Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Абау! Трассада юлбарыслар төялгән йөк машинасын ташлап калдырганнар

$
0
0
05.03.2017 Хәвеф-хәтәр
Полиция хезмәткәрләре циркта уйный торган ак юлбарысларны коткару эшен алып бара. Ерткычларны юл һәлакәте булганнан соң Оренбург өлкәсе трассасында ташлап калдырганнар. Бу хакта Федераль яңалыклар агентлыгы яза. Билгеләп үтелгәнчә, автомобиль трассадан ерак түгел җирдә калдырылган.

Машина йөртүчесе анда юк.

Юл-транспорт һәлакәтләре хезмәткәрләре фура арбасыннан юлбарысларның тавышын ишеткән. Вакыйга булган урынга Уфадан хайваннарны өйрәтүче килгән. Фураның бер бүлегендә биш юлбарс булган. Ерткычлар курыккан хәлдә булганга, аларны әлегә фурадан алып булмаган.

Вакыйга булган урында полиция һәм юл хезмәте вәкилләре эшли.


---

--- | 04.03.2017

Элвин Грейның март, апрель, май АФИШАсы билгеле булды

$
0
0
05.03.2017 Шоу-бизнес
Соңгы елларның иң шаулы артист Элвин Грей - Радик Юльякшин якындагы 3 айга афишасын игълан итте. Аны ничек яратуларын белеп, әлеге гастрольләр исемлеген "Матбугат.ру" укучыларына да тәкъдим итәргә булдык. Үз шәһәр-районыгызны табыгыз, Элвин сезгә килә микән:

 

 

Афишаны зурайтып карар өчен - өстенә басыгыз:


---

--- | 05.03.2017

"Бу көнне 5 студент һәлак була..."

$
0
0
05.03.2017 Мәгариф
Татарча да яхшы бел, Русча да яхшы бел. Икесе дә безнең өчен Иң кирәкле, затлы тел. Шайхи Маннур.

2000 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы, ЮНЕСКО инициативасын хуплап, күптеллелекне яклау йөзеннән 21 февральне “Халыкара туган тел көне” итеп үткәрү турында карар кабул итте. Нәкъ 21 февраль көненең сайлап алынуы очраклы түгел. 1952 елда бу көнне ул чагындагы Пакъстанда бенгал теленә дәүләт статусын бирүне яклап көрәшүче 5 студент һәлак була.

Шул уңайдан 21 февраль көнне Лопатино мәктәбендә Халыкара туган тел көненә багышланган класстан тыш чара булып узды. Безнең мәктәптә күбесенчә рус һәм татар балалары укыганга, чара ике телдә алып барылды. Ул укучыларда туган телне, әдәбиятны тирәнтен өйрәнүгә кызыксыну уяту, аларда милли үзаң, милли горурлык хисләре тәрбияләү, халкыбызның бай, рухи мирасын барлауга ихтыяҗ тудыру максаты белән үткәрелде.

Бәйрәмне 9 сыйныф укучысы Марат айсин һәм 8 сыйныф укучысы Рафия Хәсәнова башлап җибәрделәр. Габдулла Тукайның “Туган тел” шигыре, гадәттәгечә, татар һәм рус телендә сөйләнде.

Туган җирен чын күңелдән яраткан, халкының тарихына, гореф-гадәтләренә, әдәбиятына, диненә ихтирам белән караган кеше генә туган телен чиксез кадерли. Аны бөтен күңеле белән яратып өйрәнә, татар икәнен күңеле белән сизеп яши.

Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз бу. иң кадерле “әти”, “әни”, “әби”, “бабай” сүзләрен туган телдә әйтәбез. Туган телебезнең, торган җиребезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз. Безнең телебез – матур, күркәм тел. Әгәр милләтнең теле кулланылмый башласа, ул юкка чыга. Моның өчен сугыш та, кан кою да кирәкми. Телеңне бетерсәң, халыкның әдәбияты да, мәдәнияте дә, гореф-гадәтләре дә бетә. Безнең, киләчәк буынның төп бурычы – телебезне саклау. Тел өчен көрәш – милләт өчен көрәш ул. Менә шул турыда сүз алып бардык.

Вакыт белән бергә үзгәрә бел,
Телләр өйрән, балам, дөнья күр.
Йөз чөермә ләкин үз телеңнән:
Бу – Ватанны сату белән бер.

Син тугач та, ана сөте белән
Иренеңә тамган туган тел.
Туган телең җуйсаң, әнкәеңне
Онытуың булыр, балам, бел!
(С. Әхмәтҗанова.)

Халкыбыз элек-электән тапкыр, зирәк булган. Телебез турында мәкальләр, әйтемнәр, табышмак-лар, мәзәкләр уйлап чыгарган. Балалар белән бергә аларны да искә төшердек.

Бәйрәм барышында балаларга рус язучылары һәм шагыйрьләренең тел турындагы цитаталарыннан торган презентация тәкъдим ителде. А.Пушкин, Л.Толстой, К.Паустовский, Куприн, М.Горький, К.Насыйриның туган тел турында әйткән сүзләренә зур игътибар һәм басым ясадык.

Равилә ОСМАНОВА, Лопатино мәктәбенең татар теле укытучысы.

 


---

--- | 05.03.2017

"Син бәхетсез булсаң - мин бәхетсез" - Илфак Шиһапов елата торган шигырь язган

$
0
0
05.03.2017 Әдәбият
Илфак Шиһапов яңалык арты яңалык бирә тора. Ничә ел Казанда яшәп, беркөнне беренче тапкыр Камал театрында спекталь караган. Ә хәзер менә үзенчәлекле шигырь язган. Аны укыган күп кенә хатын-кызларның күзләреннән яшьләр килгән.

