Лондондагы Олимпиадага безнең республикадан 22 кеше барачак. Кызганыч, әмма җиңү яуласалар, аларга Татарстан флагын күрсәтү тыела.
Быелгы җәй халыкара күләмдәге спорт ярышларына гаять бай. Футбол буенча Европа чемпионаты тәмамланырга да өлгермәде, барлык спорт сөючеләренең игътибары Британия башкаласында үтәчәк ХХХ җәйге Олимпия уеннарына юнәләчәк. Спорт дөньясындагы иң әһәмиятле вакыйга 27 июльдән 10 августка кадәр дәвам итәчәк. Ярышлар программасына кергән 37 төр буенча барлыгы 302 комплект медаль чыгарылган. Россия шуларның 34 төрендә көч сынашырга җыена, илнең җыелма командасында – 436 спортчы. Республиканың яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов журналистлар белән очрашуда белдергәнчә, Лондон Олимпиадасына Татарстаннан 22 кеше барачак.
Психолог ни өчен кирәк?
“Әлбәттә, Татарстан спортчылары Лондонда әйбәт чыгыш ясауларын телибез. Без, үз чиратыбызда, моның өчен барлык шартларны да тудырырга тырыштык”, – диде министр. Татарстан Хөкүмәте спортчыларны җәйге ярышларның иң әһәмиятлесенә әзерләү өчен җиде миллион сум тирәсе акча бүлеп биргән. Шул исәптән, спортчыларның үз гозерләре дә шактый үтәлгән. Әйтик, медикаментлар белән тәэмин итү мәсьәләсе чишелгән. Шулай ук һәр спортчыга диярлек табиб һәм психолог беркетелгән.
Билгеле булганча, Россиянең спорт министры Виталий Мутко да, илнең Олимпия комитеты президенты Александр Жуков та командалар беренчелегендә безнең спортчыларның өченче урын өчен көрәшәчәге хакында белдерде. Шундый ук күрсәткечкә мәйдан хуҗалары – Бөекбритания командасы да дәгъва итә. Белгечләр фикеренчә, беренче ике урынга Америка Кушма Штатлары белән Кытай командалары чыгачак. “Мәйдан хуҗалары белән көрәштә бар да булырга мөмкин, шул исәптән хөкемдарларга басым да. Ә бу исә спортчыларның мораль-психологик халәтенә тәэсир итәргә мөмкин. Шуңа да психологлар ярдәме артык булмаячак, спортчылар барына да әзер булырга тиеш”, – диде Рафис Борһанов.
Башка еллардан аермалы буларак, быел республика җитәкчелеге Олимпия уеннарына спортчыларның тренерларын җибәрү проблемасын да чишкән. Дөрес, аерым мәсьәләләр урында гына хәл ителергә мөмкин. Әйтик, йөзүчебез Яна Мартынова бассейн янында тренеры Гөлнара Әминеваның булуын тели. Андый нюанслар да уңай хәл ителер дигән өметтә калабыз. Моннан тыш, министрлык җыелма командага эләкмәгән спортчыларны да анда җибәрү мөмкинлеген тапкан. Әйтик, уеннарга йөгерүче Елена Мигунова белән аның тренеры Ольга Павлова Лондонга бара алачак. Бу исә, министр фикеренчә, аларның икесе өчен дә тәҗрибә туплау өчен менә дигән мөмкинлек.
Демина бу юлы бармый
Билгеле булганча, Мигунова узган Пекин Олимпиадасыннан көмеш медаль белән кайткан иде. Бу юлы ул җыелма командага эләгә алмады. Кызганыч, аерым танылган спортчыларыбыз Лондонга бара алмаячак. Рафис Борһанов фикеренчә, сәбәбе гади: сайлап алу ярышларында тиешле нәтиҗәләр күрсәтә алмаганнар. 1988 елдан ил җыелмасы составында булган, инде биш тапкыр Олимпиадаларда катнашкан данлыклы Татарстан спортчысы Светлана Деминаның командага эләкмәве бигрәк тә үкенечле. Дөрес, мөһим ярышлар вакытында аның җилкәсе җәрәхәтләнгән булган. Аннан соң уздырылган бәйгеләрдә әйбәт кенә нәтиҗәләр күрсәтсә дә, кем әйтмешли, поезд инде киткән. Ишкәкче Артем Косов та сайлап алу ярышларына психологик яктан әзер булмаган.
