Роман Шәйхетдиновны Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры итеп билгеләүгә бер ай да тулмады, премьер-министр Илдар Халиков җитәкчелегендәге дәүләт телләрен гамәлгә ашыру комиссиясе аңардан электрон кырда татар теленең торышы турында хисап сорады. Яңа министр электрон хөкүмәттә татар теленең шактый аксаганын таныды.
Татарстан башка төбәкләрдән аермалы иң беренчеләрдән булып интернетта электрон хөкүмәтен булдырды. Бу республиканың үзенә бер “визит карточкасы”на әверелде. Элекке элемтә министры Николай Никифоровның Татарстанда интернетны көнкүрешкә кертеп җибәрү тырышлыгын күрделәр – Мәскәүгә чакыртып алдылар.
Күз буяу өчен татар теле
Электрон хөкүмәт порталы шома эшли, кулланучылары да юк түгел, уңай яклары күп. Порталга кергән барлык диярлек министрлыклар, рәсми оешмаларның интернет сәхифәләрнең татарча вариантлары бар. Ләкин алар тулы көченә эшләми. Татар версияләре күз буяу өчен генә ясала кебек, чөнки заманча, уңайлы хезмәтләргә урын бирелми. Мәсәлән, электрон хөкүмәтнең урысча версиясе күптән яңартылды, дизайны үзгәрде, ә татарча вариантлары үзгәрешсез калды. Татар версияләре шактый зәгыйфь, яңалыклар бик соң яңара, өстәмә мәгълүмат юк. Татарча сәхифәләр бары тик номиналь рәвештә генә, ике теллелек барлыгын күрсәтер өчен генә ясалган кебек. Татарстан эчке эшләр министрлыгының сәхифәсе гомумән бер телдә – урысча гына эшли.
Элемтә министры Роман Шәйхетдинов, “татар телендә рәсми сайтларны алып барыр өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган, ләкин ни өчендер бу кулланылмый, татар телле вариантларының яңалыклары яңартылмый”, дип аптырый.
“Рәсми порталга кергән 240 рәсми сайтның 60ның гына татарча версиясе бар. Татарстан Министрлар кабинеты каршындагы 42 ведомство, учреждение бар, ләкин аларның бары тик тугызының гына татар версияләре бар. Ике телдә дә бертигез эш алып барыр өчен барлык мөмкинлекләр дә бар, ләкин кайбер министрлыклар, ведомстволар аны кулланмый. Русия федерациянең Татарстанда эшли торган 49 структурасының бары тик берсендә генә татар версиясе бар. Иң гаҗәпләндергәне – Русия, чит илләрдә эшләгән Татарстан вәкиллекләре рәсми сайтларының берсендә дә татарча сәхифә юк”, диде Роман Шәйхетдинов.
Татарча мәгълүмат эзләп керүчеләр бар, укырлык яңалык – юк
Министрлык, ведомстволарның татарча сайтлары булу бер, моннан тыш, контентны вакытында яңарту, сәгате белән яңалыкларны элү дә кирәк.
Роман Шәйхетдинов, “рәсми порталда яңалыклар тасмасы бөтен көченә эшләми. Урысча версияләр көненә берничә тапкыр яңара, ә татарчасы берничә көнгә соңга калырга мөмкин”, дип әйтә.
“Мисал өчен, апрель аенда һәрбер министрлыкның ике телдә чыккан яңалыкларын тикшердек. Бу айда 5 меңнән артык урысча яңалык булган, ләкин аларның 684е генә татарча басылып чыккан. Халыкка мөһим, кызыклы, даими рәвештә аларга мөрәҗәгать итә торган сәхифәләр бар, ләкин мәдәният, яшьләр, спорт, туризм, хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү, социаль яклау, гадәттән тыш хәлләр министрлыклары һәм Татмедиа татарча яңалыкларының күплеге белән мактана алмыйлар. Татарча яңалыклар тасмасы берничә көнгә соңга калып яңара. Гәрчә бу министлыкларның интернет сәхифәләренә татар телле мәгълүмат эзләп керүчеләр шактый булуын аңларга кирәк”, ди элемтә министры.
Моннан тыш, шуны әйтергә кирәк, интернетта Татарстандагы район берәмлекләренең дә сайтлары бар, моңа кадәр алар да бары тик урысча гына эшләде. Бу турыда татар активистлары Рөстәм Миңнехановның Твиттерына да, Илдар Халиковка да яздылар. Бу эштә дә алга китеш сизелә кебек, чөнки әлеге вакытта аны тәрҗемә итү эше бара, ләкин өстенлек бары тик урыс сәхифәләргә булырмы, әллә татар теленә мөнәсәбәт үзгәрерме, сорау ачык кала.
