин!” - дип җавап бирүе, барлык икеләнүләребезне юкка чыгарды. Димәк, без - дөрес юлда.

«Бакчада татар милләтенә багышланган бәйрәмне оештыру өчен кемгә мөрәҗәгать итәргә?» дигән сорау тугач, бер дә икеләнмичә, “Иман” татар яшьләре берлегенә мөрәҗәгать иттем. Алар бер дә каршы килмичә, бик рәхәтләнеп, әлеге эшкә алындылар. Чараны оештыруның төп максаты - балаларны татар милләте, теле, гореф-гадәтләре, аш-суы һәм уеннары белән таныштыру иде. Чарага кадәр тәрбиячеләребез балаларга аралашуда иң еш кулланыла торган татарча сүзләрне өйрәтеп, алдан ук әзерлек эшләре башлаганнар. Шуңа да, бәйрәмгә милли киемнәрдән килеп кергән абый-апаларының “Исәнмесез, балалар!” - дип сәламләүләренә балалар да: “Исәнмесез!” - дип җавап кайтардылар. Балаларга татар бәйрәме булачак дип алдан ук әйтелеп куелса да, төркемгә башкача төрле киемнәрдән килгән кунакларны алар кызыксыну белән күзәттеләр. “Иман”нар балаларга, иң элек, төрле милләтләр арасында татарлар булуын, бәйрәмнәрдә аларның ничек киенүләрен, нинди ризык¬лар пешерүләре турында сөйләделәр. Бүген дә бәйрәм булуын истә тотып, балаларга курчаклар өчен чәкчәк пешерергә тәкъдим иттеләр. Балалар әлеге кызыклы эшкә бик зур тырышлык белән керештеләр. Ә яшьләр, һәр бала янына килеп, чәкчәкне төрлечә ясарга мөмкин булуын аңлаттылар. Нәтиҗәдә, өстәлдә түгәрәкләп һәм озынча итеп ясалган төшләрдән ясалган бик матур чәк-чәкләр пәйда булды. Балалар бераз утырып ялыкканлыктан, “Иман” яшьләре аларны татарча бию көенә түгәрәккә дәштеләр. Кемнең ничек килеп чыкты, шулай биеде, тик һәркемнең көйгә басарга тырышуы сизелеп тора иде. Биюләрдән соң “Капкалы”, “Җиләк җыям, как коям” кебек татар халык уеннары оештырылды. Ә бәйрәм азагында балаларны табында чып-чын чәкчәк һәм кыс¬тыбый көтә иде. Балалар курчак¬лар өчен генә ясалган чәкчәкнең шулай тәмле килеп чыгуына әллә чынлап ышанып, әллә инде юри генә, бик тәмләп чәй эчтеләр. Кыс¬ка гына вакытны бик күңелле итеп уздырган абый-апалары белән дә алар озак саубуллаштылар. Бәйрәм чын мәгънәсендә бик күңелле, эчтәлекле, зәвыклы узды.

Ата-аналар һәм бакча хезмәткәрләре тарафыннан Ижау татарларының шундый актив, талантлы, үз милләтләре өчен янып йөрүче яшьләре булуы хакында сокланып сөйләүләрен ишетү миндә халкым өчен горурлык хисләре тудырды. Чынлап та, яшьләребезнең төрле өлкәдә эшләүләренә, күпләренең бүгенге көндә студент булуларына карамастан, татар милләтен, телен югалтмау, аны үстерү өчен янып йөрүләренә бары тик сокланып кына карарга һәм яңа буынны тәрбияләгәндә аларны үрнәк итеп куярга кирәктер.

Төркемебездә тәрбияләнүче татар малае Айратның әтисе Рәшит Халитов әлеге яшьләрнең “Иман”нан булуына сөенеп туя алмады. Берлекнең бүгенге көндә дә актив эш алып баруына таң калды, чөнки ул үзе дә кайчандыр шушы берлек әгъзасы булган икән. Саубуллашканда да ул: “Афәрин, “Иман”нар!” - дип озатып калды.

