Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

"Тәртип FM" ябыла?

$
0
0
10.01.2017 Матбугат
Күңелсез яңалык: татар телле "Тәртип FM" радиосы ябыла, аның урынына Мәскәүнең "Business FM" радиосы сөйли башлый дигән хәбәр чыкты. "Тәртип" белән бергә "Европа Плюс" һәм "Дорожное радио" да үзгәреш кичерәчәк, имеш.

«БИЗНЕС Online» хәбәр итүенчә, моңарчы Казан эшмәкәре Зөфәр Ганиев карамагында булган әлеге радиостанцияләрне эре «РуМедиа» медиахолдингы 140-180 миллион сумга сатып алган. Әлеге холдингның хуҗасы - Россиянең иң бай кешеләре арасында 8нче урында торучы Владимир Лисин.

"Тәртип FM"ның җитәкчесе Марат Ибляминов радионы сату буенча мәгълүмат бирүдән баш тарткан. Комментарийлар соңрак булачак, дигән ул.

Әмма Роскомнадзор сайтында үзгәрешләр турында инде рәсми мәгълүмат эленгән.

 


---

--- | 10.01.2017

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Latest Images

Trending Articles