Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Дин әһелләренә һөҗүм мөселман кинофестиваленә комачауламасмы? #6347

$
0
0
24.07.2012 Мәдәният
Сигезенче фестивальнең сайлап алу турына багышланган матбугат конферен­ция­сендә исә һәртөрле имеш-мимешләргә нокта куелды. Фестиваль 5-11 сентябрьдә узачак. Сайлап алу комиссиясе рәисе, сценарийлар авторы, профессор Әделша Агишев: «Фильмнарның күбесе – яхшылык белән явызлыкның мәңгелек көрәше турында. Ә бу көрәш выкытында еш кына елга булып кан ага, гаеп­сезләрнең җаны кыела. Без зыян күрүчеләрне чын күңел­дән кызганабыз. Әмма күптән түгел Казанны тетрәткән фа­җига фестивальгә тәэсир ит­сә, бездәге тынычлыкны бозарга маташучы явыз көчләрнең җиңүе булыр иде», – дип белдерде.

Мәдәният министрлыгында узган конференция Диния нәзарәтенең уку-укыту бүлеге җитәкчесе Вәлиулла хәзрәт Якуповны бер минут тынлык белән искә алып башланып китте.

Порнойолдыз ыгы-зы­гысы

Узган ел мөселман киносы фестиваленнән соң зур җәнҗал купты. Моңа Сибәл Кә­килли катнашындагы фильм­­ның бүләкләнүе, шау-шулы актриса Орнелла Мутиның кызыл келәмнән үтүе сәбәп булды. Комиссия исә быел мондый хилафлыклар кабатланмас дип ышандыра. Фильм­нарны «Мусульмане» тапшыруы җитәкчесе Василий Антипов, «Культура» киногазетасы редакторы Светлана Хохрякова, «Татаркино» директоры Владимир Батраков сайлый. Сайлап алу ко­миссиясенә «Манара» гомумроссия дини-фәнни журналының баш мөхәррире, РИУ проректоры Рөстәм Батров та ярдәм итә. Алар бергәләп фести­валь фильмнарының якын­­­ча исемлеген төзегән.

«Мөселман киносы фестивалендә әхлакый кагыйдә­ләрне истә тотып эшләргә кирәк. Кайбер фильмнарда ярымшәрә күренешләр, кайсыларында усаллык бар иде. Мөхтәрәм дин белгече фестивальдә күрсәтергә ярамаган картиналар турында ки­ңәшләрен бирде. Без үзебез дә начар фильмнарның исемлеген төзегән идек. Алга таба да киңәшләшеп эшләячәкбез. Хәер, безнең таләпләр дин белгечләренекеннән катгыйрак та әле. Тулаем алганда исә, фикерләребез туры ки­лә», – диде В. Антипов.

Әлегә кинофестивальгә 55 илдән 200 фильм тәкъдим ителгән. Тик бу соңгы саннар түгел әле. Чөнки катнашырга теләк белдерүчеләр һаман да бар икән. Фестиваль кысаларына туры килеп бетми дигән сылтау белән кире кагылган кинокартиналар да байтак.

Нәрсә карарга?

Комиссия рәисе Әделша Агишин бәйгедә «Югары кат, сул канат» (Франция), «Монда яңгырлар ява» (Ливан), «18 көн» (Мисыр), «Фәрештәгә хат» (Эстония), «Сараево балалары» (Босния), «Эт» (Татарстан) ди­гән фильмнарның җиңү ихтималы бар дип белдерде. Сүз уңаеннан, Татарстаннан 11 фильм тәкъдим ителгән. Алар фестиваль йогынтысында туган, ди кино тәнкыйть­челәре. Татарстанда кинематография аякка басмаса да, яшь режиссерлар фестивальдән илһам алды, юкны бар итеп, үз көчләре белән фильмнар төшерә башлады. Шундый эшләрнең тагын берсе «Команда» дип атала. Ул «Рубин» футбол командасы һәм Корбан Бәрдыев турында. Василий Антипов әлеге картинага өметле ки­ләчәк юрый. Команда фанатлары фильм барган көннәрдә кинозалларны штурмлар ди­гән фаразлар да яңгырады. Көчле картиналардан Гыйрактан «Безгә бәхет кирәк» дигәне дә аталды. Ул көрдкә кияүгә чыгып, иленнән киткән рус хатыны турында. Ире вафат булгач, героиня Россиягә кайтырга тели. Ләкин биредә үзенең яши алмаячагын аң­лый.

Голливудмы, Кончаловскиймы?

Гадәттәгечә, фестивальнең ачылу һәм ябылу тантаналарына мәртәбәле кунаклар чакырыла. Әлегә ачылу тантанасында катнашачак кунаклар ачыклана. Андрон Кончаловский белән Дмитрий Певцов фестивальгә киләчәкләрен раслаганнар икән инде. Аларның беренчесе күчтә­нәчкә үз фильмнарын алып килсә, икенчесе музыкаль проектын тәкъдим итәргә җые­на. Ә зур йолдыз Голливудтан ук килә ди. Аның исемен әле сер итеп тоталар.


Гөлинә ХИСАМЕТДИНОВА

№146 | 24.07.2012

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>