Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Моңарчы 3 тапкыр хөкем ителгән коллектор Казан хастаханәсен шартлату белән янаган

$
0
0
10.01.2017 Криминал
Татарстан Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре Санкт-Петербургта Казанның 7 нче номерлы хастаханәсен шартлату белән янаган коллекторны тоткарлаган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына әлеге министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Коллекторлык агентлыгының бурычларны мәҗбүриләп түләттерү белән шөгыльләнгән әлеге 25 яшьлек хезмәткәре моңа кадәр мошенниклык, талау һәм һөҗүм итеп талау кебек җинаятьләре өчен 3 тапкыр хөкем ителгән булган. Тотылгач, ул шалтыратып хастаханәне шартлату белән янавын таныган.

Аерым алганда, таныш булмаган ир беренче тапкыр 2016 елның 26 ноябрендә хастаханә хезмәткәре булган хатын-кызга шалтыратып, бурычын капламаса, хастаханәгә гранаталар тондырам, дип янаган. Шуннан соң хастаханәгә барлык кичектергесез хезмәтләр вәкилләре килеп җиткән, тикшереп, шикле берни тапмаган.

30 ноябрьдә иртәнге 6ларда янә шалтыраткан. Янә хастаханә бинасын кинологлар этләр белән тикшереп чыкканнар, шартлаткыч җайланма табылмаган. Бу очрак буенча “Террорчылык акты турында белә торып ялган хәбәр бирү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре алып барыла.


---

--- | 10.01.2017

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Latest Images

Trending Articles