Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

“Туган як”ны кайда, күпме укыйлар? #7396

$
0
0
12.02.2013 Матбугат

 

 

 

 

 

 

 

 


 Күреп торганыгызча, «Туган як”ның тиражын үстерү мөмкинлеге күп авылларда бар, аеруча Уразавыл, Кече Рбишча, Мәдәнә, Татар Моклокасы кебек зур торак пунктларда. Без бу мәсьәлә өстендә эшләячәкбез, чөки безгә һәр подписчик бик мөһим һәм кадерле.

 Авылларыбызда мәктәпләр ябылып туган телебезнең киләчәгенә куркыныч янаган очракта, “Туган як” бердәнбер коткару көймәсенә әйләнеп бара хәзер. Менә шул көймәне катлаулы тормыш диңгезендә дөрес курс белән алга нык баручы караб итәр өчен, сезнең, кадерле милләттәшләребез, “Туган як”ка язылуыгыз сорала.

 Кадерле укучылар! "Туган як"ка ел әйләнәсендә язылырга мөмкин. Өлкәдән читтә яшәүче мил-ләттәшләребез газетаны теләсә нинди  саннан  яздырып алдыра  алалар.
 


Р.СӨННӘТОВ

в„–5 | 08.02.2013

Әлмәт театрында "Туй" спектакле (ФОТО) #7397

$
0
0
12.02.2013 Мәдәният

 

 

 

 

 

 

 

1

2

3

4

5

6

7

8




в„– |

Әйтелмәгән рәхмәт (Шаһинур Мостафинның туган көне уңаеннан) #7398

$
0
0
12.02.2013 Җәмгыять
Үзе шагыйрь, үзе язучы-эзтабар, үзе журналист, үзе мөхәррир булган шәхес бүген татар дөньясында берәү генә. Ул – Шаһинур Мостафин. Кайчан карама, йөзе ачык, якты булыр, хәтта кайгылы чагында да (ә ул аны күп, һай, күп кичерде) үзенең эчке халәтен әңгәмәдәшләренә, гәптәшләренә сиздермәскә тырышыр. Үтә ярдәмчел кеше. Шаһинурга карасаң, аның бер генә дошманы да юктыр дип уйлыйсың. Бәлки чынлап та шулайдыр да әле. Исәнләшеп, күрешергә кулыңны сузуга, ул сиңа рәхмәт яудыра башлый. Саубуллашып, инде байтак ара киткәч тә, артыңнан, «рәхмәт-рәхмәт», дип әйтеп калыр.

Безнең каләмдәшләрнең берише аның бу парлы рәхмәтләрен мәзәккә дә әйләндерергә өлгерде инде. Мәсәлән, чордашы Марсель Галиев, Шаһинур Мостафинның Язучылар берлегендә рәис урынбасары булып эшләгән чагын искә төшереп, болай сөйләргә ярата:

– Язучылар йортына килгән һәр әдипне Шаһинур Мостафин парлы рәхмәт белән каршылый. Соңгы елда ул, ике рәхмәтне берьюлы әйткәнгә күнегеп беттеләр, дипме, култыклашып барган куш рәхмәтне өченче рәхмәт белән бастырыклап куя башлады. Тик торганда, кинәттән, көпә-көндез берьюлы өч рәхмәткә юлыккан кешенең зиһене тарала, әйтер йомышын онытып, Язучылар йортыннан ул исәнгерәп кайтып китә. Яшәгән йортын таба алмыйча, өч рәхмәтнең пар-җылысы чыгып беткәнче, шәһәр урамнарында адашып йөри...

Нәрсә-нәрсә, көлсәк-нитсәк тә, Шаһинур Мостафинның рәхмәте, парлы булсын, парсыз булсын, барыбер ихластан. Күңеле саф кеше рәхмәтне уйнап-шаярып, кыланып әйтә алмый. Әйтә икән, чын күңелдән әйтә, икейөзләнүне белми андый кеше!

Рәхмәт. Рәхмәт-рәхмәт. Шушы сүзне үзеңә әйтсәләр, билгеле, җанга рәхәт булып китә. Янә игелекле гамәлләр кыласы килә башлый. Шоферлар рәхмәте турында күпләр белми торгандыр әле. Әйтик, бер йөртүче, ишарәләр яисә фара яктысы ярдәмендә үтәргә рөхсәт сорап (күп очракта сорамыйча), үз «тимер аты» белән синең машинаң алдыңа кереп урнаша. Күпләрдә әдәп-мәгънә дигән нәрсә бар икән әле. Шундыйлар, машиналарының «сары утларын» яндырып-сүндереп алып, сиңа рәхмәтен ирештерә (яки үзең дә шулай рәхмәт белдерәсең). Шушы бер гамәл, бер сүз кәефне күтәреп җибәрә...

Шаһинур Мостафин тарафыннан кылынган игелекнең чиге-чамасы юктыр. Саный китсәң, очына чыга алмавың бар. Шулай да бер игелеге турында, шәхсән, миңа кылган яхшылыгы хакында әйтеп үтим әле. Үзе инициатива күрсәтеп, 1994 елда миңа Шәйхи Маннур премиясе бирдерттергән кеше ул. Иҗатым өчен бирелгән тәүге бүләк. Ул вакытта мин аңа сыңар рәхмәт тә әйтмәдем шикелле. Хәзер менә, унтугыз елдан соң, шул рәхмәтемне ирештерәм үзенә: бик зур рәхмәт, Шаһинур абый!


Илдар абый Юзеевның шәкерте һәм дусты Шаһинурга махсус багышлап язган бер шигыре бар. «Рәхмәт Сиңа, Шаһинур!» дип атала ул. Каләмдәшем турындагы сүземне шул шигырь белән тәмамларга булдым:

Һәр кешегә рәхмәт әйткән Мостафин ул Шаһинур,
Гел-гел изгелек эшләүнең остасы ул Шаһинур!
Кемдер әйтә: «Мостафин да өлкәнәйде, яше зур!»
Картаюны белми торган нәселдән ул Шаһинур!
Һәркемгә кыла яхшылык, күзләрендә яши нур –
Шул сыйфатың үзеңне дә яшәтәдер, Шаһинур!
Узган яуның корбаннары тәрәзәңне шакыйдыр,
Әйтә алар: «Безне кабат терелтүче – Шаһинур!»
Үзеңә дә, җай килгәндә, бер сүз әйтү ярыйдыр:
Йөрәк тибешләрең кадәр Рәхмәт Сиңа, Шаһинур!
 


Ләбиб ЛЕРОН

в„– | 12.02.2013

Рафаил Хәкимов: "Советча эшләү форматы әле дә саклана" #7399

$
0
0
13.02.2013 Милләт
Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты итеп билгеләнде. Ул һуманитар юнәлеш өчен җавап бирәчәк. Бу уңайдан Рафаил әфәнде белән әңгәмә кордык.

– Рафаил әфәнде, яңа себерке яңача себерә дигән сүз бар. Бу өлкәдә төп игътибар нәрсәгә юнәлтеләчәк? Һуманитар фәннәр төгәл фәннәргә караганда читкә этәрелә түгелме?

– Фәннең заманнан алдан баруы мөһим, ләкин ул чынбарлыктан, тормыштан аерылырга тиеш түгел. Фундаменталь хезмәтләр бар, өйрәнелә, языла, ләкин ул бүген яшәеш белән ничек бәйле? Һуманитар фәннәр өлкәсендә уңышлар бар. Казан, Алабуганың меңъеллыклары узды, аларның үсеш програмнары булдырылды. Әлеге көнне Болгар, Зөядә зур эш алып барыла, музейлар ачыла.

Ләкин галимнәр уртак эш алып бармый, тарихчылар, телчеләр, социологлар бер-берсеннән аерыла башлады. Һәрберсе үзләре нидер маташа, тырыша, шуңа күрә тормышның тулы картинасы юк. Татарстанда татар телен укыту проблемы калкып чыкты, заманча методикалар тәкъдим итә алмыйбыз, яңа дәреслекләр юк. Югыйсә, урыслар телгә каршы түгел, алар укыту начар куелган дип әйтә. Аның татары да дәреслекләр авыр язылган дип зарлана. Урынлы дәгъвалар. Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият, сәнгать институты кебек зур институт бар, ләкин ул дәреслекләр белән шөгыльләнми. Ни өчен?

– Аның күп вакыты татар теленең диалектларын өйрәнүгә китә шикелле?

– Диалектларны өйрәнеп артыгы белән мавыгабыз. Бу кадәр кирәкме ул? Милләтне бүләбез бит. Этнографлар да шул юлга баскан иде, туктатырга тырышам. Бердәмлекне саклау болай да җиңел түгел, ә без инде Татарстанның мишәрләренең төрлелеген өйрәнә башладык. Чистай, Буа, Аксубай мишәрләренең төрлелеге турында фәнни хезмәтләр языла. Пенза, Себер, Әстерхан татары дип, керәшеннәрне аердык. Ә тел бит бер. Без бер-беребезне аңлагач, нинди диалектлар турында сүз барырга мөмкин? Бу татарга зыянга гына. Халыкка кирәкме бу? Яз син дәреслек ичмасам! Сүзне татарча өйрәт, шул ук сүзне янында казахча, төрекчә, үзбәкчә, азәрбайҗанча ничек язылганын теркәп куй, ничек яңгыраганын өйрәт. Татар телен белүче балалар Урта Азиядә җиңел эшли алырлык итеп белем бирик. Ә бу икътисадка бик кирәк, тауарны телне белгәндә генә сатып була. Менә бу файдалы булыр иде!

Төрледән-төрле китаплар чыгару тел институтының төп эше булырга тиеш иде. Телләрне үстерү програмнарын кабул итәбез, ә кайда дәреслекләргә урын? Укытучылар, методистлар арасында гап-гади бәйге уздырырга кирәк. Татарча өйрәнгән чит ил кешеләре, урыс милләтеннән булган укытучылар да бу эштә катнашса, отышлырак булачак.

Авылларыбыз өйрәнелмәгән. Тарихны өйрәнгәндә һәрбер авыл искә алынырга тиеш. Бу эшне Татарстаннан башлыйбыз. Русиядәге татар авыллары азмы-күпме өйрәнелә, заказ буенча да безгә мөрәҗәгать итәләр, ләкин бу эш системга салынмаган. Бөтен авылларны тикшерергә, тарихларын язарга тиешбез. Юкка чыккан авыллар да исәпкә алыначак. Тарих институтының бу эшкә көче җитми, ләкин бездә Энциклопедия институты бар. 20 ел дәвамында ул 6 том чыгару эше белән мәшгуль. Бу зур кимчелек. Акчаны да табып була, идарә итү, оешып эшләү җитми әлегә. Эштә ниндидер реструктуризация кирәк. Кызганычка каршы, совет заманыннан калган эшләү форматы саклана, кабинетта утырып, архив, китапханәдә эшләп, авылларга, шәһәрләргә йөрмичә, эшләп булмый. Чыкмый йөрми икән, галим чын тормышны күрә алмый.

– Телне бер тулы бердәм система итеп карап эшләү юк бездә...

– Килешәм. Башкортларны алыйк, алар аерым халык икәнен кабул итәм, ләкин телгә кайтсак, татар белән башкорт теле – уртак тел. Мин лингвист түгел, шуңа бу мәсьәләгә гади карыйм. Кызым кечкенә генә чагында аның белән башкорт спектакленә бардык. Ул урысча белми иде диярлек, башкортларны күргән юк, ләкин барысын да аңлады, “Ник алар кызык итеп сөйләшә?” дип кенә сорады. Балага тәрҗемәче кирәкми, димәк, бу бер тел, сөйләм генә башкача. Мишәрләр, Себер татарлары үзләренчә сөйләшә, ләкин уртак әдәби тел бар. Германияне алыйк, алман теле Бавариядә – бер, Швейцариядә – башка, Австриядә – өченче. Диалектлар бар, ләкин бер алман теле дип исәпләнә. Башкортлар сөйләм дип әйтүгә каршы, ләкин уртак тел итеп куллану безгә дә, башкортларга да файдага гына.

Инглиз теле ник басып бара? Американнарның теле британ теленнән аерыла, ләкин алар американ теле дими. Австралиядә инглиз теле, ди. Бер телгә ябышып, алар җиңеп бара, дөньяны яулый. Ә без аякка басмаган татар телен бүлгәлибез, башкорт та аерыла, казах, кумык, ногай, карачай, балкарлар да аерылды. Аларга да татар теле – уртак тел. Хәзер ясалма рәвештә берләштереп булмый, булган уртак нигезләр бар икән, җимермәгез. Сөйләмне тел дип атамаска, диалектлар булдырмаска кирәк дип саныйм.

– Рафаил әфәнде, татарча заманча терминология юклыгы да галимнәр эше кебек. Кайчак техник терминнар булмавы шул кадәр эчне пошыра. Татар теле матур әдәбият теле генә булып калу куркынычы бар.

– Килешмим, татар теле бай, камил. Урыс телендә терминология бай, диләр. Ләкин күпчелек сүз йә инглиздән, йә латиннан, йә алманнан кергән сүзләр. Без дә татарча компьютер дисәк, татар телен бозамы ул? Әлбәттә, отышлы терминология уйланып табылса, кулланышка кереп китсә, начар түгел. Тургенев “интеллигенция” сүзен кертте, математик Марков “программирование” дигәнне уйлап тапты. Үзбәкстанда урыс сүзе булмасын дип тырышалар, ләкин үзләренең сүзләре бик кулланышка кереп китә алмый. Кешеләргә ничек уңайлы, шулай булсын. Сүз җитмәсә, табыла ул. Бу һәр телдә дә авыр мәсьәлә.

– Татарстанда телне, тарихны популярлаштыру эше аксый. Бу өлкәдә алга китеш булырмы?

– Бу галимнәрнең бурычы түгел. Безнең максат – фундаменталь мәсьәләләр белән шөгыльләнү. Шулай да тормыштан аерылып булмый, популяр китаплар, мультимедиа продукция чыгарга кирәк. Бу эшне ерып чыгар өчен институтлар каршында аерым мобиль эшләүче структуралар оештырылырга тиеш. Бу эш зәгыйфь куелган. Нәшриятлар искечә эшли, базар икътисадын белеп бетерми. Интернетны начар кулланабыз. Энциклопедия институты туплаган мәгълүматны интернетка куйсаң, нинди зур файда булыр иде. Кешегә мәгълүмат кирәксә, шалт бер төймәгә басып кирәген эзләр укый алыр иде.

– Русиядәге төбәкләрдә үз фәннәр академиясен бары тик Татарстан, Башкортстан, Якутия булдырды. Бу - дәүләтчелек символы. Фәннәр академиясендә республиканың үсеш програмнарын, стратегиясен булдырыр өчен акыл ияләре тупланды. Татарстанга ниндидер һөҗүмнәр ясалганда аңа әзер булып җавап бирә торган зур оешма буларак оештырылды ул. Ләкин без Татарстанны яратмаучыларга җавап бирердәй проектлар төзи алмыйбыз кебек. Югыйсә, республиканың Фәннәр академиясе күптөрле програмнар уйлап тапкан кырмыска оясы булырга тиеш. Әллә без читтән күреп бетермибезме?

– Һөҗүмсез булмый, безнең өчен ул – табигый күренеш. Татар тарихының Алтын Урда турында зур хезмәт чыкты. Бу эшкә Русиянең абруйлы галимнәрен тарттык, берсе дә каршы килмәде. Гәрчә Алтын Урданы өйрәнүгә Мәскәү каршы дип уйласалар да, бу эшне ерып чыктык. Русия Куликов сугышын күтәрергә тырыша, ләкин безнең галимнәр лаеклы җавап бирә бит. Араны бутаучылар бар, ләкин провокацияләргә бирешмәскә кирәк. Академия координация эшен уңышлырак алып барыр, телчеләрне берләштерә алыр дип ышанам.

– Ә араны кем бутый? Мәсәлән, Татарстанда урысларны кем котырта?

– Бу сорауга гади генә җавап юк. Татарстан Конституция кысаларыннан чыкмасын дип чыгыш ясыйлар, ләкин Русия үзе хокукый кысаларны бозарга тиеш түгел. Мәсәлән, тел буенча. Латин графикасына күчәргә рөхсәт итмәделәр, ә Русия Конституциясе буенча безнең андый хокук бар.

Татарстанның милек олигархларның кулына эләкмәде, шуңа аларның ачуы чыга. 1994 елгы Шартнамә буенча милек бездә калды. Билгеле, кемдер моны ошатмый, котырта, шовинистик оешмалар аз түгел. Салагаев, Щегловлар грантлар алалар, эшлиләр үзенекен. Шулай да көчле һөҗүм бара дип зурдан купмас идем, вак-төяк бар. Алга барганда аны көтәргә кирәк, көнләшүчеләр бар.

– Владимир Путинның Татарстанга мөнәсәбәте элек ничек иде, хәзер үзгәрдеме?