 

 

 

 

 

 

 

Берәр кайчан, чып-чын картлык килгәч, Чәчләргә чал кереп утлар сүнгәч, Газраилне көтеп тик ятканда Бер кат күккә менеп - бер кайтканда, Искә төшәр әле бу мизгеллэр... Күз яшьләре, уйлап тилерүләр, Бер матур төш кебек булыр алар, Беткән булыр без үтәсе юллар, Һаман шулай агар агымсулар, Һаман шул ай җир-ананы урар, Без ятырбыз Газраилне көтеп, Тиле булган чаклар өчен нык үкенеп Соңгы сулыш белән мин әйтермен тагын: "Мин яраттым, мин яратам, яратырмын..."   Берәр кайчан, бөтен юлны үтеп беткәч, Кемдер күктән: "Улым, тукта, җитте" дигәч, Шуннан илче көтеп тик ятканда, Юкка яшәмәдемме дип уйлаганда, Искә төшәр әле бүгенге көн, Синең белән булган һәр изге төн, Бер матур төш кебек булыр алар, Син кочакта чакта саташулар, Бер үкенеч калыр бу язмыштан, Бергә була алмаган буш тормыштан, Шунда әйтер күкләр: "Очраштырдым. Очраштырдым, таныштырдым, кавыштырдым. Бар дөньядан куркып сөештегез, "Кеше генә белмәсен тик" диештегез, Үкенмәгез ул тормышны хак санагач Кеше сүзе бәхеттән дә кыйммәт булгач" ...Берәр кайчан бөтен юлны үтеп бетәм, 
Күктән: "Булды, улым" дигән сүзне көтәм.... Җавап итеп күккә кычкырырмын: "Мин яраттым, мин яратам, яратырмын..."   Күккә карап сиңа телим теләк, Шуны сорый бүген минем йөрәк, "Бәхетле бул, акчаң булсын димен, Булсын бик акыллы, яратучы ирең, Ул кичерсен синең гөнаһларны, Бәгыреңне читкә таратканны... Балаларың булсын сау-сәламәт, Һәр көн тоеп яшә җирдә рәхәт, Тәңрем! Ялгышлардан сакла аны, Гел яхшыдан булсын бар булганы, Эшең барсын, иреш хыялыңа Ак җәймәләр синең юлларыңа...." Күккә карап сиңа бәхет телим... Кайсы теләк кабул булыр - белмим, Ләкин шуны беләм, һичбер сүзсез Син бәхетсез булсаң - мин бәхетсез...   * * * 
Яндырам күңелнең Иң нечкә кылларын, Буталды язмышлар, Адашты юлларым, Берни дә кирәкми, Бар тормыш - чүп кенә, Яндырам андагы  Саташып сөюнең Иң изге булганын, Беренче булганын, Яндырам күңелнең Иң нечкә кылларын...    
---

--- | 05.03.2017

Бәхетле булырмын дип белмәдем

$
0
0
05.03.2017 Язмыш
Алар белән физик мөмкинлекләре чикләнгән хатын-кызлар өчен уздырыла торган “Татарстан энҗесе” конкурсында танышкан идек. Гадәттәгечә, бәйге башланганчы, катнашучылар белән аралашып алдык. Менә шул вакытта бер читтә утыручы ханымга күзем төште. Янәшәсендә бер ир-ат та бөтерелә. Ир кеше тиз-тиз әлеге ханымның өстен-башын рәтли башлады. Конкурс башлангач та, гел шул парны күзәтеп утырдым

Әлеге икәүдән, әйтерсең, бар залга ниндидер җылылык бөркелә кебек. Ә алар сәхнәгә менгәч, тамашачы тынып калды. Бер-берсенә булган җылы караш күңел түренә үтеп кергәндәй булды. “Иң креатив энҗе“ исеменә лаек булган  Елена Назарова  иде ул. Янәшәсендә ире Андрей икән. Алар икесе дә ДЦП диагнозы белән туган. Аяк-кул­ларына, хәрәкәтләнүләренә зыян килгән. “Гаилә кору турында уйламый да идем. Дус кызым булачак ирем белән таныштырды. 1995 ел иде бу. Ике ел очрашып йөргәннән соң  өйләнешергә булдык. Бер елдан, бәхетебезне түгәрәкләп, кызыбыз дөньяга килде. Бу вакытта миннән дә бәхетле кеше юк иде. Гаиләле булдым, сау-сәламәт бала таптым”,– дип сөйли Лена.

Бала тугач, алар үз авырулары турында оныта. Бар тормышларын кызларына багышлыйлар. Аның һәр яңа һөнәренә сөенеп, шатланалар. Билгеле, бала үсте­ргәндә йокысыз төннәр дә була. Әмма Лена бирешми, иренә – ышанычлы хатын, кызына яхшы әни булыр өчен бик тырыша. Буш вакыты булса, тәмле итеп ризык әзерли.

Кызларының үскәнен сизми дә калалар. Лена белән Андрей аның янына бер малай алып кайту турында хыяллана башлыйлар. Әм­ма егетне тиз генә сөя алмыйлар әле. Ниһаять, 2006 елда Лена карынында ир бала йөрткәнен белә. Гаилә бу шатлыкка сөенеп бетә алмый. Ул чакта инвалид­ларның футбол командасында тренер булып эш­ләүче  Андрейның түбәсе күккә тия!  Табиблар бала тапмас­ка куш­са да, Лена, сәламәтлеген кур­кы­ныч астына куеп, малай алып кайта.



– Беркайчан да күңелне тө­шер­мәскә кирәк. Мин үзем дә спортны яратам. Җиңел атлетика белән шөгыльләндем. Ярышларда гел җиңү яулап килдем. Авыру мин дип мышкылдап йөрмәү, күңелне төшермәү ярдәм итте. Кайчандыр мин балалар сөю турында хыяллана да алмый идем. Язмышыма рәх­мәтлемен. Бер дигән ирне очраттым. Ул минем өчен барысына әзер. Күңелемне төшерми, юк-бар сүзләр әйтеп рәнҗетми,– ди Лена. – Коляскада утыру­чыларның бие­гәнен карарга яратам. Тормышта төрле вакытлар була. Кайчак рәнҗетеп тә куялар. Әмма мин андыйларны, кир­е­сенчә, үзләрен кызганам, аларга ачу сакламыйм. Сынмас өчен зур сабырлык кирәк. Янә­шәмдәге дусларым, буй җит­кән кызым, шахматта гел алдынгы урын­нар алып торучы улым сөен­дерә. Бәхет өчен тагын ни кирәк?


