Ни гаҗәп, соңгы вакытта бөтен дөньяда ыгы-зыгы бара. Якын Көнчыгыштагы һәм Африкадагы утлы бәрелешләр турында әйтеп тә торасы юк. Әле күптән түгел генә үзара йөзгә-йөз торган АКШ һәм Россия хөкүмәтләре бер-берсенең кабыргаларына төртешә башладылар.
Ятим балалар аркасында олы низаг килеп чыкты һәм бу хакта төптән уйланырга нигез юк түгел. Ни өчен соң әле без үзебезнең ятимнәребез хакында тиешенчә кайгыртмыйбыз, гарип балаларны тиешенчә дәвалый алмыйбыз? Спортка, күңел ачарга акчаны капчыклап сибәбез, ә сәламәтлеккә килгәндә кесәбез такыр. Дөрес, соңгы көннәрдә бу хакта кычкырып сөйли башладык, дәүләт башлыгы да тавышын күтәрде, Дума депутатлары да урындыкларын шыгырдатып алдылар. Ятим балалар мәсьәләсендә вәкаләтле кеше Павел Астахов та кимчелекләрне сизде. Бактың исә ятимнәрнең язмышы белән кызыксынырга аның күз күреме җитмәгән, ягъни ул түбәндәрәк утырган икән. Менә тәхет югарыдарак булса, шуннан күзәтсәң, эш яхшырачак, ди. Моның өчен ятимнәр министрлыгы оештырып, шунда күп санлы чиновниклар туплап, казнадан миллиардлар каерып, эшне яңачарак башлау мөһимрәк дип уйлый ул. Ятим балаларны уллыкка бирү тәртибен бераз гадиләштерергә кирәк дип тә уйлыйлар кайбер түрәләр. Ә менә Православие чиркәве башлыгы Кирилл, Аллаһы Тәгалә белән килешеп, кайбер ятим, гарип балаларны монастырьга урнаштырырга, әлбәттә инде, чукындырып, шунда мөмкин кадәр дәвалап карарга дигән фикердә. Дәваланып та аякка баса алмаган балаларга җылы, йомшак урын да бар икән. Монысы – зират. Бу хакта ул чын-чынлап хәстәрләнә башлаган.
Бүген трибуна артына чыккан һәр түрә бер фикердә, балалар йортларын бетереп, ятимнәрне гаиләләргә өләшергә. Үткән гасырның 30 нчы елларында бөкресе чыккан ярлы авыл халкын шул рәвешле колхозларга куып керткәннәр иде. Менә шундый фикер көрәше барган арада Алексеевск районында яшәгән Хәйбуллиннар гаиләсендә тәрбиягә алынган бер бала элмәккә үрелде. Кайбер түрәләр бу вакыйганы ишеткәч шомга калды. Янәсе, тамагы тук, сәламәт бала ничек мондый эшкә барган? Булган сәбәпләр дә юктан гына, имеш. Юктан гына түгел икән шул. Мин “Комсомольская правда” һәм, “ВТ” газеталарында басылган мәгълүматларны укыгач, шундый фикергә килдем. Иң зур ялгышны балалыкка биргән оешмалар, андагы җаваплы кешеләр җибәргән. Үзләренең балалары хәттин ашкан гаиләгә нигә тагын үги бала өстәргә кирәк булган? Җитмәсә Рүзәлдән ике яшькә генә кечерәк үз уллары да яннарында бит. Минем күпьеллык тәҗрибәм шундый: үз балалары булган гаиләгә ятим бала өстәргә ярамый. Ул барыбер үги бала булачак.
Икенчедән, мәктәп һәм авыл җитәкчеләре җитди мәгънәсезлек күрсәткәннәр. Сигналлар була торып, Рүзәлнең язмышы белән якыннан кызыксынмаганнар. Баланың эч серен тыңларлык, аңа киңәш бирерлек бер кеше дә булмаган. Суворов училищесына урнаштырам дип вәгъдә бирү – ялгышлык. Анда болай гына кереп булмаячагын алдан ук аңлатырга иде. Рүзәлнең бу гаиләдән тизрәк ычкыну теләге дә булмады микән әле?
Күңеле тарткан кыздан читләштерү шулай ук мәгънәсезлек. Бәлки ул кыз Рүзәлнең эчке дөньясын аңларлык бердәнбер кеше булгандыр. Сүз уңаеннан шуны әйтәсем килә: әгәр 14-16 яшьлек улыгыз яки кызыгыз кем белән булса да дуслаша икән, араны бозмагыз. Хәтта өегезгә килергә дә рөхсәт итегез. Кемнең кемгә лаек икәнен вакыты җиткәч үзләре аңларлар.
