Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Казанда Аяз Гыйләҗевне искә алдылар

$
0
0
14.02.2018 Мәдәният
Г.Камал исемендәге театр сәхнәсендә халык язучысы Аяз Гыйләҗевнең 90 еллыгына багышланган тантаналы әдәби-музыкаль кичә узды. Истәлекле датага багышланган концертка зал тутырып татар зыялылары килгән иде.
Аяз Гыйләҗевне искә алырга килгән халыкны театр фойесында ике күргәзмә каршы алды. Татарстан Милли музее Татарстанның халык язучысы, республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, Аяз Гыйләҗевнең тормышына, иҗатына багышланган “Зәй энҗеләре” исемле күргәзмә әзерләгән. Биредә әдипнең шәхси әйберләре, кулъязмалары, китаплары урын алган. Фәнни оешмалар белән берлектә эшләнгән күргәзмә халык язучысының тормышы һәм иҗатындагы төп сәхифәләрне тасвирлый. Милли музей фондларыннан килгән күргәзмәдә язучының фотолары, китаплары, афишалары һәм шәхси әйберләре күрсәтелә. Аеруча кыйммәтле экспонатлар арасында язу машинкасы, язучының автографлары, үз кулы белән Милли музейга бүләк ителгән дүрт томлык әсәрләр җыелмасын күрергә мөмкин иде. Шулай ук биредә Милли архив фондларында һәм Гыйләҗевлар гаиләсе архивында саклана торган фотолар, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры афишалары да урын алган.   “Бай әдәби иҗат – мәңгелек мирас” дип аталучы күргәзмәне исә, Татарстан Милли китапханәсе әзерләгән. Милли китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге мөдире Гөлнарам Җомагулова “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә: “Аяз Гыйләҗевнең китаплары белән укучылар даими кызыксына. Әсәрләрен яратып укый, иҗаты буенча фәнни эшләр башкарыла,” - диде. “Безнең бүлектә татар язучыларының һәм Татарстан язучыларының китаплары саклана, - ди Г.Җомагулова. – А.Гыйләҗевнең бездә беренче - 1959 елда нәшер ителгән китаплары да бар. Татарчадан тыш, башка телләргә тәрҗемә ителгән хезмәтләрен, Мәскәүдә зур тираж белән нәшер ителгәннәрен дә тупладык. Бездә 1932 елдан картотека алып барыла. Анда шулай ук әдипнең төрле басмаларда чыккан язмалары һәм аның турындагы мәгълүмат туплана”.   Милли китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә Аяз Гыйләҗевнең 59 исемдәге китабы теркәлгән. Сүз уңаеннан, Татарстан Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Аяз Гыйләҗевнең 90 еллыгына багышлап, био-библиографик белешмәлек төзелгән.   Сагынуларга тулы хәтер кичәсе язучының төрле елларда иҗат иткән геройларының тамашачыга мөрәҗәгате белән башланып китте. Туры сүзле, кырыс, иҗатта үҗәт булган А.Гыйләҗевне тирән фикерле философ буларак та ачтылар. Үзенчәлекле, гыйбрәтле тормыш юлы узган әдипнең язмышы сәхнәдә тулы чагылыш тапты. Әдипнең дөньяга карашы, уй-кичерешләре, хыял-омтылышлары, табигый ки, геройлары аша, әсәрләрендә гәүдәләнә.   Бу кичне драматургның төрле сәхнәләрдә куелган спектакльләреннән өзекләрне Г.Камал, К.Тинчурин исемендәге һәм Әтнә дәүләт драма театрлары күрсәтте.   Төрмәдә утырганда Аяз абый әти-әнисенә: “Мин зур җинаятьче түгел, ләкин зур җинаятьчеләр янында...”, - дип язган бер хатында. Гыйләҗевнең булачак хатыны Нәкыягә тоткынлыктан язган хатлары да тамашачыны тетрәндерде. Нурбәк Батуллин тәкъдим иткән хореографик композиция олы Мәхәббәт, Ышаныч, Өмет төшенчәләре белән сугарылган.   Ире турында истәлекләр уртаклашырга сәхнәгә күтәрелгән Нәкыя апа Гыйләҗева сүзен усал башлады: “Мин Аязның тормыш иптәше түгел, мин - Аязның хатыны, - диде Нәкыя ханым. - Мин сезне Аязымның рухына дога кылырга килгән кунаклар дип кабул итәм. Аяз юкка гына соңгы әсәрен “Йәгез, бер дога!” дип атап язмагандыр. Ходайның рәхмәтедер, бу китап сезнең догагызны көтеп язылгандыр. Аязымның кунакларын, мин үземә килгән кунаклар, дип кабул итәм. 18 яшем тулган көннәрдә тоткындагы Аяздан, “халык дошманы”ннан хат килеп иреште. Ул елларда халык дошманы белән арадашлык итү, үзең дә шул дәрәҗәгә төшү, түбәнлек санала иде. Әтием миңа өч яшь тулганда, “халык дошманы” булып юкка чыгарылды. Инде 18 яшемдә миңа “халык дошманы” хат яза. Ул чагында нинди хисләр кичергәнмендер, ләкин Аязның беренче хатына җавап язарга батырчылык итмәдем. Алга таба ул үзенең җылы сүзләре белән минем күңелемне яулап алды. Ел ярым төрмәдән хатлар алыштым, ә аннан ел ярым җитәкләшеп йөрдек. Аны беркая да эшкә алмадылар. Язганнарын бернинди матбугат бастырмады. Җаен таптык: минем исемнән Аязның хикәяләрен чыгара башладык. Ул хикәяләр Нәкыя Гыймадиева исеме белән дөнья күрде. 1957 елда Аязны “Чаян” журналына эшкә алдылар. Шуннан тернәкләнеп киттек”.   Нәкыя Гыйләҗева хәтер кичәсен оештыручыларга, китапларын нәшер итүчеләргә олы рәхмәтен җиткерде һәм “Татарча үрчик, татарча сөйләшик!” - дип үз фатихасын бирде.   Татарстанның Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Аяз Гыйләҗевнең хатыны Нәкыя ханымга Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең Рәхмәт хатын укыды. Әдипнең күпкырлы иҗатына һәм халыкчан әсәрләренә тукталып, Гыйләҗевләргә олы ихтирамын җиткерде.   Хатирәләргә төрелгән сагыну кичәсендә шулай ук Роберт Батулла, Ркаил Зәйдулла, Миләүшә Хәбетдинова, язучының уллары Искәндәр һәм Мансур Гыйләҗевләр дә чыгыш ясады.   Татар язучысының мирасын тирәнтен өйрәнгән, аны чит илләрдә дә танытуга зур көч куйган Миләүшә Хәбетдинованың чыгышы, һәрвакыттагыча, тамашачыны битараф калдырмады. Әдипнең иҗатына галимә объектив бәясен бирде.   Рабит Батулла билгеләп узганча, А.Гыйләҗев өч баһадир угыл үстереп тә татар милләте тарихында эз калдырыр иде.   “Ир кеше өчен шундый әти булу бик мөһим, - диде Искәндәр Гыйләҗев. – Әтинең иҗатына карата соңгы елларда кызыксыну тагын да көчәйде. Миләүшә Хәбетдинова, Фатих Кутлу кебек шәхесләр әтинең иҗатын яңача ачуга иреште”.   Танылган драматург Мансур ага Гыйләҗев әтисенең әсәрләрендә үзен борчыган сорауларга җавап таба алганын әйтте. “Әтигә кечкенә чактан сораулар бирергә ярата идек, - ди Мансур Гыйләҗев. - Кечкенә чакта гади иде ул сораулар, үсә төшкән җитдиләнә башлады. Кая укырга керергә, ничек хатын сайларга? Ә инде хәзер сораулар тагы да катлаулана, ничек гомер итәргә, иманны ничек саклап калырга, дигәндәй. Ә сорарга әти юк инде... Уйлана торгач, мин бу сорауларга җавапларны аның әсәрләреннән таптым. Минем кебек сорау алдында калучылар күп, алар да, димәк, әти әсәрләренә мөрәҗәгать итә. Шуңа күрә, аның язганнары бүген дә актуаль. Әтинең әсәрләре мәңгелек".   “Милләтнең иң зур байлыгы - хәтер”, - дип язган Аяз Гыйләҗев. Хәтер яшәгәндә А.Гыйләҗев шикелле үзенең асыл егетләрен искә алып хөрмәт иткәндә татар милләтенең киләчәге дә өметле!   Белешмә: Аяз Гыйләҗев 1928 елның 17 гыйнварында хәзерге Татарстан Республикасының Сарман районы Чукмарлы авылында укытучы гаиләсендә туа. 1948 елда Казанга килеп, университетның татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. 1950 ел башында А.Гыйләҗевне “Советка каршы коткы таратуда һәм милләтчелектә гаепләнеп” кулга алалар. Җиде елга ирегеннән мәхрүм итәләр. 1955 елда азат ителгәч, ул Казан университетында укуын дәвам итә, 1961 елда Мәскәүдә Югары әдәби курслар тәмамлый. 1963 елдан башлап ул бөтенләе белән профессиональ язучылык хезмәтенә күчә.   А.Гыйләҗев - киңкырлы иҗат мирасы калдырган язучы. Ул 5 зур масштаблы роман, 20гә якын повесть, 40тан артык пьеса иҗат иткән. Аның сәхнә әсәрләре Татарстан, Россия һәм чит ил сәхнәләрендә зур уңыш белән бара. “Өч аршын җир”, “Җомга көн кич белән...”, “Яра”, “Йәгез, бер дога!” һ. б – һәрберсе милләт, ил язмышына битараф булмаган оста каләм иясе кулы белән язылган әсәрләр. Алар төрле телләргә тәрҗемә ителгән.  
---

--- | 13.02.2018

Бергә яшәү – никахмы?

