Әтисе татар, ләкин урыс милләтеннән булган әнисе тәрбиясендә үскән Эльмира Абдразакова ”Россия гүзәле – 2013“ дип танылгач, татар матбугаты һәм Интернеты шартлады дисәң дә була.
Берәүләр татар каны аккан кызның җиңүенә сөенде, моны милләтнең даны күтәрелү дип бәяләде. Ә икенчеләр, татар фамилиясен йөртү ул әле чын татар дигән сүз түгел, аның милли үзаңы ни дәрәҗәдә икәнлеге дә билгеле түгел, дип шапырынмаска кушты. Чыннан да, дөнья һәм Россия мәдәниятендә, спортында, фәнендә татар фамилияле кешеләр аз түгел. Аларның фамилиясе татар дип сөенергә тиешме соң без?
Индус Таһиров, ТФА академигы, тарих фәннәре докторы, профессор:
– Фамилиясе татарча икән, димәк, аңарда татар каны да бар. Татар каны күпмедер вакыт йоклап ятарга, ә кайсыдыр вакытта, ниндидер дәрәҗәдә уянырга мөмкин. Туган-Барановский дигән шәхес булган. Тарихтан без аның польша татары, В.Ленинның якын кешесе булуын беләбез. Михаил гимназиядә укыган вакытта дуңгыз колагы күрсәтеп ирештерәләр иде, дип язган. Шушы үртәүләр минем татарлыгымны уяттылар, шуннан соң, мин – татар, дип йөри башладым, дигән. Ул улына Җучи исеме куша. Димәк, кешедә татар каны бар икән, аны уятырга, үзебезнең якка аударырга тырышырга кирәк. Аны берничек тә хурларга ярамый. Чөнки ул исеме белән генә булса да, безнең татарга эшли. Үзен хуплап, татарлыгын уятып милләтебезгә якынайта алсак, менә ул булыр эш. Бәлки, шуннан соң татар егетенә кияүгә чыгар, балалары татар булыр – шуңа омтылырга кирәк. Читкә типкәләмик гүзәлне.
Владимир Федотов, ТДПУ профессоры, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, баянчы:
– Бу – минем өчен көтелмәгәнрәк сорау, чөнки матурлык конкурсларына битараф карыйм, аны вакыйга дип санамыйм. Ә фикер төрлелегенә килгәндә, бу кызның милләтенә кагылышлы сорау ясалма рәвештә күпертелә. Икенче яктан, әлеге чара ниндидер дәрәҗәдә теге яки бу милләткә игътибар итәргә мәҗбүр итә. Бу, әлбәттә инде, яхшы. Ул милләтнең данын күтәрә, дигән фикер белән тулаем килешеп бетмим. Нәрсәсе белән милләтнең данын күтәрә инде ул? Табигать биргән сылулыгы беләнме? Ә менә эше белән дан китерсә, анысы икенче мәсьәлә. Әйтик, музыкант, рәссам даһи әсәрләре белән дөнья игътибарын җәлеп итсә, аңлар идем. Матурлык конкурсы җиңүчесе – бушкуыклык, буш сүз. Бу кыз Татарстанда яшәве белән республикага дан китерде дияр идек, ул читтә яши.
Илсөя Бәдретдинова, җырчы:
– Андый конкурсларны күзәткәләп барганга, быел, ниһаять, бөтен яктан килгән матур кызны сайладылар, дип сөендем. Әмма интернет-форумнарда аны төрлечә мыскыл итүләренә ачуым килде. Бигрәк тә татарларга. Бездә шундый гадәт бар инде: нәрсәгә дә булса бәйләнергә, тырнак астыннан кер эзләргә яратабыз. Әгәр ул гадел рәвештә миндә татар каны да ага, урыс каны да дип әйтә икән, моның белән горурланырга кирәк. Ул бит яшерми, юк, мин урыс кызы дип шартлап тормый. Катнаш никахта туганга аның гаебе юк. Алсу Сафина турында сүз чыкса да, ул бит татар түгел, сөйләшә дә, җырлый да белми, дип сүгәләр. Ләкин шушы Алсу дөнья күләмендә, мин – татар, дип белдерә. Бу безнең милләт өчен бик зур нәрсә. Марат Бәшәров татарча сөйләшә белмәсә дә, милләтен яшерми. Аларның шушы “Мин – татар” дигән җөмләсе өчен генә дә без горурланырга тиешбез. Татарстанда да татарлыгыннан оялучылар бар бит әле. Алар өчен кыенсыныйк.
Илдус Зиннуров, “Әкият” курчак театры баш режиссеры:
– Кая гына барсам да, татар фамилиясе ишетсәм, сөенәм. Алар килеп исәнләшсә, татар икәнлеген белгертсә, икеләтә бәйрәм. Алар бит безнең татарны пропагандалыйлар. Шөкер, Динә Гарипова, Эльмира Кәлимуллина да Үзәк каналдан, без татарбыз, диделәр. Роальд Сәгъдиев кайтты, татармын, диде. Ничек кенә булса да, композиторыбыз Софья Гобәйдуллина, мин – татар дип әйтмәсә дә, фамилиясе безнеке, дип сөенәбез.
Наилә Җиһаншина, Россия Мөселман хатын-кызлары берлеге рәисе:
– Россия дәрәҗәсенә бик сәләтле кызлар гына чыга ала. Бу бала, дөрестән дә, үзен бик әзерләгән. Чөнки анда бит сәхнәгә чыгу гына түгел, интеллектуаль яктан да югары дәрәҗәдә булуың кирәк. Ул башка республика кызларын узып беренче урынны алган икән, шатланырга тиешбез. Көнче булмыйк, нинди конкурсларда катнашса да, нинди дәрәҗәләргә ирешсә дә, халкыбыз өчен бу зур шатлык.
в„–40 | 08.03.2013