Чистайда гомер итүче Сәрия Урманчееваның ярдәмгә мохтаҗ икәнен газетаның 18 гыйнвар (№ 8-9), 15 февраль (№ 28) саннарында язган идек. Аңа табиблар “өлкәннәрнең спиналь амиатрофиясе” дигән диагноз куйган.
Газетага язмалар басылып чыкканнан соң, Сәрия Урманчеевага ярдәм кулы сузучылар табылды. Ул җыелган акча белән Мәскәүгә күзәнәкләр тапшырырга барып кайтты. “Май клетчаткасы белән кан бирдек. Болар күзәнәкләр үрчетү өчен эшләнелә икән. Табиблар, күзәнәкләрең тере, тиз үрчи, дип сөендерделәр. Бик күп кан анализлары тапшырдым. Хәлем булмагач, башым әйләнгәч, авыруым аркасында дип кайгырган идем. Баксаң, миндә анемия дә икән. Шушы көннәрдә Мәскәүдән тагын бер хәбәр килде. Күзәнәкләр тиз үрчү сәбәпле, операция көнен үзгәрткәннәр. 10 апрельдә анда булырга кирәк инде. Әмма моның өчен акчам җитәрлек түгел”, – ди Сәрия ханым.
Бу гаилә үзенә ярдәм кулы сузучыларга бик рәхмәтле. Бер мөмкинлек тә булмаса, кредит алып карарбыз инде, ди алар. Яхшы кешеләр ярдәм итәр, дигән өмет тә яши күңелләрендә. Андыйлар өчен реквизитлар шул ук кала.
Гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган укытучының мондый көнгә калуы күңелне әрнетә. Ничек тә ярдәм итәсе иде үзенә. Бергәләшеп өлеш кертсәк, без тагын бер кешенең гомерен саклап, аны бәхетле итә алабыз бит.
Реквизитлар:
Получатель: Урманчеева Гельсария Шарипжановна
Наименование банка: Сбербанк России ОАО Чистопольское отделение №2555/053 г. Чистополь, ул. Ленина, д. 2а
Банк получателя: Волго-Вятский банк СБ РФ
Кор. счёт 30101810900000000603
Расч.счёт 30301810942006006215
БИК 042202603 КПП 165202001
Код КОНХ 96130 ИНН 7707083893
Код ОКПО 02821853
Лицевой счет : 42307810662154523695/48
Шулай ук телефон номерына да акча салырга була:
89656066200
Хәбәрләшү өчен телефон:
89274385613
Гөлгенә ШИҺАПОВА
в„–55 | 05.04.2013