Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

«Ландыш+Мөнир=Әпипә шоу» #7459

$
0
0
25.02.2013 Шоу-бизнес
“Әпипә” татар халык җыры! Ә “Әпипә шоу” нәрсә ул, дисезме? Ул да шул ук халык җыры, тик менә бу җырга Ландыш Нигъмәтҗанова белән Мөнир Рахмаев килеп кушылса ул, һичшиксез, “Әпипә шоу”га әйләнәчәк!

Сүз нәрсә турында бара дисезме? Тыңлагыз! Дөресрәге, тиз генә тыңлап алыгыз да, шунда ук 30 мартта УНИКС концертлар залында узачак «Ландыш+Мөнир=Әпипә шоу»ына билет алырга ашыгыгыз! Чөнки мондый тамашаны сезнең әле күргәнегез юк иде!

Эстрада концертында җырчылар тамашачыларга халкыбызның милли мотивларын тәкъдим итә: Ландыш биек үкчәләрен – читеккә, Мөнир эшләпәсен кәләпүшкә алыштырачак. Өстәвенә әле алар уен кораллары ансамбленә кушылып, романслар да башкарырга җыена. Тик шулай да үз стильләренә тугъры калып, Мөнир Рахмаев та “бөтерелеп” йөрер, эстрада җырларына Ландыш та сикереп биер, гомумән, барысы да шәп булачак! Булмас дисезме, ышанмыйсызмы? Бу очракта сезгә бары тик тамашаны барып карарга гына киңәш итә алабыз!

Димәк,30 март көнне кичке 17:00 сәгатьтә УНИКСта очрашабыз! Тагын да төгәрәк мәгълүматны 297 43 77 телефоны аша белешергә мөмкин.

Билетларны исә «Билетти» кассаларыннан, «Евросеть» үзәкләреннән, «Уникс» кассасыннан, «Франт» сәүдә үзәгеннән, «Тамаша.ру»дан, «Кольцо» җир асты юлындагы кибетләрдән, Кассир.ру, Концерт.ру. дан!




в„– |

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>