– Элек катырак иде, хәзер йомшаграк. Аның йомшаруы сайлауларда аңа каршы тавыш бирмәүгә бәйле, аны хупладык. Аның өчен без тыныч төбәк, икътисад ягыннан алда барабыз, федераль бюджеттан акча кулланылса да, Мәскәү казнасы безнең тарафтан тулыланып тора. Путин безгә еш килә, чит илгә киткәндә Рөстәм Миңнехановны калдырганы юк бит. Бу да күрсәткеч. Путин тирәсендә дә шовинистлар күп, төрлечә аңа сөйләүләре мөмкин.

– Шәймиевнең киңәшчесе булып уңышлы гына эшләгәндә Яна Амелинага биргән әңгәмәдә “кирәк булса, Татарстанны корал белән дә яклаячакмын” дигән сүзләрегездән соң Сезне вазифадан алдылар. Хәзер үкенмисезме?

– Косовоның бәйсезлеген барыбер таныячаклар дигән сүземне яратмадылар. Ул вакытта Путин танымаячакбыз, берсе дә кабул итмәячәк диде, ә мин киресен сөйләдем, мине сепаратист дип атадылар. Миңа Косово барыбер, аерым, бәйсез дәүләтме ул, юкмы, аның бәйсезлеге минем фикердән тормый. Русия дөнья шул якка барганын аңламады. Дәүләтләрнең үзаллылыкка омтылуын кабул итмәде. Ләкин бу бер эпизод кына, сәбәп бүтән. Вертикаль сәясәтнең киләчәге юк дип әйтеп килгәнемә мине гафу итмәделәр. Русия федерация буларак кына сакланып калачак дигән фикеремне үзгәртмәдем әле дә. Русия зур, Мәскәүдән торып Владивосток белән идарә итеп булмый. Алар уянганда, Мәскәү йоклый. Үзәк басымы белән миңа китәргә туры килде. Куликов сугышын бәйрәм итү ярамый дигәнне дә, “Имперский инстинкт” исемле мәкалә дә ачуларын китерде. Авыр кабул иттемме? Юктыр, чөнки моны көткән идем. Бер замана узды, икенчесе килде, ә мин фикеремне үзгәртә алмыйм. Сәяси эш арыта, бу вазифадан киткәч, миннән зур йөк төшкәндәй булды. Бу эшкә тотынган кешене кызганам, бу бик катлаулы эш. Әле 40 кеше эшли, ә безнең заманда без 3-4 кеше идек, аппарат юк, сәркатип юк, барысын да үзебез башкардык. 1992-1993 еллар авыр иде. 1994тә җиңеләйде. Ә 1998 елда барысы да җимерелде. Кулда “наличка” юк, кешеләргә хезмәт хакы түләргә акча юк. Богачев белән Ногманов очкычка утырып Пермьгә китәләр иде, станоктан кайнар акчаны үзләре төяп диярлек Казанга алып кайталар иде. Мәскәүгә барган саен вазифаларын умырып ала идек.

Шәймиев тыңлый, ишетә белә иде. Мин күп йөри, аралаша идем, чөнки мәгълүматны статуправление алдап бирә, социологлар ялганлый, министрлыклар барысы да яхшы дип матурлап бирә хисапны. Ә мин авылга барам, хастаханә чиратына басам да халыкны тыңлыйм, барысын да сөйләп бирәләр, предприятиегә керәсең, барысы да ялган булып чыга, кесә тутырып записка алып кайта идем. Шәймиевкә гомумән башка картина ачыла.

– Ә бүген киңәшче итеп чакырсалар, эшләр идегезме?

– Ә мин болай да эшлим. Көн саен диярлек газета, телевидение аша фикерләрне җиткереп торам. Хөкүмәт фикергә колак сала, чөнки мин трибунадан яки аларның үзләренә әйтсәм, Рафаил Сибгатович, бу сезнең шәхси, субъектив фикер диләр. Газета аша әйтсәм, бу җәмәгать фикере дип кабул итәләр. Шәймиевкә дә әйтсәм, син уйлап чыгаргансың дия иде, газетта чыкса, халык фикере дип кабул ителә, чөнки матбугатта әйтелгән фикер ул йөз кат уйланып, үлчәнеп әйтелгән була. “Дәүләт шурасында синең вазифаң нинди?” дип сорыйлар, "интервью бирү" дип җавап кайтарам.  


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА

в„–--- | 12.02.2013

Арча көллияте хәлләре #7400

$
0
0
13.02.2013 Мәгариф
Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте­нең милли мәгарифкә керткән өлеше бәяләп бетергесез. Аның 80 еллык тарихы, матур традиция­ләре, дәвамчылары бар. Заманында Мөхәммәт Мәһдиев, Гариф Ахунов, Самат Шакир, Фәрваз Миң­нуллин кебек олпат шәхес­ләргә, әдипләргә, зыялыларга канат куйган уку йорты бүген ни хәлдә? Нигез салучылар куйган дәрәҗәдән түбән тәгәрә­мәгәнме? Без бу сорауларны әле күптән түгел генә директор итеп билгеләнгән Эльмира Сафинага бирергә булдык.

– Эльмира ханым, соңгы елларда барган вәзгыять көллиятнең абруен какшатмадымы?

– Мин директор вазыйфасына узган елның җәендә керештем. Бүген бездә 508 студент белем ала. Алар респуб­ликаның төрле районнарыннан нәкъ менә безнең уку йортын сайлап алды. Даими укучыларыбыз Арча, Кукмара, Саба якларыннан булса, ерак районнардан да килеп укулары сөендерә. Арча педагогия көллиятенең даны Киров якларына да таралган. Аннан килеп укучы балаларыбыз, хәтта Ямал-Ненец округыннан килеп белем алучы ике студентыбыз да бар. Башка еллар белән чагыштырганда, быел кабул иткәндә бәйге зур булды. Төгәлрәк әйткәндә, 100 урынга 160 гариза кабул иттек. Шулай итеп, без быел абитуриентларны бәйге шартларында алдык. Моңа өстәп, укучыларның географиясе ки­ңәйде дип тә әйтәсе килә. Сайлап алынган студентларыбыз өлгереш һәм активлык, казанышлары ягыннан тел-теш тидерерлек түгел. Бу исә – уку йортының абруе сакланып калган дигән сүз. Тагын шунысын да ис­кәртик: быел 129 студент укып бетерде һәм аларның 95 проценты эшкә урнашты. Шу­ларның 75 проценты авыл мәктәпләрендә, мәктәпкәчә укыту учрежде­ниеләрендә эшли.

– Арча көллияте – мәга­риф өлкәсен татар теле һәм әдә­бияты укытучылары бе­лән тәэмин итүче дә бит әле...

– Чыннан да, көллият әзерләгән филологлар, биг­рәк тә татар теле, әдәбияты укытучылары һәрвакыт аб­руйлы булдылар. Кайда гына булмасын, аларны көтеп алалар. Кызганыч, мәгарифтәге үзгәрешләр, ягъни яңа стандартлар буенча көллият филология белгечләре әзерли алмый. Бу яңалык ике ел элек килеп иреште. Хәзер гомумбелем бирү учреждениеләре өчен инглиз, татар теле, рус теле укытучылары әзерли алмыйбыз. Аларны университет укытырга тиеш. Әмма алдан кабул ителгән курсны без филология фәннәре мөгаллим­нәре итеп әзерләп чыгарырга тиешбез. Көллияттә 8 кафедра эшли. Педагогларыбыздан бишесе – фәннәр кандидаты, өчесе менә-менә фәнни эшләрен якларга тора. 96 мөгаллимнең 72 проценты югары яки беренче катего­риягә ия. Хәзер биш белгечлек буенча укытабыз. Болар – рус һәм татар мәктәпләре өчен башлангыч сыйныф укытучылары, мәктәпкәчә яшьтә­ге балалар тәрбиячеләре, музыка, физкультура укытучылары. Моннан тыш инглиз теле, хореография буенча өстә­мә әзерлек курслары җый­дык. Педагог-оештыручы ди­гән юнәлештә дә өстәмә белем бирү төркеме оешты.

– Арча көллияте шулай итеп татар теле белгечлә­рен әзерләүдән туктар микәнни?

– Бу мәсьәләне Татарстан Президенты күз уңына алды һәм биредә республикада өс­тәмә тел белгечләре әзер­ләү үзәге булдырырга фәрман бирде. Бу безгә янәдән татар телен һәм әдәбиятын тирән­тен укыту мөмкинлеген бирә­чәк. Өлкән курслар студентлары өчен янә дә махсус төр­кемнәр оештырылды. Аның рус төркеме – “Факел”, татар телендәгесе “Гөлстан” дип атала. Менә шушы төр­кемнәрдә ел дәвамында оештыру сәләте чарлана. Бу балалар җәй көн­нәрендә лагерьларда эшләя­чәк. Гөлстанлы­лар һәм “Факел” төркеме “Мирас”, “Кос­тер”, “Сәләт” кебек лагерьларны әйдәманнар белән тәэмин итеп тора да инде. 1967 елда ук оешкан әлеге хәрәкәт җәелгәннән-җәелә бара.

– Көллият музыка буенча да шактый уңышларга иреште бит әле.

– Көллияттә “Ләйсән” һәм “Арча егетләре” ансамбле эшләп килә. Алар шулай ук остарганнан-остара, шомар­ганнан-шомара бара. “Арча егетләре”н Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткә­ре Марсель Фәйзрахманов оештырган иде. Кызганыч, ул безнең арабызда юк инде. Кырык елдан артык тарихы булган ансамбль бүген дә үткәннәрдә салынган тради­цияләрне дәвам итә, төрле­дән-төрле бәйгеләрдә катнашып, зур уңышлары белән сөендерә. Марсель Фәйзрах­манов – “Башлангыч музыка белеме” программасы, “Баян өчен эшкәртелгән мәктәп җырлары” китабы авторы да. “Ләйсән”ебез дә сөендерә. Быел “Татар моңы” бәйгесе дипломантлары булдылар. Ә укытучыбыз Дамир Гасыймов – бу бәйгенең лауреаты. Инде сүз чыккан икән, Евгения Плотникова дигән мөгалли­мебезнең махсус һөнәри белем бирү учреждениеләре арасында үткәрелгән республика бәйгесендә беренче урынны алып кайтуын да искәртик. Физкультура кафедрасы уңышларын исә санап бетерерлек түгел.

– “Тукай шәкертләре” проекты нидән гыйбарәт?

– Филология фәннәре кандидаты Әлфия Төхвәтул­лина идеясе иде бу. Без “Тукай шә­кертләре” дигән төс­ле газета чыгара башладык. Би­редә студентлар үз­лә­ренең иҗат җимешләрен урнаштыра, борчыган мәсьә­ләләр турында яза. Газетаны тулаем үзлә­ре әзерли. Араларында Гариф Ахунов пре­миясенә лаек булганнары, әдәбият дөнья­сына җитди әсәрләре белән кереп баручылары да бар.

– Уңышлар шактый, шул ук вакытта көллият заманнан калыша дигән фикергә дә җирлек бар...

– Яшерен-батырын түгел, көллият абруен тәҗрибәле укытучылары ярдәмендә сак­лап кала алды. Алар – үз эш­ләренең осталары, энтузиастлар, чын күңелдән бирелеп эшлиләр. Әмма кул астындагы әсбаплары, җиһазлар чыннан да искерде. Алар – заман таләпләренә туры килми иде. Әйтик, менә физкультура ка­федрасының уңышлары телә­сә кайсы уку йортын көнләш­терерлек, ә алар 1980 елларда алынгын спорт җиһазла­рыннан файдаланды. Талантлы музыкантлар 60нчы елгы музыка коралларында шө­гыльләнергә мәҗбүр иде. Иң “яшь” баян – 1992, компьютер 2002 елгы иде. Без хәлне район башлыгы Алмас Нәзировка язмача аңлатырга мәҗбүр булдык. Ул исә вәзгыятьне Мәгариф министрлыгына җиткерде. Безнең аяныч хәл турында Президентка ирештерелде. Нәтиҗәдә музыка һәм физкультура җиһазлары алу өчен 6 миллион сум акча бүлеп бирелде. Шатлыгыбызга чик-чама булмады. Бу акча акрынлап файдаланыла. Моңа өстәп, район башлыгы уку елы башында ике компьютер классы бүләк итте, спорт җиһазлары өчен өс­тәмә рәвештә акча бүлеп бирде. Муниципаль бюджет хисабына Wi-Fi кертелде. Район хакимияте җәмгысы ике миллион сумлык ярдәм күрсәтте. Көллият бинасы хуҗалык ысулы нигезендә, яисә укытучылар, укучылар һәм эшчеләр көче белән авыл мәктәбе проекты буенча төзелгән. Ул 1985 елда кулланышка тапшырылган. Көллият зурайганнан-зурая барган, янкормалар саны арткан. Әмма аңа бү­генгәчә капиталь ремонт үт­кәрелмәгән. Бүген без әнә шушы проблеманы хәл итәргә тырышабыз.


Гөлинә ГЫЙМАДОВА

в„–27 | 13.02.2013

Ике төрле стандарт #7401

$
0
0
13.02.2013 Җәмгыять
Гадәттә, “Ватаным Татарстан” газетасында тән­кыйть мәкаләсе басылып чыкканнан соң, урындагы җитәкчеләр, хәлгә ачык­лык кертү максатыннан, редак­циягә җавап юллый. Матбугат турындагы закон да шуны таләп итә. Тик менә ничәнче тапкыр инде газетада басылып чыккан тән­кыйтькә Чүпрәле районыннан җавап ала алганыбыз юк.

Чүпрәле районыннан бер төркем укучыларыбыз нәкъ шул турыда редакциягә хат юллаган иде. Анда сүз Чүп­рәле районында озак елларга сузылган төрле закон бозулар була торып та, хокук сак­лау органнарының бу фактларга карашы төрле булуы турында бара. Хат авторлары раславынча, Чүпрәле районында закон бозуга карата җәза кайчагында кемнең кем булуына карап бирелә. Аерым алганда, руль артында исерек килеш ЮХИДИ хезмәт­кәрләре тарафыннан тоткарланган Чүпрәле муниципаль районы башкарма комитеты рәисе Шәүкәт Алиулловка да тиешле җәза бирелмәгән...

Берничә кеше имзасы белән килгән әлеге хатка ачык­лык кертү өчен, без уз­ган елның октябрь аенда ук инде Чүпрәле районы хокук саклау органнары, шул исәп­тән район прокуроры Алмаз Әх­мәтшин белән элемтәгә кердек. Алмаз Идрис улы яңарак кына чираттагы ялдан соң эшкә чыгуы сәбәпле, райондагы бу хәлдән хәбәрдар булмавын әйтте.

Районның җәмәгатьчелек суды судьясы Зөлфия Яфизова исә судка, чыннан да, андый эшнең юллануы һәм озак­ламый каралачагы турында хә­бәр итте.

Октябрь ае ахырында ре­дакциягә Чүпрәле районы җәмәгатьчелек суды судьясы Зөлфия Яфизова тарафыннан 2012 елның 15 октябрендә каралуы турында хәбәр алынды. Карарда әйтелгәнчә, “2012 елның 1 сентябрендә 21 сәгать 20 минутта Ш.А. Алиуллов, исерек килеш машина белән идарә иткәндә, ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана”.

Шул ук документтан билгеле булганча, Ш.Алиулловка судның кайда булачагы һәм вакыты турында алдан хәбәр ителсә дә, ул Чүпрәле җәмә­гатьчелек суды утырышына килми. Судка шулай ук утырышны ниндидер сәбәп бе­лән башка вакытка күчерү турында гариза да язып тормый.

Суд карамагында бу эш буенча булган документлардан, шул исәптән руль артында исерек килеш тоткарланган Шәүкәт Алиулловка карата 2012 елның 1 сентябрендә “Административ хокук бозу”, “Транспорт белән идарә итү­дән читләштерү”, “Медицина тикшеренүе үтүдән баш тарту” турында тиешле органнар тарафыннан төзелгән беркет­мәләр, “Медицина тикшерүе­нә җибәрү” һәм “ Исерек булуы турында медицина тик­шерүе” актлары нигезендә Чүпрәле районы җәмәгать­челек суды аны гаепле дип таба һәм 1,5 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итә.

Итүен итә дә бит, район җитәкчесе элек ничек булган, бүген дә шулай руль артында җилдерүен дәвам итә. Хикмәт нәрсәдә?

Чүпрәле районының юл куркынычсызлыгы комиссиясе рәисе (?!), муниципаль район башкарма комитеты җи­тәкчесе Шәүкәт Алиуллов юл йөрү кагыйдәләрен дә, законнарны да бик яхшы белә. Шул исәптән, район үзәк хастаха­нәсе табибының лицензия ни­гезендә эшләргә тиешлеген дә. Җайлы бит: район җи­тәк­чесе буларак вакыты җит­кәнче дәшмисең, аннары инде үзеңә кирәк булганда гына закондагы шундый урын­­­­­­­нарны ачыклыйсың. Мәсьәлә турыдан-туры үзенә яисә башка бер җитәкчегә кагылганда, бигрәк тә.

Чүпрәле районында моннан гаҗәбрәк хәлләр дә була тора үзе. Җитәкчеләргә каршы баруның җилгә каршы бару кебек авыр гамәл икәнен дә яхшы беләләр. Шуңа күрә дә “Алиуллов эше”н судка кадәр җиткерү – район хокук саклау органна­рының, Чүпрә­ле кешеләренең кыюлыгы да әле ул.