Рүзәлнең элмәккә баруында мин иң зур сәбәпне Яңа ел вакыйгаларыннан күрәм. Бөтен иптәшләре бүләк алганда, Рүзәлнең коры кул белән калуы гамәлгә сыймый. Өстәвенә Шүрәле булып та уйнаган бит әле. Ә халык телендә Кыш бабай белән Шүрәле якын дуслар – икесе дә карурман кешеләре. Ә инде 15 яшьлек үсмерләрнең акча җыеп, Яңа елны үзләре генә каршы алырга уйлаулары – мәктәп җитәкчеләре һәм ата-аналарның балалар турында кайгырта белмәүләре. Мондый уенның минем башымнан үткәне бар. Мәктәпне тәмамлап чыккач, берничә үсмер Яңа елны үзләренчә, басуда калган терлекчеләр вагонында үткәрергә телиләр. Чаңгыга бәйләп, тимер мич тә алып баралар. Мичкә ягып, шактый гына аракы чөмергәч, үсмерләр йокыга талалар. Нәтиҗәдә вагонга ут каба, чактан гына исән калалар. Бу үсмерләр мәктәптә укыганда ук шактый күңелсезлекләр эшләгәннәр иде. Авыл советында махсус җыелыш уздырып, тәртипкә чакырган очраклар да булды. Әмма әти-әниләре ул вакытта тиешле нәтиҗәне ясамадылар.
Рүзәлнең үлемендә журналистлар, җаваплы кешеләр күреп бетерә алмаган тагын бер сер бар әле. Хәйбуллиннарның күршесе дә ишле балалы бит. Бу гаиләнең матди хәле әлләни мактанырлык булмаса да, алар тыныч кына яши дип беләбез. Ә бит бизмәнгә салып карасаң, бу ике гаилә арасында дәүләт тарафыннан җибәрелгән тирән каршылык ята. Хәйбуллиннарга ятим балаларны тәрбияләгән өчен шактый гына акча бирелә. Үз балаларын тәрбияләгән күрше гаиләгә, дөресен генә әйткәндә, сукыр тиен дә юк. Мин кайбер ташламаларны кертмичә, чагыштырып әйтәм. Әлбәттә, күрше хатыны Рүзәлгә син хезмәтче ролен үтисең дип әйткән. Әни булырга тиешле Гөлчәчәк ханым ничек күршеләрдән гаеп эзләмәсен, акланырга тырышмасын, аңа комсызлык чире йокканы күренеп тора.
Кырык баш сарыкны, берничә баш сыерны, аларның бозауларын туйдыру ансат эшме? Сугыштан соңгы кечкенә колхозлар нәкъ шуның кадәр мал тоттылар. Көн саен бер ат йөге тирес кенә җыйнала бит алардан. Күпме печән, фураж өләшеп чыгарга кирәк.
Кыскасы, ятимнәрне балалыкка бирү турында уйланырлык фикерләр хәттин ашкан. Беренче чиратта балаларны бик бәләкәй вакытта үз балалары булмаган гаиләләргә бирергә кирәк. Минем күпьеллык күзәтүләрем мондый балаларның үгилек төшенчәсен белмичә, тәртипле булып үсүләрен раслый. Үз балалары булып та, тагын берничә баланы тәрбиягә алучыларга шикләнеп карарга кирәк. Мин ярты гасырдан артык ун һәм аннан да артык бала табып үстергән гаиләләрне күзәтеп киләм. Мондый гаиләләр арасында да “үги” балалар була. Ата-ананың барысына да җылы кулы җитеп бетми күрәсең. Кычыткан ашап үскән балалар арасында да, үсеп, акча эшли башлагач, мещанга әйләнгәннәре бар. Ишле гаиләдә үскән балаларның, соңрак үгигә әйләнеп, элмәккә үрелгән чаклары да булды.
Ятимнәрне гаиләләргә өләшкәнче, балалар йортында тәрбия ысулларын үзгәртергә иде безгә. Моннан берничә дистә еллар элек балалар йортында гаилә ысулы белән тәрбияләү турында сүз барган иде. Кечкенә һәм өлкән балаларның бер гаилә булып, бер бүлмәдә яшәүләре максатка ярашлы булыр иде. Нигә әле өлкән кызның сеңлесе, бәләкәй баланың яраткан апасы булмаска тиеш! Бу очракта ир балаларга карата аерым якын килергә кирәк булыр. Балалар йортларына педагогия вузларыннан студентларның килеп йөрүе дә мактаулы күренеш булыр иде. Әлеге кечкенә гаиләләргә институттан студент апалары һәм абыйлары кайтып йөри икән, балаларның күңеле күккә тиячәк! Мондый тәрбия ысулы дәүләт карамагында булсын иде, дигән теләк бар. Иң мөһиме ятим балаларда үгилек төшенчәсе калмасын иде. Шул ук вакытта мәрхүм Туфан Миңнуллинның трибуна артына чыгып: “Балалар йортларын бетерергә ашыкмыйк әле, җәмәгать!” – дигән сүзләрен онытмыйк.
Акыллы бала булган ул Рүзәл. Әхлаксыз җәмгыятьтә артык кашык булуын яхшы аңлаган.
Әнис ЗАРИПОВ
в„–34 | 26.02.2013