Гөлгенә ШИҺАПОВА

--- | 04.03.2017

“Тормыш авыр! Ә син түз, бала!” (Гөлнур Васыйлова шигырьләре)

$
0
0
05.03.2017 Әдәбият
Гөлнур Зариф кызы Васыйлова – Мамадыш районы Түбән Ушмы авылында туып-үскән, мәдәният хезмәткәре, дүрт китап авторы, Шәйхи Маннур исемендәге премия лауреаты. Бүген "Матбугат.ру" укучыларына Гөлнур Васыйлованың берничә шигырен тәкъдим итәбез.
Кемдер...
Кемдер мине ялгышлардан саклый, Гел артымнан йөри сак кына. Бик аз гына сизсә, шаян уйны –  Төзәтергә диеп ашкына.   Тормышымда абынып китсәм, әгәр, Кемдер ипләп кенә кул суза. Юлларымда адаштырмас өчен Караңгыда айлы юл сыза.   Мин ялгызым түгел – Иләһем ул! Юлларымны якты итүче. Кай тарафка таба атласам да, Мине саклап, яклап йөртүче.     Кеше булып кал!   Гайрәтле тау, әйтче миңа, Ничек синдәй горур калырга? Вак җаннарны күрми, ишетмичә, Зур эшләрдән кыя салырга?   Әйтче, ташкын! Сүзләр – ялкын. Өтә җанны, телә бәгырьне. Ничек кенә синдәй көчле булып,  Ургып сүндерергә мәкерне.   Әй, адәми зат! Аңла шуны, Табалмассың син башка  юлны. Кеше булып кал син! Сабыр бул! Гайрәтең һәм горурлыгың шул!     Якты уй   Якты уйлар, күздә нурлар Йөзгә елмаю тула. Кәеф күтәренкелеге  Якты уйлардан тора. Якты уйда – яхшы караш, Сөенеч балкып тора.   Якты уй - уңыш чаткысы, Дусларның якынлыгы. Якты уйларда чагыла Тормышның  яктылыгы. Якты уйда – яхшы караш, Сөенеч балкып тора.     Сүз   Сүз хәнҗәрен кирәкмәгән чакта, Тартып алабыз да кыныннан. “Дәшмәү – алтын”  гыйбәрәсен онытып, Бик нык үкенәбез соңыннан.   Сүз бик көчле, йөрәк түрендәге, Иң нечкә кылларны тибрәтә. Җанны – тәнне айкап, йөрәкләрне Ачу ялкынында көйрәтә.   Бәллүр кебек затлы, татлы сүзләр, Туңган йөрәкләрне эретә. Җылы сүзләр кирәк  безгә бары, Татлы сүзләр мәңге сөйдертә.     Каенкаем   Каенкаем, син бик тыныч бүген - Күзләремне алмый карыймын. Күз тимәсен зифа буйларыңа, Бик гүзәлгә сине саныймын.   Кичә генә әле бәргәләнеп, Усал җилләрдән син  сакландың? Нәфис гәүдәң аттың уңга – сулга, Җаның куяр урын тапмадың.   Лепердәшеп яфрак – алкаларың, Бүген серләшәләр үзара. Баш очыңда нәни ябалдашың, Батыраеп саллы сүз ала:   “Тормыш авыр! Ә син түз, бала!”  
---

--- | 05.03.2017

Приятные путешествия и экскурсии по Казани

$
0
0
06.03.2017 Җәмгыять
Если вы хотите побывать в Казани, то вы просто обязаны посетить все достопримечательности этого прекрасного города. Казань является столицей Республики Татарстан, так же это «третья столица России». Казань занимает третье место среди городов Европы по посещаемости туристов. А так как в 2018 году столица принимает чемпионат мира по футболу, то возможно статистика еще изменится.

Экскурсии по Казани проходят ежедневно, этот удивительный город с тысячелетней историей объединяет две культуры и религии. Город граничит на стыке Запада и Востока и поэтому архитектура, религия и культура тут довольно разнообразная и понравится каждому.

  Что можно увидеть в Казани?   Посетив этот замечательный город и не увидеть Казанского Кремля просто невозможно. На территории Кремля так же есть мусульманская мечеть Кул Шариф, башня Сююмбике и много интересного, упустить возможность никак нельзя. Так же обязательно надо посетить старую площадь и смотровую площадку, которая откроет вам незабываемый вид – слияние двух рек Волги и Казанки. А Богородицкий монастырь, в котором храниться легендарная казанская икона Божией матери. Можно в экскурсионном бюро выбрать экскурсии по Казани официальный сайт, которого всегда доступен http://viptrip-kzn.ru. Так же можно просто позвонить по номеру и менеджер подскажет и поможет вам во всем разобраться и все запланировать.   Казань город контрастов и поэтому тут можно увидеть не только мусульманские и православные религиозные объекты, а так же есть католические, еврейские и другие. Ведь в Казани живет 101 представитель разных национальностей. И они отлично уживаются вместе, чтят религию и культуру других, потому что только так можно сохранить мир и спокойствие.   На сайте можно найти и другие экскурсии по Казани, ночная экскурсия прекрасно подойдет тем, кто любит огни ночного города, ведь именно так экскурсия и называется. Ночная прогулка и знакомство с городом открывает его в новом свете для туриста. Свет фонарей, оригинальная подсветка фонтанов и памятников оставит только положительные эмоции и достойные фотографии. Квалифицированные экскурсоводы расскажут вам истории города, покажут главные достопримечательности города, откроют некоторые тайны и поведают древние легенды. Вы проведете незабываемое путешествие вместе с нашим экскурсионным бюро.
---

--- | 06.03.2017

Татарстанда 6 яшьлек кыз 9 каттан егылып төшкән

$
0
0
06.03.2017 Хәвеф-хәтәр
Түбән Камада уникаль вакыйга булган. 6 яшьлек кыз бала 9 кат тәрәзәсеннән егылып төшеп, могъҗиза белән генә исән калган. Түбән Каманың Сәламәтлек саклау идарәсендә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы коррепондентына бу вакыйга 16 февраль көнне булуын хәбәр иттеләр.

“Сәгать 19.45 баланы әти-әнисе хастаханәгә алып килгән. Медиклар кичекмәстән аны тикшергән. Баланы травматолог, хирург, балалар табибы, реаниматолог караган. Шулай ук аңа рентген, УЗИ ясалган һәм барлык кирәкле анализалар алынган. Имгәнүләр булмаган, анализ нәтиҗәләре дә яхшы”, - дип аңлаткан идарә тармагы вәкиле.

Баланы күзәтү астына алганнар һәм хастаханәгә салганнар. 20 февраль көнне кыз баланы чыгарганнар.

Вакыйга яхшы тәмамлану сәбәпле, ул фаш ителмәгән.

Медикалар ата-аналарны балаларына игътибарлы булырга, аларны өйдә ялгыз калдырмаска чакыра.


---

--- | 04.03.2017

8 Мартка нәрсә бүләк итәргә: Гүзәл затларны сөендерерлек 10 бүләк!

$
0
0
06.03.2017 Бәйрәм
8 Март – Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан әлеге дә баягы бер үк сорау туа: гүзәл затларга нәрсә бүләк итәргә, аларны ничек сөендерергә? Ир-атлар өчен бу бигрәк тә авыр мәсьәлә, шуңа күрә аларга киңәшләр артык булмас.

