24.07.2012 Җәмгыять
Кырым татарларының милли гимны, гербы һәм флагы булдырылды. Әлеге символлар бишенче милли Корылтайның дүртенче сессиясендә расланды. Корылтай 21-22 июль көннәрендә Симферополь каласында узган иде. “Зәңгәр - күк төсендәге тукыманың югары почмагында алтын агач тамга - кырым ханнарының нәсел гербы сүрәтен кырым-татар халкының милли әләме итеп санарга”, диелә Корылтай карарында.
---
№--- | 24.07.2012

Документта расланганча, милли әләм һәм гимн кырым-татар халкының аерылгысыз атрибутлары булып санала. Алар бердәмлекне, буыннар тыгызлыгын раслаучы, үз азатлыгы өчен күпгасырлык көрәшне күрсәтүче символлар буларак кабул ителә.
Ә кырым татарларының гимны итеп Номан Челебидҗиханның “Ant Etkenmen” (“Мин ант иттем”) әсәре алынды .Челебидҗихан 1885 елда туган, 1918 елның 23 февралендә большевиклар тарафыннан Севастопольдә атып үтерелгән. Ул Кырым мөселман башкарма комитетының рәисе, Кырым, Белорусия, Польша, Литва мөселманнарының мөфтие, Кырым халык республикасы милли хөкүмәтнең соңгы башлыгы булып торган, кырым-татар әдәбиятының якты классигы.
---
№--- | 24.07.2012