Адәм баласы укып туймаса туймас икән. Хәзерге вакытта Нидерландта яшәүче, фәннең яңа тармагын – биохимияне үз иткән Казан егете Рөстәм Хөсәенов белән танышкач, ирексездән шулай уйлап куйдым. Мәктәп елларын кушып санаганда, егерме ике ел укырга туры килгән аңа. Кыска гына вакытка ялга, әти-әнисен күрергә кайткан якташыбыздан фән үрләрен ничек яулавы турында сораштым.
– 1999 елны, унөч ел элек Казандагы 2 нче төрек-татар лицеен тәмамладым, – дип сөйләп китте ул. – Лицейда укыганда, халыкара олимпиадада катнашып, экология буенча призлы урын яуладым. Лицейны тәмамлагач, Истанбулдагы Босфор университетында молекуляр биология һәм генетика бүлегендә биш ел укыдым. Аннан молекуляр биолог, генетик белгечлеге алып чыктым. Шуннан соң Германиядәге Якобсон исемендәге Бремен университетына магистратурага укырга кердем. Анда юнәлешемне әзрәк үзгәртеп биохимия инженерлыгына укыдым. Аннан Голландия университетына протехник инженерлык буенча аспирантурага кердем. Анда ул докторлык дип атала. Бу дәвер дүрт елны алды. Хәзер яңа юнәлеш – синтетик биология юнәлешендә эшли башладым. Биология һәм инженерияне бергә кушкан яңа тармак, биологиягә яңача караш бу. Без хәзер бактерияләргә тәэсир итеп, аларның геннарын үзгәртәбез. Шуңа күрә синтетик биология дип атала ул. Россиядә мондый юнәлеш юк әле. Геннарын алмаштырып, үсемлекләрдә яңа сыйфатлар булдыруга юнәлтелгән тармак бу.
– Кеше өчен куркыныч тудыра торган мутантлар китереп чыгармассызмы соң?
– Дару, антибиотик, биоягулык ясау максатында тәҗрибәләр үткәрәбез. Зыян китерербез дип уйламыйм.
– Геннары үзгәртелгән яшелчәләр җитештерүне дә максат итеп куйгансыздыр?
– Хәзерге вакытта җир шарында алты миллиардтан артык кеше яши. 2015 елда халык 7 миллиардка җитәчәк диләр. Кешелек мондый тизлектә арткач, ризык җитмәячәк. Халыкны ризык белән тәэмин итү өчен бик мөһим безнең тәҗрибәләр. Хәзер инженер биологиясе буенча укытам да, тәҗрибәләр дә үткәрәм. Бу яңа фәннең куәт-мөмкинлекләре зур. 10-15 ел эчендә биотехнологияләрне нык үзгәртәчәк ул. Миңа калса, 10-15 елдан нефтьне биоягулык алмаштырырга мөмкин. Кайбер илләрдән аермалы буларак, Германиядә, Голландиядә фундаменталь эзләнүләргә акчаны кызганмыйлар, финанслау яхшы. Ике-өч елдан мин үзем дә, лаборатория оештырып, профессор булырга җыенам.
– Татарча бер-ике кәлимә сүз алышыйм дисәң, Нидерландта татарлар бармы?
– Мин белгәне 150ләп татар бар. Бәйрәмнәр вакытында бергә җыелырга тырышабыз. Ә болай сирәк күрешелә. Мәгълүм ки, ил кечкенә, кешесе күп. Шуңа күрә Голландиядә гражданлык алуы кыен. Яшәп тору хокукы алу өчен дә биш ел яшәргә кирәк.
– Голландия, ягъни Нидерланд океаннан яулап алынган җирләрдән барлыкка килгән диләр?
– Чынлап та, илнең өчтән бере – элеккеге океан биләмәләре. Читтән балчык китереп өя торгач, су чигенгән. Каналлар күп булганга, океаннан кергән су тиз генә чыгып китә. Әмма, су тартамы, яңгыр еш ява. Интернетка кереп, кайчан яңгыр явасын күреп-белеп була. Голландияне лалә чәчәкләре иле генә түгел, велосипедчылар иле дияргә дә мөмкин. Анда бер кешегә 1,5 велосипед туры килә. Мин үзем дә эшкә сигез чакрым велосипедта барам һәм сигез чакрым кире кайтам. Шулай атнасына 100 чакрымнан артык “тимер ат”та йөрим.
– “Алгарыш” программасы буенча чит илләргә белемен камилләштерергә китеп, кире кайтмаучылар байтак диләр.
– Минемчә, аларның 80 проценты кире әйләнеп кайтачак. Бәлкем, тәҗрибә туплагач, бераз эшләп алгач, калганнары да әйләнеп кайтыр. Әмма гыйльми эзләнүләр өчен шартлар булдырылмаса, галимнәргә кайтуның мәгънәсе юк.
– Мәскәү янында төзелә торган гыйльми үзәк – Сколковога кайтырга уйламыйсыңмы соң?
– Минемчә, 10-15 елсыз төзелеп бетмәячәк ул. Әлегә кәгазьдә генә. Кайтып үз күзем белән күрәм, шартлар барлыгын беләм икән, нигә кайтмаска?! Европада, Америкада бүген фән бик югары дәрәҗәдә, зур игътибар бирелә.
– Ә нигә син, бер кузгалгач, Америкага ук китеп бармадың?
– Татарстанга, Казанга кайтып йөрергә якынрак булсын дидем. Әти-әнием, дусларым монда. Миңа әле 31 яшь кенә. Тәҗрибә тупларга, дөнья гизәргә кирәк. Мин узган ел җәен Казанда үткәрелгән V Бөтендөнья татар яшьләре җыенында катнашкан идем. Анда Германиягә, Англиягә, Америкага барып эшләүче егет-кызларыбыз белән таныштым. Гаҗәп тә түгел: хәзер яшьләребез актив, чит телләрне беләләр. Дөньяның теләсә кайсы иленә китеп барырга мөмкиннәр. Моның бернинди зыяны юк. Дөньяга карашлары киңрәк, түшәмнәре биегрәк булыр.
Рәшит МИНҺАҖ
в„–31 | 20.02.2013