Җитәкче урыннарда эш­ләүчеләрнең закон бозып та, судан коры чыга килүе турында сүзләр дә шактый ише­телә. Ничек кенә булмасын, бу юлы гаделлек тантана итте... дисәк, тагын ялгышканбыз бугай. Редак­циягә алынган мәгълү­матлар буенча, Чүпрәле муниципаль районы башкарма комитеты рәисе санаулы көннәр эчендә янә руль артына утыру хокукын кайтарган. Дөресрәге, 8 ноябрь көнне бу эшне караган Чүпрәле районы суды рәисе Минсәгыйрь Яфизов “1 сентябрь көнне ЮХИДИ хез­мәткәрләре тарафыннан исерек килеш руль артында тоткарлануы нигезсез” дигән карар чыгара. Суд карарында билгеләнгәнчә, Чүпрәле районы үзәк хаста­ханәсендә озак еллар эш­ләүче табибның руль артында исерек килеш тоткарлануны тикшерү өчен лицензиясе дә юк икән! Йөзләгән авыруны үлем тырнагыннан алып калган табибның исерекне исерек дип расларга хокукы булмасын, имеш. Бу кадәресе исә район җитәкче­се исерек килеш руль артында тоткарлангач кына ачыкланган. Табиб тарафыннан кулланылган алко­тестерның Шәүкәт Алиул­­ловның ни хәлдә булуын дәлилләве дә мөһим түгел, күрәсең. Хәер, алкотестер кайсы исерекнең кайда эшлә­гәнен каян белсен? Медицина приборы ялгышырга да мөм­кин, имеш...

Безгә, бу хәлләргә ачык­лык кертү максатында ике тапкыр район хокук саклау органнары җитәкчеләре, аерым алганда Чүпрәле прокуруры Алмаз Әхмәтшин, Чүп­рәле районы җәмәгатьчелек суды судьясы Зөлфия Яфизова бе­лән күрешеп сөйләшергә туры килде. Аларга бирәсе сорауларым, ачыклыйсы мәсь­ә­­ләләр күп иде. Әйтик, моңар­чы исерек килеш руль артында эләгеп, машина йөр­тү хокукыннан мәхрүм ител­гән­­нәргә хәзер ни эшләргә? Аларның да кайберләрен мо­ның өчен лицензиясе булмаган табиб тикшергән. Әллә чыннан да бу кадәресе редак­циягә хат юллаучылар раславынча, кемнең кем булуына карап хәл ителәме?

P.S. Узган ел­ның сентябрь аенда башланып кит­кән бу хәлләргә ачыклык кертү максатыннан, әле­ге мәкаләне декабрь аенда ук Татарстан Прокуратурасына җибәрдек. Ниһаять, 2013 елның 11 февралендә җавап хаты редакциягә килеп иреште. Мәкалә татар телендә  булса да, Татарстан Республикасы Прокуроры урынбасары, юстиция өлкән киңәшчесе Г.Галимов имзалаган җавап ни өчендер рус телендә язылган.

Җавапта өлешчә түбән­дәгеләр әйтелә: Юл хәвеф­сез­леге хезмәтенең Та­тар­стан идарәсе хезмәткәр­ләре тарафыннан төзелгән беркетмәдә расланганча, 2012 елның 1 сентябрендә 23 сәгать 20 минутта Иске Чүпрәле авылы­ның Ок­тябрь­нең 50 еллыгы урамында исерек хәлдә “Фиат Албеа” автомобиле машинасын йөртүче Ш.А. Алиуллов тоткарлана.

Чүпрәле районы җәмә­гать­челек суды судьясы­ның 2012 ел, 15 октябрьдә чыгарылган карары ни­гезендә Ш. Алиуллов 1,5 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителә.

2012 елның 8 ноябрендә Чүпрәле районы суды карары нигезендә, җәмәгать­челек суды судьясы карары, исбатланмаган булуы нәтиҗәсендә, гамәлдән чыгарыла.

Җавапта әйтелгәнчә, Ш.Алиул­ловның исерек булуы турындагы медицина акты закон таләпләренә җа­вап бирми. Аерым алганда, актта алкотестерның завод номеры күрсәтел­мәгән. Соң­гы тапкыр кайчан тикшерелүе дә билгеле түгел. Моннан тыш, Чүпрә­ле районы үзәк хаста­ханәсе табибы В.Ортабаев исерек хәлдә машина йөртү­челәр­не тикшерү өчен махсус әзерлек узмаган. Табиб В.Ортабаевка карата тик­шерү материаллары, чара күрү өчен, Чүпрәле районы эчке эшләр бүлегенә җибә­релде, диелә Татарстан Рес­публикасы Прокуроры Г.Га­лимовның редакциягә юллаган җава­бында.


Камил СӘГЪДӘТШИН

в„–27 | 13.02.2013

Шыгырданда Мәүлид бәйрәме узды (ВИДЕО) #7402

Сыйфатлы дәва алырга тулы хокукыбыз бар #7403

$
0
0
13.02.2013 Медицина
Сәламәтлек саклау өлкәсендәге уңай үзгәрешләр соңгы елларда шактый булды. Моны гади халык та тоя башлады инде. Сыйфатлы медицина ярдәме республикабызның иң ерак районнарына да барып җитте дип сөенеп әйтә алабыз.

Соңгы елларда сәламәтлек саклау өлкәсенә сарыф ителгән акчалар күләмен исәпкә алсак, кешеләрнең иң югары дәрәҗәдәге медицина ярдәмен алырга тулы хокукы бар. Моны Татарстан премьер-министры вазифасын башкаручы Равил Моратов та искәртеп үтте.

Программа тәмам, әмма үзгәртеп корулар дәвам итәчәк

2012 елда гына да Татарстанда сәламәтлек саклау өлкәсен үзгәртеп коруга 11 млрд. сум тотылган, федераль премия күләме 1 млрд. 440 млн. сумга җиткән. 44 медицина учреждениесендә капиталь төзекләндерү булган, 22 меңнән артык данә җиһаз сатып алынган, 261 яңа ашыгыч ярдәм машинасы кулланышка тапшырылган. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында менә шундый саннар яңгырады.

Татарстан сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов билгеләп үткәнчә, 2012 ел министрлык өчен аеруча мөһим булган. Чөнки узган елны республикабызда сәламәтлек саклау өлкәсен үзгәртеп кору программасы төгәлләнде. Инде бүген “Сәламәтлек” илкүләм проектының барлык юнәлешләре уңышлы тормышка ашырылды, дәүләт гарантияләре программасы тулысынча үтәлде дип әйтә алабыз. Әмма бу сәламәтлек саклау өлкәсе шушы ноктада тукталып калачак дигән сүз түгел. Төбәк үзгәртеп кору программалары быел да дәвам итәчәк.

Төп игътибар – балаларга

Бүген халык санының үсеше шактый тотрыклы төс алды. Соңгы вакытта шатланып үлем-китемнәр саны кимеде, гомер озынлыгы мәсьәләсендә уңай якка үзгәреш сизелә башлады, туучы балалар артты дип сөйлибез. Мондый уңай нәтиҗәләрдә медицина үсешенең дә өлеше зур.

Хәзер табиплар элек һичшиксез үлем белән тәмамланучы очракларда да кеше гомерен саклап калырга өйрәнде. Мондый нәтиҗәләргә ирешергә дәвалауда югары медицина технологияләрен кулланып эшләү ярдәм итә. Яңа туган балаларның үлү очраклары бермә-бер кимү генә дә моны бик ачык дәлилли. Бүген җитлегеп бетмичә, дөньяга 500 грамм авырлыгы белән туган нәниләр дә исән кала. Узган ел гына табиплар 2700гә якын шундый сабыйга тормыш бүләк иткән.

2013 елда да балалар учреждениеләре һәм бала тудыру йортларына зур игътибар биреләчәк. Әйтик, быел Азино микрорайонында илебездә иң зур балалар поликлиникасын ачу планлаштырыла, Бөгелмә шәһәрендә яңа бала тудыру йорты гамәлгә тапшырылачак, Казанда 1нче санлы балалар поликлиникасында капиталь төзекләндерү уздырылачак, Лениногорск балалар хастаханәсе дә яңартылачак.

Табиблыкка укыйлар, эшләргә килмиләр

Кешеләрне дәвалау һәрвакытта да шәфкатьле һәм җаваплы һөнәрләрнең берсе булды. Медицина хезмәткәренең эше бик авыр. Ул гуманлылык, Гиппократ антына тугрылык, тирән һәм күпкырлы белем генә түгел, ә зур түземлек, сизгерлек, юмартлык, үз-үзеңне аямауны таләп итә. Шуңа да әлеге авыр хезмәткә алынучылар саны соңгы вакытта кими бара.

Узган елны да медицина учреждениеләрендә кадрлар белән тәэмин ителеш мәсьәләсе тискәре якка үзгәргән. Айрат Фәррахов сүзләренчә, бу проблеманы хәл итү игътибар үзәгендә булырга тиеш. Министр әйтүенчә, табиблыкка укырга максатчан юнәлтүнең нәтиҗәлелеген арттырырга, медицина белеме алучылар белән эшләргә кирәк. Шулай ук табибларга торак бүлеп бирү мәсьәләсен хәл итеп бетерергә кирәк. 


Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА

в„– | 13.02.2013

Матвиенко: "Русиядә төбәкләрне эреләндерү дәвам итәчәк" #7404

$
0
0
14.02.2013 Сәясәт
Русиянең Федерация шурасы рәисе Валентина Матвиенко чәршәмбедә Казанга килеп, "Русия өчен 83 субъект – ул күп", дип белдерде.

Федерация шурасы рәисе Русиядә төбәкләрне эреләндерү сәясәтенең дәвам итәчәген әйтте. Бүген Казанда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашканнан соң Валентина Матвиенко Дәүләт шурасы депутатларының сорауларына җавап бирде. Аралашу барышында депутат Валентин Кострин Матвиенконың төбәкләрне эреләндерү сәясәтенә ничек каравы белән кызыксынды. Татарстанны киләчәктә Ульян, я булмаса чиктәш Киров өлкәсе белән берләштерү көтмиме?

"Кайсы төбәкләр үзара кушылуга, берләштерүгә мохтаҗ – моны мин әйтмим. Чөнки бу Федерация шурасы түгел, ә төбәкләрнең үз эше. Моны субъектлар өстән кушып мәҗбүри түгел, ә референдум аша ирекле рәвештә эшләргә тиеш,” диде Матвиенко.

Татарстан Дәүләт Шурасының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча комитет рәисе Разил Вәлиев икътисади яктан тотрыклы булган һәм үзенчәлекле милли сәясәт алып барган республикага күрше өлкәләр белән берләшүнең бер файдасы да юк, дип саный.

​​​“Русия Федерациясендә субъектларны берләштерү хәрәкәте инде күптәннән башланды. Ул соңгы вакытта тынып торган иде. Хәзер кабат кузгатыла. Мин бу эшнең яхшы нәтиҗәләренә өмет итмим. Мәсәлән, безнең республиканы гына алыйк, кемнәр беләндер кушылу, Ульян өлкәсе беләнме, Мари республикасымы, я башка күршеләр беләнме – бу безгә нинди файда китерер икән? Республика икътисади яктан аягында нык басып тора, милли сәясәтне дә без үзебезчә алып барырга тырышабыз. Һәр республиканың, бигрәк тә милли республикаларның үз үзенчәлеге бар. Әгәр дә күршеләр белән кушылсак, бу үзенчәлекләр эрер һәм сыегаер иде. Субъектыбыз зурайса, анда татар халкының өлеше кими. Бүген Татарстанда татарлар 53,9%. Әгәр башка өлкәләр белән кушылсак без 40%тан ким булабыз. Бу очракта безне милли республика дип атамаячаклар,” диде Разил Вәлиев Азатлыкка.

"Илдә бер генә президент булырга тиеш"

Федерация шурасы рәисе Матвиенко Русиядә бер генә президент булырга тиеш, дип тә әйтте.

"Без гаҗәеп бер ил, бездә дөньяда булмаган әйбер күп. Ләкин президентлар күп булган бер илне дә белмим. Илдә чын президент бер генә булырга тиеш", диде Матвиенко Татарстан Дәүләт шурасы депутатлары белән очрашуда.

Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев "Ватаным Татарстан" газетына биргән әңгәмәләрнең берсендә "субъектларда дәүләт органнары нинди булырга тиешлеген хәл итү – субъектларның бары тик үз хокуклары. Аны республиканың Дәүләт шурасы карарыннан башка беркем дә үзгәртә алмый", дип белдергән иде.

Узган ел Бөтендөнья татар яшьләре җыены да Татарстанда һәм Русия төбәкләрендә президент институтын саклауны яклап чыккан иде. Яшьләр резолюциядәге белән генә чикләнмичә, тиешле федерал дәүләт органнарына мөрәҗәгать язылачагын белдергән иде.


Марсель ӘСКӘРОВ

в„–--- | 13.02.2013

Мәхәббәт ул үзе иске нәрсә... #7405

$
0
0
14.02.2013 Җәмгыять
Такташ сүзләре белән башлап җибәрүебез юкка гына түгел. Дөрестән дә, һәркемнең кабатланмас мәхәббәт тарихы бар. Кемнедер ул хис галәм киңлегенә кадәр очып менәрлек канатлар белән бүләкли, таулар кичәрлек көч, дәрт, дәрман бирә; ә кемнедер күктән җиргә ялгызлык куенына ташлый, канатларын каера, яралар калдыра...

Әмма нинди булуга карамастан, без ул татлы-борычлы хисне зарыгып көтәбез. Мәхәббәттән сыдырылган йөрәк тә бит ничектер үзенчә, батырлар ярасыдай, тәмле итеп сызлый. Мәхәббәт дигән татлы җимешне үз гомереңдә бер генә тапкыр булса да татып карасаң, димәк, тормышың заяга узмаган. Яшәешнең бар мәгънәсе ярату  һәм яратылуда бит. Мәхәббәт турында болай кабартып фәлсәфәләргә бирелгәч, сүзнең нинди тарафка борылачагына төшенәсеңдер инде. Әйе, әйе, сөюгә сусаганнар көтеп алган бәйрәм – Гашыйклар көне турында. Бу көнне бар галәмгә хисләреңне ярып салсаң да, сине берәү дә тиле гашыйк, шашкан мәхәббәт чыпчыгы дип әйтмәс. 14 февраль мәхәббәткә дан җырлый торган көн бит. Әйдә, син дә безнең белән хисләр иленә!

Менә сиңа химия!

Гашыйкларны җир шарындагы миллионлаган кешеләр арасыннан да аерып була. Кулга-кул тотынышканнар, йөзләрендә елмаю балкый, ә күзләрендә очкын... мәхәббәт очкыны! Аларга ул хисне аңлату өчен, мөгаен, катлаулы җөмләләр дә, аңлашулар да кирәкмәс, алар аны сизә... Ике җанны берләштергән мәхәббәт – кабатланмас бәхет, һәр кешенең тормыштагы иң зур унышыдыр, мөгаен.

Гашыйк кеше ашау һәм йокыны оныта, игътибарны кирәкле әйбергә юнәлтә алмый, күңелендә аллы-гөлле күбәләкләр очкан сыман, таулар күчерәсе килә... Әллә каян канатларыбыз да барлыкка килеп, һаваларда очабыз, илһам тулы күңелебездә сәйлән сыман шигъри юллар туа... Мәхәббәттән исереп, илһамланып, йөрәк кылларын чирттергән ниндидер аһәңнәрдән рухланып йөргән вакытларга тиле яшьлек ярты гомерен бирә.


Хәзерге көннәрдә мәхәббәт хисенә ышанмаучылар да аз түгел. Араларында хәтта «мәхәббәт бит ул – химик реакция генә» дигән фикерләр дә очрый.

Без ник гашыйк булабыз? Ул кешегә карау белән нигә хәлсезләнәбез, йөрәгебез ныграк тибә башлый? Ник яраткан кешебез белән аерылышкач, еш кына депрессиягә биреләбез? Бу сорауларның барысына да баш миендә туган гади бер химик реакция җавап бирә икән.
Мәхәббәт хисе барлыкка килгәндә, нерв күзәнәкләре генә түгел, ә берничә төрле химик кушылмалар да катнаша, ди галимнәр. Бу җаваплы эштә иң мөһим рольне фенилэтиламин башкара. Иң кызыгы шунда ки – ул матдә нәкъ шул ук күләмдә кара шоколадта да була. Шуңа күрә, кәефебез төшсә яки күңелебез сагыш белән тулса, табиблар шоколад  ашарга киңәш бирә.

Баш миенә гыйшык хисен биргән фенилэтиламин белән шоколадтагы фенилэтиламин тәңгәл килә икән! Шундый ук хисләр, шундый ук ләззәт, шатлык мизгелләре... Бу сүзләргә бер дә ышанасы килмәсә дә, фән һәм гыйлем дөньясы безгә шуны дәлилли.

