Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Кайсы авылларга су басу куркынычы яный (КАРТА)

$
0
0
04.04.2013 Җәмгыять
Әгәр дә быел яз кинәт кенә килеп, җылытып җибәрсә, республика торак пунктларының узган ел белән чагыштырганда да зуррак зыян күрүе ихтимал.

Әлеге фикерне журналистлар белән очрашу вакытында Татарстанның гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры вазифаларын башкаручы Николай Суржко җиткерде.

Быелгы яз төрле көтелмәгән хәлләргә бай һәм иң аңлаешсыз ел фасылы булырдыр, мөгаен. Ник дигәндә, аның ни рәвешле «хәрәкәт итәчәген» Татарстанның гидрометеорологлары да төгәл генә фаразлый алмый, хәтта. Барысының да җаваплары бертөрле - язның нинди булачагын яз үзе күрсәтер.

«Март ае карга аеруча бай булды. Бер ай эчендә Татарстанның көнбатыш районнарында 3 айлык нормага кадәр кар яуды. Бу күрсәткеч бездә берникадәр борчу тудыра. Апрельдә һава торышы кинәт җылынып, кар бик тиз эресә, су басулар бик зур хәвеф-хәтәрләргә китерергә мөмкин», - дип белдерде Николай Суржко үзенең чыгышында. Ул китергән мәгълүматларга караганда, әгәр дә республикада язгы ташу иң куркыныч сценарий буенча була калса, 41 районның 276 торак пунктына һәм анда яшәүче 24 меңнән артык кешегә зыян килергә мөмкин (узган елгы су басулар вакытында 20 муниципаль район зыян күргән иде).

Җитәкче белән Татарстан гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау буенча идарәнең гидрология бүлеге җитәкчесе Алексей Соколов та килеште. «Чыннан да, кар тиз эресә, җир артык суны үзенә сеңдерә алмаячак», - дип белдерде ул үзенең чыгышында. Бу исә су басулардан котылып булмаячак, дигән сүз.

Республикада язгы ташуга әзерлек һәм аны кисәтү буенча эшчәнлек тулы көченә бара һәм инде әкренләп ахырына якынлаша. Гадәттән тыш хәлләрне булдырмый калу һәм аның нәтиҗәләрен юкка чыгару өчен барлыгы 25 меңнән артык кеше, 6 меңгә якын махсус һәм автотехника, 3 вертолет җәлеп ителгән. Махсус күнегүләр дә башланып киткән инде. Барлыгы 60тан артык шундый күнегүләр уздырылыр, дип планлаштырылган. Аларның 30ын уңышлы гына үткәреп җибәргәннәр дә. Хәзерге вакытта исә су басудан зыян күргән кешеләрне вакытлыча урнаштыру өчен махсус урыннар әзерләнә.


Рәмзия ЗАКИРОВА

в„– |

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>