Әйе, “Иман” татар яшьләре берлегенә, бигрәк тә ул көнне балаларыбызга зур бәйрәм ясаган Гүзәлия Кашаповага, Ләйсәния Закировага, Ләйсирә Гатауллинага, Дилия Гатауллинага, Илдар Маннановка, Илнар Хәйбуллинга, Дәлия Хәсәновага чын күңелдән зур рәхмәтләремне җиткерәм. Сез милләтебезне үстерүгә зур өлеш кертүче уңган, булган яшьләребез. Киләчәктә дә үз максатыгыздан тайпылмыйча, гел зур уңышларга ирешеп, киләчәк буынны да үз юлыгыздан әйдәп барырга язсын сезгә! “Булганнан бар да була!” - диләр, бу сүзләр сезнең хакта.
 


Ләйсән ӘХМӘТОВА

в„– |

“Ачу”дан качу кирәк

$
0
0
15.05.2014 Сәясәт
Бер мөслимәнең: “Эх, шушы телне... Тагын кирәкмәгән сүз әйттем, тагын юк-барга сүз көрәштердем. Сабыр итәргә тиешлегемне беләм бит, югыйсә. Әллә авызга таш тутырып йөрисе инде?!” – дигән сүзләре уйландырды. Юкка гына әйтми ул аны, мөселман башкаларның рәнҗетүенә түзәргә, аларны гафу итәргә, ачуын тыярга тиешлеген аңлаганга күрә әйтә.

Әмма киңәшне бирүе генә җиңел, тотуы авыр дигәндәй, шушы белемнәрен көндәлек гамәлгә кертә алмыйча гаҗизләнә. Иманның яртысы булып саналган сабырлыкны тотып тору бик авыр шул. Ачуың чыкса, китә бара ул. Ә китмәсен өчен нишләргә? Ачу чыкканда үзеңне ничек тотарга?

Ислам өйрәтүләренә мөрәҗәгать итәр алдыннан, кайбер психологлар фикерен беләсе иде. “Ачуны эчтә калдырырга ярамый. Аның тышка “бәреп” чыгуы кирәк. Шул рәвешле кеше ачуыннан котыла, ул аның күңелен борчып тормый”, – ди алар. Гомумән, психологлар әйтүенчә, ачуны эчтә саклау кешегә зыян сала. Ә динебез аны тышка чыгарырга кушмый, киресенчә, мөселман ярсуын басарга тиеш. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә: “Күпләрне җиңүче көчле түгел, ачуланганда үзенә хуҗа булучы көчле”, – дигән. Бер кеше Мөхәммәд (с.г.в.)нән: “Кайсы гамәл иң яхшысы?” – дип сорагач, ул аңа: “Булдыра алсаң, ачуланмаудан гыйбарәт булган күркәм әхлак”, – дип җавап биргән. Тагын бер хәдистә болай диелә: “Бөтен нәрсәгә караганда да мин бәндәмнең ачуын басканын яратам, чөнки Аллаһы ризалыгы өчен ачуын тыйган вакытта Аллаһы аның җанын иман белән тутыра”.

Әйдәгез, ике фикерне чагыштырып та карыйк әле. Ачу ул “бомба” кебек бит. Әгәр тел ярдәмендә тышка бәреп чыгып “шартласа”, тирә-юньдәгеләргә зыян салуы бар. Ул кешегә рухи һәм әхлакый гына түгел, физик зарар да китерергә мөмкин. Ә динебез өйрәткәнчә, ачу дигән “бомба”ны саперлар сыман “зарарсызландырырга” өйрәнсәк, беркемгә дә зыяны тими. Хәтта әйләнә-тирәдәгеләр күңелебез ярсуын сизми дә кала. Әле ачуыбызны Аллаһ ризалыгы өчен тыйсак, Раббыбыз җаныбызны иман белән тутырачак.