Гашыйк булган вакытта канда адреаналин дәрәҗәсе арта һәм йөрәк кызурак тибә башлый. Мәхәббәт ныгый барган саен, хисләрне контрольдә тоткан баш мие рецепторларына эндорфин гормоны кушыла. Ул гормон безгә күбрәк «бәхет гормоны» буларак билгеле. Аны шулай ук шоколадта да табып була.

Мәхәббәт тиз сүнә, диләр... Бу – дәлилләнгән факт. Кызганычка, бу изге төшенчә 1,5 елдан 3 елга хәтле дәвам итә. Аннан соң канга бүленеп чыккан адреналин да, фенилэтиламин, эндорфин эшчәнлеге дә сүрелә... Кешеләр бер-берсен аңламый, кайнар хисләр кичерми башлыйлар, юктан да ызгыш-талаш башлана.

Ләкин барысы да алай ук аяныч түгел. Күпме гасырлар буена җырларда җырланып, шигырьләрдә чагылып килгән дөньядагы иң зур көч-мәхәббәт хисен химик реакция генә дип санап, изге төшенчәләр исемлегеннән сызып ташлап булмас. Мәхәббәт бар ул! Ул кабынып киткән учак сыман, кайнар йөрәкләргә көч, дәрт, дәрман, ямь бирә.
 


Гүзәл МӘХМҮТОВА

в„– |

"Әй, киң төрки даласы!" - Гөлзадә Сафиуллинадан өр-яңа КЛИП #7406

$
0
0
14.02.2013 Мәдәният
Гөлзадә Сафиуллина башкаруындагы "Әй, киң төрки даласы!" җырына видеоклип табадан төште. Режиссеры, операторы, монтажеры Илшат Рәхимбай. Карыйбыз:

 

 

 

 

 

 

 


---

в„–--- | 14.02.2013

15 еллык тәҗрибәбез – зур байлык #7407

$
0
0
14.02.2013 Дин
Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә - 15 ел! Ошбу дата барлык мөселманнар, мәхәлләләр, мөхтәсибәтләр өчен мөһим вакыйга. Чөнки без барчабыз бергә бер структураны тәшкил итәбез, бер үк бурычларны хәл итү өчен эшлибез.

Нәзарәтнең үткән чордагы эшчәнлегендә барчабызның да - бәлки, кемнеңдер әзрәктер, кемнеңдер күбрәктер - өлеше бар.  Ул елларда   тәҗрибә тупланылды, дин-дәгъвәт эшләрендә яңа, үтемлерәк  формалар эзләү барды. Аларның күбесе эштә уңышлы кулланылды.  Әлбәттә, бу елларда   күпмедер дәрәҗәдә ялгышулар, үзебезнең җирлектә Әбү Хәнифә хәзрәтләре мәзһәбе буенча формалашкан һәм инде мең елдан артык яшәү рәвешебезне тәшкил иткән динебез кыйммәтләрен санга сугып бетермәү  күренешләре дә булмады түгел. Әмма инде алар әкренләп тарихка кала. Татарстан мөселманнарының 2011 елның 13 апрелендә узган чираттан тыш V Корылтае Диния нәзарәте эшчәнлегендә эчке проблемаларны хәл итүгә таба чын-чынлап борылыш булды. Без бүгенге көндә аның нәтиҗәләрен ачык күрәбез. Имамнар аттестация уздылар, мәхәлләләр тәртипкә китерелде. Мөхтәсибәтләргә, мәдрәсәләргә финанс ярдәме даими төс алды. Дини мәгариф системасы традицион Ислам кыйммәтләренә нигезләнеп яңабаштан корылды,  тормышыбызда  Мәүлид бәйрәмнәре, дини җыеннар, башка йолалар  яңарды. Болар барсы да рухи дөньябызны баетуга, телебезне, динебезгә нигезләнгән гореф-гадәтләребезне саклап калуга, бабаларыбыз калдырган мирасны кадерләп саклый һәм куллана белүгә юнәлдерелгән. Без соңгы чорда җәмгыятебездәге тынычлыкны, милләтләр  татулыгын тәэмин итүдә дин әһелләренә  нинди мөһим, зур роль бирелгәнлеген тагын да ныграк аңладык. Булып узган террорчылык күренешләре безне чын-чынлап тетрәндерде. Ул артка юлның юклыгын, радикал, экстремизм, түземсезлек күренешләрен  фәкать рухи көрәш, халыкка дөрес гыйлем бирүгә нигезләнгән системалы эш белән генә бетерергә мөмкин икәнлеген  күрсәтте.

Узган чор  безнең өчен сан ягыннан да үсү еллары булды. Чаллы шәһәрендә мәхәлләләр саны 13 кә җитте, Җәмигъ мәчете төзелә башлады. Һәр елны меңләгән шәһәрдәшебез, шул исәптән балалар якшәмбе мәктәпләренә җәлеп ителә. Балалар арасында Коръән уку, азан әйтү, “Мөслимә курчагым”, “Кол Шәриф оныклары”   бәйгеләре традициягә керде, аларның җәйге ялы уңышлы оештырыла. Мөселман яшьләре  милли көрәш турнирына, башка спорт чараларына җәлеп ителә.   Калган  юнәлешләрдә дә шул рәвешчә эшләнә. Мәсәлән, шәһәребездә хәләл ризык җитештерү, хәләл хезмәтләр күрсәтү киңәя. Мөхтәсибәт тарафыннан дин кардәшләребезне хаҗга әзерләп җибәрү, дин-дәгъвәт юнәлешләрендә системалы эш алып барыла. 

Диния нәзарәтенә 15 ел тулган бу көннәрдә без күбрәк киләчәк турында уйлыйбыз, планнар корабыз. Һәм шуны аңлыйбыз: фикер, мәзһәб   бердәмлеге булганда гына без алга куйган максатларыбызга ирешәчәкбез, җәмгыятьтә үзебезгә бирелгән рольне уңышлы үти алырбыз. 15 еллык эш тәҗрибәбез – ул безнең өчен зур байлык.


Әлфәс хәзрәт ГАЙФУЛЛИН

в„– | 14.02.2013

Ут эчендә янсам да мин, ахыры яшәп туймамдыр... (Гакыйль СӘГЫЙРОВ көндәлекләре) #7408

$
0
0
14.02.2013 Җәмгыять
Өлкәбездә яшәп, үзен татар итеп санаучы һәркем каһарман якташыбыз, танылган татар шагыйре, талантлы рәссам Гакыйль Шәрифулла улы Сәгыйровны яхшы беләдер, аның күпләребезгә үрнәк булырлык тормышы, бай иҗаты белән горурланадыр дип уйлыйм. Әгәр исән булса, быел 16 февральдә аңа 75 яшь тулган булыр иде. Тик мәрхәмәтсез үлем 2009 елның 29 июлендә татарның бөек улын арабыздан алып китте. Һәм без шагыйрьнең юбилеен бу юлы аның үзеннән башка гына үткәрәчәкбез.

Күптән түгел кулыма Гакыйль Сәгыйровның умыртка сөягенә катлаулы операция ясатып, бер хәрәкәтсез түшәктә генә ятарга дучар ителгәненә кадәр дә, аннан соң да озак еллар дәвамында иҗат ителгән күпсанлы, әле беркайда да басылмаган шигырьләре, публицистик мәкаләләре, хикәяләре, көндәлек кулъязмалары килеп эләкте. Шуларны барлап, бергә туплап, каһарман якташыбызның тормыш һәм иҗат юлы турында бер китап язып, дөньяга чыгарырга хыялланам. Моны әле күпләр шагыйрь үзе исән чагында, аның җитмеш яшьлеген билгеләп үткәндә соралганнар иде. Тик төрле сәбәпләр аркасында бу эш гел артка кичектерелеп торды. Ниһаять, менә быел өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте рәисе, танылган эшкуарыбыз Ильяс Шәкүров китапны чыгаруда матди ярдәм күрсәтергә вәгъдә бирде. Һәм мин эшкә тотындым.

Шагыйрьнең архив кәгазьләрен актарып утырганда 1966 елның 3 августы белән тамгаланган көндәлекләр дәфтәренә тап булдым. Бу чакта Гакыйльгә инде 28 яшь тулган һәм 1952 елда ясалган операциядән соң ундүрт ел вакыт үткән булган. Бер хәрәкәтсез түшәктә яткан якташыбыз каләмен теш арасына кысып, кабат язарга да, рәсем ясарга да өйрәнгән. Аның шундый пөхтә, матур итеп язылган язмаларына карап хәйран каласың. Куллары исән чагында язган язу үрнәкләре белән чагыштырганда, болары күпкә төгәлрәк тә төсле әле.

Соңгы вакытларда шактый күпсанлы шигырьләр, рәсемнәр иҗат итәргә өлгергән якташыбыз көндәлегендә аларның бер файдасызга тартмада ятуларына борчылуын да белдерә. Редакцияләргә җибәргән рәсемнәре дә тиешлечә бәяләнмичә кала бирәләр дип яза ул.

Менә көндәлектәге өметсезлек рухындагы уйланулар әкренләп киләчәккә өмет хисләре белән алмашына бара. Моңа 1965 елның 5 маенда “Комсомольская правда” газетасында Ирина Цетинаның “Пламенный карандаш Гакиля” дип аталган язмасы сәбәпче булгандыр, мөгаен. Язма дөнья күргәннән соң, Иске Фәйзулла авылына “Социалистик Татарстан” газетасының Нурлаттагы үз хәбәрчесе, яшь шагыйрь Рәшит Зәкиев килеп, аның тормышы, иҗаты белән таныша, Республика басмасында ачы язмышлы шагыйрь турында тәфсилле язма һәм аның берничә шигырен бастырып чыгара. Шуннан соң Гакыйль янына Татарстаннан бер-бер артлы мәртәбәле кунаклар килә башлый: баштан шагыйрь Гөлшат Зәйнәшева, Роберт Әхмәтҗанов, язучы Атилла Расих, аннан соң – Илдар Юзеев, Шәүкәт Галиев Сәгыйровның тормышы, иҗаты белән танышып китәләр. Аларның барысын да әлеге дә баягы Рәшит Зәкиев озатып йөри (тора-бара ул Казанга күчеп, озак еллар “Чаян” журналының баш мөхәррире булып эшләде, хәзер аңа 76 яшь инде).

Куйбышев телевидениесе, аннан Татарстанның нефтьчеләр шәһәре Лениногорски телестудиясе журналистлары килеп шагыйрь турында телевизион тапшырулар төшереп китәләр. Аларны Куйбышев, Казан, Мәскәү те¬левидениеләре дә күрсәткәч, Сә¬гыйровның тормышы белән кызыксынучылар саны тагын да ишәя төшә. Лениногорски нефтьчеләре Гакыйль Сәгыйровка телевизор, китап киштәләре һәм башка бүләкләр тапшыралар. Боларның барсын да ул чакта Лениногорски телевидениесендә эшләүче олы йөрәкле журналист Луиза Исмәгыйль кызы Әхтәмова оештыра. Соңрак аның тырышлыгы белән нефтьчеләр берничә тапкыр вертолетта очып килеп, шагыйрьне Лениногорски шәһәре хастаханәсенә алып китеп дәвалыйлар. Гакыйль Сәгыйров үзенең бу көндәлегендә нәкъ шушы ярдәмчел, гаҗәеп кешеләр турында сөйли дә инде. Шунысы аянычлы: моннан берничә ел элек Луиза Исмәгыйль кызы вафат булган икән. Аның үзен күреп, истәлекләрен ишетү насыйп булмады. Шулай да Лениногорскида нәшер ителүче "Заман сулышы" газетасы мөхәррире Алсу ханым Минбаева миңа озак еллар Лениногорски басмаларында журналист булып эшләгән, Гакыйль белән бер үк вакытта хастаханәдә дәваланган Римма Вәли кызы Фәттахованың һәм Луиза ханымның истәлекләрен табарга ярдәм итте. Аларны без “Бердәмлек” битләрендә дә урнаштырырга, булачак китапта да кулланырга уйлыйбыз.

Әлегә укучыларыбызга Гакыйль Сә¬гыйровның 1966 - 1967 елларда язылган көндәлекләрен тәкъдим итәбез. Алар укучыларыбыз өчен кызыклы да, гыйбрәтле дә булыр дип өметләнәбез.

* * *

Тормышның һәм йөрәкнең үзе кебек бул...

(Көндәлек)

3 август 1966 ел

Бүген көн аяз һәм җилле. Көз көнен хәтерләтеп, күктә юка ак болытлар йөзә. Бик матур көннәр. Кайчандыр мин шундый көннәрдә еракларга китеп йөрергә ярата идем. Хәзер дә балаларны өйдә күрү бик кыен. Аларны яңа өлгергән җылы икмәк исе, басулар өстендә туктаусыз күтәрелеп торган машиналар гөрелтесе үзенә чакыра. Бүген табигать исерткеч сихерле көчкә ия.

Минем күңел бик төшенке әле. Язарга да, рәсем ясарга да “кул” бармый. Бернинди матур фикер, бернинди рәсем сурәте дә ашкындырмый. Бүген мин буп-буш. Бушатылган мичкә кебек түгел, ә бернигә ярамаслык итеп изеп ташланган кебек буп-буш мин бүген. Менә шундый настроение белән мин башладым бу көндәлекне. Редакциядән ни өчендер һаман рәсемнәремне кире җибәрмиләр. Шул да бераз күңелне борчыйдыр ахрысы.

Җибәрсәләр дә... Ни өчен ясыйм соң мин ул рәсемнәрне? Әллә мин шулай үз-үземне алдап яшәтәм генәме? Кемгә кирәк алар?

Һәрнәрсәнең дә үзенә күрә матурлыгы бар. Тик ул матурлыкны күрү һәм күрсәтү ике нәрсәгә бәйле: вакытка һәм шартлы билгеләргә.

Матур булмаган акыллы кешеләрнең физик кимчелеге беренче күрүдә артык күзгә ташланса да, вакыт үтү белән, аның рухи матурлыгы ачыла бару белән, тышкы кимчелеге төссезләнә башлый һәм соңыннан бөтенләй югалып кала.

Мин бу эшне һич тә эшләмәс идем. Аз гына саурак булсам, кул кысып күрешү өчен бер генә кул булса да кирәк бит миңа! Җаным үкереп каршы торса да, йөрәгем сызласа да, мин аңа килмәгез, хат язышуны туктатсак та начар булмас иде” – дип яздым.

4 август 1966 ел

Үткән атнада Наил (Гакыйльнең энесе. Редакция) кайтып киткән иде. Мәскәүгә узып барышлый, Башкириядәге таныш кызы туктап киткән, өйләнешү турында сүз чыккач, ул болай дигән: “Сиңа ник инде шулай ашыгыч кирәк соң? Абыйларым укып бетергәнче ике ел көтсәң иде... Әниемне ялгыз калдыра алмыйм мин”... Минемчә, акыллы һәм сабыр кыз сүзе бу.

Бүген дә минем көн бушка үтте. Каяндыр хат көттем. Юк, килмәде. Иртәгәсе көн миңа нинди дә булса яңалык китерерме икән? Шатлыклырак көн булсын иде.

5 август 1966 ел

Бүген иртүк бер сәбәпсез башым әйләнергә тотынды. Бик начар хәл бу. Күрәсең, минем тормышымның да соңгы ноктасы куелырга күп калмаган.

Л.дан хат алдым. Бик рәнҗегән. Әмма кешене йөз мәртәбә кимсеткенче, бер генә мәртәбә рәнҗетү хәерледер(?).

10 август 1966 ел

“Кеше үзенең тышкы кыяфәтен үзе сайлап ала алмый, шулай да, ул тагы да мөһимрәк нәрсәне – характерын сайлый ала. Кеше үзе нинди булырга теләсә, шундый булып тәрбияләнә ала”.

С.Лавочкин.

Үткән ял көнне Наил кайткан иде. Түшәм такталарын кысты. Шунда биш такта югалу беленде. Чама белән кемнәр кереп чыкканын белеп була. Биредән дә килеп алгач инде, ул, мескен, такта юклыгыннан тәмам тинтерәгәндер.

Кичә әни белән күрше Мәрьям апа “борчак” бәрешеп алдылар. Мәрьямнең бозаулары безнең бакчада “йөзгәннәр” икән.

Вәли икенче мичебезне чыгарып маташа. Иртәгә бетерер иде дә, кибет артын “сакларга” китмәсә.

Куйбышев телестудиясе минем тапшыруда кулланган рәсемнәремнең фотоларын җибәргән. Тапшыруның үзен дә күрсәң иде!

17 август 1966 ел

Яшьли сөйгән ярым ятка калды
Әйтегезче, дуслар, нишлием...

Үзәк өзгеч инде тынычланып бара торган хисләреңне тау-тау дулкынга әверелдерүче җыр бу. Көе дә, сүзләре дә, башкаручысы да ничек туры килгән!!!