1. Акча. Иң яхшы бүләк – акча, диючеләр көннән-көн күбәя хәзер.
 
Мондый бүләкнең уңай ягы:
• Акча булса, бүләкне үзеңә үзең сатып аласың.
Тискәре ягы: 
• Мондый ысул романтикларга бармый, алар хәтта үпкәләргә мөмкин. Кибеттән-кибеткә йөреп, үз кулларың белән сайламагач, нәрсә бүләк итим дип баш ватмагач, аңа күңел җылыңны салмагач, кадерсез, дип уйлаячаклар.

2. Ювелир эшләнмәләр, косметика.
Уңай ягы:
• Бизәнү-ясануны яратмый торган хатын-кыз булмый. Бу һәркемгә ошый.
Тискәре ягы: 
• Кешенең теләген ахыргача аңлап бетереп булмый. Сез сайлаган косметика, хушбуй яки алтын муенса якын кешегезгә ошамаска да мөмкин.
 
3. Кофеварка, кухня кирәк-ярагы – хуҗалыкта гел кирәкле әйберләр.
Уңай ягы:
• Бу бүләк гаиләле кешегә бирелсә, аннан бөтен гаилә файдалана алачак. Экономияләргә тырышкан хуҗабикәләргә бу бүләгегез бик ошар.
Тискәре ягы:
• Ел буе гаиләсе өчен яшәүче, бәйрәм алдыннан булса да бары үзенә генә бүләк ясауларын көткән чибәркәйләрне мондый бүләк куандырмаска да мөмкин.
 
4. Электрон китап.
Уңай ягы:
• Китап укырга яратучылар өчен яхшы бүләк.
Тискәре ягы:
• Сыйфатлы электрон китаплар 6 мең сумнан башлана.
 
5.  Фитнес-браслет – кешенең активлыгын билгеләп, сәламәт тормыш рәвеше алып баруга булышлык итүче популяр гаджет. Аны кигән кеше үтелгән адымын санап, тотылган калорийның күләмен исәпләп баш ватмый – браслет барысын да үз өстенә ала. Сезгә соңыннан статистиканы карап, нәтиҗә генә чыгарасы кала. Күбесендә тыныч һәм актив вакытта пульсны билгеләүче, йокы фазаларын күзәтеп торучы “акыллы” будильник кебек өстәмә функцияләре дә бар.
Бүләкнең отышлы ягы:
• Сәламәт тормыш рәвешен хуп күргән ханым һәм туташларга менә дигән бүләк. Яндекс-маркетта рейтингы буенча яхшы саналучы фитнес-браслетларның бәясе 688 сумнан башлана, димәк, бәясе дә артык кыйммәт түгел.
Тискәре ягы:
• Кирәкмәскә мөмкин.
 
6. Ресторанда романтик кичке аш.
Уңай ягы:
• Игътибар яратмаучы хатын-кыз юк. Сез инде гаиләле һәм өйдән чыгып йөрергә яратмыйсыз икән, сөйгәнегез өчен бу зур сюрприз булачак. Балаларсыз, икәүдән-икәү генә... Ул матур күлмәген киеп, бизәнеп-ясанып, әзер бәйрәм табыны артына килеп утырса, һичшиксез, үзен чын нәфис зат итеп тоячак.
Тискәре ягы:
• Ресторанда яхшы кичке аш очсыз түгел.
 
7.  Хоббины тормышка ашырырга ярдәм итүче бүләкләр. Иң элек сезгә аның нәрсә белән кызыксынуын ачыкларга кирәк. Мисал өчен, якын кешегез фотога төшерү белән кызыксына икән аңа яхшы фотоаппарат бирергә, язарга яратучыларга - планшет яки аның өчен клавиатура, ноутбук (һ.б.) бүләк итәргә була. Сөйгәнегез флорист, визажист, маникюр ясау һөнәрләре белән кызыксына икән, аңа курслар узу өчен абонемент сатып алырга мөмкин.
Уңай ягы:
•  Якыныгызның яраткан шөгылен тагын да камилләштерәсез, бу аңа үз хезмәтен башлап җибәрергә дә этәргеч бирергә мөмкин.
Тискәре ягы:
•  Алар сезгә артык кыйммәткә төшәчәк.
 
8. Матурлык салонына, фитнеска йөрү өчен абонемент – шулай ук яхшы бүләкләр исемлегендә.
Уңай ягы:
•  Сөйгәнегез тагын да чибәрләнеп, нәфисләнеп китәчәк.
Тискәре ягы:
•  Ул моны яшерен сер салынган бүләк дип аңлый күрмәсен. Ягъни ул тиешенчә матур күренми, аның артык килограммнары бар, шуңа күрә сез аңа мондый бүләк ясыйсыз дип уйларга мөмкин.
 
9. Чәчкәләр, гөлләр. Нинди генә бәйрәм булмасын чәчәккә акча жәлләмәгез. Бу гадәтегез игътибарсыз калмас.
Тискәре ягы:
• Чәчәкләр тиз шиңә.
Уңай ягы:
• Чәчәкләрне бүлмә гөлләре белән алмаштыра аласыз: орхидея, гиацинт, крокус, примула (һ.б.) матур да, озын гомерле дә. Шулай ук йомшак уенчыклардан, конфет-шоколадлардан, җиләк-җимешләрдән дә ясыйлар букетларны. Мондый үзенчәлек тә өстәп җибәрсәгез, якыныгызны, һичшиксез, гаҗәпләндерерсез.
 
10. Баллы эшләнмәләр.
Уңай ягы:
• Шоколад, тәм-томны һәр хатын-кыз ярата. Алдагы пунктта әйтелгәнчә, аларны букет рәвешендә дә эшләтергә була. Бу очракта сез, ике куянның койрыгын берьюлы тотасыз: букет та бар, ашарга да була. Шулай ук Макарони кебек тәмле француз ризыгын, сөйгәнегезнең исеме язылган торт яки капкейкилар (аларны заказга эшлиләр) әзерләтә аласыз.
Тискәре ягы:
• Диетада булган кызларны бу чын-чынлап котырту була. Мондый тәм-томнан баш тарту яки авыз итми тыелып тору авыр бит.


Энҗе НОГМАНОВА

--- | 04.03.2017

"Ачлы-туклы, төннәрен йокламыйлар, әмма куелган максатларына ирешәләр..."