Шунысын да әйтергә кирәк: динебез ачуны ике төргә бүлә: беренчесе – шелтәгә лаек (яки кеше үзе өчен үч алырга тели), икенчесе – Аллаһ ризалыгы өчен ачулану. Беренчесеннән котылу юлын эзлибез, чөнки ачуы килгән кешенең йөзе үзгәрә, каны кайный, теленнән бозык, хәтта көфер сүзләр дә чыга. Төрле тәртипсезлекләр дә эшләп ташларга мөмкин. Шуңа күрә ачуга хуҗа була белмәүнең нинди нәтиҗәләргә китерәчәген уйлап, аны вакытында тыю хәерле. Ә икенчесе, киресенчә, мактаулы эш санала. Мөселман бер очракта яки дингә зарар сала торган гамәлләр күргәндә, битарафлык күрсәтмәскә тиеш. Пәйгамбәребез (с.г.в) беркайчан да ачуланмаган, бары тик Аллаһның тыюлары бозылганда гына ачуы чыга торган булган.

Хисләребез безгә хуҗа булганчы, без аларга хуҗа булырга өйрәнсәк, балаларыбызны да өйрәтә алсак иде. Ачу – ул тумыштан килә торган сыйфат, кеше өчен бер сынау да. Иң мөһиме: күңелдә ярала башлауга ук, ачуны юкка чыгарырга тиешлегебезне аңлау яки аннан качу кирәк. Шулай итеп, адәм баласы үзенең ярсу хисләре белән көрәшергә өйрәнә, тора-бара, бу гамәле гадәткә керә, холкы төзәлә.

Хәдисләр

Ачу белән ничек көрәшеп була соң?


• “Берәрегез басып торганда ачуланса, утырсын; ачуы басылмаса, ятсын” яки гәүдә торышын үзгәртергә кирәк. Мөмкинлек булса, ул урыннан читкәрәк китү дә файдалы булыр иде.

• “Әгәр берәрегезнең ачуы чыкса, эндәшмәсен”. Чөнки ачуын тагын да арттыра торган сүзләр ишетүе, шулай ук соңыннан үкенәчәк сүзләр әйтеп ташлавы бар.

• “Дөреслектә, ачу – ул адәм баласының йөрәгендә янучы утлы күмер”. Утны су белән сүндерү җиңел, шуңа юыну, тәһарәт алу кирәк. Тәһарәт алганда кеше Аллаһны искә ала һәм су белән дә, Аллаһны зекер итү белән дә күңелендәге ярсуны баса.
 




в„– |

Калфак кигән баш һәрвакыт югары булыр

$
0
0
15.05.2014 Милләт
Бөтендөнья татар хатын-кызлары бүген милләт язмышын кайгыртырга Казанга җыелды. 15-17 май көннәрендә башкалабызда II Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены уза.

Аны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы үткәрә. Форумда җәмгысе 477 кеше катнаша. 18 чит илдән - 93, Россия төбәкләреннән 250 делегат Казанга килде инде. Шулай ук, Татарстанның 43 районы һәм шәһәреннән дә делегатлар, шәрәфле кунаклар бар.