“Мең дә бер мәзәк” китабын укыдым. Гаҗәп хәл: минем дә “Чаян”да басылган бер мәзәгем бу җыентыкка кергән. “Чаян”да ул – “Безнең фамилия” дип исемләнсә, биредә “Фамилиясен корбан итеп” исеме астында бирелгән. Шунсы кызганыч: мәзәкнең авторы билгесез диелгән. “Чаян”да язылган иде бит. Күрәсең, билгеле булыр өчен әсәрне язу гына җитешми, тагын нидер кирәк булып чыга.

20 август 1966 ел

Кичә колхозыбызның яшь механизаторлары Габбас һәм Миннехан күрше районга эшкә киттеләр. Бездә урып-җыю беткән һәм бу комбайнчыларны колхоз шунда ярдәмгә җибәргән. Китәр алдыннан минем белән саубуллашып чыктылар. Шундый минутларда күңел күтәрелә, җанга рәхәт булып китә. Бик истәлекле минутлар алар. Мин бит сезгә гел яхшылык кына телим, егетләр. Өйрәнегез, эшләгез, чын кеше булыгыз!!!

21 август 1966 ел

Куллар, куллар, нигә сез миңа буйсынырга теләмисез?! Мин аларның шулай ничек эшләргә кирәген белмичә аптырашып йөргәннәрен тешем шыгырдатып карап ятканчы, үзем тотып эшләр идем, үзем теләгәнчә эшләр идем, һәм ул күңел шатланырлык эш булыр иде. Әй, куллар! Нигә сез мине шулай хур итәсез, нигә?

23 август 1966 ел

Колхоз бер олау салам сораган идек, бирмәделәр. Чәчү җиткәч, шул ук саламны кибәне-кибәне белән ут төртеп тә яндыралар. Ну и ну!

Алар инде мине үлемгә дучар ителгән, йөрәгендә бернинди хистә булмаган адәмчек итеп саныйлар. Нишлисең бит, таш кыялар арасына кысылган фил дә чебеннәргә азык була ала.

14 сентябрь 1966 ел

Без инде хәзер (26 августтан бирле) яңа өйдә яшибез. Теге иске өй кебек кысан түгел. Әмма җылыга бик саран булыр ахрысы. Кышын суык булса, бер дә эшли алмам дип куркам.

Барсы да өегез матур булган, диләр. Үзем йөреп, кирәген үзем табып, балтасын да үзем тотып эшли алсам әгәр – күрер идегез шунда матур өй нинди булганын! Ә болай – ошамаса да ошый инде, нишлисең, ошатасың инде. Ачка тәмсез, ялангачка ямьсез юк, ди, бит ул.

Үз теләгеңне, үз кичерешләреңне тыгыз итеп, тыйнак, матур һәм аңлаешлы итеп тулысы белән әйтеп бирә алганда гына, бераз яза беләм икән дип ышанырга мөмкин.

Минем кайбер шигырьләремне укыгач, кара әле, ул да мәхәббәт турында уйлана, космоска очу турында хыяллана, дип мыскыллап әйтүчеләр табылыр бәлки. Исем китми, рәхәтләнеп әйтеп калсыннар. Бөркетнең канаты сынса да, тормышка мәхәббәте сүрелмәс, очу турында теләге кимемәс.

Күңелем саф, йөрәгем сау минем. Ул синең хәлсез тәнең белән исәпләшеп тормый, хыял канатында гына булса да сөяргә, замандашлар эшләгән бөек эшләрдә катнашырга омтыла. Менә шундый бит ул минем йөрәк, дусларым. Сез аны гаепләмәгез инде...

Сынлы сәнгать белән мине иң беренче булып бабам таныштырды дисәм, ялгышмамдыр. Менә уйлап карагыз: салкын кыш көне, тышта күз ачкысыз буран үкерә. Безгә уйнарга чыгу турында уйларга да ярамый, чөнки өлкәннәр дә бик кирәк йомышларына гына чыгып керәләр. Өйдә караңгы, шундый күңелсез. Менә шундый чакларда инде безнең бабай чәй кәгазе һәм бәләкәй кайчы алып сәкегә утыра иде дә кәгазьдән нидер кисә башлый. Мин исә, нәрсә туачагын алдан ук белергә тырышып, кайчы барган эзгә кызыксынып карап тора идем. Әһә, ат икән! Бөтенләй чын кебек бит! Менә койрыгы, менә ялы, колаклары да бар бит, әй! Мин аны шатлана-шатлана әле генә бозы эреп беткән дымлы тәрәзә пыяласына ябыштырып куям. Күңелгә шом салып, тәрәз артында гына әллә нинди авазлар чыгарып улаучы буран да колагыма керми башлый. Мин тагын түземсезләнеп бабай кулына карыйм. Монысы нәрсә була соң? Әһә, сыер икән ләбаса! Белми дә торам, безнең ак чәчле зәңгәр сыерыбыз икән бит! Мин аңа да ат янында урын бирәм. Бабам кисә дә кисә. Безнең инде сарыгыбыз да, кәҗәбез дә, этебез дә булды. Чү, бабам тагын нидер кисә әле. Паровоз булып чыкты ул. Аңа инде мин көне буе шатланып туя алмадым.

Бабам кисүдән туктагач, кәгазь-кайчыны алып мин эшкә керешәм. Бабамныкына охшатып берәр нәрсә чыгарып булмас микән, дип маташам...

Бу инде – рәсем сәнгатеннән минем беренче күнегүләр алуым булгандыр.

14 октябрь 1966 ел

Минем күптәннән бирле яза алганым юк. Көннәрем шундый берсенә берсе охшамаганнар, язсаң гел бер турыда язылыр иде. Гадәттән тыш хәлләр безнең өйдә бик сирәк була. Болыт арасыннан бер генә минутка күренеп киткән көзге кояш кебек, алар да минем тормышыма нур сирпеп алалар да вакыт чоңгылына төшеп югалалар. Кыска шул аларның гомере.

Москвадан сынлы сәнгать институтыннан башлангыч курсны тәмамлаганга язу алдым. Һәр яктан да рәсемнәремә уңай бәя биргәннәр, һәм өч бишле тезелеп тора. Тик аларның киләчәге юк дәрәҗәсендә бит. Чөнки мин инде физик яктан беркайчан да хәзергегә караганда тазарак булмаячакмын. Күпме генә тырышсам да, рәсемнәрнең сыйфат ягын шуннан югары күтәрә алмамдыр. Беренче яктан, техникамның бик примитив булуы теләгәнчә эш итәргә ирек бирмәсә, икенче яктан, мин яңа күренешләргә, яңа тойгыларга сусыйм. Кое нинди генә тирән булмасын, аңа чишмәләр су өсти тормаса, бервакыт ул кибәчәк. Кеше йөрәге дә, җаны да шулай ук.

Беренче төп курс өчен дәреслекләр дә җибәргәннәр. Программа бик җиңелдән түгел. Ул бит сәламәт кешеләр өчен төзелгән. Белмим инде, ничек кенә үтәп чыга алырмын икән?

Менә нәрсә: ни өчен шигырь җыентыкларын вак-төяк китаплар итеп чыгаралар икән. Берничә авторның әсәрләрен бергә туплап, 400 – 500 битле кечерәк форматта бер җыентык ясап чыгарсыннар иде. Тышы киндер, гомуми исемле. Эчендә һәрбер авторның китабы (нәкъ менә шигырьләре түгел, ә китабы) бер-бер артлы тезелеп киткән. Бу китапның юлында нинди кыенлыклар тора торгандыр, ансын күз алдыма китерә алмыйм, әмма шундый җыентык басылып чыкса, укучылар теләп каршы алырлар иде. Бәясе дә артык кыйммәт булмас иде кебек, ә укучы кулына нинди зур хәзинә килеп керер иде!

18 октябрь 1966 ел

Ике көн элек минем белән очрашырга Зирекле мәктәбе укучылары килгән иде. Ике укытучы, унике бала. Сбор үткәрделәр, мине почетный пионерга кабул иттеләр, миңа багышлап язылган шигырьләрен укыдылар, минем дә берничә шигырем укылды. Җырлар башкарылды. Мәдинә исемле бер бәләкәй кызчык күбәләк кебек очынып-очынып биеп ташлады. Миңа бүләк итеп китаплар алып килгәннәр. Гади укытучылар, гади авыл балалары бит инде, ә дулкынлануымның чиге булмады. Ни өчен? Белмим үзем дә. Җавап итеп берничә сүз әйтергә кирәк булгач, мин бөтенләй югалып калдым. Кирәкле сүзләрне дә әйтә алмаганмын. Нишлим инде, мондый очрашуга мин хәзер түгел идем. Мондый очрашу гомерем дә беренче генә булды бит әле. Сәнгать баскычының иң түбән басмасына аяк куйган булсам да, үзем турыда начар фикергә килеп китүләрен теләмәс идем. Нишлисең бит, теләк кенә җитми икән шул...

14 ноябрь 1966 ел

Күптән инде мин бу битләрне актарганым, серләремне салганым юк. Байтак вакыт үтте инде. Җир өстен ак кар япты, беренче суыклар килеп, тәрәзәгә чәчәкләр ясап күрсәтте. Инде бөтенләйгә кыш килеп урнашуга да карамастан, кайбер куакларда кызарып кипкән яфраклар җилфердәп торалар. Шундый нык береккән яфраклар да була икән. Нинди куаклар икән алар, картаеп та яшь күңелле булып калган кешеләр кебек, чатлама суыкка, кар-буранга да илтифат итмичә, һаман да әле яфракларыннан аерылырга теләмиләр?

Бөтен җир тип-тигез, ап-ак булып калган. Чокырлыклар, вак-төяк елга сызымнары, тирес өемнәре, ямьсез булып күренеп торган башка урыннар күмелеп калган. Тирә-як искитәрлек матур-саф. Суык аяз көнне һәр кар бөртеге көзге кыйпылчыгы булып күзне чагылдырырлык ялтырый. Тимер чыбыклар өшеп “мамыкка” чолганалар. Ә агачлар!.. Әйтерсең лә бер төн эчендә әллә нинди сихри яз килгән дә аларны ап-ак куе яфракка киендергән. Гомеремдә дә әле мин бүгенге кебек искитәрлек булып, дөньяның (табигатьнең) бәскә киенгәнен күргәнем юк иде. Кичке томан эшедер инде бу.

Кемдер - бер ялкавы, пумала алып, ак буяу белән зәңгәр күк ефәгенә сирәк-мирәк кенә болытлар сызгалаган. Җил юк. Гүяки ул да дөньяның гүзәллегенә таң калып, әнә шул үрдәге куаклар буенда ял итә. Җилкәй, җилкәй! Бозма әле син бу матурлыкны, койма әле куактан бәсләрне, кар тузаннарын да куып китермә! Бу матурлыкны башкалар да авыз итсеннәр, күреп шатлансыннар. Аннан соң без синең белән икәү ул бәсләрне коярга чыгарбыз. Ул да кызык бит!..

Рәшитнең (Рәшит Зәкиев – Татарстанның Нурлат шәһәрендә яшәүче яшь журналист һәм шагыйрь) зарисовкасын һәм минем шигырьләремне “Социалистик Татарстан” газетасында бастырып чыгарганнар. Билгеле, бу минем өчен зур шатлык. Шулай да, ул шигырьләр мәкаләне бераз нигезләү өчен генә басылганнар, дип уйлыйм мин. Чөнки аларның берничәсен мин элек тә шул газета редакциясен тәкъдим итеп караган идем. Төрле кимчелекләр табылып, газета битенә үтә алмадылар. Инде менә, кимчелекләреннән арындыра алмасам да, мәкаләгә ияреп, газетада күренү “бәхетенә” ирештеләр. Бу минем уңышым түгел, әлбәттә. Белмим инде, минем шигырьләр кайчан да булса “юлбашчысыз” гына матбугат басмаларында күренерләр микән? Булыр микән шундый көн?

15 ноябрь 1966 ел

Әти, әти! Син бүген безнең белән бергә исән булсаң иде! Син исән булсаң, бәлки мин дә, канаты каерылган кош очарга тилмергән кебек, күзләремне ерак-еракларга төбәп, шул җирләрне күрергә теләп ашкынып ятмас идем. Эх, нинди генә бәхетсезлекләр китермәде бу сугыш адәм баласына!

Әле дә бит еракта сугышлар бара. Бомбалар шартлый, тыныч тормыш өчен корылган оялар янып көлгә әверелә. Әле генә үлем турында уена да китермәгән кешеләр мәңгегә күзләрен йомалар. Тол калган хатыннар, ятим балалар яше ага. Әле дөньяның якты нурларын күреп тә өлгермәгән нәниләр ана карнында пуля тигән ана йөрәге белән бергә яшәүдән туктыйлар. Моннан да коточкыч вәхшилек, моннан да зуррак явызлык бар микән дөньяда?!

Эх, әти, әти! Беләм мин: сез менә шундый ерткычларга каршы көрәшеп һәлак булдыгыз. Азат илем халкы һичкайчан да батыр улларын оныта алмас!
Без дә сине онытмыйбыз.

Ул көннәрне вакыт киңлеге ерагайта барган саен сине юксыну күңелләрне ныграк телгәли, сине сагынуыбыз һаман саен арта бара. Әни беребезгә карый да: әтиеңә бигрәк охшагансың, ди. Я берәр эшебезне мактап: әтиегез дә шулай итә торган иде шул, дип куя. Һәм безгә әлеге сүзләрне син әйтәсең кебек тоела, җиңел һәм рәхәт булып китә. Син үзең янәшәбездә басып торасың кебек.

Берәр кыенлык туса, мин синең рәсемеңне алам да күзләреңә карыйм. Алардан шундый ныклы сабырлык, саф яктылык сирпелеп тора. Гүяки алар: тыныч бул, егетем, бу кыенлыклар вакытлыча гына, син аларны ерып үтәчәксең, мин сиңа ышанам. Юкса, минем карашым да бу кадәр үк тыныч булмас иде, дип әйтәләр кебек. Рәхмәт, әти! Мин синең ышанычыңны акларга тырышырмын.

Әти! Син Монголиядә хезмәт иткән ваытта бер иптәшең белән рәсемгә төшкәнсең. Икегез дә хәрби киемнән. Бу рәсем хакында әнигә шулай сөйләп калдыргансың: ул иптәшең казах егете булган икән. Мин туган хәбәрне алып сиңа авылдан хат барып төшкәч, иптәшеңнең дә минем белән бер көндә туган нәни кызчыгы барлыгы беленгән. Һәм сез казах йоласы буенча без нәниләрне ярәштереп тә куйгансыз. Күрәсең, ул дустың белән бигрәк тату яшәгәнсез. Кызганычка каршы, ул дустыңның исемен генә булса да белмибез. Эх, берничә урынга язып карасам да, җавап ала алмадым шул. Беләсе иде ул гаиләнең бүгенгесе көндә кайда-ничек тормыш иткәнен! Кайда соң син, нәни кызчык? Кайда соң син, аның әтисе? Кайда соң сез, гүзәл кешеләр?..

21 ноябрь 1966 ел

Рәсемнәрем – сез минем күзләрем, шигырьләрем – сез минем йөрәгем. Рәсемнәрем, мин сезне ясаудан туктап сукыр калыйммы? Шигырьләрем, сезне язудан баш тартсам, минем өчен ул йөрәгем тибүдән туктауга караганда да авыррак булыр иде. Нишлим соң? Икегезне дә дәвам итәргә минем хәлемнән килми башлады.

Рәшит! Син кайчан да булса бер бу юлларны укырсың. Белеп булмый, бәлки сиңа очрамаслар да алар. Шулай да, биредә генә булса да, мин йөрәгемдәгене әйтмичә кала алмыйм. Рәшит! Минем беркайчан да әле синең кебек эчкерсез чын дустым булганы юк иде. Чиксез рәхмәт сиңа, дустым!

Синең якты киң маңгаең, кара кашларың, эчке уйланулы коңгырт күзләрең белән бизәлгән түгәрәк, ягымлы йөзең һаман саен күз алдымда тора.

Рәшит! Син миңа табигать турында күбрәк язарга, җыр язып карарга киңәш бирдең. Синең киңәшне мин тотарга телим. Ничек булдырып булыр, анысын инде язмыйча белеп булмый. Тик минем шигырьләр бик авыр туалар шул. Чын язучылар болай авырлык кичермиләр инде, билгеле.

22 ноябрь 1966 ел

Бүген күк йөзен тип-тигез итеп карасу сыек болыт каплаган. Болыт күк гөмбәзенә шундый тигез җәелгән ки бер генә җыерчык та күренми, кая таба ачылганы да сизелми.
Көн җепшек. Түбәдән тамчылар тама. Агачлар да йоклар-йокламас яткан кеше шикелле – уянырлар иде, әле вакыт җитмәгән шул. Әле бу – тирән йокы алдыннан ялның беренче татлы минутларын кичерү генә, һәм агачлар ара-тирә салмак кына, иренеп кенә, хәрәкәтләнеп куялар.

Юлларда уйдык-уйдык су җыелган. Казлар да, язны хәтерләткән мондый көнгә шатланып, кызыл тәпиләре белән шул сулар өчендә йөриләр, канатларын кагынып, әллә кайларга яңгыратып каңгылдашалар. Чыпчыкларның да тавышы дәртлерәк чыга. Күмәкләнеп анда-монда очып йөриләр.