$
0
0
06.03.2017 Мәдәният
Самараның опера һәм балет театрында IV “Россия йөрәгендә туганнар” үзешчән сәнгать коллективлары фестиваленең гала-концерты узды. Быел ул Россия киносына багышланган иде. Иң элек кунаклар фестиваль кысаларында үткән авыл осталарының кул эшләре күргәзмәсен карадылар. Нинди генә эшләр юк иде анда!

Осталарның халык сәнгате аша кино темасын шулай яктырта алганнарына исләрең китәрлек! Сергиевск районыннан Наталья Ветрюк оек һәм чүпрәкләрдән Остап Бендерның курчагын ясаган, ә янәшәдә - Ставрополь районы остасы Наталья Заичкинаның “Кавказская пленница” фильмына багышланган панносы. Каршыдагы витринада мәте балчыгыннан ясалган “Собачье сердце”, “Джентльмены удачи” кинофильмнары геройлары тезелгән. Ә Камышлы районы остасы Рәфис Гыйззатов ясаган чананы, әйтерсең лә, әле генә, өчәрләтеп җигелгән әкияти атлардан туарып, залга кертеп куйганнар.

Осталар теккән төрле чордагы халыклар киемнәре дә кино төшергәндә менә дигән реквизит була алыр иде. Самара шәһәренең “Алтын инә” остаханәсе җитәкчесе Гөлнара ханым Насыйрова тәкъдим иткән татар милли киемнәре белән кызыксынучылар да шактый булды.
Өлкәбезнең төрле почмак¬ларыннан килгән 700дән артык кул эшләреннән жюри әгъзаларына иң шәпләрен сайлап алырга бер дә җиңел булмагандыр. Тик ни кызганыч, “Самара өлкәсенең халык сәнгате һөнәрчелеге һәм кәсепләре” номинациясендә дә, “Заманча декоратив-гамәли иҗат” һәм “Россия кинематографиясенең популяр темаларына багыш¬ланган эшләр”дә дә милләттәшләребезнең эшләре җиңү яулый алмады. Ә бит күргәзмәдә Камышлы районының Иске Ярмәк авылы кул остасы Флюра апа Галиәхмәтованың тоташ чигү белән чиккән мендәр тышлары, алъяпкычлары да, район үзәгендә яшәүче, III “Россия йөрәгендә туганнар” фестивале күргәзмәсендә беренче урынны яулаган Рәхбәрия апа Юнысованың кул эшләре дә тәкъдим ителгән иде.  Бәлки, жюри әгъзаларын башка эшләр белән дә гаҗәпләндерергә кирәктер? Фестиваль гореф-гадәтләрне саклап калу, традицияләрне барлау өчен генә түгел, яңа талантларны эзләп табу өчен дә үткәрелә бит. Моның белән Камышлы районы администрациясенең  мәдәният бүлеге җитәкчесе Резидә Төхбәтшина да килешә.

- Әлбәттә, Флюра һәм Рәхбәрия апаларның тәҗрибәләрен яшьләргә дә өйрәтәсе иде, чөнки районыбызда алар кебек башка осталар юк. Моның өчен күбрәк мастер-класслар үткәрергә кирәк, дип уйлыйм. Тегүчеләребез, башка юнәлештә иҗат итүче осталарыбыз да юк түгел, икенче елга аларның эшләрен дә тәкъдим итәргә кирәктер, мөгаен, - диде ул.

Фестивальнең гала-концер¬тында да номинантлар исемлегендә татарлар күпләп яшәүче районнар юк иде. Шулай да күңелдә милләтебез өчен туган үпкә хисе концерт дәвамында эреп, юкка чыга барды - сәхнәдә советлар заманындагы фильмнардан алынган җырлар, аларның көенә куелган бию номерлары йөрәккә май яккандай булды. Һәр чыгыш мактауга, көчле алкышларга лаек иде. Бу турыда сәхнәдән Самара өлкәсе губернаторы Николай Меркушкин да әйтеп узды.

- Без мондый гала-концертны дүртенче тапкыр үткәрәбез һәм һәр елны халык иҗатына, яңа талантларга куанабыз, - диде ул артистларны, тамашачыларны сәламләгәннән соң. - Быел фестивальдә 407 коллектив, барлыгы 5469 кеше катнашкан. Сәхнәдә әле яңа гына яши башлаганнарга да, инде зур тормыш юлы үткәннәргә дә урын бар.

Губернатор дүртенче фестивальнең  иң яшь коллективы - “Улыбка” хореография ансамблендә (Хворостянка районы) шөгыльләнүче балаларга һәм Борское районының “Эрзянский голос” мордва фольклор ансамбле үзешчәннәренә (аларның иң олысына 83 яшь) махсус бүләкләр тапшырды.

“Концерт-дивертисмент” (концертка өстәмә рәвештә бирелә торган декламация, җыр, бию кебек кыска-кыска сәхнә әсәрләре-номерлар) номинациясендә беренче урынны “Хорошие девчата, веселые подруги” һәм “Виват, кино!” хореографик композицияләре белән Краснояр районы яулады. Икенче урында - Кинель шәһәре, ә өченчедә - Сызран районы булды. Ә Сызранның балалар тынлы оркестры “Счастливого плавания” фильмыннан “Марш нахимовцев” көен уйнап, “Тематик концерт” номинациясендә туган шәһәрләрен беренче урынга чыгарды. Бу номинациядә икенче урында - Шенталы районы, өченчедә - Похвистнево шәһәре булды.

“Сәхнәләштерелгән тамаша” номинациясендә жюри әгъзалары Самара шәһәре коллективларына тиңнәр тапмаган. Тамашачылар да моның белән килешкәндер, дип уйлыйм. Халыкара рынок институтының “Андеграунд” заманча бию ансамбленең “Крылья Победы” дип аталган хореографик чыгышы гына да ни тора! Эшче халатларга киенгән кызлар, егетләр биюләре белән Бөек Ватан сугышы елларында, авыр тормыш шартларына карамыйча, яшьтәшләренең хәрби самолетлар төзегәннәрен күрсәтә алдылар. Алар ачлы-туклы, төннәрен йокламыйлар, көчләре бетеп егылалар, әмма куелган максатларына ирешәләр - хәрби самолет төзелгән һәм ул фронтка оча. Бу номинациядә икенче урынны Кошки районы яулады, ә Волжский районы  өченче урынга чыкты. 