$
0
0
14.02.2018 Ир белән хатын
Бүгенге яшьләр гаилә корырга ашыкмый. Дөресрәге, рәсми рәвештә язылышып яшәүне кичектерә. Соңгы вакытта язылышмый гына бергә яшәүчеләр саны арта.
Болай яшәүчеләр “кая ашыгырга соң, башта бер-береңне сынап карарга кирәк” дип аклана. Анысы да бардыр. Закон алдында берең өчен икенчең җавап тотмый гына яшәү кайсыберләр өчен шулкадәр көндәлеккә әйләнә ки: алар закон кушканча, ЗАГСка барып, үзләрен гаилә итеп теркәү турында уйлап та карамый хәтта. Башлыча ир-атлар гаилә коруны булдыра алган кадәр суза. Моның үз сәбәбе бар – алар үз өстенә йөкләмә алмаска тырыша. Никах юридик ныгытылмагач, сорау юк, таләпләр юк дип уйлыйлар. Әмма кайчакта эш аерылышуга барып җитә һәм күп чакта бәхәсләр килеп туа. 4-6 ел буена җыелган уртак малны ничек бүлешергә? Законлы никахта тормагач, менә шундый очракларда әллә күпме проблемалар килеп туа.    Шуларны күз уңында тотып булса кирәк, сенатор Антон Беляков ир белән хатынның биш ел бергә язылышмыйча яшәвен рәсми никах дип танырга тәкъдим итә. Балалары булган очракта ике елдан соң алар рәсми никахта дип исәпләнергә тиеш дигән фикер белдерә депутат. Һәм ул бу турыдагы закон проектын карау өчен Дәүләт Думасына керткән. Документ Гаилә кодексына “фактик никах бәйләнешләре” дигән төшенчәне кертүне күзаллый. Сенатор аңлатуынча, аны 2016 елда рәсми теркәлгән никахлар санының илдә соңгы 20 елдагы иң аз күрсәткеч булуы уйга салган. “Безнең ватандашлар паспорттагы мөһерне тулы гаилә кору өчен кирәкле дип санамый, – ди ул. – Алай гына да түгел, сораштырулар нәтиҗәсе күрсәтүенчә, русиялеләрнең күбесе рәсми теркәлгән һәм рәсми теркәлмәгән никах төшенчәләренә хәтта аерым игътибар да бирми. Әмма закон күзлегеннән караганда, бергә яшәү юридик яктан берни белән дә ныгытылмый”.   Чынлап та, гражданлык никахында (бездә теркәлмичә яшәвне шулай дип атап йөртәләр, гәрчә бу төшенчә аларга тап килмәсә дә) яшәүчеләргә Гаилә кодексы кагылмый. Мәсәлән, мондый пар таркалганда берәү дә уртак тупланган милеккә дәгъва итә алмый. Әйтик, бергә яшәүчеләр уртак фатир сатып алды, ди. Берәр хәл килеп чыкса, фатир кем исеменә язылган, шуңа кала. “Әгәр ир яки хатын милекнең бер өлешен үзенә тиеш дип исәпләсә, аңа судта милек сатып алганда үз кесәсеннән акча түләвен расларга туры киләчәк. Ә гамәлдә моңа ирешү үтә дә четерекле, күп чакта мөмкин дә түгел, диярлек”, – ди адвокат Андрей Безрядов. – Бу бурычларга да кагыла. Әйтик, хатын-кыз бергә яшәгән иренең эшен үстерү өчен банктан үз исеменә кредит алып бирә. Соңыннан алар аерылыша. Ә бурычлар хатын җилкәсенә кала”.    Гражданлык никахында яшәүче хатын-кызлар аерылганда уртак балалары өчен алиментка гына дәгъва итә ала. Анда да бергә яшәгән вакытта ир баласын үз исеменә яздырган булса, алимент гадәти тәртип буенча билгеләнә. Әгәр баласын яздырмаган булса, бу ирнең баланың биологик әтисе икәнлеген дәлилләргә туры киләчәк. Шуннан соң гына аңа алимент түләргә кушылачак.    Гражданлык никахында яшәүчеләрнең берсе вафат булган очракта исән калганы аның законлы варисы дип исәпләнми. Мәрхүмнең тәрбиясендә елдан артык торуын дәлли алган очтракта гына милекнең бер өлешенә дәгъва итәргә мөмкин.    Кызганычка каршы, кешеләр бергә яшәүнең юридик якларын исәпкә алмый. Бүген рәсми язылышмый дистә еллар яшәргә, уртак балалар үстерергә була. Ләкин аерылганда аларның кайсыберләре бернәрсәсез торып калырга мөмкин. Яңа закон проектына ярашлы, биш ел бергә яшәгән парлар, балалары булган очракта ике ел бергә яшәүчеләр уртак милеккә ия була, мираска дәгъва итә ала. Моның өчен бергә яшәүләрен исбатларга гына кирәк булачак. Шаһитларның күрсәтмәләре, бергә яшәгәндә түләнгән чек, килешү, банк кәгазьләре, фотосурәтләр дәлил булып тора ала.   “Әгәр ир белән хатын үзара килешү төземәсә, алар бергә яшәгән вакытта тупланган бар милек уртак дип танылачак” диелә закон проектында. Фактик никах бәйләнешендә торучыларга рәсми никахка керүчеләргә каралган таләпләр куела: алар никах яшенә җиткән булырга, икенче никахта тормаска һәм якын туганнар булмаска тиеш. “Дөньяның алга киткән күп илләрендә мондый закон бар”, – ди Антон Беляков. Мәсәлән Германиядә бер ел бергә яшәгән кешеләрне гаилә дип исәплиләр. Шулай ук Швециядә, Нидерландиядә, Норвегиядә, Франциядә дә әлеге законнар кабул ителгән. Алар ир белән хатынның юридик хокукларын яклый.   Әлеге закон проекты җәмәгатьчелектә күп фикерләр тудырды. Берәүләр уңай якларын билгеләргә тырышса, икенчеләре “минус”ларын саный. Депутат Ольга Окунева фикеренчә, ир белән хатынның дәүләт теркәве белән нигезләнгән берләшүе генә никахның кыйммәтен күрсәтә. Адвокат Сталина Гуревич исә: “Ярты ел бергә яшәүчеләр дә үзләрен ир һәм хатын дип исәпли. Гарчә бу юридик яктан ныгытылмаган булса да. Шуңа әлеге закон проекты Русия өчен файдалы булыр, күп проблемаларны хәл итәр иде, – ди. – Беляковның закон проекты кабул ителүе шикле. Чөнки Русиядә традицион кыйммәтләрне куәтләүчеләр күп, алар өчен паспортта мөһер булу мөһим”.   Ә сез нинди карашта?  
Язгөл ЮНЫСОВА

--- | 13.02.2018

Бер авызың пешкәч, өреп кабасың: Арча балалары ник агуланган?