Табигатьнең шундый минутларын тасвирлаган бер генә шигырь дә укыганым юк әле минем.

23 ноябрь 1966 ел

Бүген көн минем өчен бик шатлыклы булды – Мәскәүдән педагогтан әйбәт хат алдым. Рәсемнәрем ошаган. Белмим инде тагын кайчан мин аңа рәсемнәр сала алырмын.

Казанның “Яшь Ленинчы” газетасында ике шигырем басылган. Ике данә газета җибәргәннәр һәм газетага язгалап торырга тәкъдим иткәннәр.

Мондый шатлык яңгырына йөрәгем әле күнекмәгән - дулкынланам. Йөрәгем күкрәгемә сыймый башлый, мин тәмам авыруга әверелеп китәм. Берни эшләп булмый. Ачуланып, үзсүзләнеп, бөтен көчемне туплап тотынмасам, берни дә чыкмый - тиз талчыгам, бар нәрсәдән күңел кайта.

1 декабрь 1966 ел

Төнлә йоклаган килеш үлеп китәрмен, дип куркам. Иң соңгы минутымда да якты дөньяны күреп үлсәм иде.

Бертуктамый исереп йөрүче Вәлигә минем йөрәк тойгыларын бер генә сәгатькә биреп торасы иде! Гаиләсен шикәргә дә тилмертүен ташлар иде бәлки. Эшләп тә таба, шуны эчеп тә бетерә ала. Алай гына булса иде әле!

Ничек инде шундый авыр сүзләр белән хатыныңны сүгәргә, аямыйча изге тәненә сугарга кирәк? Малае да кебек үзе булачак бит. Монысы инде тагын да аянычрак. Хәзердән үк анасына сука дия ала, үзе беренче класста укый...

Исерек Вәли... Киң җилкәле, урта буйлы, көчле кеше, акылы да юк түгел кебек. Исердеме – кызганыч усал бер ерткычка әйләнә. Тубал чаклы башында көлтә кадәр чәче тузган, акайган күзләреннән яшь, зур авыз читләреннән селәгәй ага. Өйләренә кайтып керсә, кем дә калмый. Актык тиенгә кадәр алып чыгып китә. Каршы кем очраса да, “гомерлек” дустына я туганына әйләнә ул кеше. Өч баласы һәм хатыны ничек җитте шулай көн күреп баралар. Әйткәч, син аның кан дошманына әвереләсең.

Эх, белми бит ул! Шундый кадерле минутларны аракы томанына күмеп, заяга уздырмасаң да әле, безгә бирелгән гомер бик кыска бит.

3 декабрь 1966 ел

Ул чагында миңа 4-5 яшьләр чамасы булгандыр. Яз көне иде. Мин ачык тәрәзә төбендә аякларымны тыш якка салындырып, дөньяны күзләп утырам. Өебез каршында гына юеш карлар арасыннан үзенә борма-борма юл ясап, нәни генә елгачык ага. Ул, иртәнге кояш нурларында җем-җем итеп, тиберченеп ятучы тере нәрсә кебек күренә. Әйләнә-тирә искиткеч матур һәм яңа. Мин эштән кайтып баручы өлкән дустым Талип абыйны күреп алам. Ул елгачык янына җитте дә үтәргә юл эзләп, тукталып калды.

- Талип абый, моннан чык! Моннанрак чык!

Ул елмаеп минем яныма килде дә бу инде – юл күрсәткән өчен дип, миңа карандаш бүләк итте. Карандашның бер башы кызыл, ә икенче башы зәңгәр иде.

Күп тә үтмәстән, мин инде матур булсын дип тырышып-тырышып апам китабындагы рәсемнәрне буйый идем. Мин шундый мавыгып киткәнмен, кулымнан китапның тартып алынганын сизми дә калдым. “Бетергән, бетергән!” - дип елый-елый янымда апам басып тора иде.

- Буягач матур була бит, - дидем мин аның елавына гаҗәпләнеп.

– Укытучым Асия апа нишләтә инде мине хәзер? – дип үксеп елады ул һәм миңа бер икене таза гына кундырып та алды. Миңа еларга туры килмәде. Чөнки мин үземне гаепле сизә идем. Апамны үксүеннән туктатыр өчен, матур карандашны аңа бирдем. Теләмәсәм дә бирдем инде.

4 декабрь 1966 ел

Бу арада бернинди дә хәлләрнең булганы юк. Хатлар килә, аларга җавап язам. Кичен бераз шигырьләр өстендә эшләргә тырышам. Ничек килеп чыга торганнардыр. Киңәшләшергә яныңда берәр кеше булса иде. Рәшит бар да бит. Ул шул еракта. Хат бит биредә ике атна йөри. Ни сөйләсәң дә, хат ул – тере кеше сүзе түгел.

Ни өчендер мине һаман үткән көннәр үзләренә тартып торалар. Әле менә хәзер дә балачакның тагын бер онытылмас истәлеген хәтер үзенең ерак киштәләреннән эзләп табып миңа күрсәтте. Әйе, ул көз иртәсе минем күңелемә мәңге җуелмаслык булып урнашып калган.

Мин уяндым да кыска күлмәкчән ялан аяк кына тышка йөгереп чыктым. Чыктым да нәрсәгә чыкканымны да онытып капка төбендә тукталып калдым: дөнья гүзәл иде!

Сыек кына томанга уралып, яңа гына чыккан кояшның алтын нурлары бөтен дөньяны тутырган, куакларда, бүрәнәләрдә, җир өстендә дә көмеш бөртекләр булып чыкмы утырган, әллә кырау төшкәнме. Мин исем китеп бакчага карыйм. Анда биек булып үзләре генә утырып калган сап-сары кукуруз калфакларында, киң озын яфракларында зур көмеш тамчылар тезелгән. Алар шундый дәүләр, яфракларда ничек тотылып торуларына әле дә булса гаҗәпләнәм. Ул вакытта да җемелдәшеп торган шул тамчыларга бармагым белән кагылмыйча булдыра алмадым.

Мин бабам кебек кулымны күз өстемә куеп, биектә кычкыра-кычкыра уйнаклап очучы каргаларны күзәтә башладым. Аксыл гына күренеп торучы айга кунмаслармы, дип озак күзәттем мин аларны. Күпме генә ай яныннан очып үтсәләр дә, берсе дә һаман кунмый да кунмый. Әниемнең “Туңасың, кер!” дигән тавышын ишеткәч кенә исемә килдем – мин шактый ук өшегән, аякларым вак кына калтырыйлар икән. (Ул чактагы зиһен хәзер булса иде). Шуннан калганын белмим инде. Ул көннең кояшлы иртәсе мәңге онтылмаслык рәсем булып күңелемә төшеп калган.

5 декабрь 1966 ел

Менә хәзер хәтергә килеп керде әле. Сугыш беткәнгә икенче ел инде... Дусларыбызның күбесенең әтиләре өйгә кайттылар. Безнең генә әтинең хаты да юк, үзе дә кайтмый. Әнә безнең белән яшьтәш Таһир белән Исламның да әтиләре кайтты. Алар йорт турларындагы чирәмдә утыралар. Ислам әтисенең тезенә үк менеп урнашкан, башында йолдызлы пилотка. Таһир да әтисенең киң каешын биленә буып куйган. Кулы белән күрсәтә-күрсәтә әтисе аларга нидер сөйли. Безнең әтиебез дә, йолдызлы пилоткабыз да, тимерле каешыбыз да юк шул. Без энем Наил белән икәү тәрәзә төбенә менеп баскан килеш кызыгып аларны күзәтәбез.

- Хәзер инде алар безнең белән уйнамаслар да, - дибез. Нәрсәдер эшләп йөргән әниебез кинәттән ни өчендер ачуланып, безне өйдән куып чыгара...

Мин укый беләм инде. Яза да беләм. Пычак белән кисеп эскәмиягә Зәмзәмия дип язып куйдым. Ул минем күршем. Без бергә уйныйбыз. Ул шундый матур. Мин аңа әллә нинди сүзләр белән хат та яздым әле. Укый белми шул ул. Кергән дә әнисеннән укыткан. Хәер, үзеннән дә көлделәр бит. Миннән генә түгел. Мин кыйный башлагач, мин белмәдем, ник соң үзең миңа укымадың, диде ул еламсырап. Кыйнамадым инде. Үзең гаепле булгач, кемне кыйнап булсын, ди?

30 декабрь 1966 ел

Хәзер генә әле Лениногорскидан килгән кунаклар китте. Алар миңа телевизор, китап шкафы һәм башка бик күп нәрсәләр бүләк итеп китергәннәр. Телевизорга антенна куйдылар. Яхшы ук түгел, шулай да күрсәтә. Күрсәтмәсә дә, миңа ансы кыйммәт түгел. Барыннан да кыйммәтрәге шул - дөньяда Луиза (Луиза Исмәгыйль кызы Әхтәмова шул чакта телевидениедә эшләгән журналист редактор) кебек алтын йөрәкле кешеләр дә бар икән. Монысы миңа - иң зур шатлык. Луиза – 30 яшьләрендәге, чандыр гына, урта буйлы. Чәче коңгырт. Күзләре шундый саф карашлы. Андый караш балаларда яисә бернинди яшерен уйлары булмаган кешеләрдә генә була торгандыр. Руслар арасында күп йөргәнлектән ана телен бозыбрак сөйли. Шулай да сүзләре шундый йомшак, ягымлы булып ишетеләләр. Чын күңелдән чыккан өчендер инде ул.

Үзләре белән докторны да алып килгәннәр. Ул мине карагач та, сиңа дәваланырга кирәк, диде. Мин сине өстәл янында утырган килеш кулың белән язарлык итә алам, ди. Ә калганын алдан әйтә алмыйм, соңыннан күз күрер, ди. Минем өчен бусы да нинди зур шатлык булачак. Шулай да алдагы ул көннәр өчен шатланып куярга иртә әле.

- Мин синең кебекләргә күп ярдәм иттем бит. Ник мин сине алданрак белмәдем икән? – ди Луиза.

- Тугыз ел буена бер дә врачларга күренмәдеңме? – ди ул.

- Юк. Больницадан бөтенләй күңелем кайткан иде инде. Һәм менә ни өчен: Куйбышевта хастаханәдә өченче мәртәбә ятканда бер ара минем хәл бик авыр булды. Шунда бер врач күршемнең соравына каршы: өченче ел безне җәзалый инде дип, кулы белән миңа таба ымлады. Ул сүзләрне кабат ишетмәс өчен, әллә нинди газапка да түзәрсең. Мин бу сүзләрне шушы көнгә кадәр кемгә дә әйткәнем булмады. Ул сүзләр йөрәгемә чын-чынлап хәнҗәр булып кадалганнар. Аларны кузгату миңа бик авыр.

- Юк, биредә алай булмас. Врач үзе алына бит. Биредә сине карамыйча, ул берни дә әйтмәгән иде. Хәзер әнә нәрсә ди? Борчылма, җаным, - дип елмая Луиза.

Киткән чакта ул мине үбеп алды. Бу минем битемә әле иң тәүге мәртәбә хатын-кызларның ирене тию иде. Мин үзем дә белмәстән рәхмәт дип куйдым.

16 январь 1967 ел

Бүген көне буе вак ярма кар яуды. Җил шул карны йөгерә-йөгерә ышык урыннарга тутырып йөрде. Суык. Нәкъ бездәге кышның төп үрнәге бүгенге көн. Инде икенче атна дәвам итә. Әйтерсең лә яңа елга кадәр кар яудыра алмый торган ачуын чыгарырга чамалый. Радиодан, иртәгә дә буран булачак, диделәр. Димәк, мине алырга иртәгә дә очып килә алмаячаклар. 7сендә Луизадан килгән телеграммадан соң, байтак вакыт үтте инде. 2 көн аяз да булып алды. Нигә шул көннәрдә килмәделәр икән? Әллә очып чыккач та берәр бәлага дучар булдылар микән? Андый хәл генә була күрмәсен инде. Ярты тиен тормас башың белән шундый иптәшләрнең бәхетсезлегенә сәбәпче булудан Ходай үзе сакласын. Кайгыдан, ник әллә кайчан агу эчмәдем, дип үкенеп үләрсең.

Ходай, әгәр дә син чыннан да булсаң, Луиза кебек мәрхәмәт ташып торган йөрәкле кешеләрне күбрәк тудыр җир өстенә һәм гомерләрен озын итә күр!

17 январь 1967 ел

Биккол! Гакыйльнең Татарстандагы туган авылы Әхмәттән җиде чакрымда урнашкан күрше авыл башлангыч классларны тәмамлагач, ул шунда укыган). Әле күптән түгел генә авылдашым Минәхмәт шунда барып, абыйсының нәни кызын рәсемгә төшереп кайтты. Берничә мәртәбә авыл урамын да төшереп алган. Бүген кич шул рәсемнәрне ясадык. Мин шул урамнардан таныш йортларны эзләдем. Берсен дә таный алмадым. Ул сукмаклардан мин йөргәнгә 18 ел вакыт үткән бит инде. Танымасаң да гаеп түгелдер.

Мин алтынчы класста укый идем. Безнең класста Әминә исемле зур яшькелт күзле, кечкенә авыз, матур, килешле борын, кара кашлар белән бизәлгән түгәрәк йөзле, сабыр гына бер кызчык та укый иде. Ул көзен дә, кышын да тезеннән генә булган саргылт якалы искерәк кенә пальтосын киеп йөри иде. Мин аның үзен белүдән башка кайда торуын да, кемнәре барын да белмим. Чөнки мин мәктәпкә җиде чакрым килеп укыйм. Ул арада гына нәрсә белеп өлгерергә мөмкин соң?

Ә ул кыз шундый сабыр, шундый матур. Начар билге эләктереп, аның алдында хур булмас өчен, мин арып-талып өйгә кайткач, нинди түземлек белән дәрес хәзерләвемне бер үзем генә белә идем. Иртәгәсен таңнан торып мин укырга түгел, аны күрергә бара идем. Белмим инде, нинди хисләр кайнагандыр минем йөрәгемдә. Мөлдерәп тулган язгы су кебек алар үзләренә ташып чыгар өчен юл эзләгәннәрдер һәм, ниһаять…

Мин класста дежур идем. Класста балалар калмаган вакытны түземсезлек белән көтеп алдым да чәчәкләр белән бизәлеп язылган кош теле кадәрле генә хатны Әминәнең букчасы эченә салып җибәрдем.

Һәм дәрес башлангач, Әминә букчасын алган саен тынычсызланып, дулкынланып, нәрсә булыр икән дип көтә башладым. Менә инде соңгы тәнәфес тә җитте. Балалар этешә-төртешә залга, урамга ашыктылар. Мин күз чите белән генә Әминәне күзәттем. Ул да башкаларга иярде. Димәк, әле минем хат аңа барып ирешмәгән икән...

Класста үзем генә калдым.

Кинәт класска Әминә килеп керде. Ул ак күлмәген җилфердәтеп алдыма ук килеп туктады. Аның зур күзләре каты ачу белән карарга тырышалар иде.

- Нишләдең? – диде ул.

- Беләсең инде... – дип мыгырдандым мин.


- Менә апага бирермен дә...

Әминәнең бу сүзләренә мин ничек дип җавап кайтарганмын, белмим. Бәлки бер сүз дә әйтелмәгәндер.

- Җавап көтмә, - диде ул һәм кулларын матур селки-селки йөгереп класстан чыгып китте.

Бер көнне уку тәмамлангач, безне класс җитәкчебез газета чыгарырга алып калды. Мин – газетаның исемен язучы һәм рәсемнәрен ясаучы. Әминә матур итеп мәкаләләрне күчереп яза. Апа һәм тагын бер ике укучы безгә булышалар. Тырыша торгач, газетаны эшләп бетереп, элеп тә куйдык. Мин сумкамның каешын җилкәмә элдем.

- Беркая да китмисең, үземдә кунасың, - диде апа.

- Рәхмәт апа, кайтам инде...

- Юк, юк! Уйлама да! Хәзер төн җитә, ярамый...

Мин үзсүзләнеп ишеккә таба юнәлгәч, апа:

- Кызлар, мин әйберләрне кертеп чыкканчы, тотып торыгыз әле үзен!... Кызлар кулларыма ябыштылар.

- Тукта, бәбкәм, кырда бүреләр ашар үзеңне, - дип көлә Әминә. Мин ничек җитте алай кызлардан ычкынып чыгып киттем. Кич булып килә иде инде.

Офык артыннан кыя таулар кебек киртләч-киртләч куе болытлар калкып килә. Кичке кызыл кояш шул болытлар артыннан күз кырые белән генә дөньяны карап тора. Бераздан ул бөтенләй юкка чыкты. Болыт арасыннан сибелгән нурлары гына тартылган алтын җепләр кебек сузылганнар. Шулар буйлап күз йөрткәндә, кояшның әле офык артына бөтенләй үк күмелеп җитмәгәнен чамаларга була. Тау-тау болытлар һаман мыштым гына, алдан усаллык уйлап куйган кеше шикелле, үсә, кабара, биеккә үрмәли бардылар.

