ТР Фәннәр академиясендә Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Әнвәр Нәҗип улы Хәйринең китабын тәкъдим итү булды.
Әлеге күңелле вакыйгада катнашкан күренекле галимнәребезнең һәркайсы Әнвәргә олы рәхмәтләрен белдерде һәм аның “Әхмәд ибне Фадланның 921-922 елларда Болгар дәүләтенә килгәндә язган сәяхәтнамәсе” дигән китабын “ел вакыйгасы”, татар тарихын барлауда “алгарыш” дип бәяләделәр. Олы бәяне фәкать олы хезмәт өчен бирәләр. Әнвәр Хәйри китабының олылыгы, зур вакыйгага әйләнү сере нәрсәдә соң? Хәер, монда әллә ни сер юк, хикмәт галимнең беренчел чыганак нигезендә ялган тарихны фаш итүендә.
Мәгълүм булганча, Х гасыр башында Бөек Болгарга килгән Баһдад илчелегенең җаваплы сәркатибе Әхмәд ибне Фадланның сәяхәтнамәсе дөньяның күп телләрендә берничә мәртәбә тәрҗемә ителеп басылып чыккан иде инде. Әмма, Әнвәр Хәйри әйтүенчә, ибне Фадлан хезмәтен өйрәнергә һәм тәрҗемә итәргә алынучылар, гәрчә гарәп телен яхшы белсәләр дә, анда шактый ук дәрәҗәдә уйгур һәм борынгы төрки телләрдәге сүзләр булуына игътибар итмәгәннәр. Игътибар итсәләр дә, үзләренә таныш булмаган әлеге сүзләрне һәркем үзенчә аңлатырга тырышкан. Фән төгәллекне ярата. “Мөмкин”, “бәлки”, “шулай түгел микән” кебек сүзләр кулланылган төрле фаразлар, профессор Хатыйп Миннегулов әйтүенчә, олы ялганга әйләнеп, аннан соң “хакыйкать” дип кабул ителергә мөмкин.
Бу уңайдан, Әнвәр Хәйри китергән бер мисалга тукталыйк. Академик В.Бартольдның фәкать шикләнеп кенә язган: “Арабское слово, означающее “славянин-саклаб или сиклаб (м.н.ч. сакалиба) заимствовано, вероятно (!) из греческого...” дигән сүзләрен күтәреп алып академик Д.Мишин: “Арабское слово “саклаби” представляет собой заимствованное из греческого “склабос, словянин” дип язган иде. Монда инде “вероятно” (“мөгаен”) сүзе кулланылмый һәм автор инде зур ышаныч белән бу сүз грек тамырларына барып тоташа, дип яза”, – ди Әнвәр Хәйри.
Әлеге дә баягы Д.Мишин 2002 елда Мәскәүдә “Сакалиба” (славяне) в исламском мире в средневековье” дигән 365 битле китап та бастырып чыгара.
Белмичә, абайламыйча җибәргән төгәлсезлек – хата булса, белә торып җибәрелгән хата олы ялганга әйләнә. Китапны тәкъдим итүдә катнашкан галимнәр арасында: “Һәр милләт үз тарихын үзе өйрәнергә тиеш”, – диючеләр булды. Икенчедән, галимнәр әйтүенчә, тарих язу еш кына аерым бер идеологиягә хезмәт итә. “Академик Х.Френ, профессорлар В.Григорьев һәм А.Ковалевский кебек шәрыкне өйрәнүче галимнәр, мәсәлән, ибне Фадлан сәяхәтнамәсен бөекдержавачыл шовинистик идеология карашларыннан чыгып тәрҗемә иткәннәр”, – ди Әнвәр Хәйри. – Мәсәлән, Френ алдына болгар-татар тарихының нигез ташы булган әлеге сәяхәтнамәне славян-рус тарихының чишмә башы итү бурычы куелган һәм ул бу бурычны үтәгән. Икенче галим А.Ковалевский да Х.Френны өлге итеп алып, әлеге бурычны хәтта арттырып үтәгән. Профессор Ф.Галимуллин әйтүенчә, Ковалевский тәрҗемәсендә 107 сүз ялгыш мәгънәдә бирелгән. Күз алдына китерәсезме – хәтта бер ялгыш сан, бер ялгыш сүз дә тарихны әйләндереп күрсәтергә мөмкин. Ә монда болгар бабаларыбыз тарихына кагылган йөздән артык сүзнең башка мәгънәдә бирелүе хакында сүз бара. Әнвәр Хәйри исә сәяхәтнамәнең һәр сүзенә җентекле тикшерү уздырган, фәнни тәңгәллеккә, гаделлеккә омтылган.
Академик Индус Таһиров әйтүенчә, Әнвәр Хәйри гарәп телен яхшы белү өстенә милләт тарихыннан бик мәгълүматлы галим. Ризаэддин Фәхретдин, Шиһабетдин Мәрҗани кебек шәхесләребез хезмәтләрен өйрәнүе дә аңа фәнни төгәллеккә ирешергә ярдәм иткән. Сүз уңаеннан әйтим әле: Ә.Хәйри әлеге шәхесләребез хезмәтләрен күптомлы итеп чыгаруга әзерли. Профессор Тәлгат Галиуллинның бер фикере дә кызыклы гына. “Язма мирасыбыз зур дип мактансак та, чыганакларыбызны өйрәнү җитми әле. Ибне Фадлан үз сәяхәтнамәсен, читтән күзәтеп йөрүче буларак, ни күрсә – шуны яза, язганнарында фантазиясен эшкә җиккән булырга да мөмкин. Шуңа күрә башка чыганакларны да өйрәнеп, ибне Фадлан хезмәте белән чагыштырып карарга кирәк”, – дигән иде ул. Димәк, тарихчы галимнәребез алдында күпме эш тора әле.
Аннан соң галимнәр Ә.Хәйринең китапны ике телдә: татар һәм рус телләрендә чыгаруын хупладылар, бу Мәскәү галимнәре өчен дә файдалы булыр, диделәр. Шул ук вакытта “сөземтәсен алып” киң катлау укучыларга аңлаешлы телдә аерым китап итеп чыгарырга да тәкъдим иттеләр, инглиз теленә тәрҗемә итәргә кирәк, диючеләр дә булды.
Әйбәт фикерләр бу, татарның кем икәнен бөтен дөнья белер иде, чөнки, галимнәр әйтүенчә, Ә.Хәйри китабы – татар тарихын, Болгар дәүләтенең югары дәрәҗәдә ислам культурасына кереп китүен өйрәнүдә алга таба бер яңа адым.
Риман ГЫЙЛЕМХАНОВ
в„–54 | 03.04.2013