Татарстан Арбитраж судының чираттагы утырышында республиканың иң эре агрохолдингы саналган “Вамин-Татарстан”да банкротлык процессы башлануы турында карар кабул ителде. Конкурс идарәчесе итеп моңарчы “Татфлот”, ”Зилант-Cити”, ”Красный ключ” кошчылык фабрикасы, “Татазот”, “Чистай суднолар төзәтү заводы” һәм башка кайбер предприятиеләрне банкротлыкка чыгаруда катнашкан Сергей Кондратьев билгеләнде.
Зөләйха ханым нигә үпкәли?
Районныкы түгел, республика Арбитраж судына да килмәгән “Гаилә” әгъзалары да “Вамин”дагы хәлләргә битараф түгел икән. Республикада иң ”зур сөт империясе“н төрлечә рәнҗетүләр, кыерсыту һәм җәберләүләренә түзә алмый кайберәүләр илнең иң югары җитәкчеләренә дә барып җиткән. Аерым алганда “Вамин-Татарстан” ачык акционерлык җәмгыятенең 19,9 процент акцияләренә ия булган Зөләйха ханым Хөсәенованың Россия Президенты Владимир Путинга юллаган хатында да йөрәк әрнүе нык сизелә. Әрнемәслекмени? Авыл хуҗалыгында иң авыр, болганчык елларда никадәрле зур җаваплылыкны үз өсләренә алып, таркалып баручы хуҗалыкларны киредән аякка бастырган, җимерек фермаларны терлек-туар белән тутырган, миллиардларча сум кредит алып, югары җитештерүчән техника һәм технологияләр булдырган “Вамин”ны кемнәрдер бүген аяк астына салып таптарга җыенсыннар әле?! Зөләйха ханым фикеренчә, 37 миллиард сумнан артык инвестицияләр кертелгән агрохолдингны банкротлыкка чыгарыр өчен нигез юк. Бүгенге кыенлыклар исә – рәттән берничә ел килгән корылык һәм республикадагы кайбер “рәсми затларның” банкротлык процессы аша агрохолдингның мал-мөлкәтен үз кулларына төшерергә тырышуы нәтиҗәсе. Шуңа күрә Зөләйха ханым Россия ил башлыгының әлеге гаделсезлеккә чик куюын сорый.
Турыдан әйткәндә, гаделсезлекләр безнең илдә элек тә бар иде, хәзер дә муеннан. Шул ук “Вамин”да нинди хәлләр булып ятканын барыбыз да белә. Йөзләгән, меңләгән кешеләрнең еллар буена үзләренә тиешле хезмәт хакын ала алмавы яки продукция белән түләүләр бүген дә күпләр хәтерендә. Алар да өстәгеләргә мөрәҗәгать итмәде түгел, иттеләр. Тик, кем әйтмешли, эт өрә, бүре йөри торды шул.
Дөнья – куласа, әйләнә дә бер баса, дигән борынгылар. Зөләйха ханымның Владимир Путинга юллаган хатына да өстәгеләр җавапны вакытында бирер анысы. Тик, “Мәскәү күз яшьләренә ышанмый” шул. Сезгә юлланган җавапның да эчтәлеге нинди икәнлеген алдан ук чамаларга була. Банклардан алганны вакытында кайтармасаң, “Вамин” түгел, чурт булсаң да, нәтиҗәсе шундый инде аның.
Могҗиза әкиятләрдә була
“Вамин”дагы хәлләрне җентекләп күзәтеп баручы буларак шуны әйтә алам: күңелсезлекләр бүген генә килеп чыкмады. 2010 елга кадәр уңышлы гына эшләп килгән агрохолдингның язмышы, иртәме-соңмы, аянычлы тәмамланачак иде. Илледән артык җитештерү һәм эшкәртү предприятиеләре, 450 мең гектарга якын сөрү һәм печәнлек җирләре, 44 меңләп мөгезле эре терлек... 36 сөт җитештерү комплексында тәүлегенә 500 тонна сөт кенә җитештерелә иде. Бу кадәресе үзе үк, әйтик, Самара өлкәсендәгегә караганда ике тапкыр артык. Татарстан Арбитраж судына “Вамин”ның вакытлы идарәчесе Сергей Башкатов әзерләгән документлардан күренгәнчә, “Вамин”да булган мал-мөлкәтнең исемлеге генә дә берсеннән-берсе калын 43 папкага да сыймаган!
Билгеле инде, мондый гигант белән идарә бер Вәгыйз Минһаҗевнең генә кодрәтеннән килерлек түгел. Гәрчә, гаиләсендә, туганнары арасында тәҗрибәле ярдәмчеләре шактый булса да. Бу кадәресенә басым ясарга тырышуым ниндидер яңалык ачырга җыенуымнан түгел. Башка агрогигантларны да шундый ук кыенлыклар көтә, дип кисәтүем генә.
Бүген күпләрне “Вамин”ның киләчәге борчый. Ни генә дисәк тә, югарыда санап кителгән мал-мөлкәт артында тере кешеләр, зур-зур авыллар, ниһаять, Татарстан авыл хуҗалыгы тора бит әле. Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов “Вамин” агрохолдингы киләчәктә берничәгә бүленер, шәт, дип фаразлый. Шулай булганда, нәтиҗәлерәк эшләргә мөмкинлек туа, ди. Казаннан торып яисә вертолеттан карап үтеп кенә хуҗалыклар белән идарә итеп булмый, билгеле.
Республика Арбитраж судында банкротлык турында карар кабул ителү белән генә бетми. Кем әйтмешли, күрәселәр алда әле. Иң элек күзгә ташланганы – идарәче итеп Сергей Кондратьевны билгеләгәндә, банк вәкилләре арасында төрле фикерләр өстенлек итү. Кайчандыр, Казан шәһәре башкарма комитеты рәисе урынбасары булып эшләгән Сергей Кондратьев банкларга ошап та җитми. Ул үзе дә бу мәрәкәгә бик үк теләп алынмаган бугай. Мәгълүмат чыганаклары раславынча, “Ак барс” банкы һәм тагын кемнәрдер бу урында Кондратьевны күрергә теләгән. Ә менә “Саклык банкы” вәкиле аның кандидатурасын якламый. “Россельхозбанк”, ”ВТБ“ банкларының да конкурс идарәчесе итеп башка кешене күрәселәре килгән бугай.
Ни генә булмасын, “Вамин”ның киләчәк язмышы инде кредиторлар кулында. Ә алар – банкротлык, ягъни булган мал-мөлкәтне сату ягында. Бу кадәресе исә аны тарату дигән сүз инде. Элегрәк колхоз-совхозларны тараткан кебек...
Камил СӘГЪДӘТШИН
в„–43 | 15.03.2013