Агымдагы айның беренче көнендә өлкә авыл хуҗалыгы министры Алексей Морозов эшлекле визит белән Пильна районында булып кайтты. Авыл хуҗалыгы тармагында өлкә буенча алдынгылар сафында булган Пильнада министр иң баштан район хакимияте белән берлектә күмәк һәм фермерчылык хуҗалыклары җитәкчеләре белән очрашты. “Алексей Иванович җирле аграрийларны үткән елда өлкә хөкүмәте ярдәмендә министрлык тарафыннан башкарылган эшләр белән таныштырды, өлкә авыл хуҗалыгы каршында торган яңа планнар белән уртаклашты”, - дип хәбәр итте безгә Пильна районының авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Петр Лиганов.
Шуннан соң Алексей Морозов Сафаҗайда “Камалетдинов” фермерчылык хуҗалыгы тарафыннан яңа гына тормышка ашырылып килгән хәләл казылык цехы белән якыннан танышып чыкты, Иске Мочалидан булган күренекле якташыбыз Зөфәр Зайров (фотода) уңышлы җитәкләгән “Заречное” фер-мерчылык хуҗалыгының үсешен карады, эшчеләр белән аралашты. Зөфәр Ибраһим улының яңа шартларда авыл хуҗалыгында ирешкән казанышлары өлкә хөкүмәтенә яхшы таныш. Исегездәдер, аны губернатор Валерий Шанцев МТЗ-82 тракторы белән бүләкләгән иде. Үткән елны да өлкә хөкүмәте авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү промышленносте хезмәткәрләренең өлкә бәйрәмендә “Заречное” фермерчылык хуҗалыгын комплекслы үсүе өчен “ГАЗель” белән бүләкләде. Ә моңа кадәр фермерчылык хуҗалыгын уңышлы алып барганы өчен Россиянең авыл хуҗалыгы министрлыгы Зөфәр Ибраһим улына алтын медаль тапшырган иде.
Шикәр чөгендере, иген үстерү уңышларына өстәп, Зөфәр Зайров бүген терлекчелек белән дә профессиональ рәвештә шөгыльләнә башлады. Пильна районы администрациясе башлыгы Виктор Козлов әйтүенчә, кыска гына вакыт эчендә кыргый үсемлекләр басып алган җирдә Зөфәр Ибраһим улы сөтүткәргече, җәйге көтүлеге һәм ике бозау абзары булган яңа сыерлар фермасы төзеткән. Юморга авылы янында шушы ферманың барлыкка килүе юкка түгел икән – бу авылда эшче куллар, белгечләр бар. Аларның карамагында хәзер 150 баш сыер, бозаулар һәм атлар. Сөтбикәләр көненә уртача 23 литр шифалы продукция бирәләр. Киләчәктә тагын бер шундый ферма төзеп сыерлар санын 400 башка кадәр арттырырга дигән уй-планнар белән “кайнап” йөри авыл җанлы тиктормас милләтпәрвәр якташыбыз. Билгеле, сыерлар саны арткач, җитештерелгән сөтнең күләме дә үсәчәк. Ә бүген аның бәясе сөт җитештерүчеләрне канәгатьләндерми.
Шуны исәптә тотып, Зөфәр Ибраһим улы Пильнада үзенең сөт эшкәртү предприятиесен булдыру мәшәкатьләре белән дә чабып йөри. Тәүлегенә 18 тонна сөт кабул итеп, анардан каймак, эремчек, йогурт һәм пастерланган сөт чыгара торган бу предприятие җәйгә эшли башлар дип көтелә.
Бер карасаң, бер кеше генә күпме эш урыннары булдырган һәм булдырачак! Бүгенге заманда авыл җирендә бу бик зур эш. “Заречное” хуҗалыгы хезмәткәрләре министр белән аралашканда үз җитәкчеләре турында горурланып сөйләделәр. Аның кешелекле сыйфатларын билгеләделәр. “Безне эшле һәм икмәкле иткәне өчен без Зөфәр Ибраһим улына чиксез рәхмәтле”, - ди алар бертавыштан. Әлбәттә, милләтебезнең бер күренекле вәкиле шундый мөһим эшләр башкаруы белән без дә горур. Ният кылган эшләре барысы да тормышка ашсын, сөт чишмәләре тулып аксын. Өлкә министры “Заречное” хуҗалыгының эшчәнлегеннән һәм киләчәк планнарыннан канәгать калып, аның җитәкчесе Зөфәр Ибраһим улына уңышлар теләде.
Автор фотосы.
О.ХӨСӘИНОВ
в„–5 | 08.02.2013