Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Мин Аллаһтан сорадым. Ул миңа ярдәм итте

$
0
0
26.03.2013 Дин
– Минем дингә басып, яулык яба башлавымны ирем кабул итә алмады. Сине бу килеш дуслар, туганнарга күр­сәтергә оялам, шулай булгач, урамда, транспортта аерым йөриячәкбез, дип үз таләбен куйды. Туганнарга башта бер автобуска бала белән ул, аның артыннан мин утырып китә идем. Бер ел буе әнә шулай яшәдек, – дип искә ала Фәрдия ханым моннан тугыз ел элек дин юлына баскан көннәрен.

Шөкер, әлеге аңлашыл­маучанлыклар артта калган инде. Бүген Азаты үзе дә дини кануннар буенча яши, биш вакыт намазын, уразасын калдырмый. Балаларын да үз үрнәкләрендә тәрбиялиләр. Газизләре хәрам ризык ашарга ярамаганлыгын, Аллаһ кушканны үтәргә тиешлекне кечкенәдән аңлап үсәләр. Ә бит мөнәсәбәтләр җайга салынганчы икесеннән дә бик зур сабырлык соралган. Ир­нең күңелен хатынын яулык яптырмаска үгетли алмавы, икесенең ике юлдан йөрүе борчыса, Фәрдиянең исә аның яулык бәйләвен кабул итә алмавы эчен пошыра.

– Дингә басарга сине нәр­сә этәрде соң? – дим Фәр­дия­гә.

– Иремнең миңа карата көн-көннән игътибары кими баруын сизә башладым. Ул эштән кайтканда, матур итеп киенеп-ясанып, елмаеп аны каршы алам, ә ул миңа бер тамчы да игътибар итми. Җитмәсә, юкка-барга ваклана. Ә мин аның күзенә сөй­кемле булып күренергә, тәм­ле ризыклар аша күңеленә ачкыч табарга тырышам. Берзаман аның кыланышларына ачуым чыга башлады. Менә шуның аркасында дингә килдем мин, – ди ул бүген, беренче чиратта бар эшне Ал­лаһ ризалыгы өчен дип башкаруын әйтеп.

Билгеле, дингә басу өчен сәбәп, вакыт кирәк. Хезмәт­тәше Коръән тәфсире биреп җибәрсә дә, башта ул аны укырга ашыкмый әле. Бер айдан соң гына андагы дога, сүрәләр белән кызыксынырга була. Мөселман иптәш хатыны янына баргач, ул аны үзе белән намаз укырга чакыра. Аңа ияреп намаз уку җанына тынычлык бирә, күрәсең. Өенә кайткач, догалар өйрәнеп, биш вакыт намаз укый башлый. Әлбәттә, аңа башта, син үзеңне күр­сәтер өчен генә шулай киенәсең, дигән сүз­ләрне дә ишетергә туры килә. Бу эсседә шулай киенә­ләрмени, дип тән­кыйть­ләүчеләр дә аз булмый. “Һәр намазым артыннан Аллаһы Тәгаләдән, иремнең күңеленә иман орлыклары салсаң, аны дин юлына бастырсаң иде, дип сорадым. Төннәрен тә­хәҗ­җүд, нәфел намазлары укыганда теләк­ләр тели идем. Бер ел узгач, хәләл җефетем дә исламча яши башлады. Мин аны һәрвакыт вәгазьли идем”, – ди иренә юл күрсәткән Фәр­дия.

Бүген инде Азат өчен Фәр­диядән дә кадерлерәк, матуррак, акыллырак хатын юк. “Дингә Аллаһы Тәгалә ки­терсә дә, сәбәпчесе хатыным булды. Әгәр вакытында иманга килмәгән булсам, бер азгынга әйләнеп беткән булыр идем инде”, – ди Азат, сөй­гәненә рәхмәт хисләрен белдереп. Ә бит баштарак урамдагы кыска итәкле, матур киен­гән, бизәнгән-ясан­ган кызлар күзен бик яндырган аның. Бүген ялгыш юлга басмыйча, шайтан коткысына бирелми калуына сөенә ир. Тормышлары түгә­рәк­ләнеп китүнең хикмәтен дә алар бары исламча яшәүдән күрә. “Ирем миңа кибеттән матур-матур яулык­лар алып кайта. Арабыздан җил дә үтә алмый хәзер. Без бер-беребезне бик яратабыз. Мөселманча киенеп, гаурәт­ләрен каплап йөргән хатын-кызлар чит гаилә­ләрне дә саклап калырга яр­дәм итә”, – ди Фәрдия.

Кемнәрдер, теләк телим, әмма чынга ашмый бит, дияр. Моның өчен сабыр итәргә, өметне өзмәскә генә кирәк, димәк. Әмма бу әле дини гаи­ләләргә сынау килми дигән сүз түгел. Андыйлар авырлык­ларны җиңелрәк кичерә, чөнки тормышның ахирәттә дәвам итүенә ышаналар. 


Сәрия САДРИСЛАМОВА

в„–49 | 26.03.2013

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>