Мин ашыгам, атлыйм да йөгерәм. Ярты юлда дөм караңгы булды. Күп тә үтми, бөтен пушкаларыннан ата-ата килгән бронепоезд кебек, яшенле болыт та мине куып җитте. Бу вакытта мин авылдан ике чакрымнар чамасында идем. Болыт, яшен кылычларын уйнатып, миңа җикеренә, баш очымда гына каты-каты акырына башлады. Минем турыга гына җилләп, чиләк-чиләк яңгырын коя. Белмим, куркуымнан яшем дә, яңгыр тамчыларына кушылып, аккандыр бәлки. Куркыныч иде. Ышыкланырга сынык куак та юк. Яшен яктырткан саен юлны карый-карый өйгә йөгердем. Күрше карчыгы да бездә иде. Әни ишек төбендә мине күргәч тә, минем өчен куркуыннан елап җибәрде.

Иртәгәсен мәктәптә апа уйнап чәчемнән эләктереп алды:

- Тискәре малай, йокымны да йокы итмәдең. Шуның өчен менә сиңа! – дип чәчемне йолыккан итте. Әминә күзендә елмаю күрдем мин. Ул зур яшькелт күзләре белән туп-туры миңа карап тора иде.

Әминә ни өчендер бездән алдагы партага күчеп утырды. Бу хәл яңгыр вакыйгасыннан соң берничә көн үткәч булды. Безнең алда утыручы бер кыз белән ул урыннарын алмашканнар иде.

Бервакыт дәрескә кадәр ул минем дәфтәремне сорап алды. Мин шатлыгымнан елмайган идем. Ул дәфтәремне алгач, үз-үзенә, әллә иптәш кызына:

- Яратам да шуның елмаюын, - дип куйды.

Икесе дә рәхәтләнеп көлеп җибәрделәр. Иптәш кызы аңа:

- Бөтенләй гашыйк булгансың бит! – ди.

Әминә эндәшми. Һәм бераздан:

- Тукта әле, терттермә, - дип куя. Һәм аларның яңгыравыклы көлү авазлары тагын класс эчендә яңгырый.

Көз үтте, бураннарын уйнатып кыш та килеп җитте. Миңа мәктәпне ташларга туры килде. Барып йөрергә аякка-өскә юк. Анда торып укыр өчен, бүлеп йөретерлек ризык юк. Атна үткәч, минем хәлне белергә дип, чаңгыда дүрт-биш малай һәм класс җитәкчебез килгән иде.

Аларга үзләренә генә китәргә туры килде шул.

Мин исә, аерылып калган кош кебек, күзләремне ала алмыйча, алар ерак офыкка китеп күмелгәнче карап калдым. Канатларым бәйләгән иде шул әле минем.

15 февраль 1967 ел

(Көндәлектәге бу юллар Лениногорски хастаханәсендә дәваланганда язылганнар булса кирәк)

Төн. Сәгать икеләр тирәсе. Коридорда берәү сүгенә:

- Йокларга да бирми, анасын сатыйм, акыра да акыра...

Ә теге кеше үлем белән тартыша.

Сәгать дүрттә үлде. Көндезен сөйгән кызы китергән чәчәкләрнең берсе чәчәк аткан иде. Ул гына күрә алмады.


16 февраль 1967 ел

- Кара әле, простыняның бигрәк күп җөйлесе эләккән. Тәнеңне авырттырыр, алмаштырыйм әле.

Чын күңелдән яхшылык эшләү бу.

– Сестра, күземне сөртегез әле?

- Хәзер караучыны җибәрәм.

Шул да шәфкать туташы була инде?!

1 март 1967 ел

Төн. Минем бүлмәмдә ут юк. Ачык ишектән бүлмә эченә тонык кына яктылык сибелә. Мин ни эчендер йоклый алмыйча ятам. Ул килде дә нәкъ ишек турысында туктап калды. Ул минем сулышымны тыңлый. Ул бүген дежур. Мин әле аны беркайчан да ак косынкасыз күргәнем юк. Аның кыска чәче бусагадан сикергән тау елгасының мул суы кебек иңсәләренә төшеп тора. Коңгырт күзле, ачык чырайлы, түгәрәк йөзле сабыр гына кыз – Валя исемле. Чын мәгънәсендә чибәр. Ул китәргә кузгалды. Мин аны тагын бер генә минут янымда тотасым килеп:

- Су бирегез әле, зинһар, - дидем. Ул су эчертте дә тагы берәр нәрсә кирәкмиме, дип сорады. Аны рәсемгә төшереп, башкаларга да күрсәтәсе иде. Тик минем кебек күреп ясаучы булсын иде. Ә миңа кул кирәк шул, кул. Тел белән сөйләп бирә алмаслык.

10 июнь 1967 ел

- Сезнең кызыгыз бармы? – дип сорадым мин аңардан.

- Бар. Җиде яшендә. Ник алай дип сорадыгыз әле?

- Сез аңа да үзегезнең холыкны бирергә тырышыгыз. Ул да сезнең кебек шат күңелле, ягымлы, сизгер йөрәкле булсын. Юкса җир өстендә бер гүзәл чәчәккә ким булачак.

12 сентябрь 1967 ел

Өченче көн инде мин өйдә. Унында әйләнмә канатлы очкыч (вертолет) белән мине китерделәр. Очкыч тавышы ишетелү белән бар эшен ташлап, халык безнең өй янына йөгерә башлады. Халык шундый күп җыелып өлгергән иде.

Больницадан үзем теләп кайттым. Минем врач та, Луиза да өйдә юк иделәр. Алар булса, мине җибәрмәсләр иде, курорттан кайткач кына кайтырсың әле, дип тордылар.

Үзләре юк вакытта качканым өчен ачуланмасалар ярар иде. Бу ничектер аларны санга сукмаган сыманрак килеп чыкты бит әле. Луиза язып калдырган хатымны алса, минем хәлемне аңламыйча булмас. Әгәр дә мин анда калсам, чынлап үләдер идем. Минем эч ягы бик яман авырта башлады бит. Хәзер барысы да артта калды инде. Итак, мин бүген өченче көн өйдә.

7 ноябрь 1967 ел

Кичен турыбыздан җырлап яшьләр узып киткәндә йөрәгемнең ничек өзелеп калуын үзем генә беләм. Ул төнне миңа караватта урын юк инде. Алар өйләренә кайтып яткач та әле, җыр, сөйләшү-көлешү тавышлары колак төбемдә чыңлап тора. Юк, ул вакытларда минем ялгыш та яшем чыкмый. Күңелгә моң тула да, әллә ничек кенә итеп, хәнҗәр белән күкрәкне аркылыдан-аркылы сызып кына җибәрәсем килә.

19 ноябрь 1967 ел

Берәү миңа садака бирергә кызынып маташа. Өстемә үк китереп куйды.

- Сез бигрәк юмарт кеше икән. Рәхмәт. Хәзер үк алып кесәгезгә куегыз. Әгәр дә артык акчагыз бар икән, күршедә карт белән карчык тора, кертеп бирегез әле. Мин садака иясе түгел, бел аны.

Түбәнчелек белән гафу үтенә башлады.

- Ярар, бер юлга мин сезне гафу итәрмен...

7 июль 1969 ел

Нәрсә ул тормыш? Нәрсә ул яшәү? Бу сораулар гасырлар буена кешелекне борчып килгән. Зур галимнәр, акыл ияләре аның күптөрле ягын ачып күрсәткәннәр, мәшһүр язучылар калын-калын китаплар язганнар. Николай Островскийның да ул турыда әйтелгән канатлы сүзләре бар – ул һәркемгә билгеле. Кеше туа. Һәрнәрсәнең дә чиге булган кебек – гомер дә ул сыйфаттан читтә кала алмый. Кеше яши һәм беркөнне юкка чыга. Бу гасырлар буена шулай дәвам иткән һәм итәчәк. Безгә кадәр Җир өстендә күпме кеше яшәп киткән, без яшибез. Бездән соң мең ел үтәр, кешеләр ул вакытта да яшәячәкләр. Әмма без ул көннәрне күрмибез инде, хыялыбызга да китерә алмыйбыз. Ул кешеләр безне гомуми исем белән генә – егерменче гасыр кешеләре дип атаячаклар, ул көннәргә безнең дәвер кешелек дөньясыннан берничә йөз кешенең исеме генә барып җитәчәк. Ә без бүгенге дөньяда 3 млрд. кеше яшибез бит! Йөрибез, эшлибез, көләбез, шатланабыз, биибез, елыйбыз, укыйбыз, кайгырабыз һәм әле тагын иксез-чиксез эшләр эшлибез, хыялланабыз, уйлар уйлыйбыз. Боларның барысын да, безнең һәр адымыбызны вакыт агым су кебек үзенең төпсез хрусталь чоңгылына алып китә бара. Без эшләгән эшләребезне, уйлаган уйларыбызны, кино карагандай, күз алдыннан үткәрә алабыз, тик аларның сурәтләре нур булып аңга сеңеп калган, ә җисемнәрен вакыт урлаган була. Җыр кыска, дөрес әйтә:

Үткән гомер кире кайтмый,
Сулар борылып акса да.

Вакыт - аяусыз художник, аны алдау, аның игътибарыннан читтә калу мөмкин түгел. Безнең планетабыз бик кечкенә, тик үзебезгә җитәрлек, акыллы булганда. Җир өстендә һәр кешегә дә бәхетле тормыш кичерергә мөмкинлек бар. Бер-береңә яхшы мөгамәләдә булу, икенче берәүгә һәрвакыт кирәк булу, күңелеңдә дуслык, туганлык хисе саклау! Бу турыда кемнәр генә язмады, кемнәр генә сөйләмәде! Яшәлгән һәр минутың гомереңнең бер кисәкчеге бит ул. Син башкаларның шатлыгын сакларга, үзең дә шуннан ләззәт табарга тиешсең. Шушы кыска гына гомеребезне күбрәк башкаларга файдасы тиярлек итеп яшәргә тиешбез. Гомернең озынлыгы, яшәүнең мәгънәсе шунда. Дусларың, туганнарың, кешеләр күңелендә үзең турында яхшы истәлек, җир өстендә матур эшләрең калса, үләргә дә куркыныч түгел. Кешенең гомере калган истәлеккә, кылган эшләренә бәйләнгән. Без – егерменче гасыр кешеләре, тарихка шул гомуми исем астында керәчәкбез. Тик безнең һәрберебезнең үз шәхесе бар, үз туганнары, үз дуслары, үз кайгысы, үз тормышы бар: үз иле, үз туган җире бар.


Югарыдагы фотода:
Гакыйль СӘГЫЙРОВ (1960 елларда төшерелгән фотосурәт).



1. Гакыйль Сәгыйров 1966 елда Лениногорски хастаханәсендә дәваланганда тележурналист Луиза Әхтәмова белән очрашу вакытында.



2. "Социалистик Татарстан" газетасының элеккеге үз хәбәрчесе озак еллар "Чаян" журналының баш мөхәррире булып эшләгән журналист һәм язучы Рәшит Зәкиев.

 


Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН

в„– |

21 февраль көнне С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Татарстан гимнын сүзләре белән тыңлап карау көтелә #7409

$
0
0
15.02.2013 Җәмгыять
Вице-спикер Римма Ратникова ТР Дәүләт Советы каравына “Татарстан Республикасы дәүләт символлары турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү турында” закон проектын кертү турында хисап тотты

Бүген ТР Дәүләт Советы Президиумы утырышы вакытында вице-спикер Римма Ратникова ТР Дәүләт Советы каравына “Татарстан Республикасы дәүләт символлары турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү турында” закон проектын кертү турында хисап тотты.

Иң башта спикер Фәрит Мөхәммәтшин әлеге закон проектын парламентка кертү буенча эшнең тәмамланып килүен, законга үзгәрешләр ТР гимны текстын раслау өлешендә кертелүен аңлатып үтте.

Ул, ТР Дәүләт гимнының иң яхшы текстын ачыклау буенча комиссия рәисе Римма Ратниковага сүз биреп, аларның эше бер дә гади булмаганлыгын, гимн текстының камиллегенә чикләр юклыгын билгеләп үтте. “Безнең арада үзләренең тәкъдимнәрен кертергә әзер булган бик күп талантлы шагыйрьләр, әзерлекле кешеләр бар икән. Минемчә, махсус оештырылган комиссия эшенә бик кысылу кирәк түгел дип уйлыйм”, – дилде спикер.

Римма Ратникова ТР Дәүләт Советы Президиумының үзенең узган утырышында комиссия эшен тәмамланган дип табуын, комиссия тарафыннан тәкъдим ителгән гимн тексты Президиум әгъзалары тарафыннан игътибарга алынганлыгын белдерде.

“Вакыйганың тарихи яктан мөһимлеген исәпкә алып, “Татарстан Республикасы дәүләт символлары турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү турында” закон проектын ТР Дәүләт Советына парламентның Президиумы исеменнән кертергә тәкъдим итәбез. Әлеге закондагы 18 статьяның яңа редакциясе нигезендә Татарстан Республикасы дәүләт гимны музыкаль-шигъри әсәр булып тора. Яңа редакциядәге 24 статья гимнның башкарылу тәртибен күрсәтә. Аның нигезендә дәүләт гимны оркестр белән яки инструменталь рәвештә, хор белән яки башка вокаль вариантларда башкарыла ала. Дәүләт гимны закон белән расланган музыкаль редакциядә һәм сүзләр белән башкарылырга тиеш”, - диде Римма Ратникова.

“Комиссия тарафыннан тәкъдим ителгән гимн тексты Президиум әгъзалары тарафыннан игътибарга алынды. Әмма аларның гимн текстына карата тәкъдимнәре дә булды. Шуннан соң текст тагын бер тапкыр эшкәртелде. Аның татар телендәге өлешен яхшырта торган редакцион характердагы төзәтмәләр кертелде. Тагын бер шуны искәртеп китәсе килә: татар телендәге текст авторы булып Рамазан Байтимеров санала. Редакцион эшкәртүдә бик күп авторлар катнашты. Закон проектының кушымтасына камилләштерелгән текст проектын кертергә, сүзләрнең авторы итеп Рамазан Байтимеровны, рус теленә тәрҗемә авторы итеп Филипп Пираевны күрсәтергә тәкъдим ителә. Мин сездән дәүләт гимны тексты кергән закон проектын хуплавыгызны сорыйм. Бу республика халыкларын берләштерүче, тантаналы, патриотик, музыкаль-шигъри әсәр булыр дип ышанам”, - дип мөрәҗәгать итте Римма Ратникова.

Фәрит Мөхәммәтшин исә: “Үзгәрешләр керткәннән соң, миңа калса, ТР Дәүләт Советы сессиясенә чыгарырлык текст барлыкка килде. Нинди милләттән булуга карамастан, гимн РФнең Татарстан Республикасында яшәүче барлык гражданнарны берләштерүче булырга тиеш”, - дип белдерде.

Спикер гимн язмасын төрле оешмаларга күбәйтеп таратырга, шулай ук бүләккә бирергә тәкъдим итте.

21 февраль көнне иртәнге сәгать тугызда Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Татарстан гимнын сүзләре белән тыңлап карау көтелә. Гимнны ТР Дәүләт симфоник оркестры һәм хор башкарачак.

Шул көнне узачак дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының утыз сигезенче утырышында әле гимн сүзләрсез генә яңгыраячак. Гимнны сүзләре белән башкару мөмкинлеге “Татарстан Республикасы дәүләт символлары турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү турында” закон проектын тулаем кабул иткәч мөмкин булачак. 


Римма ГАТИНА

в„– | 14.02.2013

Чиләбедә төшкән метеоритның ВИДЕОлары #7410

$
0
0
15.02.2013 Могҗиза
Бүген Чиләбе һәм аңа якын шәһәрләрдә метеорит төшкәнен күргәннәр. Дөрес, бу күренешнең метеорит булуы турында рәсми хәбәр әлегә юк. Үзегез карагыз:

 

  

 

 

 

 

 


 

 

 

 


---

в„–--- | 15.02.2013

Гүзәл Җәләлова: «Мисырдан мәхәббәт ияртеп кайттым» #7411

$
0
0
15.02.2013 Җәмгыять
Казан шәһәр филармониясе җырчысы Гүзәл Җәләлованың исеме тамашачы өчен ят түгел. Моңлы тавышлы кызның филармониядә эшләвенә генә дә сигез елдан артып киткән. Талантлы кыз булса да, Гүзәлгә заманыбызның «асыл» сыйфаты – әрсезлек хас түгел. Шуңадырмы, ул акрын гына, ипләп кенә эстрада дөньясында үз урынын булдырып килә. Күрешкән саен көлешәбез инде – мин аны интервьюга чакырам, ул, яңалыгым юк, дип поса килә. Берәү булса, бармактан суырып булса да, әллә ниләр уйлап чыгарыр иде, Гүзәл андый түгел. Бу юлы телефон экранында аның номерын күргәч, аптырап киттем. Хәзер әйтсә дә әйтәчәк Гүзәл – йә ул кияүгә чыга, йә Казаннан күченеп китә, йә Мәскәүнең Крокус-Сити залында сольный концертын тәкъдим итә. Йөрәк сикерүләрем юкка булмаган икән...

