Республика хуҗалыкларында язгы чәчү вакытында һәм тулы күләмдә башкарылачак. Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов шулай диде.
Ала каргадан алачагың бармы?
Министр әйтүенчә, 2013 елда чәчү мәйданы 2 миллион 900 мең гектар булыр дип көтелә. Шуның 1 миллион 600 мең гектары – бөртекле һәм кузаклы культура, 1 миллионы – терлек азыгы, 300 мең гектары техник культуралар. Бу кадәрле эшне тулысынча һәм югары сыйфатлы итеп башкарып чыгу өчен хуҗалыкларга 11 миллиард сум акча кирәк. Чыгымнар узган ел белән чагыштырганда да 3 миллиард сумга артык. Сәбәбе – минераль ашламалар, ягулык-майлау материаллары һәм башка кайбер кирәк-яракларга бәя арту.
Хуҗалыкларга минераль ашлама алу өчен – 5 миллиард сум, дизель ягулыгы өчен – 2,5 миллиард сум, орлыкка һәм запас частьларга берәр миллиард сум акча кирәк. Республика җитәкчелеге биргән 1 миллиард 500 миллион сумга федераль бюджет, кредит ресурслары һәм хуҗалыкларда булган кадәресен дә кушкач, чыгымнарның яртысыннан артыгы инде бар дип исәпләргә була. Әмма әлегә җитәрлек түгел.
Әлеге нисбәттән Марат Әхмәтов хуҗалыкларны банклар, бигрәк тә “Россельхозбанк”белән хезмәттәшлеккә чакыра. Кредит өчен субсидиянең ни икәне хуҗалыкларга да, аграр министрга да яхшы билгеле дә бит. Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының хуҗалыкларга вәгъдә ителгән субсидиясе язгы чәчү алдыннан бирелсә, бәлки бу кадәр ыгы-зыгы да килеп чыкмас иде. Тик ни хәл итәсең, кем әйтмешли, ала каргадан алачагың булсын.
Саннар ни сөйли?
Россия Хөкүмәтенең авыл хуҗалыгына субсидия бирү тәртибе турында кабул ителгән карарында 2013 елдан башлап хуҗалыкларга бюджет ярдәме эшкәртелгән җир һәм югары сыйфат белән сатылган сөт күләменнән булуы уйландыра. Ярый, гаилә фермалары сөтне югары һәм беренче сорт белән сата алдылар, ди. Шәхси хуҗалыкларга ни эшләргә? Мәгълүм булганча, аларның күбесе тапшырган сөт башлыча түбән сорт белән кабул ителә бит. Шулай итеп, шәхси хуҗалыклар дәүләт ярдәменнән колак кагарлармы икән? Марат Әхмәтов әйтүенчә, шәхси хуҗалыгында күпләп терлек асраучыларны дәүләт элеккеге елларда да кулдан килгәнчә ярдәменнән ташламады, бу эш киләчәктә дә дәвам итәчәк.
Эре агрохолдингларга, шул исәптән мөстәкыйль эшләүче хуҗалыкларга да терлекчелектә дәүләт ярдәме хәзер мөгезле эре терлекләрнең баш саныннан чыгып түгел, ә сатылган сөтнең сыйфатына карап биреләчәк. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре әйтүенчә, хуҗалыкларга мондый ярдәм федераль үзәктән генә түгел, республика бюджетыннан да шактый булыр дип көтелә.
Көн саен диярлек матбугатта авыл хуҗалыгына ярдәм күләме турында берсеннән-берсе саллы саннар китерелә. Югыйсә сүз миллиард сумнар турында бара бит. Ә республиканың кайбер хуҗалыкларына баргач, инде менә шактый еллар сизелерлек ярдәм күргәнебез юк диючеләрне очратып, гаҗәпкә каласың. Аграр министр да бер чыгышында республика авыл хуҗалыгына дәүләт ярдәменең 16 миллиард сумнан артык булуын искәртеп узган иде. Бу кадәрле акча кая китә икән соң?
Хикмәт шунда, ди Марат Әхмәтов, мәсьәләгә ачыклык кертеп, кайчандыр агрохолдинглар һәм эре хуҗалыклар тарафыннан хөкүмәт гарантиясе аша алынган кредитлар өчен процент ставкаларына гына да банкларга ел дәвамында 10-11миллиард сум акча түләргә туры килә икән. Ни хәл итәсең, чит илләрдәге кебек авыл хуҗалыгына кредитлар 1,5-2 процентлы гына булса, мондый башбаштаклык килеп чыкмас иде дә бит.
“Вамин” чәчүдән читтә калмый
Муеннан бурычка баткан “Вамин” хуҗалыклары язгы чәчүне ничек башкарып чыгар? Кайберәүләр, моның өчен 1 миллиард сум акча кирәк булачак, дип фаразлый. Ни генә дисәң дә, агрохолдингның үзе бер дәүләт территориясе кадәр җире бар.
Министр ачыклаганча, “Вамин”га язгы кыр эшләрен уңышлы башкарып чыгу өчен, чыннан да, 500 миллион чамасы акча кирәк. Бу кадәресе дә барлык чыгымнар өчен җитмәячәк. Юрганыңа карап, аягыңны сузарга, ягъни күпмедер гектар сөрү җирен чиста пар итеп калдырырга туры килер, шәт.
Упкындагы агрохолдингка ниндидер банк кредит белән булышыр дигән өмет бөтенләй юк. Бар ышаныч республика бюджетында. Тик санаусыз акча анда юк шул. Россия авыл хуҗалыгына язгы кыр эшләрен башкарып чыгу өчен вәгъдә ителгән 42 миллиард сумнан безгә тиешле 700 миллион сум, аннан тыш федераль бюджеттан көтелгән 1 миллиард 600 милион сум субсидия акчасы якын араларда килеп җитсә, хәлләр бераз җиңеләер.
Камил СӘГЪДӘТШИН
в„–42 | 13.03.2013