$
0
0
14.02.2018 Хәвеф-хәтәр
Балалар агулана, берәм­ләп түгел, дистәләп. Мәк­тәп ашханәләрен тикшереп торуга карамастан, узган ел республикада егермегә якын шундый очрак теркәлгән. Белгеч­ләр Арча районындагы күңелсезлек башка мәк­тәпләрдә кабатланмас дип ышандыра алмый. Чөнки хилафлыкларның сиксән проценты хезмәткәр­ләрнең санитария кагый­дәләрен үтәмәвенә бәйле.
Узган ел Арчаның хоккей клубында шөгыльләнүче балалар һәм тренер кафеда ашап, эчәк инфекциясе белән хастаханәгә озатылган иде. Бу юлы шау-шу тагын Казан артында купты. Узган ял көннә­рендә мәгълүмат чараларында, Арча укучылары бозылган тавык ите белән тәбә ашап агуланган, аны мәктәп ашха­нә­сеннән тиз арада юк иткән­нәр, дигән имеш-мимешләр таралырга өлгерде. 40ка якын кешенең чирләп китүе уен-муен түгел шул. Роспотреб­надзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина “куллану вакыты чыккан ашамлык” дигән мәгълүматны кире какты. Әмма тарттырылган тавык итенең тышлыгында бернинди язу булмаган.   “Атна уртасында Казанбаш мәктәбендә бер пешекче авырып киткән. Аның урынын ашханә хезмәт­кәре алыштырган. Тик ул бу эштә катнашырга тиеш булмаган. Хезмәткәр үзе авырыймы, әллә гаиләсендәге берәр­се чирләп китәме – бу хакта алдан хәбәр итәргә тиеш. Ашханә хезмәткәрләре норо­вирусның таралуына юл куйган, – диде Любовь Авдонина. – Ашханә белгечләренең кай­берләре медицина тикшерүе узмаган булган, азык әзерләү, табак-савытка кагылышлы һәм башка хилафлыклар табылган. Әзер һәм чи ризыклар өчен бер үк җиһаздан файдаланганнар. Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылган. Хезмәткәрләр һәм мәктәп җитәкчелегенә карата беркетмәләр төзелгән. Вазыйфаи затларга 70 мең сумга кадәр штраф билгеләнергә мөмкин”.   Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин белдергәнчә, әлеге күңелсез хәл норовирус инфекциясе нәтиҗәсендә килеп чыккан. “Агуланган балаларның 22­сенең хәле – канәгать­лә­нерлек, калганнарыныкы ур­тача. Атна дәвамында алар сихәтләнергә тиеш”, – ди министр.   Бер авызың пешкәч, өреп кабасың. Моннан сигез ел элек Казандагы кызлар интер­нат-гимназиясендәге 50ләп укучы һәм пешекче хаста­ханәгә эләккән булган. Ул вакытта гаеп кәбестә салатында табылган. Бүген гимназиядә табиб-педиатр һәм шәфкать туташы эшли. Әмма барлык мәктәпләрнең дә мондый мөмкинлеге юк. Ашау-эчү мәсьәләсен контрольдә тотучы табиб Әлфия Нуриева: “Барысы да кул юудан башлана. Ашханәгә укучыларны тикшереп кертәбез. Пешек­челәр, хезмәткәрләр һәр ир­тәне душ керүдән башлый. Көн саен, гаиләгездә йогышлы авырулар белән чирләү­челәр юкмы, дип сорап, дәфтәргә кул куйдыртам, – ди. – Ризыкны башта үзем ашап карыйм. Көн саен бер өлешен суыткычка тыгып куям. Аны 72 сәгать саклыйбыз. Әти-әниләр ашханә­дәге ризыктан баламның эче авырта яки ашау тәмсез дип килсә, шуны күрсәтәм. Ри­зыкның дөрес әзерләнүеннән дә күп нәрсә тора. Гади генә йомырка тәбә­сен дөрес итеп пешермәсәң дә, сальмонеллез авыруы килеп чыгарга мөмкин”.   Гимна­зиядә атнага бер тапкыр яхшылап дезинфекция ясыйлар икән. Белгеч айлык менюны анализлап тора. Монысы балалар организмы өчен барлык төр ризыклар да җитсен өчен. “Елга бер тапкыр укучылар туклану буенча тест тапшыра. Балалар токмач ашарга бик ярата. Кайберләре хәтта көн саен ашарга риза. Тик бер елны 7 сыйныф кызлары арасында бер ел эчендә 10 килога тазаручылар да булды. Шуңа күрә токмачны чик­ләргә туры килде. Ә кәбестәне бик яратмыйлар. Мәктәпләр­дә туклануны тикшереп торучы белгечләр кирәк”, – ди Әлфия ханым.   Соңгы елларда Дәүләт Советының комитет утырышларында да туклану мәсьә­ләсен ныклап тикшер­деләр. Узган ел бер төркем мәктәп­ләрдә Роспотребнадзор бе­лән килештерелгән меню булмавы, күп очракта әлеге меню­ның үтәлмәве, туклану контроле алып барылмавы, азык-төлекләр документларсыз китертелүе, про­дукт­лар­ның этикеткаларсыз булуы ачыкланган иде. Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима быелның соңгы аенда сыйфатсыз туклану буенча ике шикаять килүен әйтте. Ләкин ул Арча төбәгенә кагылмый. “Узган ел мәктәп ашханәләре тикшерелеп, тиешле чаралар күрелде. Бүген укучыларның 96 проценты кайнар аш белән тәэмин ителгән, 48 проценты ике тапкыр туклана”, – ди урынбасар. Татарс­танның баш санитария табибы Марина Патяшина ике ел дәва­мында тикшерелмәгән ашха­нәләр­не тикшерергә тәкъдим итә.
Сәрия МИФТАХОВА

