Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Компьютерчы... гинекологлар #6350

$
0
0
25.07.2012 Җәмгыять
Тормышыбызга компьютер үтеп керде дип сөйләнсәк тә, абсолют күпчелек (нигездә, урта буын) аны беләмме-беләм кадәр генә үзләштерә алды (дөрес, авылда яшәүче өлкәнрәкләр арасында да аны үзлегеннән программистлар дәрәҗәсендә өйрәнүчеләр бар). Үзеңә кирәк кадәресен белү ярап торса да, “колачлап йөзгән”нәрдән аермалы буларак, бу төркем еш кына шактый кыен (һәм мәзәкчән) хәлләргә дә кала.

Үземнең дә, компьютер алгач, аңа өйрәтә торган китап эзләп, берничә кешене аптыратканым хәтердә. Барысы сүз берләгәндәй: “Компьютер үзе китап бит инде ул, нәрсә сорасаң, шуңа җавап бирә, кайсы төймәгә басасын әйтеп тора”, – диделәр. Бел­гән кешегә китап та, белмә­гәнгә серләр дөньясы шул ул. Әйтик менә бер чорда, нормаль гына эшләп утырганда, берәр “операция” “катып” калып, “Что это такое?” дигән язу пәйда булып җәфалады. Мондый чакларда үзем компьютерны тирги идем: “Мин каян белим? Син миннән тү­гел, мин синнән сорарга тиеш!” Мондый хәлләр бигрәк тә электрон хат юллаганда күп кабатланды. Тагын бер чорда буш битләр китеп изалады. Бөтенесен дөрес эшлим, юк, буш битләр китә. Интернет операторын үзгәрт­кәч кенә мондый кыенлыклардан котылдым.

Берничә ел тәҗрибә туплагач, шуны аңладым: компьютер ул бик акыллы булса да, ишәк кебек киребеткән – саксызлыгың, игътибарсызлыгың белән ялгыш башка төймәгә кагылып киткәнсең икән, башта “кушылган эш”не “онытып”, яңасына тотына. Яки үзеннән-үзе әллә ниткән кисәтүләр чыгара яки башка ”мөгез”ләр уйлап табып кына тора. Син хет шартла, хет ярыл, әмма тиешле урынга басмыйча, ул “урыныннан да кузгалмый”. Юкса белгән ке­шегә берни түгел: “каядыр” кереп, “ниндидер” төймәләргә генә басасы да ялгышып баскан теге төймәңә янәдән кагылып кына аласы... Ә кайсыбер кисәтүләр бөтенләй ялган тревога булып чыга, ябасы да эшне дәвам итәсе генә... Тик махсус белеме булма­ган яки тәҗрибәсе, кү­некмәсе аз булган кеше әле боларны белеп, аңлап өлгергәнче...

Һәм китә инде таныш компьютерчының башын катыру операциясе. Ул еш кы­на телефон аша башкарыла. “Ме­­нә әйбәт кенә эшләп утыр­ганда... – дип башлана ул һәрвакыт, – шундый-шундый сүзләр чыкты”, – дип дәвам итә. Телефонның теге башындагы информатика укытучысы (авылларда еш кына аларга мөрәҗәгать итә­ләр) читтән торып кына сиңа юнәлеш бирә. “Экранда уңда, өстә шундый-шундый билге бармы, шунда кер, аста бер язу чыктымы, шуның уң ягындагысына бас... Язу берәү ге­нәмени? Алайса, яп та, кабат экрандагы билгене игътибар белән кара. Әһә, дөрес басма­гансыңмыни, чыктымы теге ике язу? Бастыңмы? Нәрсә чыкты? Баганалы исемлекмени? Тәк, бер-ике-өч... өстән дүртен­чесенә, әй, юк, бишенчесенә басып кара әле...

Кыскасы, үзе кулы белән тотып эшләсә, секундлар эчендә төзәтелергә тиешле хатаны “ерып” чыгу кайчакта шактый озакка сузыла. Ялгышның нилектән килеп чыкканын да аңларга, эзлеклелекне хәтердән генә истә дә тотарга кирәк бит әле. Мондый нәрсәләр еш кына хә­тердә калмый, кул үзе автомат төстә эшли ләбаса. Шунлыктан бу процесс җиңел­ләрдән түгел. Өстәвенә ярдәм сорап шалтыратучылар да аз түгел. Бигрәк тә укытучыларга ноутбуклар өләшкәннән соң, өлкән коллегала­рының сораулары артты... Шушындый читтән торып кына би­релгән “дәрес”ләр бе­лән изаланган бер укытучы: “Карале, без дә гинекологлар кебек, берни күрми эшлибез икән бит”, – дип нәтиҗә ясаган диләр. Замана китереп чыгарган тагын бер яңа һө­нәр, димәк...


Гөлсинә ХӘБИБУЛЛИНА

№146 | 24.07.2012

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>