Мөхтәрәм кунакларны каршы алганда “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова Интертат.ру газетасына әлеге вакыйга уңаеннан үз фикерләрен җиткерде: “Минем фикеремчә, без яңарыш чорында яшибез. Узган гасырның 80нче елларында Казанда татарча сөйләмне ишетми идек. Ә хәзер рәхәтләнеп үз телебездә гәпләшәбез, үз җырларыбызны җырлыйбыз. Театрларыбыз да милли каһарман образларын сәхнәләштерә башлады. Р.Зәйдулланың “Үлеп яратты”, М.Маликованың “Соңгы риваять” спектакльләрендә тарихи хатын-кыз шәхесләребез яңадан мәйданга чыга. Кол Шәриф мәчетенең балкып торуына гына игътибар итегез. Борынгы Болгар җирләре ничек торгызылды. Боларның барысын да яңарыш чоры дими, ни дисең?! Ә хатын-кызларыбыз һәрвакыт алгы сафта. Безнең милләт мәсьәләсе, милли мәсьәләләр күбрәк дәүләт җилкәсендә һәм алар ишетерлек итеп нәкъ менә хатын-кыз аша үтә дип уйлыйм. Бер-беребезгә карата булган хөсетлектән арыныга кирәк безгә”, - диде Кадрия ханым.

II Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумына Светлана Алиева Кырым Республикасыннан килгән. Светлана ханымның әнисе Флүрә - Казан татары, әтисе исә кырым татары, биш ел Бөек Ватан сугышында катнашкан майор. Заманында алар Үзбәкстанда очрашып гаилә корып җибәргән була. Светлана ерак Үзбәкстанда 1947 елда туып тәрбияләнсә дә, саф татарча сөйләшә. Бу күренешне Светлана апа әнисенең гомерлек бүләге дип саный. Ана кызын үз телендә тәрбия кылган. Менә инде 25 ел дәвамында С.Алиева Кырымда әтисе ватанында гомер итә. “Әнием гомере буе Казанны сагынып яшәде. Исән булса, чиксез шатланыр иде, - дип дымланган күз яшьләрен сөртеп ала Кырым делегаты. - Бездә “Идел” дигән милли оешма бар, аның 20 еллыгын февраль аенда гына уздырдык. Нәкъ менә шушы оешмада үзара очрашып, татар яңалыкларын барлыйбыз, милли йолаларыбызны уздырабыз. Кырымда татарның якшәмбе мәктәбен оештырыга телибез. Бездә Казан татарлары да, Кырым татарлары белән катнаш гаиләләр дә шактый. Аллага шөкер, Казан татарлары һәрдаим ярдәм итеп тора. Мәчетләр төзегәндә да ярдәм күрсәттеләр. Хәзер бездә тынычлык урнашып килә. Президентыгыз ике көн бездә булмаса, өченче көнне инде очып килеп җитә. Сәяси киеренкелекне бетерүдә зур көч куя ул. Дипломатик ярдәмен еш тоябыз. Хатын-кызлар форумыннан тынычлык, исәнлек-саулык өмет итәм”.

Башкортстаннан килгән, Уфа каласының “Ак калфак” оешмасы рәисе Люция ханым Вафинаның да форумда җиткерәсе фикерләре шактый күп: “Безнең татар халкы авырлыкларны һәрвакыт җиңеп яшәгән. Ул авырлыклар безне алга этәргән. Ә хатын-кызның табигате үзеннән-үзе шундый инде ул: балалар үстерү, гаилә учагын саклау, тормыш иптәшеңә иш булып яшәү безнең канга тумыштан салынган инде. Ир-атсыз гына гаиләдә бала тәрбияләү дөрес түгел, билгеле. Әмма бүгенгесе көндә ирләр безгә караганда йомшаграк бит. Бала дөньяга килгән икән, ире ярдәм итә алмаса, хатын-кыз бу очракта да вазифасын төгәл башкарып чыгачак, мин моңа ышанам. Бу җәһәттән мин бик борчылмыйм. Иң мөһиме, әни кеше үзебезнең туган телдә, милли тәрбия үрнәгенә таянса, балаларын үз милләте белән кавышуга өндәсә, шәхес тәрбияли алачак”, - ди ул.

