Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Артисты буласың килсә... Фәрит Бикчәнтәев яңа курс җыя

$
0
0
27.03.2013 Мәдәният
Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының Театр институты, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры 2013-2014 уку елына Татар актерлык-режиссерлык курсына студентлар кабул итә.

Уку дәвамы: актерлар өчен 4 ел, режиссерлар өчен 5 ел.

Гаризалар кабул итү вакыты: 15  июньнән 5  июльгә кадәр.
 
Керү өчен кирәкле документлар: гариза, урта белем турында таныклык, паспорт, хезмәт кенәгәсе, сәламәтлек турында белешмә, 3х4 см зурлыгындагы 6 фоторәсем.

Кабул итү имтиханнары:
- Рус теле (БДИ)
- Рус әдәбияты (БДИ)
- Белгечлек буенча сынау - өч әдәби әсәрне яттан уку (шигырь, мәсәл яки чәчмә әсәрдән өзек); җыр, бию, музыкаль әсәр башкару
- Коллоквиум (әңгәмә)

Моннан тыш режиссерлык юнәлешенә укырга керүче абитуриентлар практик режиссура буенча өстәмә имтихан тапшырырга тиеш.

Абитуриентларның татар телен белүләре мәҗбүри.
       
1 марттан якшәмбе көннәрдә көндезге сәгать 11 дән 1 гә кадәр Г.Камал театрында консультацияләр үткәрелә.

Кабул итү имтиханнары университетта уза.

Студентларга стипендия түләнә, тулай торакта урын бирелә. Егетләр уку чорына армиядә хезмәт итүдән  азат ителәләр.
 
Курс җитәкчесе – Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.


---

в„–--- | 27.03.2013

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Trending Articles


Иминлек догасы



<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>