27.03.2013 Интернет
Казанда яшәүче мөселманнар төркеме эшләтеп җибәргән IGLAN.RU проекты – эшмәкәр мөселманнар арасындагы элемтәне җайландыру нияте белән махсус оештырылган түләүсез игъланнар сайты. Проектның авторлары фарызлавынча, аларның мәйданчыгында мөселман эшмәкәрләре кызыксынган аудиториягә үзләренең продукцияләре турында җентекләп сөйләп бирә алачак, һәм шулай ук, тиз арада акцияләр һәм ташламалар турындагы мәгълүматны да җиткерү мөмкинчелеге туа.
---
в„–--- | 27.03.2013

Сайтның төп бүлеге «Мөселманнар өчен эш» («Работа для мусульман») дип исемләнгән. Бүгенге көндә, IGLAN.RUның төзүчеләре фикере буенча, ихластан дин тотучылар өчен рөхсәт ителгән табыш, керем алып тору мөмкинчелеген бәян итә торган эш урынын табу – җиңел түгел. Порталның максаты – кызыксынган эш тәкъдим итүче һәм эш эзләүче мөселманнарга бер-берсен табарга ярдәм итү.
Сайтның планнарында Изге Коръәнгә һәм Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (аңа Аллаһ Тәгаләнең рәхмәте вә сәламе булсын) сөннәтенә туры килә торган төрле язмалар әзерләү дә.
Проектның авторлары үзләре төзегән мәйданчык бөтен кешеләргә дә – кулланучылардан алып оештыручыларына кадәр - файдалы булыр дип өметләнә.
---
в„–--- | 27.03.2013