Люция ханым белдергәнчә, Башкортстанда “Ак калфак” оешмасы актив эшли. Биредә “Татар гаиләсе” дигән проект берничә юнәлештә эшчәнлек алып бара. “Татар гаиләсе кечкенә баладан башланырга тиеш. Алай гына да түгел, сабый дөньяга ничек аваз салачак, нәкъ менә шул мизгелләрне дә күз уңыннан ычкындырмаска иде. Форумда әнә шул мәсьәләләрне да кузгатырга кирәк дип саныйм. Күкрәк сөте имезү мәсьәләләре дә читтә калырга тиеш түгел. Гаиләдә сабыйны киләчәктә саф милли гаилә корырлык итеп тәрбия кыла алсалар, ата-ана үз бурычын үтәгән дигән сүз. Мәктәп, балалар бакчаларында кичәләр уздырабыз. “Минем гаиләм туган телендә сөйләшә” дигән чараларыбызда татар шагыйрьләренең шигырьләрен яттан сөлиләр. Мондый кичәләрдә әти-әниләр дә катнаша. Мәктәпләрдә татарча спектакльләр куябыз”, - ди тугандаш республикадан килгән Люция Вафина.

Милли сәясәт мәсьәләләренә дә Люция ханымның үз карашы бар: «Без Татарстандагыларга кызыгып яшибез. Шуңа күрә тәҗрибә уртаклашырга еш киләбез. Бүген безне шулай бердәм итеп җыйган өчен Бөтендөнья татар конгрессына, “Ак калфак” Бөтендөнья хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисовага олы рәхмәтемне җиткерәсем килә. Безнең өчен бу бик кирәкле очрашу. Интернет заманы булгач, бигрәк тә сездәге һәрбер яңалыктан хәбәрдар булып торабыз. Минем шундый хыялым бар, татар хатын-кызлары калфак киеп йөрсен иде. Калфак кигән баш һәрвакыт югары тора ул”, - дип үз теләкләрен җиткерә Уфа кызы.

Хатын-кызлар форумы шактый четерекле милли мәсьәләләрне кузгатырга җыена. Шулар арасында горурлык сыйфаты да игътибардан читтә калмас, дип уйлыйм. Чөнки татарга күп очракта горурлык сыйфаты җитми. Бу күркәм сыйфатны да бит без - аналар тәрбияләргә тиеш. Форумның пленар утырышы иртәгә Г.Камал театры бинасында 10.00 сәгатьтә башланачак.

Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закиров журналистлар белән очрашу вакытында форумда катнашучыларга эшләрендә уңышлар теләде. Конгрессның күркәм эш-гамәлләрен барлады. Хатын-кызлар форумының иҗтимагый советын булдырырга дигән теләген җиткерде. Мондый эчтәлектәге дөньякүләм очрашуларның ел саен оештырылачагын вәгъдә итте. 


Мөршидә КЫЯМОВА

в„– | 15.05.2014

Бакчадан киткәндә дә акча кирәк бер букча...

$
0
0
16.05.2014 Җәмгыять
Кызымны беренче тапкыр балалар бакчасына илткән көнем исемдә. Баламны армиягә озаттыммыни: күзләрдә яшь, йөрәк тыныч түгел... Ияләшү чоры булгач, биш сәгатьтән аны кире алырга кирәк иде. Борчылудан шул сәгатьләрне бакча янында басып үткәрдем. Болар барысы да артта калды, инде кызымның чыгарылыш кичәсе, балачакның бер баскычы мәктәп белән тоташа, ә күздә тагын яшь, борчылу...

Казан җирендә балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе хәзер туй кебек уза икән ләбаса. Ниләр генә уйлап чыгармый ата-аналар. Үзләре акча юк, диләр, үзләренең барысын да югары дәрәҗәдә, тиешенчә уздырасы килә.

