8 гыйнвар көнне Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова туган көнен билгеләп үтә. 2017 ел Гүзәл өчен аеруча истәлекле – җырчыга 35 яшь тула!
Бу уңайдан тамашачылары һәм фанатлары җырчыга иң изге теләкләрен юллап, видеокотлау яздырган.
Тамашачы мәхәббәтен озак еллар дәвамында саклап, яңа үрләргә ирешеп, тамашачыны иҗат җимешләре белән сөендереп яшәргә язсын, дип тели алар.
Гүзәл Әскәр кызы Уразова 1982 елның 8 гыйнварында Пермь өлкәсенең Барда районы Барда авылында дөньяга килгән. Гүзәл – гаиләдә беренче бала, аның Гөлназ исемле сеңлесе һәм Раушан исемле энесе бар. Җырчы берничә югары белемгә ия: Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты, Мәскәү дәүләт икътисад, статистика һәм информатика университеты, Татарстан Президенты каршындагы Кадрлар әзерләү институты. Бүгенге көндә җырчы тормыш иптәше Илдар Хәкимов белән Эллари, Камилла исемле ике кыз һәм Самир исемле ул үстерә.
---
--- | 08.01.2017
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)