Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы салкыннарда дәресләр үткәрелмәү турында хәбәр итә

$
0
0
10.01.2017 Мәгариф
Республикада салкын һава торышы урнашу сәбәпле Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы түбән температуралы һава торышы вакытында дәресләр үткәрелмәү турында хәбәр итә.

Авыл мәктәпләре өчен: 1-4 сыйныфларда - 23 C салкында дәресләр үткәрелми; 5-9 сыйныфларда - 25 C; 10-11 сыйныфлар - 30 С салкын булганда дәресләр булмый. Шәһәр мәктәпләре өчен: 1-4 сыйныфлар - 25 C салкында мәктәпкә килмиләр; 5-9 сыйныфларга - 27 C булганда; 10-11 сыйныфларга - 32 С салкында өйдән чыкмаска киңәш ителә.

Моңа өстәп, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы -25 С тан түбән температура булган очракта балаларны автобусларда йөртүне һәм районнан читкә чыгуны туктатырга киңәш итә.


---

--- | 09.01.2017

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Latest Images

Trending Articles

<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>