Чыгарылыш кичәсенә әзерлек инде сентябрь аенда ук башланды бугай: аниматор, видеога төшерүчеләрне табу, кафены белешү... Күп балалар бакчасында һәр хезмәткәргә дә бүләкләр бирү гадәткә кергән: бакча мөдиреннән алып идән юучыга кадәр... Бу мәсьәләдә ата-аналарның фикере төрлечә анысы. Нигә кер юучыларга, пешекчеләргә, шәфкать туташларына бүләк бирергә тиеш без? Алар бит үз эшләрен башкара, шуның өчен хезмәт хакы ала диючеләр бар. Алай дисәң, укол кадаган шәфкать туташына да күчтәнәч алып бирәбез бит, югыйсә вазифасын үти. Бирмәсәң дә сорамыйлар анысы, барысы да үзебездән тора. Ә инде бәйрәм уңаеннан истәлек калдырырга уйлаганбыз икән, бу бүләкләр чын йөрәктән, рәхмәт йөзеннән булырга тиештер инде ул. Гадәттә, тәрбиячеләргә 3 мең сумнан да азракка бүләк алмыйлар. Бу уңайдан хәзер сертификатлар бик популяр, билгеле бер суммага кәгазь тоттырасың да, җаннары теләгәнне рәхәтләнеп үзләре сайлап алсыннар. Кыскасы, хезмәткәрләргә бүләкләр өчен һәр кешедән уртача 1000 сум җыярга туры килә. Шулай ук балаларны да бүләксез калдырып булмый. Иң еш алына торган бүләк – ул беренче сыйныфка бару өчен махсус җыелма (карандаш, каләм, линейка, дәфтәр, төсле буяулар һ.б.), глобус, альбом... Моның өчен тагын 500 сум тирәсе кирәк. Чыгарылыш кичәсен чәчәкләрдән башка күз алдына да китереп булмый. Плюс тагын өстәмә акча. Ә май аенда чәчкәләр бик арзан тора димәс идем. Ләкин, эзләгән табар дигәндәй, монда да күпмедер сумманы янга калдырырга була. Әйтик, күпләп сату базарында алырга, интернет аша арзанлы чәчәкләргә заказ бирергә мөмкин. Кыскасы, менә булды 2000 тирәсе... Болардан тыш, әле залны бизәр өчен махсус кеше ялларга туры килә, ул шарлар белән бүлмәне тутырган өчен 2000 тирәсе каерып ала. Бакчадагы истәлекле мизгелләрне чагылдырган ун битле альбом 1000 сум тирәсе тора. Чыгарылыш кичәсен видеотасмага яздырган өчен дә аерым түләргә кирәк. Яздырып биргән дисклары өчен генә түгел, килеп төшергән өчен дә акча сораучы операторлар бар. Алар хезмәтләре өчен 6 мең тирәсе алса, дискларына тагын акча сорый. Болары профессиональ операторлар икән. Ә төшергән өчен алмый торганнары видеограф дип атала, ди. Алары бары диск өчен генә 300-500 сум тирәсе ала.

Кафега барып бәйрәмне дәвам итү тагын бер мәсьәлә. Спиртлы эчемлекләр белән, шашлыклар пешереп, вакытлыча йорт алып күңел ачучы төркемнәр дә бар, кайберләре кафега барып бәйрәм итә, кемдер бөтенләй беркая бармый. Бер караганда, бакчада узган тантаналы кичә дә бик җиткән кебек. Ләкин юк, кемдер язылмаган закон керткән: чыгарылыш кичәсеннән соң, каядыр барырга кирәк... Ничек инде, буыннан буынга килгән традицияне бозып булсын ди?! Кафеда бер урын якынча 600-1200 сум тирәсендә тирбәлә. Монда әле балаларны уйнатыр өчен 2000 сум тирәсенә аниматор яллауны да кертсәң...