– Кайсысыннан башлыйм соң, – дип елмаеп кочаклап алды Гүзәл, күрешүгә. – Яңалыкларның үзем өчен иң саллысы – апрель башында Фирдания Зарифуллина исемле иҗатташ дустым белән филармония концерт залында сольный концертымны куям. Бусы була бер. Икенче яңалыгым – Яңа елны каршыларга Мисырга ял итәргә барган җиремнән гашыйк булып кайттым. Кайтып китәремә бер көн калды, ә егет дигәнем бер тотам артымнан калмый йөри бит әй! Татар кызлары чибәр икән, ди... Өченчесе – үз балам булмаса да, бер балага җаным-тәнем белән беректем.

– Ипләбрәк һәрберсен аерым сүтик инде боларның, – дим мин, гаҗәпләнүемне яшерә алмыйча. – Сольный концертка шактый озак әзерләндең дип беләм. Бездә бит ике-өч җыры булуга, җырлаучылар концерт кую мәшәкате белән йөри башлый, ә син...

– Минем булыр-булмас килеш кенә концертка алынасым килмәде. Концерт өчен дә өлгереп җитәргә кирәк. Хәзер шактый зур материал тупланды, әйтерлек сүзем бар, халык каршында оялмаслык эшем дә бар шикелле. Боларның иң башында, әлбәттә, әнием тора инде. Ул булмаса, ул этәрмәсә, мин, бәлки, эстрададан да киткән булыр идем. Әниемнең бик тә мине җырчы итеп күрәсе килде.

– Синең тавыш белән консерватория ишеген дә шаку начар булмас иде...

– Нинди консерватория турында уйлау? Мин бит Балык Бистәсендә туып үскән кыз. Анда музыка мәктәбенә йөргән, музыканың беренче гранитларын кимереп килгән булсам, шакыр идем, бәлки. Әмма мәдәният һәм сәнгать институтында да шактый тырышырга туры килде. Нота да белмәгән кыз музыка уен коралларында көй чыгарып маташсын әле. Аны тәмамлауга, ел ярым сәркатип булып эшләдем әле мин, аннан гына филармониягә эшкә урнаштым. Инде тулаем иҗатка бирелдем.

– Гүзәл, тавышың бар, талантың дигәндәй. Әмма Зәйнәб белән тавыш охшашлыгы гына бетә алмый. Аннан, телевидениедә әйләнүче җырларыңның гел ретрога гына кайтып калуы канәгатьләндерми. Гүзәлнең үз репертуары юк дигән караш яши.

– Зәйнәб белән тавыш охшашлыгы аның минем кумирым булуыннан киләдер инде ул. Бәлки, шәһәр баласы булсам, минем кумирлар Уитни Хьюстон, Майкл Джексоннар булыр иде дә бит... Зәйнәб Фәрхетдинованың иҗатына гашыйк булып үстем. Әмма тавыш ягыннан аңа охшарга тырышмадым. Минем үз тавышым – аның Зәйнәб Фәрхетдинованыкы белән охшаш булуында гаебем дә юк шикелле. Ә ретро җырларга килсәк, минем бик күп яңа, яңа юнәлешле эстрада җырларым бар. Әмма аларның телевидениедә әйләнеше генә юк. Анда минем халык җырларыма өстенлек бирәләр. Менә концертыбызга килгән һәркем исә минем иҗатның ретродан гына тормавын ачык күрер, дим. Җырлаудан тыш,  анда биюләргә, шаян сүзгә дә урын булачак.

– Мисырдан мәхәббәт ияртеп кайттым, дидең. Безгә туй көтәсеме инде?

– Юк, шаяртып кына әйтүем. Иҗат кешесенең гашыйк булучанлыгы нинди мәхәббәт булсын ди? Мин яратсам, гомерлеккә дип ярата торган кеше. Шулай булмасам, әллә ничә ел элек үк тәмамланган хисләр шаукымыннан китә алмый, һәркемдә Аның чалымнарын эзләп интекмәс идем... Миңа рухи яктан җандаш булырлык кеше кирәк. Таләпчәнлегем артыктыр инде, әмма җанга туры килмәгән кеше белән, кияүгә чыгарга кирәк дип кенә, язмышымны бәйли алмыйм.

– Ә нинди бала турында сүз кузгаттың?

– Энемнең эшендәге җитәкчесе гарәп кешесе. Ул бер чуаш хатынына өйләнгән иде. Хатын бик үк тәртипле булып чыкмаган, өч айлык баланы моңа калдырган да юкка чыккан. Әлеге гарәп бала карарга кеше эзләде. Берчак юл уңае энем белән моңа сугылдык без. Ул вакытта балага 7 ай иде инде. Мин баланы күрүгә үк, аңа беректем дә куйдым. Әни белән киңәшләшкәч, аны үзебезгә – авылга алып кайттык. Әлеге бала бездә өч ай яшәде, аннан әтисе кайтып алды. Хәзер дә мин баланы вакыт-вакыт үземә алгалыйм.

– Әни булу теләге баш калкыта алайса?

– Бик тә гаиләле буласым, өч бала табып үстерәсем килә. Мин хәтта сәхнәне дә ташларга әзер. Кәҗәмөгезләр бит алар өй җанлы кешеләр – минем өчен гади хатын-кыз бәхете сәхнә ялтыравыгыннан мең өлеш өстен.

– Киләчәк планнарда сәхнәне ташлау да каралганмыни?

– Аңлаган, мине яраткан кеше булса, ул иҗатыма хәерһахлы булыр, дип өмет итәм. Әмма язмышыма Ходай язган никахым минем өчен барысыннан да өстен булачак.


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА

в„–--- | 15.02.2013

Ә сез тартудан тыелачаксызмы? #7412

$
0
0
15.02.2013 Җәмгыять
Мәдәният, спорт, сәламәтлек саклау оешмалары, күпкатлы йорт подъездлары, лифтларда тарту тыела. Инде хәбәр иткәнебезчә, Россия Дәүләт Думасы бу көннәрдә шул хактагы законны өченче укылышта кабул итте. Алда санап үтелгән урыннарда тәмәкегә юл быелның 1 июненнән ябылачак.

2014 елның 1 июнен­нән исә поезд, электричка һәм перроннарда, самолет, теплоход, кунакханә, кафе-рестораннарда тарту тыелачак. Төбәкләр исә бу исемлекне тагын да арттыра алачак. Закон бозучыга штраф күләме 3 мең сумга җитәр, дип көтелә. Хәер, әлегә транспортта тарткан өчен генә җәза күләме билгеләнгән – 100 сум. Ә сез әлеге закон гамәлгә кергәч, җәмәгать урыннарында тартудан тыелачаксызмы?

Рәшит ЗАҺИДУЛЛИН, К.Тинчурин исемендәге театрның баш режиссеры:

– Мин тартуны 10 ел элек үк ташладым инде. Шулай бервакыт көзге янына килеп бастым да, тартуның минем артык күп вакытымны, энергиямне алуы турында уйландым. Тарту-тартмау – һәр­кем­­нең үз эше, мәҗбүриләп ташлатып булмый. Моның өчен теләк, мотивация ки­рәк. Миңа, мәсәлән, күр­шем­­нең подъездда тартуы ошамый. Никтер ул, хатыны һәм балалары турында уйлап, площадкага чыга, ә шул катта торучы 20ләп кеше турында уйламый – алар шул төтенне иснәп, агуланса да ярыймы?

Фәнзаман БАТТАЛ, язучы:

– Юк, 65 ел инде тартам, ташларга җыенмыйм. Шуннан да тәмлерәк нәрсә юк. Бер кабы 100 сум булса да алачакмын. Ипи ашамасам ашамыйм, чәй эчмәсәм эчмим, ләкин тәмәкене алам. Әлеге закон ха­лыкның сәла­мәтлеген кайгыртыр өчен кабул ителде дип уйлыйсызмы әллә? Бу – тәмәке бәясен күтәреп, тарткан өчен штрафлар түләттереп, халыкны талау өчен эшләнә. Соңгы 5-6 ел эчендә мин тарта торган тәмәке бәясе берничә тапкыр артты. Кеше рәхәт тормыштан тартмый, эшсезлек, акчасызлык аркасында тәмәкегә ябыша. Ә аны тыю – кешене бетерү, рухи яктан изү. Әлеге закон халыктан күбрәк акча суыру өчен уйлап табылды. 

Риман ГЫЙЛЕМХАНОВ, “Ватаным Татарстан” газетасы журналисты:

– Мин тартуны җинаять дип санамыйм, аның белән кырыс законнар яр­дә­мен­дә көрәшергә кирәк түгел. Әйтерсең илдә проблемалар беткән: инде ярты ел буе ике сүзнең берендә – тәмәке. Аракы эчүчеләр белән көрәшеп карадылар инде, “коры закон” керт­кән булдылар. Хәзер шул ук тырмага кабат басалар. Жири­нов­скийның бу хактагы фикере кызык булып тоелды. “Бөтен җирдә тыйсыннар, әнә өйләрендә тартсыннар”, – ди. Алай бул­мый инде ул. Тартуны тыеп кына сәламәт буын үстереп булмый, бүтән чаралар кирәк. Әнә, элекке фильмнарны карагыз, андагы уңай геройларның барысы да диярлек тарта.

Илгизәр АЛТЫНБАЕВ, шәхси эшмәкәр:

– Әлеге закон тартучыларга түгел, тәмәке җитеш­терүче һәм аны сатучыларга каршы юнәлтелгән, дип уйлыйм. Алар үз товарын элеккечә иркен сата алмаячак, керемнәре ки­мея­чәк. Үзем дә куркып торам әле – әллә тәмәке белән исерткеч эчемлек­ләр бизнесыннан азык-төлеккә күчәргә инде. Ләкин үзем тартуны ташларга җыенмыйм. Өстә­венә, закон әлегә аның кадәр кырыс түгел ич. Хастаханә йә подъездда мин болай да тартмый идем, күбесенчә урамда – ачык һавада гына.




в„–28 | 15.02.2013

Өмет яшәтә мине -2 #7413

$
0
0
15.02.2013 Җәмгыять
Газетаның 18 гыйнвар (№ 8-9) санында Чистайда гомер итүче Сәрия Урманчееваның ярдәмгә мохтаҗ икәнен язган идек. Аңа табиблар “спинальная амиатрофия взрослых” дигән диагноз куйган. Чистайның 2нче гимназиясендә балаларга 30 елдан артык музыка дәресләре укыткан. Шуның 11 елын мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары да булып торган.

Ул газетага мөрәҗәгать иткәч, аңа ярдәм итәрдәй кешеләр эзли башладык. Әмма бу эш җиңелләрдән түгел. Сәрия ханымга ярдәм итү максатыннан Чистайда хәйрия концерты булып узды. Анда Татарстанның халык артисты Рәшит Сабиров, Иркә, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Рөстәм Гыйльфанов, Чистай шәһәренең “Сөмбел” ансамбле катнашты. Чарадан 65 мең сумга якын акча җыелган. Язма газетада урын алгач, исәп-хисап счетына акча күчеп, 110 мең сум ярдәм килгән. Чистайда туып үскән, хәзерге вакытта Мәскәүдә яшәүче эшмәкәр Анатолий Козлов та безнең үтенечне кире какмады. Ул 150 мең сум акча вәгъдә итте. Әлегә җыелган акчага Мәскәүгә барып, исән калган күзәнәкләрен тапшырырга уйлап торалар. Ә киләчәктә дәвалану өчен тагын ярдәм кирәк булачак. Аның бөтен өмете – миһербанлы кешеләрдә. “Бер таныш булмаган, бер күрмәгән кешеләр ярдәм кулы суза. Миңа ярдәм итеп торган чистайлыларга, артистларга рәхмәтем зур”, – ди ул.

Реквизитлар:

Получатель: Урманчеева Гельсария Шарипжановна

Наименование банка: Сбербанк России ОАО Чистопольское отделение №2555/053 г. Чистополь, ул. Ленина, д. 2а

Банк получателя: Волго-Вятский банк СБ РФ

Кор. счёт 30101810900000000603

Расч.счёт 30301810942006006215

БИК 042202603 КПП 165202001

Код КОНХ 96130 ИНН 7707083893

Код ОКПО 02821853

Лицевой счет : 42307810662154523695/48
 


---

в„–28 | 15.02.2013

Бирикме, юкмы? #7414

$
0
0
15.02.2013 Авыл
Бөек Ватан сугышы башланыр алдыннан ике ил арасындагы үзара килешү нигезендә Германиягә йөзләрчә мең тонна ашлык озатыла. Амбардагы ашлыгы кырып-себереп диярлек алынган авыл кешеләре шыпырт кына шул хакта җырлаган ул чакта.

Татарстаннан йөз мең гектар җир “кодалап” йөрүче Мексика меннонитлары ( протестантлыктан башлангыч алган тәгълимат тарафдарлары) турында ишет­кәч, балачактан хәтергә кергән шушы юллар искә төште.

Россия Федерациясенең әле бер, әле икенче төбәгендә уңдырышлы җирләрне чит ил байларына сату бүген дә дәвам итә анысы. Турыдан-туры ук булмаса да, Россия законнарын урап үтү юлларын яхшы белә алар. Кем әйтмешли, кырмыска борынын кашырлык гаеп калмый.

Бер караганда, Россия күлә­мендә үзгәртеп кору елларында гына да 43 миллион гектарга якын менә дигән уңдырышлы җир­ләр чәчү әйләнешеннән тө­шеп калган бер вакытта, аларны чит ил кешеләре булса да эш­кәртә икән – бусы да зыянга түгелдер. Кемнәрнеңдер айныганын көтеп ятканчы, дип әйтүем.

Тик моның икенче ягы да бар шул. Әйтик, сан ягыннан илле меңләп булган Мексика меннонитлары Татарстанның бер тө­бәгенә килеп урнаша башласа, кемнәргәдер каравыл кычкырырга туры килмәсме? Әйтүләре буенча, Мексиканың Чиуауа штатында нибарысы 7 процент җир­ләре булган бу кабилә өлешенә үзләрендә җитештерелә торган авыл хуҗалыгы продук­циясенең 80 проценты туры килә икән! Әле бит гаять катлаулы табигать шартлары була торып. Тикмәгә генә Татарстан җирен­дәге елга-суларны, инеш-күл­ләрне, урман-кырларны күреп, меннонитлар бездәге табигатьне оҗмах шартлары белән чагыштырмыйдыр шул инде. Уңдырыш­лы җир­ләрнең арзан булуы да чит ил кешеләренең йөрәгенә май булып ятадыр.

Меннонитларның ата-ба­балары Россия патшабикәсе Екатерина чакыруы буенча Самара өлкәсендә эшләп киткән кешеләр икән. Ни өчен ул заманнарда ук урнашып калмаганнар? Һәм ни сәбәпле туган җирләрен башка урынга алыштырасылары килә? Бу кадәресенә әлегә ачык­лык кертмиләр. Татарстанда исә Саба, Азнакай, Алабуга районнары аларның күңеленә аеруча хуш килгән. Кайберәүләр фи­керенчә, янәшәдә шундый тырыш халык эшләсә, безгә дә үрнәк булыр иде анысы.

Үзебезнекеләргә чит ил иген­че-терлекчеләрендәге мөм­­кин­лекләр бирелсә, меннонитлардан ким эшләмәс идек тә бит. Ул чагында бәлки әле Из­раиль­дән, әле Кытайдан, әле башка ил­ләрдән Татарстанга килеп, йөз­ләрчә мең гектар уңдырыш­лы җир сорап йөрмәс­ләр иде.

Кайберәүләр тикмәгә генә халык мәкален бераз үзгәр­теп, “җир бирмәк – җан бирмәк” дип әйтми­ләрдер. Җир-ана да дибез бит әле. Ананы чит илләргә сату – килешә торган гамәл түгел, билгеле. Шуңа Мексикадан кадәр килгәннәргә дә кырыгынчы еллардагы кебек үзебезчә такмак әйтеп: ”Әй, иптәш меннонит, сиңа бирсәк, миңа нит”, – диясе килә.  


Камил СӘГЪДӘТШИН

в„–--- | 15.02.2013

Ришат Төхвәтуллин концертыннан ФОТОрепортаж #7415

$
0
0
16.02.2013 Мәдәният
13 февральдә Татар дәүләт филармониясендә яшь җырчы, Рәшит Ваһапов фестивале лауреаты Ришат Төхвәтуллинның чираттагы концерты, тамашачылар сораулары буенча өстәмә концерты булды. Бу юлы да зур уныш белән узды ул! Бу юлы да билетлар җитмәде. Игътибар: 12 март Ришат Төхвәтуллин филармониядә тагын бер өстәмә концерт бирә. Ашыгыгыз! Касса телефоны: 277-18-22.

 

 

 

 

 

Фото # 1

Фото # 2

Фото # 3

Фото # 4

Фото # 5

Фото # 6

Фото # 7

Фото # 8

Фото # 9

Фото # 10

Фото # 11

Фото # 12

Фото # 13


---

в„–--- | 16.02.2013
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>