Гран-при бүләгенә ия булган Чапаевски шәһәренең концерт номерлары күңелгә үтеп керерлек эчтәлекле булулары белән башкалардан нык аерылып торды. Солист Владимир Горбунов “Как молоды мы были” җырын башкарганда сәхнәгә эленгән экраннардан инде бакыйлыкка күчкән танылган кино артистларының фотосурәтләре күрсәтелеп бар¬ды. Бер караганда, бу номер бик гади. Тик әллә җырның сүзләре, әллә экраннардан төбәлгән шундый якын карашлар, моңсу елмаюлар күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтеп, күзләрне яшьләндерде. Бу номер тамашачыларның иң көчле һәм озакка сузылган алкышларына күмелде. Виктор Киргинцев башкаруындагы “Березовые сны” җырын ак каеннар кебек киенгән кызлар биюләре белән бизәп, бик матур композияция ясадылар.

Аннан сәхнәгә бер-бер артлы Самара өлкәсенең фольклор ансамбльләре чыгып, төрле милләтләрнең бай  мәдәнияте һәм сәнгате белән таныштырдылар. Камышлы районының Иске Ярмәк авылы “Ак каен” халык ансамбле фестивальнең даими тамашачысына яхшы таныш булганга, зал үзешчәннәрне көчле алкышлар белән каршы алды, “Сербияночка” дип аталган хореографик композицияне күр¬сәткәннән соң да, әле аларны озак сәхнәдән җибәрми тордылар. Кләүле районыннан килгән “Натукай” ансамбле дә ке¬рәшен татарларының “Җиләк җыям” җырын башкарып, күңелләрне җилкендерде. Шенталы районының “Чекес” ансамбле чуваш халкы такмакларын әйтеп, сәхнәне кыздырса, Сергиевск районында иҗат итүче “Карголей” ансамбле “Матря патяй” мордва халык җырын сузып җибәрде. Бу номерларны караганда  Самара җирендә яшәүче төрле милләт халыкларына карата, дус, бердәм булганнары өчен, горурлык хисләре туды. Ә Гала-концертта катнашкан барлык коллективлар да бергә сәхнәгә чыгып “Волга-волга” кинофильмыннан “Песня о Волге” җырын башкарганда бу хис тагын да тирәнәя төште.

- Без барыбыз да Идел буенда туганнар бит, тамырларыбыз да шушы җирдә. Һәр авылыбызда, диярлек, кино исеме дә бар. Уйлап карагыз әле: ДенисКИНО, АлдарКИНО, ГаньКИНО, АльКИНО, МансурКИНО... Киләсе елларда да сыйфатлы “фильм”нар әзерләп, шушы сәхнәдә тагын очрашырбыз әле, - дип саубуллаштылар алып баручылар. Татар милли ансамбльләренә дә V “Россия йөрәгендә туганнар” үзешчән сәнгать коллективлары фести¬валендә бүләкләнүчеләр рәте¬нә керерлек яңа концерт программалары әзерләргә вакыт бар әле.


Алия АРСЛАНОВА

--- | 06.03.2017

Арча районында фаҗига: кешеләр поезд астында калып һәлак булган

$
0
0
06.03.2017 Фаҗига
Арча районында поезд бәрдергән өч кеше турында мәгълүматлар ачыкланды. «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, фаҗигада ике хатын-кыз һәм бер ир-ат һәлак булган.

Искәртеп үтик, фаҗига бүген иртәнге сәгать 4тә Арча – Коркачык юлында булган. «Новосибирск – Адлер» поезды машинисты 849 нчы чакрым платформасында Васильева Бужа һәм Качелино авыллары арасында поездга артлары белән баручы кешеләрне күргән. Машинист экстрен рәвештә тормозга баскан, тавыш һәм ут сигналлары биргән, ара аз булу сәбәпле поезд туктый алмаган һәм өч кешене бәрдереп киткән. Һәлакәт аркасында өч кеше дә үлгән.

Пассажир поезды 30 минутка тоткарланган. Аннан үз маршруты буенча юлын дәвам иткән. Фаҗига урыныда Арча янгын-коткару гарнизонының оператив төркеме эшләгән.


---

--- | 06.03.2017

PIXELSOUND PRODUCTION продюсерлык үзәге җырчысын Венера Ганиева ничек бәяләде? (ВИДЕО)

$
0
0
06.03.2017 Мәдәният
PIXELSOUND PRODUCTION артисты Илдар Әсхәтов лаеклы рәвештә продюсерлык үзәген дәрәҗәле чарада тәкъдим итте. Җырчы Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, профессор Венера Әхәт кызы Ганиева тарафыннан уздырылучы вокалчыларның IV Халыкара «Сандугач-Соловей» бәйгесендә катнашты.

Продюсер Айдар Шәймәрданов конкурста катнашуның төп максаты итеп җырчының профессиональ сыйфатларын арттыру, вокал мөмкинлекләрен һәм сәхнә осталыгын сынау буларак билгеләсә дә, җырчының чыгышын Татарстанның һәм Россиянең танылган артистлары ягыннан югары бәяләве икеләтә сөенечле булды. Сөйкемле һәм дәртле Илдар Әсхәтов «Сандугач-Соловей» халыкара конкурсында беренче дәрәҗә дипломант буларак бүләкләнде.

Илдар жюри әгъзаләрен һәм төрле төбәкләрдән килгән тамашачыларны “Зәңгәр күзләр” ретро җырының заманча тәкъдим ителеше белән яулап алды. Жюри рәисе, Г.Тукай исемендәге премия лауреаты Винера Әхәт кызы җырчының чыгышы белән канәгать калып: “Илдарга иҗаты искиткеч ләззәтләнү хисе бирә һәм әлеге хис тамашачыларда да чагылыш таба. Аның сәхнәне тотарлык энергетикасы бар, ләкин алга таба тагын да камилләшергә һәм үз өстендә эшләргә кирәк”, - дип юкка гына бәяләмәде.

Айдар Рәүфәт улы Шәймәрданов җитәкчелегендәге PIXELSOUND PRODUCTION продюсерлык үзәге артистның һөнәри яктан үсешенә юнәлтелгән зур эш башкара. Профессиональ команда артистның тавышын куюдан башлап, зур концертлар оештыруга кадәр башкаручының имиджы, репертуары, сәхнә хәрәкәте өстендә эшли. Шуңа да дәрәҗәле конкурс һәм фестивальләрдә катнашу продюсерлык үзәге җырчыларының  аерылгысыз эш юнәлеше булып тора. Тамашаларга килгәндә, татар эстрадасында яңа юнәлештә иҗат итүче Илдар Әсхәтовның  PIXELFILMS PRODUCTION кинокомпаниясе тарафыннан төшерелгән чыгышын сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.

