Татарстан гимнын хәзер тыңлап кына түгел, җырлап та була. 20 ел дәвамында көй буларак кына яңгыраган гимн быел сүзле дә булды инде. Сез аның текстын ятладыгызмы инде?
Римма РАТНИКОВА, Татарстанның Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе:
– Миңа, Дәүләт гимны сүзләрен сайлау өчен булдырылган махсус комиссия рәисе буларак, авторлар белән бергә редакцияләү эшендә дә катнашырга туры килде. Гимн сүзләрен һәр өтеренә, ноктасына кадәр беләм.
Равил ХӘЙРУЛЛИН, “Көрәш” татар-башкорт спорт көрәше федерациясе директоры:
– Безнең чараларда Татарстан гимны һәрвакыт яңгырый. Тиздән аның тулы вариантын куллана башлаячакбыз. Әлегә гимн сүзләрен яттан белмим. Аны белү кирәк дип саныйм. Татарстан данын яклап чыгыш ясаган көрәшчеләр өчен бигрәк тә.
Павел ГУСТОВ, Казан дәүләт яшь тамашачылар театры артисты:
– Мин гимн сүзләре кабул ителү һәм аларның рус теленә тәрҗемә ителүеннән хәбәрдар, яңалыклар белән танышып барам. Әмма өйрәнәчәкменме-юкмы – анысын әлегә төгәл әйтә алмыйм. Чөнки, минемчә, илнең, республиканың гимны балачакта өйрәнелергә тиеш. Безнең балачакта бу шулай иде. Мин ул вакытта өйрәнгән гимнның беренче куплетын әле дә хәтерлим. Бу – СССР гимны. Гимнны белү кирәк. Россиянең дә, Татарстанның да гимны мәктәпләрдә өйрәтелергә тиеш дип саныйм.
Гөлнара ГЫЙНИЯТУЛЛИНА, Иркутскиның “Байкал дулкыны” татар-башкорт яшьләр үзәге җитәкчесе урынбасары:
– Татарстанның Дәүләт гимны сүзләре кабул ителү турындагы яңалыкны ишеттем. Әмма әлегә гимн сүзләре белән таныш түгелмен. Иркутскида татар яшьләре өчен оештырылган чаралар башланганда һәм тәмамланганда без, гадәттә, “Туган тел” җырын җырлыйбыз. Берләштерү чарасы буларак, безне Татарстан белән бәйләүче тагын бер чара буларак, безгә республиканың Дәүләт гимны белән дә таныш булырга кирәк дип уйлыйм. Якын киләчәктә гимнны төрле чараларда кулланып, үзебездәге татар яшьләрен аның белән таныштырырбыз.
Динар ШӘЙХЕТДИНОВ, мәгълүмати- технологияләр өлкәсе белгече:
– Татарстан Дәүләт гимнының көйдән җырга әйләнүен хуплыйм. Бу – кирәк эш. Татар милләте дөньяның төрле почмакларында таралып яшәгәнгә, ул берләштерү чарасы буларак та мөһим. Гимн сүзләре кайдадыр күземә чалынды, яттан белмим. Махсус ятламаячакмын, берничә тапкыр ишеткәч, хәтергә кереп калыр дип өметләнәм.
в„–--- | 05.04.2013