--- | 13.02.2018

Төшемә үләсе һәм үлгән кешеләр еш керә

$
0
0
14.02.2018 Могҗиза
Бу араларда кулыма каләм алырга исәбем юк иде әле. Язганнарым шактый, күбесе газетада басылып тора. Яңа елны каршылаганнан соң язудан бераз тукталып, сабыр гына “яңа запаслар” туплап йөрермен дигән идем, таң алдыннан кергән бер төш кулыма каләм алырга мәҗбүр итте.
Атнакичкә каршы кулыма дисбе алып, тәхлил тартып, “Салават” әйтеп, шуны 2017 елда бакыйлыкка күчкәннәрнең рухларына багышлап яткан идем. “Күчтәнәч”емне озатканда, билгеле, әтисе исемен дә әйтеп, шул елда арабыздан киткән сөекле мөхәрриребез Исмәгыйльнең дә исемен атадым. Догам кабул булып, иясенә барып ирешкән, рухына шатлык биргән, күрәмсең: Исмәгыйль төшемә искиткеч матур булып керде. Имеш, ниндидер зур күпердән җәяү генә чыгып киләм. Аста ярларына тулып, салмак кына, гаҗәеп үтә күренмәле чиста сулы елга агып ята. Яр буйларында ямь-яшел куе әрәмәлек. Шуннан төрледән-төрле кошларның сайраган тавышлары тирә-якка сихри моң булып агыла.   Ярның таулырак бер урыныннан чишмә чыгып, ул челтерәп агып ята. Күперне чыгуга, юлның ике ягында да зур болыннар башлана. Ул болынлыктагы үлән, мең төрле чәчәк, шунда чәчәктән-чәчәккә очып, кунып йөрүче төрле төстәге гүзәл, купшы күбәләкләр, шул чәчәкләрдән бал җыючы умарта кортлары, бөҗәкләр дисеңме, баш очымда сайрап торучы кошлар дисеңме... Өнемдә, табигатьтә, бер генә фильмда яки картинада да күргән нәрсәләрем түгел инде менә. Шул болын чиксез киңлекләргә сузылып, ерактагы сөзәк, матур тауларга барып тоташа икән. Анда үскән җиләк-җимеш куакларының, мәһабәт биек-биек агачларның исәбе-хисабы юк. Менә шуннан ап-ак күлмәк, чалбар кигән Исмәгыйль килеп чыкты. Җыйнак кына сакал, мыеклары, сынап караучы күзләре дә шул ук. Бераз гына елмаеп, мин килеп җиткәнне көтеп тора. Мин килеп исәнләшүгә, өнемдәге – төшемдә дигәндәй: “Исмәгыйль, монда чиреңә дәва булырдай үсемлекләр, җиләк-җимешләр бардыр инде”, – дип әйтеп куйдым. Ә ул, бераз елмаеп: “Монда авыртулар юк бит, үз хәлең ничек соң?” – дип сорады. Менә шунда уянып китеп, торып утырдым. Ходайның хикмәте, яхшы кеше төшкә дә матур булып керә икән, ничек матур төш күрдем дип, хәйраннар калып тордым. Әйе, Ахирәттә Исмәгыйльнең оҗмаһта урын аласын аңлатучы төш булсын бу. Амин!   Төшләр дигәннән, балачактан сәер дә, рас килүче төшләр дә күрә идем мин. Шуларны иртән торып әбигә, әнигә сөйләп биргәч, алар: “Балакай, мондый төшләр турында бүтәннәргә сөйләмә, ярамый”, – дип әйтәләр иде. Инде менә ашыйсын ашаган, яшисен яшәгән дигәндәй, тормышымда шатлыгын да, кайгысын да шактый күрдем. Кайбер төшләремне сезгә дә сөйлим әле.   Гомеремнең төрле чорларында кереп йөдәткән бер төш мине иркәләде дә, сискәндереп куркытты да. Оча идем мин ул төшемдә. Әйе, әйе, нәкъ менә олы кош канатлары белән зәңгәр, иксез-чиксез күктә, биектә-биектә талпынып-талпынып оча идем. Ул очуның рәхәтлеген белсәгез! Аны бернәрсә белән дә чагыштырып, аңлатып булмый. Урман, болыннар, елга, күлләр, авыллар, шәһәрләр, таулар, кырлар – барысы да аста кала. Син көчле, киң канатларың белән һава агымына кушылып салмак кына тибрәнеп йөрисең. Өскә күтәрелгән саен җир кечерәя, ә син зурая барган шикелле. Тик шул вакыт күкрәккә нидер килеп кадалган шикелле була, көчле авыртудан куырылып каласың, күз алды караңгылана, көчең бетә, сулап булмый башлый һәм гәүдәң аска мәтәлә... Күңелне коточкыч курку биләп ала, әле аңыңны җуеп бетермәс борын: “Барысы да бетте, гәүдәм менә, менә хәзер җиргә килеп төшеп, челпәрәмә килер”, – дип уйлыйсың. Һәм шулвакыт, тирләп-пешеп, сулышыңа буылып, куркудан атылып чыгар дәрәҗәдә типкән йөрәгеңнең тавышын ишетердәй булып уянып китәсең. Җанга, тәнгә рәхәтлек тә, шом да бирә торган бу төш, әйткәнемчә, яшәү дәверемдә шактый керде. Әле дә кергәли. Яши-яши дөньяда индуизм дине, буддизм дине барлыгын, аларда аңлатылганча, җаннарның күчеп йөргәнлеген (реинкарнация) белгәч, бу төш кабатланган саен: “Әллә минем җаным элеккеге тормышымда зур кош та булдымы икән дә, аны әллә һавада очканда атып төшергәннәрме икән?..” – дип уйлап куя идем.   Аннан соң төшемә үләсе һәм үлгән кешеләр еш керә. Берәр өйнең морҗасы ишелгәнен, бер кешенең бура бураганын, кое казыганын, нәрсәгәдер утырып авылдан чыгып киткәнен, бакча-җир сөргәнен, казыганын күрсәм, шуңа үлем киләсен көт тә тор инде.   Ил башлыкларының үлемнәрен дә йә кырык көн, йә җиде көн алдан күрдем. Л.Брежнев – ерак сәфәргә җыенып, Б.Ельцин: “Урыным шул”, – дип, исерек килеш сазда аунап төшемә кергән иде. Озак тормый дөньялыктан китеп бардылар. Сталин-тиранның төше дә хәерсез икән: авылның бер урамында шинелен киеп йөргән иде, шул урамда янгын чыгып, тереләй янып үлүче булды, тора-бара бу урамда яшәүче бетте, буш йортлар гына утырып калды. Ленин бабайны, ни хикмәт, төшемдә бер дә күрмәдем. Җәсәде күмелмәгәнгә, бәлки, җаны күк белән җир арасында тилмереп йөридер...   Хикмәтләремнең тагын берсе: төшемдә хайваннар, кошлар белән сөйләшәм. Нәкъ кешечә, нәкъ татарча сөйлиләр: тавышлары ишетелә, авызлары ачылмый, күзләре белән генә карап торалар. Бу сөйләшү, хәзерге галимнәр телендә әйтсәк, телепатик рәвештә барадыр инде. Төшеңдәге хайван яки кошның башыннан сыйпап сорау бирәсең, ул җавап бирә.   Икенче хикмәтем: кояш чыгар яки баер алдыннан, төн уртасы, таң алдыннан күземә төрле нәрсәләр: җан ияләре күренә. Бала чагымда, үсмер елларымда бик курка идем. Әнигә, әбигә, бабайга ниләр күрүем турында сөйли идем. Алар һаман: “Балакаем, кешегә сөйли күрмә, акылдан язган дип, тилеләр больницасына ябарлар”, – дип куркыткач, аларга да сөйләмәс булдым. Ә серле затлар сирәк-мирәк булса да күренүләрен дәвам иттеләр, мин бу хәлгә күнегеп тә беттем. Йорт иясе – бичура кем булып, нинди тавыш белән кычкырса, тора-бара ни-нәрсә буласына хәтле чамалыйм. Йомшак кына, матур итеп кычкырса, йокымнан уятса, берәр шатлык буласы, ә каты тавыш белән, дорфа итеп кычкырса, көт тә тор, бәла-каза киләсе.   Хикмәтле кешеләрнең хикмәт-могҗизалары ниндидер гадәттән тыш вакыйгага, озак вакыт комада булып, үлемне алдап калуга бәйле диләр. Гомеремдә ул хәтле үк гайретабигый хәл кичермәсәм дә, беренче сыйныфта укыганда озак кына бик каты авырып ятканым бар.   Температурам 40-41 градуска җиткәндә күземә әллә ниләр күренеп, саташып ятканым истә. Күзләремне акайтып, үз-үземне бәргәләп, саташып сөйләшеп ятканда, әни белән бабай: “Исән калмас, үләр бу бала”, – дип, үлүемне көткәннәр. Менә шулай үлемне алдап, “тегендә-монда йөри-йөри” исән калганга сәер хикмәтләр бирелгәндер үземә дип уйлыйм. Карчык та, малай да, иртәләрен уянгач, шаяртып: “Бүген ниләр күрдең, пәриләрең нәрсә әйттеләр?” – дип сорыйлар. Ни хәл итим, сорап алган хикмәтләрем түгел. Шулай яшәп ятыш. Ходай камил акылдан аермасын. Исмәгыйль турындагы матур төшем менә шуларны язарга этәрде.   Тиленеке – тишек дигәндәй, яманат барыбер чыга инде, ерактан тою, сизенү халәтемне язарга онытканмын. Билгеле, болары бик якын, яраткан кешеләрем арасындагы бәйлелеккә кагыла. Беренче хатын бала тапканда да, икенче (хәзерге) хатынымның тулгагы вакытында да үтереп эчем авыртты минем. Теләсә-ни әйтегез менә, булган хәл, сүзләрем хак. Борып-борып эч авыртуларым хатыннар балаларын тапканнан соң гына басыла иде. Бусы нилектән, ни хикмәт – Алла белсен. Аларның тулгагы вакытында минем эчем авыртудан кемгә ни файда, ни мәгънә – берни белмим. Беренче улым үлгәндә, әни җан биргәндә йөрәгемнең чәнчүенә чама булмады, шартлап ярыла дип тордым. Бу хәлнең беренчесе бала төн уртасында, район сырхауханәсендә җан биргәндә булса, икенчесе әнием күз алдымда җан биреп тартышканда булды.   Икенче хәл: кичке якта бер аягымның баш бармагы тиктомалдан өздереп авырта башлады. Бәрелмәгән, сугылмаган, киселмәгән бармакның буын тирәсе авыртыпмы-авырта! Тотып карыйм, сыйпап карыйм, табакка җылы су агызып, шуңа да тыгып тордым – басылмый гына. Авырту берничә көнгә сузылып, аксап та йөрдем хәтта. Чечнядагы малай җәйге ялына кайткач бу авыртуның сәбәбен белеп, барыбызның да ис-акылларыбыз китте. Нәкъ минем аяк бармагы авырта башлаган кичтә, ваннада юынганда малайның шул аяк бармагына кырыны белән шактый күләмле көзге төшкән дә, бармакны яртылаш кисеп кереп, җәрәхәтләгән (җәрәхәт эзен дә күрсәтте). Шул яра бәгыренә төшеп авырткан һәм шул чагында мин дә ул авырту белән “уртаклашканмын” икән. Госпитальгә барып бармак ярасын тектергән. Курыкмасыннар дип, малай безгә хәбәр дә итмәгән. Җан сиземләве буенча телепатик аралашу шулай була, күрәмсең. Телепатик аралашуның хатын белән ике арада булган мисаллар шактый. Эштә яки бакчада: “Их, фәлән ризык ашыйсы иде бүген!” – дип уйлап куям һәм, ни гаҗәп: бакчада кунарга калган кичемдә мин теләгән ризыкны пешереп, хатын килеп җитә. Эштән өйгә кайтып керсәм, өстәлдә мин теләгән ризык көтеп утыра. Хатыннан: “Мин бу ризыкны теләгәнемне белеп, кай арада пешереп өлгертәсең?” – дип сорасам: “Каян белим, шулай теләдем дә, пешердем инде”, – ди.   Бездә әнә шундый сәер хәлләр булгалый. Барысын да язмыйм әле, гаҗәпләнүләрегез болай да чиктән ашкандыр. Уйдырма юк, барысы да булган хәлләр. Сездә дә хикмәтле хәлләр бармы? Языгыз, уртаклашыйк әле!..
Рәҗәб ӘХМӘТОВ, Чаллы

--- | 13.02.2018

71 кеше һәлак булган фаҗиганең СӘБӘБЕ билгеле булды

$
0
0
14.02.2018 Фаҗига
Ан-148 самолеты тулы басым приемниклары бозланып, пилот индикаторларында очыш тизлеге турында мәгълүматларны дөрес бирмәү аркасында һәлакәткә юлыккан булырга мөмкин. Бу хакта РИА “Новости” самолетның үзязгычы параметрик мәгълүматларын укыган Дәүләтара авиация комитеты анализына сылтама белән хәбәр итә.
Татар-информ” язуынча, очкыч һавага күтәрелеп 2,5 минуттан соң 1,3 мең метр биеклектә төзексезлек барлыгы ачыкланган. Индикаторда тизлек сәгатенә 465 — 470 чакрым күрсәткән.   Мәскәү- Орск маршруты буенча очучы Ан-148 самолеты 11 февральдә Мәскәү янында һәлакәткә тарыды. 
---

--- | 14.02.2018

Хаталы язылган аптека (ХИКӘЯ)

