Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Халыкны исерткеч эчемлекләрсез ял итәргә өйрәтәләр

$
0
0
18.04.2013 Җәмгыять
Татарстан халкы алкогольле эчемлекләрсез генә күңел ачу һәм төрле бәйрәмнәр уздыруны гадәти хәл итеп кабул итәргә тиеш. Дөрес яшәү рәвешен алдынгы карашлы, дөнья белән бергә атлаучы шәхесләр сайлый.

28 апрель көнне «Кара күл» паркында узачак «Аеклар бәйрәме» чарасы нәкъ менә әлеге шигарь астында үтәчәк. Аның максаты - халыкны исерткеч эчемлекләр кулланудан баш тартырга өндәү, алар арасында дөрес яшәү рәвешен пропагандалау. Чара Казан башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты, «Сайлау» бәйлелекләрне кисәтү үзәге һәм республиканың наркологик диспансеры тарафыннан үткәрелә.

«Җәмгыятьтә, бигрәк тә яшьләр арасында, алкоголь куллану норма итеп кабул ителә. Андыйларга кырын караучылар да, бармак төртеп күрсәтүчеләр дә юк. Халыкның бу начар гадәткә булган ялгыш карашын үзгәртергә кирәк, моның өчен махсус стратегия булдыру мөһим», - дип саный чараны оештыручылар.

«Аеклар бәйрәме», әлбәттә инде, исерткеч эчемлекләрсез генә узачак. Анда катнашучылар сәламәт ял итүнең төрле формалары белән танышачак. Күпләр исә бу көнне беренче мәртәбә алкогольдән башка генә күңел ачып караячак.

Әлеге бәйрәмнең программасына килгәндә, ул бик тә кызыклы булырга охшаган. «Кара күл» территориясендә берничә ял мәйданчыгы эшләячәк. Шуларның берсе спорт уеннарына багышлана. Анда төрле яшь категорияләре өчен махсус спорт ярышлары уздырылачак. Фән белән кызыксынучылар исә интеллектуаль-тарихи мәйданчыкка рәхим итә ала. Монда бәйрәм кунаклары игътибарына төрле викториналар, мантыйкый мәсьәләләр, Россия һәм бөтендөнья тарихы турында күргәзмә һәм анимацияләр тәкъдим ителә.

Бәйрәмнең иҗади өлешендә исә чарада катнашучылар төрле мастер-классларда катнаша, төрле өлкәләрдә иҗади белемнәрен ныгыта алачак. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен аерым бер мәйданчыкта күңел ачу чаралары уздырылыр, дип уйланыла. Ахырда исә барлык кунаклар да чәй табынына чакырылачак.

«Аеклар бәйрәме»нә теләге булган һәркем рәхим итә ала. Бу чара берәүне дә битараф калдырмас, күпләр дөрес яшәү рәвешенең ни дәрәҗәдә мөһим булуын, ниһаять, аңлар, дип өметләнә оештыручылар. 


Рәмзия ЗАКИРОВА

в„– | 17.04.2013

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670