 


Гөлшат МИНГАЗИЗОВА

--- | 06.03.2017

Мәскәүнең татар хатын-кызлары “Калфак туе”н бәйрәм итте

$
0
0
06.03.2017 Милләт
Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә “Калфак туе” дигән концерт узды. Ул Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап оештырылды. Бу хакта Мәскәүдәге “Ак калфак” оешмасы рәисе урынбасары Роза Сараева сөйләде. Оештыручылар сүзләренә караганда, “Калфак туе” беренче тапкыр үткәрелде. Концерт барышында иҗтимагый өлкәдә, хәйриячелектә актив эшчәнлек алып барган татар хатын-кызларын билгеләп үтелде. Шулай ук төрле мастер-класслар һәм конкурслар да булды.

“Ел әйләнәсендә Мәскәүдә беренче тапкыр “Гаилә җырлый” дигән фестиваль үтте. Анда уннан артык гаилә катнашты. Уен коралларында уйнап, татар халык җырларын, биюләрен башкардылар. Дүрт гаилә лауреат итеп билгеләнде. “Калфак туенда” алар да чыгыш ясады”, – ди Роза Сараева.

Чараның төп өлешен “Пәрәмәч бәйрәме” алып торды. Анда катнашучы хуҗабикәләр пәрәмәч пешерү үзенчәлекләре, аның тарихы хакында сөйләде. Пәрәмәчне һәр төбәктә яраталар, ләкин аны пешерү рәвеше дә, исемнәре дә аерыла, ди оештыручылар.

Бәйрәмгә килүчеләр игътибарына дизайнер Галина Вәлиуллинаның татар милли кием коллекциясе тәкъдим ителде. Калфак, изү тегү-чигү буенча мастер-класслар да булды. Татар камыр ашлары пешерергә яратучылар үзләрен милли ризык бәйгесендә сынап карады.

Мәскәүдә яшәүче татар хатын-кызларын якынлашып килүче бәйрәм белән котлау өчен Казаннан да кунаклар килде.

Татар-информ


---

--- | 05.03.2017

Җәвит Шакиров: Хатын-кыз эшләргә тиеш!

$
0
0
06.03.2017 Шоу-бизнес
Шоумен Җәвит Шакиров фикеренчә, хатын-кыз хезмәт итәргә тиеш. Бу хакта ул «Татарстан-Яңа гасыр» телеканалының «Таяну ноктасы» тапшыруында «Хатын-кызга ни кирәк?» дигән темага фикер алышу барышында белдерде. Чыгарылыш 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан тәкъдим ителде.

Тапшыруда алып баручы, җырчы Зөлфәт Зиннуров, Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты, нәфис сүз остасы, шоумен Җәвит Шакиров, «Мунча ташы» эстрада театры җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Гамил Әсхәдулла, блоггер һәм шоумен Айдар Садыков, Буа сатира театры җитәкчесе Раил Садриев, журналист, продюсер Илфак Шиһапов «Хатын-кызга ни кирәк?» дигән сорауга җавап эзләде.

Әңгәмә барышында Җәвит Шакиров: «Хатын-кызга аралашу җитми. Әгәр дә хатын кыз, профессиясе була торып, өйдә мүкләнеп ята икән; кулында җегәре бар,эшлисе килә, халык арасына чыгасы килә икән, аны өйдә тоту дөрес түгел – эшләсен. Хатын-кыз эшләргә тиеш, кеше арасында булырга тиеш», – дип белдерде.

Шулай ук ул хатыны иреннән күбрәк акча эшләгән, гаиләдә хатын-кыз лидер булган гаиләләр нык булмый дигән фикерен җиткерде.


Алена НИЗАМОВА

--- | 06.03.2017

Илдар Халиков банкротка чыккан банклар мәсьәләсендә чишелеш вариантларын җиткерде

$
0
0
06.03.2017 Икътисад
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Татфондбанк һәм Интехбанк лицензияләре алынуга бәйле вакыйгалар үсешенең мөмкин булган төрле вариантлары белән бүлеште.Премьер-министр сүзләренчә, бу хәлдән чыгуда ике юл: Үзәк Банк карарын кире алдыру яисә банкларның банкротлык процедурасын башлау тора.

Халиков шулай ук Татарстан Хөкүмәтенең ТФБ-Финанс кертемчеләрен Иминият кертемнәре агентлыгы акчаларын алуга исәп тоту өчен банк кертемчеләренә тигезләүдә юридик мөмкинлекләр эзләвен билгеләп үтте.

 


---

--- | 06.03.2017

"Таяну ноктасы"көн саен чыга башлый

$
0
0
06.03.2017 Матбугат
21 нче марттан “Таяну ноктасы” тапшыруы “Яңа Гасыр” телеканалында атнага дүрт тапкыр – дүшәмбедән пәнҗешәмбе көннәренә чаклы чыга башлый. Җомга һәм ялларда гына чыкмаячак.

Тапшыруның алып баручысы Венера Иванова күптән түгел генә телеканалның рәсми сайтына биргән интервьюсында: "Бар шундый темалар,алар бүген генә актуаль. Шуңа күрә аларны эфирдан бүген үк тапшырырга кирәк. Программа шуңа да көндәлек форматта чыгарга тиеш, чөнки кайбер актуаль мәсьәләләр көчен югалта. Бары шундый форматта гына халык белән элемтә урнаштырыла ала," - дигән иде. Телеканал җитәкчелеге ток-шоу командасы исеменнән әйтелгән сүзләрне зур игътибарга алган.

Әлегә “Таяну ноктасы”н "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалында җомга 13:00 сәгатьтә карагыз, ә якшәмбе 16:00 сәгатьтә кабатлау чыгарылышы. Ә 21 нче марттан ток-шоу дүшәмбедән пәнҗешәмбе көннәренә чаклы 19:00 сәгатьтә чыга башлый.


---

--- | 06.03.2017

Хатын янында, өскә авыр таш төшкән кебек, хәтта суларга авыр

$
0
0
06.03.2017 Ир белән хатын
Аз да түгел, күп тә түгел, безнең тормыш коруыбызга да 20 ел вакыт үткән. Вак-төяк мәшәкатьләрне санамаганда бер-беребезне аңлап, дус-тату яшәдек. Арага җил кертергә тырышмадык, гайбәтләргә колак салмадык, бер-беребезгә ышанычыбызны югалтмадык.