$
0
0
14.02.2018 Юмор
Февраль уртасы, урам тын. Салмак кына эре ябалак кар ява. Көн кичкә авышкан чак. Инде караңгы да төшә башлады, урамдагы лампаларны бер-бер артлы кабыздылар. Менә, оныгын җитәкләп, әби бара. Тун якасын җил үтмәсен өчен, күтәреп куйган, шәл уранган. Оныгын да нәкъ үзе кебек итеп киендергән.
Алар икәү, авыр атлап баралар. Баскан саен аяк астындагы кар шыгыр-шыгыр килеп тора. Еракта тагын бер нокта күренә. Бик тиз якыная, йөгерә ахрысы.   Инде килеп тә җитте, әби һәм аның җитәкләнгән оныкчыгын бәреп үк диярлек китте.   — В-ж-ж-ж! Бу бәләкәй Нариман мәктәптән кайта. Үзе кулларын самолет кебек итеп җәйгән.   — Вж-ж-ж! Әнә ничек бияләйләренә боз катып беткән, чәче тырпайган, борын, колак, бит-яңаклары кып-кызыл. Андый кызыл йөзлеләр турында, картлар, чиертсәң каны чәчрәр диләр. Артына таккан букчасы бер якка кыйгайган, куртка замогы чишелеп беткән. Ә аңа барыбер – ул туңмый. Чаба да чаба. –Вж-ж-ж!   Нариманга быел җиде тулды. Ул инде мәктәптә укый. Мәктәптән дә үзе кайта. Чөнки аның өе мәктәптән бик ерак түгел. Әйе, менә аның өе. Менә ул караңгы подъезддан икенче катка йөгереп кенә менә, аяк очларына басып үрелеп, звонок төймәсенә баса.   Ишекне аның әбисе Шәмсенур апа ача. Аякларын салып, Нариман өйгә уза. Үзе мыш-мыш сулый. Аннан салкын бөркелә, кыш исе килә. Ә өйдә шундый җылы, шундый ямьле! Әбисе Шәмсенур апа йөгерә-йөгерә аны чишендерә. Бәләкәй бияләйләрен, оекбашларын батарейга элә. Бүлмәдә Нариманның әнисе дә бар. Әнисе Нурия компьютерда тиз-тиз нәрсәдер басып утыра. Менә ул бүлмә уртасында чалбарсыз, ләкин әле һаман да курткадан басып торган улына карый да кире компьютер экранына борыла. Бераздан:   — Нариман, синең шапкаң кая? — дип сорый.   Нариман башта башын тотып карый, аннан куртка кесәләрен актарып карый. Ә шапка юк.   -Мин белмим, – ди ул, башын иеп. Югалган.   -Кая калдырдың соң?   -Мин… Мин хәтерләмим.   -И-и-и иртәгә нәрсә киеп барасың инде! — дип кайнаша әбисе Шәмсенур, Нариманның юеш курткасын салдыра-салдыра.   Бәләкәй Нариман шыңшый ук башлый.   -Шыңшыма! — ди абыйсы Илнур, – син аны соңгы мәртәбә кайда күрдең?   -Без малайлар белән аптека янында, кар атышлы уйнаган идек.   -Нинди аптека?   -Хаталы язылган аптека янында.   -Кайда соң ул?   -Мәктәп янында, бакчаны узып киткәч… Хаталы язылган аптека!   — Илнур, бар әле тиз генә карап кайт! – ди әнисе Нурия.   Илнур башта — нигә мин? дип карышса да, киенеп чыгып ките. Ул чыкмыйча тагын кем чыксын инде?   Илнур бик соң кайта, ул якын-тирәдәге бөтен аптекаларны да урап чыккан. Ә шапка юк.   -Нариман кая? – дип сорый ул әнисеннән кайткач.   -Инде йоклый, — ди әнисе, компьютереннан аерылмый гына.   -Нариманның, хаталы язылган аптекасын тапмадым, – ди ул авыр сулап. Иртәгә минем шапканы гына киеп китәр.   -Ә син?   -Ә мин капюшонны тагармын.   ***   Иртән, гадәттәгечә, Харисовларның ике бүлмәле фатирында ыгы-зыгы башлана.   Илнур бер аягында сикерә-сикерә чалбарын кияргә тырыша, аның авызында коймак. Иртәнгене ул беркайчан да ашарга өлгерми. Менә бүген дә институтына соңга калып бара. Нариманның әнисе Нурия компьтерда нәрсәдер баса-баса бизәнергә тырыша. Иренен буйый. Ә Шәмсенур апа һәр иртәдәге гадәтенчә өй буйлап тыз-быз чабып йөри. Ул әле аш бүлмәсендәге көя башлаган коймакларын әйләндерә, әле Нариманның чалбарын алырга дип ваннага чаба. Чалбар балакларын тотып-тотып карый. Кипкәнме икәнен тикшерә. Нариманның кечкенә оекбаш, бияләйләрен батарейдан җыя, ә соңыннан, коймагын исенә төшереп янә аш бүлмәсенәә йөгерә.   Бер Нариман гына тыныч кына утыра. Урындыктан аякларын асылындырып  болгый-болгый, әбисенең тәмле коймакларын йота. Аңа бар да бер. Ул, авызына алма капкан килеш куртка кияргә, шул ук вакытта зур аякларын Нариманның кечкенә ботинкасына дыңгычларга тырышучы абыйсыннан көлә.   Унбиш минуттан ул инде киенгән. Алар Шәмсенур әбисе белән мәктәпкә баралар. Бүген көн аяз. Күк зәп-зәңгәр. Юл буендагы кар өемнәре тагын да зурайган. Кояшта кар бик матур итеп җемелди. Мәктәпкә бара торган юлдан кичә яуган карны көрәп тә куйганнар.   Менә алар балалар бакчасын узып китәләр. Бераз баргач мәктәпкә барып җитәрәк Нариман:   -Менә! Менә ул хаталы язылган аптека дип кечкенә генә кулы белән “ОПТИКА” кибетенә төртеп күрсәтә.   Ул әбисенең нигә көлгәнен аңламый. Ә менә аның шапкасы. Кар көрәүче аны агачның иң күренә торган ботагына элеп тә куйган икән.
Зөләйха КАМАЛОВА

--- | 14.02.2018

Гадел Вафин отставкага китте, аның урынына кем каласы билгеле

$
0
0
14.02.2018 Сәясәт
Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин отставкага китте. Бу хакта указга бүген кул куелган.
Гадел Вафин әлеге вазыйфада 2013 елның сентябреннән бирле иде.   Министр урынына Казанның 7нче санлы шәһәр клиник хастаханәсенең баш табибы Марат Садыйков билгеләнер дип көтелә.     Тулырак: Подписан указ об отставке министра здравоохранения РТ Аделя Вафина   Новым министром здравоохранения РТ назначен главврач Городской клинической больницы №7
---

--- | 14.02.2018

Татарстанның яңа сәламәтлек саклау министры билгеләнде

$
0
0
14.02.2018 Сәясәт
Татарстанның сәламәтлек саклау министры итеп 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе баш табибы Марат Садыйков билгеләнде. Якын арада аны коллективка тәкъдим итәчәкләр.
Бу хакта «Татар-информ» яза.   Марат Садыйков 1993 елда Казан дәүләт медицина институтын «Педиатрия» белгечлеге буенча тәмамлаган.
7 нче шәһәр хастаханәсендә баш табиб булып 2008 елдан эшли.
2014 елның октябреннән ТР Дәүләт Советының 5 нче чакырылыш депутаты итеп сайланган..
2013 елдан бу көнгә кадәр ведомство башлыгы вазифасын Гадел Вафин башкарды.  
---

--- | 14.02.2018

Хәмдүнә “ХәмдиБлог”ының киләчәге бармы?

$
0
0
14.02.2018 Шоу-бизнес
Репертуарында 1000нән артык җыры (аның 200е – халык җырлары) булган Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева татар тамашачысын бүгенчәгә шаккатырып килә: әле күптән түгел генә “ХәмдүНюша” булып “ХәмдиБлог” төшерүдә катнашкан иде. Соңгы арада блогның яңа чыгарылышлары күренми, кыска вакытлы гына проект булды микәнни?
— Хәмдүнә апа, сез хәзер блогер икән.   — Әйе шул, мин хәзер блогер. (Көлә) “Татар җыры” алдыннан кеше күңелен күрер өчен булдырдык ул “ХәмдиБлог”ны. Ничек кенә чәйнәмәделәр: тискәре яктан да, уңай фикерләр дә шактый ишетергә туры килде. “Хәмдүнә мәңге яшь” дип мактадылар да, “Карт башы белән шулай кыланмаса!” дип битәрләделәр дә. Театр артисты булсам моңа игътибар да итүче булмас иде. Җыр-моң кешесе булгач шулай аптырадылар, күрәсең.
— Сез тудырган образ сезгә охшаганмы?   — Юк, бу мин түгел. Үземә дә кызык булды шуны төшерү. 75 яшемдә бьюти-киңәшләр бирермен дип кем уйлаган! (Көлә) Заманадан артта калмаска да кирәк бит, сез — яшьләргә тагылып атлыйм. Образның миңа охшаган бер ягы бар-барын: минем шикелле күңеле яшь, тормышны сөя ул.   — Сез әйтеп узган тискәре тәнкыйть тә куркытмый сезне, димәк?   — Юк, кәнишне. Нәрсәсеннән куркасың аның?! Вакыт булсын менә, сәламәтлек бирсен Ходай. Юбилейга әзерләнеп йөрим, иҗат буенча планнарым зурдан әле.   — Бәлки үзегезгә чын блог булдырырсыз? Римма апа Ибраһимова да “Инстаграм”да бар ди хәзер.   — Үземә шәхси блог кирәкмәс. Аның белән маташырга тагын! (Көлә) Шушысы да җитә.   — “ХәмдиБлог”ның киләчәге бармы?   — ТМТВ егетләре тагын төшерәбез дигәннәр иде шул. Мин каршы түгел, төшерербез. Якын киләчәктә көтеп калыгыз!   Ялкын
---

--- | 14.02.2018

Яучы Наилә Җиһаншина: «Авыл егете иртәнге дүрттә торып эшләргә күнеккән, ә шәһәр кызы уникесез йокысыннан тора алмый»

