Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Хәмидулла мәчетенә 10 ел #6343

$
0
0
24.07.2012 Дин
Вакыт туктап тормый, ага да ага. Менә Мәскәүдә яшәүче ике туган Рафаил һәм Рәис Мустафиннар Петрякста мәчет төзергә җыеналар дигән хәбәр дә әле кичә генә килеп ирешкән иде кебек, ә карасаң, төзелешне тәмамлап манара күтәргәнгә дә ун ел икән инде.

Үткән гасырда җимерелгән җомга мәчете урынында яңаны төзү хәбәрен авыл халкы төрлечә кабул итте. Күбесе шатланды, хәленнән килгәнчә ярдәм итте. Һәм өч ел эчендә өч катлы бина төзелеп тә бетте. Манара күтәрү, ярым ай кую тантанасы 2002 елның 14 июленә билгеләнде. Бөтен авыл халкы җыелды, күрше авыллардан, Мәскәүдән күпләп килделәр бу чарага. Россия мөселманнары диния нәзарәте рәисе мөфти Равил Гайнетдинга кушылып бөтен халык азан әйткән мизгелләрдә манара куелды. Коеп яуган шифалы яңгыр кемне дә куркытмады – аны яхшыга юрадылар барысы да.

Әле менә җәмигъ мәчет үзенең ун еллыгын билгеләп үтә. Аның авылга, халыкка нинди тәэсире булды соң?

Аксакаллар әйтүенчә, биредә һәрчак җылы, якты, һәркем өчен уңайлы. Ул авылның яме, төрле яшьтәгеләрне берләштереп, изге юл күрсәтеп тора. Янәшәдәге спорт мәйданын да ике туган Мустафиннар төзекләндереп җиһазлар куйдылар, анда бала-чага тавышы бер дә тынмый. Узган кышта җирле СПК җитәкчесе Рафек Хәсәновның һәм авыл администрациясе башлыгы Ансар Садретдиновның тырышлыгы белән хоккей мәйданы да булдырылды.

Мәчеттә балаларны ислам юлында тәрбияләүгә зур әһәмият бирелә. Берничә ел инде биредә җәйге ислам лагере эшли. Мәчеткә йөреп үскән ике кыз мәктәпне тәмамлагач дин юлын сайладылар – Казан Ислам университетында белем алалар. Мәчет янәшәсенә репрессия елларында һәлак булган дин әһелләренең исемнәре язылган таш куелды. Күзгә бәрелеп торган, куандырган тагын бер күренеш – аны төзүдә актив катнашучыларның берсе булган Зөлфия Сәбитованың кибетендә хәмер һәм тәмәке сатылмый.

Авылда матур күренешләр, күркәм эшләр шактый һәм аларның күбесе мәчетнең эшчәнлеге белән бәйле.

Петрякслыларны чын күңелдән яңа мәчетнең юбилее белән котлыйм. Аңа нигез салучы авыл егетләре Рафаил белән Рәискә, төзелешкә үз өлешен керткән һәр петрякслыга Ходай Тәгалә исәнлек, озын гомер, гаилә иминлеге бирсен.

Фәрит БЕЛЯЕВ,
өлкә татарлары тарихы музее директоры.
 


---

№29 | 20.07.2012

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>