Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Ни өчен бөек шәхесләребезне туган якларында гына зурлыйлар, э Казанда түгел? (ТаҺир Якуповны искә алып) #7468

$
0
0
26.02.2013 Җәмгыять
Соңгы елларда шуңа игътибар итәм: Казанда танылган, бөек үрләр яулаган шәхес­ләребезне туып үскән якларында гына зурлыйлар. Нишләптер алар башкалага сыймый башлады. Аларның шәхси әйбер­ләрен, экспонатларын музейларда сак­ларлык, иҗат кичә­ләрен зурлап үткәрерлек акча таба алмыйлар. Кайчандыр алар яшәгән йортларга элмә такта куярлык та финанс мөмкинлеге юк икән. Менә шул язмышка дучар булган героем – татарның танылган улы, Татарстанның атказанган артисты Таһир Якупов.

Хәер, сүзебез җырчы турында гына булмас, ә аның якташы Фәрит Хатыйпов хакында да әле. Теләче районында әлеге ике шәхескә багышланган “Җыр­­лар агыла туган якка” дигән фестивальне карагач, юл буе уйланып кайттым. 

Таһир Якупов көнбагыш саткан

Чарага махсус кайткан, Таһир Якуповның шәхси әй­бер­ләрен күз карасы кебек ка­дерләп саклаган, аларның гаи­лә дуслары Сания апа Хәли­уллинаның фестивальдә мы­шык-мышык елап утыруы мине дә битараф калдырмады.

“Карачтау авылы көе”, “Олы юлның тузаны”, “Дустыма”, “Туган авылым урамы”, “Әйт, дус­каем, әйт” кебек җырлары бе­лән танылган Таһир Якупов яшь­ли бик тиз танылу ала. Аның М.Җәлил исемендәге Татар дәү­ләт опера һәм балет академия театрында узган концертларына 1 ай алдан ук инде билетлар калмый торган була. Менә шулай тиз танылып китә, кар суыдай эреп юкка да чыга ул.  “Казанда салып таптадылар, – ди аны балачагыннан ук белгән Сания апа. – Шулай булмаса, 45 яшен­нән урамда көнбагыш сатып йөрер идемени ул?! Уйлап ка­рагыз, Тукай һәм Татарстан урамнары ки­сешкән почмакта, суыкта Татарстан җыр һәм бию ансам­блендә якты йолдыз булып балкыган Таһир Якупов чүмәшеп, урамнан узучыларга көнбагыш сатып утыра. Күр­шесе Талия апа моннан сорый икән: “Таһир, нигә бу арада күренмисең, эшлисеңме соң син?” – дигәч, җырчы: “Юк, Талия апа, мин хәзер кухняда сукыр әнием янында гына җыр­лар­га калдым”, – дип җавап биргән. “Дус – башка, дошман –аякка” дигән әйтем Таһирның яшәешенә туры килә. Таһир бик тә саф күңелле, кешеләргә ярдәмчел иде. Әмма янәшә­сен­дә дус булып йөрүчеләр аңа аяк чалдылар”.

Әйе, бу көнчелек Таһир Якуповның иҗат гомеренә балта чаба. Алай гына түгел, ул безнең арадан вакытсыз китеп тә бара. “Күмәргә филармо­ниядән биш кеше килдеме икән?! – ди Сания апа. – Шунда армый-талмый күпме хезмәт иткән җырчыны “бәяләүләре” әнә шул дәрәҗәдә генә. Рәхмәт, Камал театры директоры Шамил Закировка, чыгымнарның барысын да ул күтәрде”.

Сания апа әйтүенчә, аның йортын да туганнары сатып җибәргән. Алай гына түгел, хәтта шәхси әйберләрен дә чыгарып ташламакчы булганнар. Ярый әле Сания апа шкафларын, эскәмияләрен, гармунын, ноталар төшерелгән җырла­рын бакчадагы йортына алып киткән. “Теләче районы мәдә­ният бүлеге җитәкчесе Даут Иксановка рәхмәт, безнең музейга тапшырырсыз, диде”, – ди Са­ния апа. – Барлык шәхси әйбер­ләрен аларга тапшырам”.

Халык үзенекен ярата

Чишмә кебек челтерәп торган моңлы тавышлы җырчы халык күңелен бик тиз әсир итә. Концерт куярга җырчы белән бер төркемгә якташы, танылган композитор, музыкант Фәрит Хатыйпов та эләгә. Алай гына түгел, аның “Һаман яратам”, “Гөлнарым”, “Авыл кызы” җыр­ларын беренчеләрдән булып Таһир Якупов башкара.

Шуңа күрә Теләче районы мәдәният йортында узган “Җырлар агыла туган якка” фестиваленең Таһир Якупов һәм Фәрит Хатыйпов иҗат­ла­рын колачлавы гаҗәп түгел. “Икебез дә тумышыбыз белән Теләче ягыннан, аннан гел бер­гә иҗат иттек бит”, – ди Фәрит абый.

Район муниципаль башлыгы Илдус Зариповтан: “Килә­чәк­тә мондый фестивальләрне Таһир Якуповка һәм Фәрит Хатыйповка аерым уздырырга ки­рәктер. Аларның икесе дә зур бәйгеләргә лаек”, – дигәч: “Мондый чараларны беренче генә уздыруыбыз. Һичшиксез, дәвамлы булачак бу. Карагыз сез, залдагы халыкка! Район­ның бөтен авылы биредә катнашты”, – диде.

500 дән артык җыр иҗат иткән Фәрит Хатыйпов урынында берәр әрсезе булсамы, инде күптән исемнәр алып, череп баеп беткән булыр иде. Юк, ул бик тә тыйнак кеше. Аның ­каравы, Фәрит абыйның җыр­ларын башкарган җырчылар күптән инде Россия һәм Та­тар­станның халык артисты исем­нәрен алып бетерделәр.

Алма төшәрлек тә урыны булмаган район мәдәният залында тамашачыны күзәтеп, шаккатып утырдым. Янымдагы бер апа: “Казаннан артист кил­сә, халык болай җыелмый без­дә. Ә гала-концертка билетларны күптән алып бетер­деләр, туганнарыма билет калмады”, – диде. Чыннан да анда тәпи йөри башлаган бәбидән алып, 70 яшьтән узган әби-ба­байларга тиклем бар. Ел буе барган бәйгедә 500 дән артык үзешчән катнашкан. Шуның 300е финалга чыккан, җиңүче­ләр­нең һәм­мәсен дә сәхнәдән котладылар. Баландыш авылыннан Рәис Гайнетдинов түбә­тәен кырын салып, озын камзулын киеп чыгып баскач, халык гөрләтеп кул чапты. Арабызга Таһир Якупов образы килеп бас­ты сыман. Нәсел-нәсәп җеп­лә­ре Карачтау авылыннан булгангадырмы, халкыбызның “Карачтау авылы көе” җырчының “визит карточ­касы”на әйлән­гән. “Агыйделнең пароходы, без­дән еракта уты шул” дип җырла­ганда, әйтер­сең лә кабатланмас моңлы тавышында Таһир ага­ның аянычлы язмышы да, ачы хәсрәте дә сыйган сыман.


Алсу ХӘСӘНОВА

в„–34 | 26.02.2013

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>