$
0
0
14.02.2018 Ир белән хатын
Гомерлек яр табу замана белән тәңгәл килмәстәй катлаулы мәсьәләгә әйләнеп бара кебек, әмма моннан котылуның берәр чарасы булырга тиештер бит. Россия Мөселман хатын-кызлар берлеге рәисе, Дәүләт Думасының гаилә, хатын-кызлар һәм балалар эшләре буенча комитеты эксперт советы әгъзасы яучы Наилә Җиһаншина белән шул турыда әңгәмә кордык.
– Татар халкында элек-электән аерылышучылар саны аз булган, ә ятимнәр бөтенләй булмаган. Бүген исә аларның саны коточкыч тизлектә арта, моның сәбәбе нидә дип уйлыйсыз? – Элеккеге заманда әти-әниләр кызларына яки улларына парны үзләре сайлаган. Туганлашырга теләгән гаиләне алдан «өйрәнгәннәр»: гаиләдә кыз бала ничек тәрбияләнгән, өйдә әниме, әллә әтиме хуҗа – барысын белгәннән соң гына кызны башкода белән сорап кайтканнар. Кыз бала, әти-әнисе хәер-фатиха, никах белән биргән икән, димәк, яшәргә кирәк дип уйлаган. Үзенең амбицияләре, алай телим, болай теләмим дигән уйлар бөтенләй булмаган. Гаилә дә, ирең дә – изге, кияүгә чыктың икән яшәргә кирәк һәм бетте-китте! Бик сирәк кенә парлар арасында бер-берсенә бөтенләй туры килмәгән кешегә биреп, аерылышулар булган анысы. Күп кенә илләрдә әлеге гореф-гадәтләр хәзер дә сакланып калган. Шунлыктан аларда гаиләләр таркалу бик сирәк, ә балалар саны артканнан-арта гына бара. Элекке гадәтләрне кайтарсак, аның файдасы зур булыр иде.   Элек кардәшләре ятим калган баланы читләргә бирмәгән, үзләре тәрбияләгән. Гарәп илләрендә әле дә шулай. Согуд Гәрабстанындагы хатын-кызлар белән аралашып яшибез, алар: «Бездә борын-борыннан ятимнәр йорты булмады», – диләр. Ләкин бүгенге көндә аларда да ятимнәр йортлары бар. Алар нәселләрендәге ятимнәрне генә гаиләләренә тәрбиягә алалар. Чит илләрдән килгәннәрнең балаларын урнаштыру өчен, балалар йорты ачарга мәҗбүр булганнар. Һәр бала өчен ата-ана назы, туганнар белән җылы мөнәсәбәт мөһим. Ислам динендә, кардәшлек җепләрен өзмәгез, диелгән, шушы бер җөмләне генә укысалар да, бәлки күпләрнең йөрәкләре йомшарыр иде.
– Хәзер димләп аралашу модага кереп бара, ә андыйлар арасында аерылышучылар саны азракмы? – Димләп өйләнешүчеләр арасында аерылышучылар саны азрак. Үз ярын эзләп килгән кызларга егетнең буе, эш урыны, торыр җире бар дию генә аз, аның холык-фигыле хакында да әйтергә кирәк. Мәсәлән, кыз ошаткан егетнең кызу канлы булуы, каршы әйткәнне яратмаганлыгы, аңа телен тыярга кирәклеге турында кисәтәбез. Гадәттә, кызса, икесе дә кыза бит, ир кеше берне әйтсә, хатын-кыз уникене әйтеп өлгерә. Хатын-кызның психологиясе шундый – аның йөрәк яралары тизрәк төзәлә, әмма ир-ат син әйткән авыр сүзне ун елдан соң да исеңә төшерергә мөмкин.   Яр эзләп килгән кызларның күбесе, ишектән керүгә үк: «Миңа «әни малае» кирәк түгел!» – ди, ә үзенең «әни кызы» икәнлеген онытып җибәрә. «Әни кызы» дигәннәр гаиләләрендә көн саен нәрсә булганны, ире нәрсә әйткәнне түкми-чәчми, кайчак арттырып та әниләренә сөйләп баралар. Әни кешенең күңелендә киявенә карата нәфрәт хисе уяна. Кыз бала иренең кочагына кереп ятып йоклый да барлык үпкәләрен оныта, ә әни йөрәге киявенең гаепләрен кичерми. Кызының ирен күргән саен, ул аның тагын да күбрәк кимчелекләрен эзли һәм таба, кызына шуларны гел әйтеп торып, мөнәсәбәтләрен бозарга да мөмкин. Менә гаилә таркалуның иң кыска һәм ансат юлы шул.
– Замана хатын-кызларының хаталары нидә? – Кызлар хәзер үзгәрде, кулланучы мөнәсәбәтендәге нәфис зат, минем фатирым, машинам, дипломым, эшем бар, ә аның нәрсәсе бар һәм аннан миңа нинди файда булачак дип кенә уйлый. Ә без кыз баланы, киресенчә, «Син иреңә нәрсәгә кирәк соң?» дигән сорауга җавап табып, бәхетле булып яши белергә өйрәтәбез.   – Аерылышкан хатын-кызларның үз ирләренә кире кайту очраклары булгалыймы? – Безгә аерылышкан хатын-кызлар килгәч, ни өчен аерылганлыгы турында сорашам. Гаиләдә ике-өч бала, мәхәббәт тә булган, ә хатын-кызлар: «Мин юләр булганмын, аның кем икәнлеген белмәгәмен», – диләр. Акыллы кыз ничек итеп егетнең кимчелекләрен күрмәсен ди инде?! Күрә ул аларны, ә хисләргә бирелеп, күрмәскә генә тырыша. Безнең максат – менә шул кимчелекләрне алдан күреп, дөрес пар сайларга өйрәтү. Ике-өч балалы хатын-кызларга яңа яр сайлауга караганда, аны үз ире белән кавыштыру якларын карыйбыз. Аерылышырга җыенган яки күптән түгел аерылышып, әле аралары суынып бетмәгән шактый парларны кавыштырырга туры килде. Шуңа күрә аерылышырга карар кылган вакытта арадагы җепләрне бөтенләй өзеп, соңгы сүзләрне әйтеп чыгып китәргә кирәкми. Нинди генә нәфрәт булса да, ул бераздан басыла, башкалар белән чагыштырып, элеккеге парыгызның күрмәгән яхшы якларын соңлап кына булса да күрергә мөмкинсез. Аерылган ир-атлар да, хатын-кызлар да: «Беренчесеннән уңмадым, миңа яхшы кеше табып бирегез әле», – дип киләләр. «Яхшыларны берәү дә чыгарып җибәрми, алар үз өйләрендә, хәзер инде сезгә кемгәдер ярамаган белән кавышырга туры килә», – дим мин. 20 яшьләрдә сайларга мөмкинлек зур, ә яшь барган саен, сайлау мөмкинлеге тарая. Күп очракта хатын-кыз икенче парының өенә күченеп килә. Ә кайсы ир-атка чит кеше баласы кирәк? Ире белән аерылышырга теләгән хатын-кызларга боларның барысын да аңлатып, кире үз ирләренә кайтырга үгетлибез.   – Сезгә аерылышырга җыенган ир-атлар да киләме? – Килә. Күп кеше өчен интернет бик файдасыз әйбер булып чыкты. Яшьләргә танышулар өчен бәлки яхшыдадыр, әмма гаиләле кешеләр өчен ул зыянлы. Интернетта хатын-кызларга матур сүзләр язып, аралашып утыручы ир-атлар бар. Тормыш мәшәкатьләренә чумган, иреннән күптән матур сүзләр ишетмәгән урта яшьтәге хатын-кызга шул гына кирәк тә инде. Чит ирнең үзенә язган комплиментларына ышанып, хатын-кызлар: «Мин әле гашыйк булырлык икән бит», – дип, ирләренә суына башлыйлар. Бер фатирда яшәсәләр дә, аерым яталар, аерым торалар, хәтта аерым бүлмәләрдә дә яши башларга мөмкиннәр. Ир белән хатын аерым бүлмәдә яши башлагач, аш бүлмәсендә дә аралашырлык темалары калмый. Ир-атларның күбесе читләшкән хатыннарын кайтару мәсьәләсендә килә, әгәр кайтарып булмаса, башка хатын-кыз белән таныштырабыз. Хәзер күп ирләр ялгызлыктан курка.   – Замана хатын-кызы ирне дә, баланы да тәрбияләүчегә әйләнеп бара. Гаиләдә рольләрне дөрес бүлмәүнең нәтиҗәсе аяныч булмасмы? – Шундый көчле хатын-кызлар яр эзләп киләләр һәм: «Миңа көчле ир-ат кирәк», – диләр. Ә андый көчле зат ул ир-атны сындырырга тырышачак, аңа баш бирмәячәк бит. Ир-ат бит бездә «ат», ә алар «хатын-ат»лар. Көчле хатын-кызларга сабыррак, тыйнаграк, тынычрак ир-атлар кирәк. Ике көчле зат күп очракта бергә яши алмый, чөнки алар бер-берсенә юл куймыйлар. Хатын-кызның буйсынырга теләге булмаса, көчле ир-атка кияүгә чыгарга тиеш түгел. Нәфис затларның көчле булуында әти-әнинең роле бик зур, чөнки алар кызларын, син барысын да булдырырга, фатир, машинаң үзеңнеке булырга тиеш, дип үстерәләр. Ул «тиеш»тән соң кыз баланың яше 30дан узган була. Әле күптән түгел бер әни килде, кызына – 33 яшь, кияүгә чыкмаган. Кызны кечкенәдән нинди сәләт үстерү үзәге бар – барысына да йөрткән, аның өч югары белеме бар. «Әгәр дә вакытны кирегә әйләндереп булса, мин аны 19 яшендә кияүгә бирер идем», – ди. Кыз бала 20 яшенә җитте икән, кияүгә бирү турында кайгыртыгыз, 25тән кала икән, анда инде шанслар кими бара. Күптән түгел генә 40 яшьлек саф кыз килде. «Без 20ләп кыз, беребез дә кияүдә түгел, үзара аралашабыз, әмма егетләр белән аралашкан юк. Араларыннан иң беренче булып мин сезгә килдем, чөнки кияүгә чыгарга кирәк», – ди. Аллаһының рәхмәте, үзе кебек 43 яшьлек өйләнмәгән егетне таптык. Ләкин ул кызның кияүле булу шансы бик аз иде, шунлыктан өйләнешү мәсьәләсен иртәрәк кайгырта башларга кирәк.   – Сезгә килүчеләрнең барысы да үз ярын табып китәме? – Бөтен кешегә дә үз ярын табу мөмкин түгел. Кайбер хатын-кызлар ялгыз калмыйм дип кенә кияүгә чыгып калырга ашыга. Бер-берсен ошатып, туры килмәүчеләр дә була. Ошату, эмоцияләр, хисләр кайнау гына гаилә кору өчен җитми. Бер авыл егете кыз сайларга килде, бик чибәр шәһәр кызын ошатты, кыз да егетне үз күрде, озакка сузмыйча никахлаштылар. Авыл егете иртәнге дүрттә торып эшләргә күнеккән, ә шәһәр кызы уникесез йокысыннан тора алмый. Ә моны алар кавышканчы сөйләшергә, хәл итәргә тиеш иде. Алар ике ай эчендә аерылыштылар, чөнки бер-берләренә туры килмәделәр.   Бөтен кешегә дә пар табып булмаска да мөмкин, чөнки аңа туры килүче бездә булмавы бар. Ләкин әллә нинди могҗизалар да булып куя. 30 яшьлек бер балалы хатын-кыз килде – үзе чибәр, уңган. Өч ел буена ник бер генә кеше булса да телефонын сорап карасын! Өч елдан соң бер ир-ат килде. Аның фотосурәтен күрсәттек, ә ул: «Мин бит аны күптән эзләп йөрим, ул бит минем идеал!» – ди. Танышып, бер атна узуга, ир аңа тәкъдим ясады, хәзер алар бик матур гына яшәп яталар.   – Яр эзләп, гел татарлар гына киләме? Башка милләттән булганнарны да кавыштырасызмы? – Күпчелек татарлар килә. Сирәк кенә руслар да мөрәҗәгать итә. Ләкин без татарларны татарлар белән генә кавыштырабыз. Бер диндә, бер милләттән булганда, картлыкны каршылау тынычрак һәм җайлырак булачак. Дөньялык турында гына түгел, ә ахирәт турында да уйлап шулай эшлибез. Ә яр сорап килгән русларга үз милләтеннән булганнарны табабыз, үзебездә аңа туры килерлек яр булмаса, таныш димчеләребезгә мөрәҗәгать итәбез.   – Үз парын эзләп килгән ир-атларның хатын-кызларга карата таләпләре нинди? – Хатын кызлар иң беренче ир-атның матди хәле турында кызыксынса, ир-атлар исә беренче чиратта үзен аңлый торган хатын-кыз кирәк дип киләләр. Ә замана хатын-кызларында ир-атны аңлый белү аксый. Яшьрәк ир-атлар – үзеннән берничә яшькә яшьрәкне, өлкәнрәкләр үз яшендәге хатын-кызларны сайлый. Бүгенге көннең «эпидемиясе» – 50 яшькә җиткән ир-атларның бала сөясе килә башлый һәм алар бала табар яшьтәге хатын-кызлар эзләп килә. Күзәтүләрдән күренгәнчә, аларның күбесенең балалары еракта яши, физиология таләбенә «ияреп», онык сөяр яшьтә алар үз сабыйларын дөньяга китерерлек 37-40 яшьтәге хатын-кызлар табарга телиләр. Әлеге ир-атларның берсе дә бабай түгел, сәламәтлекләре һәм мөмкинлекләре дә булган көчле затлар. Һәр нәрсәнең үз вакыты: гаилә кору һәм бала тәрбияләүне аннарыга калдырмагыз. Сайлаган парларыгыз белән гомергә бергә булырга тырышыгыз, чөнки башканың «яхшысы» синең «начарың»нан артык булмаска мөмкин.
Гөлнара ЗИННӘТУЛЛИНА

