Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Бүген метеорологлар көне. Ә сез аларга ышанасызмы?

$
0
0
23.03.2013 Экология
Бүген – халыкара метеорологлар көне. Шул исәптән һава торышын фаразлый торган синоптикларныкы да. Бу бәйрәмне 1961 елдан бирле билгеләп узалар. Әлеге һөнәр ияләренең фаразларыннан башка бүгенге тормышны күз алдына да китереп булмый. Ә сез синоптикларга ышанасызмы?

Марсель ТАҺИРОВ, Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының генераль директоры:

– Аларга ничек ышан­мыйсың инде? Әлбәттә, бер фараз да 100 процентка чынга аша алмый. Әйтик, алар Казан шәһәре турында мәгълүмат бирә. Әмма Казан бик зур бит ул. Бер читендә 12 градус суык бул­са, икенче урында инде 19га җитәргә мөмкин. Аларны эшләми дип әйтеп булмый. Метеорология – бик зур фән ул. Климат та үзгәрә. Әйтик, безнең уңай температура суммасы элек 870 иде, хәзер бу күрсәткеч 1150гә җитте. Безнең фаразлар туры килә. Шуңа күрә мин синоптикларга ышанам.

Феликс ГОГОЛЬ,Татарстан Гидрометеорология әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең Гидрометцентр җитәкчесе:

– Метеоролог сүзе киң мәгънәгә ия. Ә һава то­рышын, беренче чиратта, синоптиклар фаразлый. Чыннан да, гади кешеләр арасында бу һөнәр иялә­ренә ышанып җиткер­мәүчеләр дә аз түгел. Төрлесе була. Әмма еш кына кеше үзе дә мәгъ­лүматны йә бик үк ышанычлы булмаган чыганак­лардан ала, йә ул инде соңарган була. Синоптик­ларның эше һәрвакыт катлаулы булды. Күп нәр­сә тәҗрибәгә дә бәйле. Күп еллар дәвамында эш­ләгән кеше үз төбәгендәге шартларны белеп бетерә, хәтта хис итә башлый. Тәҗ­рибәле синоптик һава торышын ниндидер күр­сәт­­кеч­ләр­дән башка да фаразлый ала. Дөресен әйт­кәндә, шәхсән үзем радио яки телевидение аша һава торышы турында нәрсә әйткән­нәрен бөтен­ләй диярлек тыңламыйм. Ә фаразлар күп очракта туры килә.

Рөстәм хәзрәт ЗИННУРОВ, Казан нуры мәчетенең имам-хатыйбы:

– Метеорологлар фән белән шөгыльләнә. Ә ислам дине буенча бу бик тә хуплана торган эш. Әл­бәт­тә, метеорологлар ки­лә­­чәк­не әйтә алмый. Бу һө­нәр ияләре Аллаһы Тәгалә тарафыннан би­релгән бе­лем­нән файдаланып, ул күр­сәткән шарт­лар, галә­мәт­ләргә тая­нып, безгә һава торышы турында мәгъ­лүмат җиткерә. Аларга ышансак та, һәр нәр­сәнең Ал­лаһы Тәгалә телә­гәнчә буласын истән чыгарырга ярамый. Ул һава торышын бер мизгелдә үз­гәртә ала. Әлбәттә, мин үзем дә метеорологлар әйт­кәнгә игътибар би­рәм. Аларның мәгълү­маты кайчак чынга аша, дөреслеккә туры килмә­гән вакытлар да була. Бу тагын бер кат кешенең бар нәрсәне дә белеп бетерә алмаганын һәм аның Аллаһы Тәгалә каршында көчсез икәнен раслый.

Рамил ГЫЙНИЯТУЛЛИН, аспирант:

– Ышанам. Кичен дә, иртән дә һава торышының ничек булачагы белән кызыксынам. Әмма кайчак һава торышын инде бер атна алдан ук әйтергә маташалар. Андый фаразларга инде берничек тә ышана алмыйм.  




в„–47 | 22.03.2013

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>