"Интернетта татар теленең үсеше турында түрәләр дә уйларга тиеш"
Рашат Якупов дәүләт даирәләреннән сәхифәләрегез татарча булсын дип, аларны даими рәвештә тикшереп тору дөрес түгел, бу эш автоматик рәвештә барырга тиеш дип саный.
“Безнең ел дәвамында Татарстан хөкүмәтенең сайтларын күзәтүебез нәтиҗә бирә кебек, тик бу процесс бик әкрен бара. Сайтларның татар һәм урыс вариантларын чагыштырганда, татарчасы нык аксый.
Татарча белүчеләр болай да яңалыкларны урысча карый дип әйтергә мөмкин, татарча версияләр әллә ни кирәк тә түгел кебек күренәдер. Ләкин мин үзем, минем кебек шактый кешеләр татар телле мәгълүмат алырга тели. Андыйлар күп түгел, шулай да бездә ике теллелек икән, рәхим итеп, дәүләт структуралары канунны бозмасыннар.
Казан мэриясе сайтында татарча яңалыкларны укучылар берничә дистәдән артмый. Моның сәбәбен интернет сәхифәсенең администраторлары аның үсеше өчен бармакка бармак та сукмавыннан күрәм. Гомумән, хөкүмәт татар сайтларына PR эшләми. Татар телле укучыларны җәлеп итәр өчен берни башкарылмый. Татарстан сайтларының татар телендә үсеш мәсьәләсенә җитәкчеләрнең игътибар итүләре мөһим, моның өчен акча да чыгарып салырга кирәк. Татар телле сәхифәләр урыс теллесе белән бертигез дәрәҗәдә булырга тиеш.
Түрәләргә шикаять язуның файдасы бар, тик эш әкрен бара. Твиттерны кулланган Рөстәм Миңнехановка, Чаллы башлыгы Васил Шәйхразиевка мөрәҗәгать итү җиңел. Чаллы шәһәре сайтының татарча варианты юк дип берничә кеше язды – булдырдылар.
Ә менә Татарстанның рәсми мәгълүмат агентлыгы – Татар-информга яз ни, язма ни, файдасы юк. Алар төп игътибарны урыс версиясенә бирәләр, шул сәбәпле татарча сәхифәсе урыс теленә караганда зәгыйфьрәк. Тематик яктан бик тар, мәсәлән, дөнья хәбәрләре юк, татар телендә матбугат конференцияләр уздырылмый. Ә урыс сәхифәсендә ни өчендер чит ил, Русия йолдызларына өстенлек бирелә, татар мәдәнияте, ислам тематикасы икенче дәрәҗәгә куела”, дип саный татар Википедиясе идарәчесе Рашат Якупов.
Миңнехановка татарча iPad белән iPhone
Татар телен заман белән бергә атласын дисәк, бу эшне бик тиз башкарырга кирәк, чөнки заман белән бергә технология дә үзгәрә. Microsoft белән сөйләшеп, аның продукцияләре татарчага тәрҗемә ителде. Мисал өчен, Рөстәм Миңнеханов яраткан iPad белән iPfone җитештерүче Apple белән килешеп, аларны тулысынча татарчалаштырып булыр иде. Бәлки, татар хәрефләре булса, күңелләре күтәрелеп, Рөстәм Миңнеханов белән Васил Шәйхразиев та ешрак татарча язарлар, Твиттерда туган телләрендә җавап кайтарырлар иде.
Татар теленең интернет киңлекләрендә кулланышын арттыру уңаеннан Татарстан хөкүмәте рамблер.ру, майл.ру кебек интернет чыганакларга интерфейслары белән бергә эзләү системаларын татарчага авыштыру турында мөрәҗәгать итү дә урынлы булачак. Бу уңайдан республика җитәкчелеге Татарстанда эш итүче барлык телефон-коммуникация компанияләрендәге белешмә хезмәтендә татарчаны да куллануларын сорый алырлар иде. “Билайн” белән “Мегафон” үрнәгендә башкалар да call-үзәк оештыра алыр иде. Министр Роман Шәйхетдиновка ерак барасы түгел, турыдан-туры “Телесет” белән элемтәсе бар, эшне алардан башлау дөрес булыр.
Гомумән, барлык чыккан аудио, видео продукция (мисал өчен, татар аш-суларын әзерләү, татарча биюгә, чигү чигәргә өйрәтү остаханәләре, татар халык җырлары, элекке спектакльләр), татарча чыккан яңа сүзлекләр, белешмәләр, фәнни хезмәтләр Татарстан электрон порталына урнаштырып барылса, бу күпкә файдалырак һәм уңайлырак булыр иде.
Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
№ | 19.06.2012