--- | 14.02.2018

Татарстанда коткаручылар 22 яшьлек егетне эзли

$
0
0
14.02.2018 Хәвеф-хәтәр
Коткаручылар Татарстанның Питрәч районында 22 яшьлек егетне эзли. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Агентлык билгеләп үткәнчә, егетнең югалуы турындагы хәбәр 112 экстрен хезмәте номерына 10 февральдә алынган. 33 яшьлек ир-ат аның курткасын һәм телефонын Мишә елгасы күперендә тапкан. Әйберләрнең 22 яшьлек егетнеке булуы ачыкланган.   Урынга 2нче зона коткару отряды чыккан. Егетне кардан йөрүче “Ямаха” транспорты белән дә эзлиләр. Дүрт чакрымлап ара күздән кичерелгән, әмма нәтиҗә юк әле.   Эзләнү эшләренә водолазлар отряды да тартылган. Алар 400 квадрат метрда Мишә елгасы төбен тикшергән, әмма егет табылмаган.   Эзләү эшләре дәвам итә.   
---

--- | 14.02.2018

Элвин Грей Бари Алибасовка ни өчен ашамавын сөйләгән (ВИДЕО)

$
0
0
14.02.2018 Шоу-бизнес
Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә ял иткән Элвин Грей музыкант һәм продюсер Бари Алибасов белән очрашкан. Дубайда артистлар уртак танышлары Шарджа шәһәрендәге “Казан” ресторанын һәм башка оешмаларны берләштергән “Дан” компаниясе җитәкчесе, эшмәкәр Исмәгыйль Шәңгәрәевтә кунак булганнар, дип яза ПроУфу сайты.
Анда Элвин һәм Бари Алибасов иҗат турында гәп корганнар. Популяр җырчы Бари Алибасовка музыка язганда хәтта ашый алмавы турында сөйләгән.    

Татарстанда югалган 22 яшьлек егет табылган - үле килеш

$
0
0
15.02.2018 Фаҗига
Питрәчтә 4 көн элек югалган 22 яшьлек егетнең үле гәүдәсе елга төбеннән табылды, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан дәүләт идарәсеннән.
Элегрәк "Татар-информ" Мишә елгасы буенда егетнең курткасы һәм телефоны табылу турында хәбәр иткән иде. Шул урында эзләү-тикшерү эшләре оештырылды.   Кичә Эчке эшләр министрлыгы водолазлары елга төбендә 1,5 мең кв.м. мәйданда эзләү эшләре алып барды. Егетнең гәүдәсе, су төбеннән алып, полиция хезмәткәрләренә тапшырылды.
---

--- | 15.02.2018

Данир Сабиров: «Ул вакытта өйләнмәгән булсам...»

$
0
0
15.02.2018 Шоу-бизнес
– Хатыным белән ничек танышу тарихын күп сөйләгән булды. Без туйда таныштык. Хәләл туй иде, бирегә егете белән Миләүшә кунак буларак килгән, ә мин мәҗлесне алып барам.
Миләүшәне шундук ошаттым, мин аңа еш караганга, егетенең ачуы да килде әле. Гыйнварда танышкан булсак, февральдә очрашып йөри башладык, июльдә никахлаштык һәм августта өйләнештек. Яшь чагында эшләнгән гамәлләр, ничек булганын үзем дә аңлап бетермәдем. Әмма, күрәсең, Ходай шулай кушкан булган. Ул вакытта өйләнмәгән булсам, хәзер дә ялгызым тилмереп йөрер идем.   Миләүшә бик романтик күңелле кеше. Елына бер – аның туган көнендә – мин дә «романтика»ны кабызып алам. Хатын бүләкләргә карата бик көйсез, аңа теләсә нәрсә бүләк итеп булмый. Мәсәлән, чәчәкләрнең дә аңа шушындые гына кирәк, башка төрлесе булмасын. Ә минем өчен чәчәк чәчәк инде, бер аермасы да юк. Тагын дөрес чәчәк алмам дип, былтыр интернеттан заказ бирергә булдык. Миләүшә үзе сайлады, минем карта белән онлайн түләде. Күпмедер вакыттан курьер чәчәкләрне китерде дә, «Чыгып алыгыз», – дип шалтыраттылар. Шулвакыт Миләүшәнең: «Һич югы үзең алып кереп, бүләк итәрсең инде!» – дигәнен һаман көлеп искә алам. 
Зоя СОЛОШИНА

--- | 14.02.2018

Казанда Илһам Шакировның туган көненә багышланган зур концерт була

$
0
0
15.02.2018 Мәдәният
15 февральдә (18.30) Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты Илһам ага Шакировның туган көненә багышланган традицион концерт була. Әлеге концертларны Татар филармониясе 2002 елдан башлап ел саен уздыра.
Бөек җырчыга 83 яшь тулган көндә узачак концерт «Кара урман аша...» дип атала һәм Илһам аганың архивларда сакланган аудио һәм видеоязмалары белән үрелеп бара. Концерт архив язмасы – Лейпциг төрмәсендә әсирләр җырлаган борынгы «Карурман» җыры белән башлана.   Язманы Фольклор музыкасы ансамбленә 2009 елда «Россия» телеканалы журналистлары тапшырган, соңрак галим Искәндәр Гыйләҗев тәкъдим иткән.   Программада шагыйрьләр Наҗар Нәҗми, Рөстәм Мингалим, Шәмсия Җиһангирова, Нурихан Гадел, Михаил Львов шигырьләре, композитор Фасил Әхмәтов, тарих фәннәре кандидаты Фәндилә Хәбибуллина истәлекләре яңгырый.  Илһам Шакиров репертуарыннан җырларны  Татарстанның атказанган артисты Айгөл Хәйри, Башкортстанның атказанган артисты Алим Каюмов, Халыкара конкурслар лауреатлары Сиринә Зәйнетдинова, Алинә һәм Азат Кәримовлар, Рөстәм Насыйбуллин, Илгиз Мөхетдинов, Илшат Сибагатуллин, Ильяс Камал (виолончель), Екатерина Коврикова (фортепиано), Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар  Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле, Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге  «Мирас» инструменталь ансамбле башкара. Сценарий авторы һәм режиссер – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар  Фәйзрахманов.
---

--- | 15.02.2018

Гакыйль Сәгыйровка 80 яшь тулган булыр иде (ВИДЕО)