Дүрт ел элек Пекинда узган Олимпия уеннарында Татарстаннан 13 кеше катнашкан иде, бу юлы исә 22. Intertat.ru хәбәрчесенең “Бу инде төгәл санмы һәм үзегез әлеге саннан канәгатьме?” дигән соравына министрның җавабы ихлас һәм аңлаешлы булды. “Әлбәттә, 436 кешенең 400е татарстанлылар булса да, мин канәгать булмаячакмын, чөнки тагын 36 урын кала бит әле”, – диде ул. Саннарга килгәндә, безнекеләр әле өстәлергә дә мөмкин икән. Әйтик, ир-егетләр арасында 100 метрга эстафета йөгерүендә безнекеләр күрсәткечләр буенча 17нче урында, ә ярышларда 16 команда катнаша. Берәр команда катнашудан баш тартса, аның урынына безнекеләр барачак. Ә россиялеләр составында Татарстан һәм Иркутск өчен чыгыш ясаучы Михаил Идрисов та бар. Асылда, Россия составында инде 23 татарстанлы. Әмма волейболчы Евгения Старцева “Динамо-Казан” белән килешүне 15 июльдә имзалаган. Кагыйдә нигезендә, теге яки бу команда (төбәк) вәкилләре дип 18 июньгә кадәр контрактлары булганнар гына санала. Старцева, димәк, яңа сезонда Казанда уйнаса да, Олимпиадага Краснодар “Динамо”сы уенчысы буларак бара.
Бер генә флаг тиеш
Тагын бер игътибарга лаек факт: әгәр дә безнең спортчылар медаль яуласа, бүләкләү тантанасында алар Россия флагын гына кулларына алырга мөмкиннәр. Җитәкчеләр аңлатканча, Халыкара Олимпия комитетына кергән илләр үз флаглары белән генә шатлыкларын уртаклашырга тиеш. Татарстан МОК составында түгел. Пекин Олимпиадасында Гөлнара Сәмитова-Галкина чемпион булып кына калмыйча, дөнья рекорды да куйган иде. Якташыбыз шатлыгын кая куярга белмичә, фиништан соң Татарстан әләме белән йөрде. Моның өчен аннан аз гына чемпионлык титулын алмаганнар икән.
“Борчылмагыз, әгәр дә безнекеләр медаль яулый икән, Татарстан флагы белән мин яки урынбасарым Хәлил Шәйхетдинов та йөгерергә әзер”, – диде бу уңайдан Рафис Борһанов.
Уңышка ирешүчеләр өчен җитәкчелек акчалата бүләк тапшырырга әзер. Әйтик, беренче урынга 3 миллион 300 мең сум каралган, икенче урынга – 2 миллион, өченче урынга 1 миллион 300 сум. Спортчыларның тренерларына әлеге сумманың яртысы эләгәчәк. Дөрес, иганәчеләрдән, башка теләк белдерүчеләрдән дә бүләкләр булырга мөмкин. Россия Хөкүмәте исә чемпионнарга – 100 мең евро, көмеш медаль ияләренә – 60 мең, өченче урында калучыларга 40 мең евро түләргә вәгъдә итте...
Шулай итеп, Лондон Олимпиадасына барачак Татарстан спортчыларының соңгы исемлеге, әлегә, түбәндәгечә:
Сергей Федоровцев һәм Владислав Рябцев – академик ишү
Николай Апаликов, Юрий Бережко, Максим Михайлов, Алексей Обмочаев һәм Александр Волков – волейбол (ир-атлар)
Мария Борисенко, Екатерина Гамова, Татьяна Кошелева һәм Екатерина Уланова (Кабешова) – волейбол (хатын-кызлар)
Наталья Русакова, Юлия Зарипова, Гөлнара Сәмитова-Галкина, Людмила Колчанова, Вера Ганиева – җиңел атлетика
Яна Мартынова – йөзү
Эльвира Хәсәнова – синхрон йөзү
Василий Мосин – стендка ату
Алексей Денисенко – тхэквондо,
Андрей Деманов – авыр атлетика
Камилә Гафурҗанова – фехтование
Радик САБИРОВ
№--- | 18.07.2012