Артта калган бу бәхетле көннәрне сагынып сөйләргә генә инде. Хәзер мин үземне икенче дөнья кешесе, дип тоям. Бер ел элек хатынымны югарырак урынга утырттылар. «Кешене кресло боза», - дигәннәре шулдыр инде. Минем хатын да 180 градуска үзгәрде дә куйды. Акчасы минекенә караганда хәйранга күбәйде, йөртер өчен шофер белән машина да бирделәр. Үзен «королева» кебек тоеп, җирдә түгел күктә очып йөргәндәй канатлана. «Нигә борчыласын, андый бәхет сирәк эләгә, шатлан гына», -диләр танышлар. Медаль ике яклы шул. Бер ягы шома булса да, икенче ягы кытыршы. Минем хатын – директор ярдәмчесе. Матур яңгырый бит. Ул директор, ә мин гади эшче. Машинам булса да, шоферым юк, үзем йөртәм. Миңа ул кирәкми дә.
 
Минем өскә авыр таш төшкән кебек, төрле яклап кыса, хәтта хатын янында суларга да авыр. Йөрәкне кортлар талаган кебек. Өйдә тынычлык бетте, мин колга әйләнеп баруымны көн саен сизеп торам. Ул кушканны гына башкарам, ярдәмче малай кебек. Аныңча булмаса, тавыш чыга. Тагын нәрсә әйтер икән, дип авызына гына карап торырга өйрәндем. Өйдә тавыш күтәреп, болар алдында кимсетелеп яшәргә бик авыр икән. Алар бит сукыр түгел, күреп, ишетеп торалар, «ярар, ярар,»-дигән сүздән башкаларын оныта башладым инде.
 
Аның вакыты юк. Кибеткә мин барам, аның кайтуына ашарга пешерәм. Өйдә дә тәртип булсын. Барысы да аныңча гына эшләнсен, башкача мөмкин дә түгел. Нервлансам, сиздермәскә тырышсам да, мин дә ир кеше бит. Бер бер-беребезгә салкыная башладык. Минем дә ир булып яшисем килә. Хәзер бит аптырап торасы юк, нинди проблемаларың бар, компьютер ярдәмгә килә. Мин дә «Классташлар» бүлегенә кердем дә, элекке танышым белән языша башладым. Очрашып сөяркәләргә әйләндек. Өйдә хатынга  – икенче караш, минем яктан – салкынлык. Моны ул да сизеп тора. Гаиләбезне таркатасы килми ахры, дәшә башлады. Мин бит сөяркәмне яратмыйм, хатынга ачу итеп кенә башлаган эш. Хәзер нәрсә эшләргә, мин ике ут арасында калдым. Сөяркәмнең минем белән яшисе килә, каршы килсәм барын да хатынга  сөйләү белән куркыта. Мин алай гаиләм таркалуын теләмим. Кайчан да булса икенче хатынга йөрермен, дип башыма да кереп чыкканы булмаган иде.

Уеннан, чыннан да, уймак чыга икән. Үрмәкүч ятьмәсенә эләккән чебендәй хис итәм үземне. Сарык та исән, бүре дә тук булсын өчен нәрсә эшләргә икәнен генә белмим. Шушы яшеңдә яраткан хатының куып чыгарса, кая барырсың. Сөяркәләр – вакытлыча гына, җайларыннан гына тормасаң, акчаң да булмаса, кабул итәргә әзер тормыйлар.

Кәүсәрия ШӘЙДУЛЛИНА, Туган як


---

--- | 06.03.2017

Яңа туган баласын чүплеккә чыгарып атуда гаепләнүче ана табылды

$
0
0
06.03.2017 Криминал
Полиция хезмәткәрләре Казанның Габишев урамындагы чүплек контейнерына яңа туган сабыен ыргыткан хатынны тоткарлаган. Тоткарланган хатын – 29 яшьлек Үзбәкстан гражданкасы.

Иң гаҗәбе, хатын шушы көнгә кадәр тыныч кына бала мәете табылган урыннан ерак түгел генә бер йортта яшәп яткан.

Моңа кадәр язган идек: Казанда чүплектә яңа туган сабый мәете табылган

Тулырак: В Татарстане задержали женщину, подозреваемую в убийстве новорожденного

 


---

--- | 06.03.2017

Рөстәм Миңнеханов Татфондбанк мәсьәләсенә комментарий бирде

$
0
0
06.03.2017 Сәясәт
Президент сүзләренчә, банкта 1,4 млн сум кертемнәре булган физик затлар һәм иминиятләштерүгә эләкмәгән клиентлар бар. Бу кешеләргә акчаларын кайтару өчен Татарстан хакимияте суд аркылы банк килешүләренең дефектлы төзелүен дәлилләргә җыена.

Юридик затларның хәле катлаулырак.

«Ситуация бик авыр, минемчә оешмаларга акчаларын кайтару мөмкинлеге юк», — ди президент.

Тулырак: Рустам Минниханов: шанса вернуть деньги клиентам-юрлицам ТФБ нет


---

--- | 06.03.2017

Алабугада көнче ир хатынын яндырырга теләп, 6 кешене йорт-җирсез калдырган (ФОТО)

$
0
0
07.03.2017 Фаҗига
Бәла агач башыннан йөрми, кеше башыннан йөри. Алабуга районының Бехтерево авылында килеп чыккан янгын нәтиҗәсендә 6 кешелек гаилә йорт-җирсез калган. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк, барысы да исән-сау. Тик 3 нарасый гына хәзер торыр урынсыз...

Янгын иртәнге 5 ләр тирәсендә башлана. Беренче булып хуҗабикә уяна.
 
“Уянып киттеп, ишегалдына чыктым да тавыш ишеттем: яңгыр ява дип торам. Ишекне ачсам, ут ялкыны! Тизрәк иремне һәм балаларымны уяттым”, - ди Любовь Вдовина.
 
Хокук саклау органнары вәкилләре янгынның ут төртү нәтиҗәсендә килеп чыгуын ачыклаган һәм бу кырын эштә хуҗабикәнең 32 яшьлек элеккеге ирен шикләнгән.  Ул үзенең элеккеге хатынын һәм аның 2 кечкенә баласын гына түгел, бер бала белән биредә яшәүче хатынының сеңлесен, аларның олы яшьтәге әти-әниләрен торактан мәхрүм  иткән.
 
Янгын нәтиҗәсендә йорттан да, сарайдан да берни калмаган. Барысы да янып беткән.  Хуҗалар бары документларын гына алырга өлгергән.
 
Ут төртүдә шикләнүче ир үз гаебен таныган. Янгыннан зыян күрүчеләр әлегә танышларында яшәп торачак. Әмма алар кием-салым, балалар исә уенчыкларга мохтаҗ.


---

--- | 06.03.2017
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>