$
0
0
15.02.2018 Җәмгыять
Әгәр исән булса, Татарстанның Нурлат районындагы Әхмәт авылында туып, озак еллар Самара өлкәсенең Кошки районындагы Иске Фәйзулла (Иске Җүрәй) авылында, Ульян өлкәсенең Димитровград (Мәләкәс) шәһәрендә яшәгән һәм иҗат иткән каһарман якташыбыз, күренекле татар шагыйре, талантлы рәссам, Татарстан язучылары берлеге әгъзасы, Гаяз Исхакый, Габделҗаббар Кандалый, Шәйхи Маннур, Сәхаб Урайский исемендәге әдәби премияләр лауреаты, “Филантроп” халыкара бүләк иясе Гакыйль Сәгыйровка 16 февральдә 80 яшь тулыр иде.
Самар өлкәсенең татар җәмәгатьчелеге шушы уңайдан 18 февральдә 11 сәгатьтә Самарның Пушкин исемендәге Тимерюлчылар мәдәният йор-тында (Лев Толстой урамы, 94 йорт) әдәби-музыкаль кичә уздыра.   Казаннан, Нурлаттан, Ульяновскидан, Димитровградтан, башка күрше шәһәрләрдән, районнардан күпсанлы кунаклар, Гакыйль Сәгыйровның ба-тырлыгына һәм иҗатына мөкиббән кешеләр — язучылар, шагыйрьләр, җырчылар чакырыла.   Бәйрәмдә юбиляр турында истәлекләр, аның шигырьләре яңгыраячак. Профессиональ һәм һәвәскәр җырчылар Гакыйль Сәгыйров шигырьләренә язылган җырларны башкарачаклар, шагыйрьнең китаплары, ясаган рәсемнәре, аның Биккол авылы музеендагы экспонатлар күргәзмәсе булачак.   Без сезгә Татарстанның Нурлат телевидениесының 2006 елда Гакыйль Сәгыйровтан алган әңгәмәсен тәкъдим итәбез.  


---

--- | 15.02.2018

Гүзәл затларга супербүләк әзерлиләр

$
0
0
15.02.2018 Мәдәният
Кадерле гүзәл затларыбызны якынлашып килүче яз бәйрәме белән котлап, супер бүләк әзерләгәннәр - "Егетләр солянкасы"! Эстрадабызның асыл егетләре йөрәк түреннән чыккан иң ялкынлы, иң хисле, иң дәртле җырларын, популяр хитларын гына башкарачак.
3 март көнне УНИКС концертлар залында узачак тамаша һәрбер хатын-кызның күңеленә хуш килер, ди оештыручылар.   Шуңа да гүзәл затларны шатландырырга ашыгыгыз! Сөйгән ярыгыз, әниегез, әбиегез, апа-сеңелләрегез өчен бәйрәмгә иң шәп бүләк - "Егетләр солянкасы"на билет! 
---

--- | 15.02.2018

Миләүшә Сибгатуллина: Экран яшьлекне ярата

$
0
0
15.02.2018 Матбугат
"ТНВ” каналында “Манзара” тапшыруын озак еллар алып баручы Миләүшә Сибгатуллина эфирда күренми башлагач, редакциягә шалтыратулар шактый килде. “ТНВ” каналының баш мөхәррире Данил Гыйниятов аңлатма бирде: Миләүшә Сибгатуллинаның хәзер “Манзара”да эфирга чыкмавын, ә тапшыруның баш мөхәррир вазыйфасын башкаруын хәбәр итте.
Шушы көннәрдә Миләүшә, матбугат очрашуы оештырып, үз фикерләрен дә җиткерде.   — Каналның карары шундый булды. Яшьрәк алып баручыларны тарту, караучылар контентын арттыру, тамашачыны күбрәк җәлеп итү максатыннан шулай эшләнде, — дип сүз башлады Миләүшә. — Экран яшьлекне ярата. “Манзара”ны караучыларның күпчелеге 55 яшьлекләр һәм аннан өлкәнрәкләр. Экраннан киттем дә эшләмим, дигән сүз түгел. Шул ук тапшыруда баш мөхәррир вазыйфасын башкарам...      — Гаиләгездә — өч ир-ат. Телевидение эше белән, хуҗабикә буларак, аларга ярый аласызмы?    — Тырышам. Илһам балаларга: “Әниегез кебек хатын сайлагыз!” — дип киңәш итә. Күрәсең, яхшы хатынмындыр, ярый беләмдер (көлә). Вакыт тыгыз булса да, гел җылы аш ашатам. Ялларда күп итеп, өчәр төрле ит белән тәмле шулпа әзерлим. Аларны литр ярымлы пластик шешәләргә тутырып, туңдыргычка куям. Кирәк вакытта алып, әзер шулпага токмач йә пилмән салам, яисә кәбестә, чөгендердән борщ әзерлим. Ботканы мультиваркада пешерәм. Бездә гел өй ризыгы...      — Соңгы елларда йорт салгансыз. Ул кайда?    — Ирем Илһам — Казан егете. Монда фатирыбыз иркен, зур. Әмма йортка кызыктык, Казан читендә салырга уйладык. Тик... Күңелгә барыбер нидер җитмәде. Туган туфрак, бәбкә саклаган җир тарта икән. Уйлаштык та, Теләче районының үзем туып-үскән Алан авылында әти-әниемә бик якын җирдә — арткы урамда йорт салдык. Дөресен әйткәндә, бу — ирем идеясе. “Атна саен авылга кайтабыз. Ник Юдинода йорт салабыз әле?! Әйдә, Аланда төзик”, — диде ул. Шуннан соң гына башыма килде. Чынлап та, миңа көч бирә торган җир — туган авыл бит. Балаларны да эшкә өйрәтеп була. Шәһәр фатирында моңа ирешү мөмкин түгел. Бергә кар көрибез, умарта тотабыз. Кызыксынулары арта бара. Балны да хәйран ала башладык. Хәтта сатарга да калды...    
Лилия ЙОСЫПОВА

--- | 15.02.2018

Татарстанда бер ир 20 ел элек кылган кансыз җинаяте өчен үкенеп полициягә килгән

$
0
0
15.02.2018 Криминал
Татарстан Югары суды 46 яшьлек Рамил Садыйковка карата хөкем карары чыгарды. Ул 1997 елның маенда кылган җинаятен таныды.
Бу хакта «Татар-информ» яза.    Тикшерүчеләр фаразлавынча, Садыйков «Яшьләр үзәге» паркы янындагы агачлыкта, тукталышта танышкан бер кыз белән аракы эчеп утырган. Кайсыдыр мизгелдә җинаятьче яңа танышына җенси элемтәгә керергә тәкъдим иткән. Әмма кыз баш тарткан һәм кулчатыр белән аның битенә суккан.   Садыйков моңа җавап итеп пыяла шешә белән кызның башына берничә мәртәбә суккан. Шешә ватылгач, кызны пыяла кисәге, аннары йодрыклары белән тукмарга керешкән.   Кызны кыйнап ташлагач, Садыйков аны көчләргә тотына – танышы каршы килгәнлектән, тавышын басар өчен авызына чүпрәк тутыра.   Милициягә хәбәр итүеннән куркып, Садыйков кызны футболка элмәге белән буып үтергән. Әлеге җинаять буенча хокук сакчылары кызның танышларын тикшерәләр, әмма гаеплене таба алмыйлар.   Югары суд Рамил Садыйковны гаепле, дип тапты һәм 23 елга ирегеннән мәхрүм итеп, каты режимлы колониягә озатты.   Дәүләт гаепләүчесе Сергей Якунин әйтүенчә, Садыйков моннан 20 елгы гаебен хәзерге вакытта - башка җинаяте өчен төрмәдә утырганда таныган. 2013 елгы җинаяте өчен билгеләнгән җәзаны кушып исәпләгәндә, Садыйков төрмәдә тагын 5 ел 3 ай тирәсе утырачак.
---

--- | 15.02.2018

Айдар Галимов: Хәния үзе исән булганда ни өчен аңламадык икән

$
0
0
15.02.2018 Шоу-бизнес
Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов Хәния Фәрхинең иҗади эшчәнлеген дәвам итәргә теләвен әйтте. Бу хакта ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында белдерде.
Хәния Фәрхине югалтуны җырчы бик авыр кичерүен әйтте. “Алдагы иҗат гомеремдә, Алла бирсә, ул эшләмәгән эшләрне, ул үтмәгән юлларны, ул табып өлгермәгән тамашачыларны табарга язсын. Җырларым, эшчәнлегем белән аның исемен тагын да кабатларга һәм аның уйларын, теләкләрен, аның образын, эшчәнлеген, аның исемен югалтмас өчен ниндидер роль уйныйсы килә”, - дигән ул агентлыкка.   Айдар Галимов бу карарны Хәния Фәрхине озатканда кабул иткән. Ул җырчыны соңгы юлга озатканда әйткән сүзләрен искә төшерде. “Хәния, син җырламаган җырларны, син эшләмәгән эшләрне, син үтмәгән юлларны әле үтәсе бар. Үзебез өчен генә түгел, синең өчен дә үтәсе бар». Шул сүзгә тугры калырга язсын, дип тә белдерде җырчы.   Җырчы сүзләренчә, Хәния Фәрхи булмагач, аның җырлары бөтенләй башкача яңгырый. Хәния үзе исән булганда ни өчен без аларны аңламадык икән, ди җырчы Айдар Галимов.   Искәртеп үтик, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхи 2017 елның 27 июлендә, йөрәге тоту сәбәпле, туган ягында – Башкортстанның Тәтешле районында вафат булды.  
---

--- | 15.02.2018
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>