Чыгарылыш кичәсендә һәркемнең дә матур буласы килә. Балалардан бигрәк, ата-аналар сабыйларын иң текәсе, иң гүзәле итеп күрсәтәсе килә. Шуңа да балга күлмәкләр алганда акчаларын кызганмыйлар. Ә күлмәкләрне, үч иткәндәй диярсең, кыйммәтләндереп куйганнармы шунда. Февраль аенда 2000 сум торган күлмәкләр майда 4000 сумга җиткән. Иң аянычлысы – ул күлмәкләр бер көнлек кенә бит, аяк табанына кадәр җиткән, күпереп торган күлмәкне тагын кая киясең... Малайларның чалбар, күлмәкләре дә арзан түгел. Баланы чыгарылыш кичәсенә киендерү, чәч ясауны, аяк киеме, костюмнарны кертеп, якынча 5000 сумнарга төшә. Әле үзеңә дә яңа күлмәк-ыштан алып җибәрсәң, нәкъ туйга әзерләнгән кебек була инде... Барысын да кушсаң, кимендә ун мең сум тирәсе килеп чыга. Чыннан да истә калырлык чыгарылыш кичәсе. «Түзегез, чыгарылыш кичәсе бер генә була бит», – дип юата тәрбиячеләр. Мәктәпкә баруын күз алдына китерәм дә... Беренче сентябрьгә җыенганда 15 меңләп кирәк була, диләр, башлангыч сыйныфны тәмамлаганда тагын чыгарылыш, мәктәптән киткәндә тагын. Тормыш чыгарылыш кичәләреннән генә тора диярсең. Кыскасы, акчаң гына җитсен...

Хәер... Иң мөһиме – балаларыбыз исән-сау булсын, йөзебезгә кызыллык китермәсен, ә акчасы булыр, Ходай юнен бирер әле...

Фәридә ТӨХФӘТУЛЛИНА, «Манзара» тапшыруы мөхәррире, «Сиңа миннән сәлам» тапшыруын алып баручы:


– Бакчада чыгарылыш кичәсе – ул балаларның беренче зур бәйрәме. Ләкин аны артык купшы итеп уздыру, минемчә, кирәкмидер. Концерт программалары, күңелле чыгышлар белән истә калсын ул. Әмма балалар бәйрәме күп очракта, ата-аналарның күңел ачуына кайтып кала. Безнең дә быел олы кызыбыз бакча белән хушлаша. Тәрбиячеләрдән, бакча мөдиреннән канәгатьбез. Рәхмәт аларга. Чыгарылыш кичәсенә дип, сүзем ялган булмасын, 5 мең тирәсе җыйдыкмы шунда... Үземнең дә бакча белән хушлашуымны хәтерлим әле, бакчадан аркага рюкзаглар асып чыккан идек... Балалар күңелендә дә чыгарылыш якты хатирәләр генә калдырсын.

Булат БӘЙРӘМОВ, алып баручы, тамада:


– Олы кызымның чыгарылыш кичәсе моннан ике ел элек узды. Матур күлмәкләр, кызымның актив катнашуы, спектакль күренешләре, балаларның төрле образларга кереп ата-аналарны шатландырулары истә калган. Ахырдан кафега барып бәйрәм иттек. Әллә ни зур суммада акча җыешканыбызны хәтерләмим, 2000 сум тирәсе булдымы икән ул? Тәрбиячеләрне бүләкләргә, тиешенчә хөрмәтләргә кирәк дип саныйм мин, хәзер бит адекват булмаган балалар күпме, барысын да тәрбияләргә, аларга түзәргә кирәк. Ә менә балаларны артык азындыру кирәкме икән? Чыгарылыш кичәсен билгеләргә дип чит илгә баручыларны да беләм. Әмма балалар бакчасы яшендәге сабый әле нәрсәгә ирешкән соң? Дәрәҗә яуласын. Тырышсын ул. Әнә шул чакта бала белән горурланырга, аны мактарга була. Ясалмалылык кирәкми. Акчасы булган кеше теләсә ничек бәйрәм итсен анысы, тик баланы кечкенәдән азындырсаң, башка менеп утыра башлар бит алар... 


Эльвира МОЗАФФАР

в„– |
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>