Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Фән Вәлиәхмәтов: «Без үскәндә Яңа елга бүләк каткан прәннек иде ул»

$
0
0
07.01.2017 Мәдәният
– Спиртлы эчемлекләр эчмәгәнемә – 23 ел, бәйрәмнәр дә минем өчен гап-гади көн. Оныклар кайта, аларга карап, бәхетлеләр дип утырам инде. Без үскәндә, уенчык та юк иде бит. Чыршыга дәфтәр битеннән чылбыр ясап элә идек.
Төсле булсын өчен карандаш белән буяп, зеленкага манып... Үзенчә матур чыга иде. Әле бит җилем дә юк, кәгазьне бәрәңге белән ябыштырып куя идек.   Уфада яшәгән вакытта бер елны Яңа елда кинәт җылытып, бөтен кар эреп бетте. Мәйданнарда боздан эшләнгән сыннар да эреде. 12не каршы алгач, урамга чыктык. Аягына резин итек кигән «салган» Кыш бабай китеп барганы әле дә хәтердә.   Хәзер Шаран район үзәгендә яшибез. Бәйрәмдә балаларны үзебездә җыябыз. Кыш бабай калдырган дип алдарга, итек эченә салып куярга бүләкләр алып куйган идек. Бер төрлене алырга тырыштык, сугышып бүлешмәсеннәр генә. Бүләкләр шәп. Без үскәндә генә каткан прәннек иде ул.
---

--- | 06.01.2017

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Latest Images

Trending Articles

<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>