Бер танышымның туганы урыс егетенә кияүгә чыкты. Татар авылында оныгын өф-өф итеп тәрбияләп үстергән әбисе кан елый икән.
“Үзебезнеке беткән идемени сиңа? Урамга чыгарлыгыбызны, кеше күзенә күренерлегебезне калдырмадың бит”, – дип баштарак кияүне йортларына да кертергә рөхсәт итмәгән. “Соң урыс егете белән йөргәнен белмәгәннәрмени?” – дип кызыксынам танышымнан. “Бер ел күрешкәннәрен белгәннәр, әмма болай гына йөри дип уйлаганнар. Кияүгә чыгар дип башларына да килмәде”, – ди.
Дөрес, мондый очраклар адым саен диярлек булып тора. Әмма танышымның бөтен гаепне кызга гына аударып калдыруы сәеррәк, әлбәттә. “Ничек инде ул, әти-әнисе татар булып, урыс егетенә кияүгә чыга ала? Туйны урысча алып барырга туры килде инде, кодагыйлар татарча аңламый бит”, – дип ул хисләрен тыя алмыйча ярсый-ярсый сөйләвен дәвам итте. Ә әти-әнисен, әбисен гаепләргә теләми иде. Бу вәзгыятьтә бөтен гаеп кызга йөкләнгән иде. Хәзер инде аларның туганлык җепләренең югала башлавына да бу никах сәбәпче булган.
Катнаш никахлар күбрәк булган саен, күбебез моңа игътибар итмәскә тырыша. Чынлап торып уйласаң, милләт буларак саклануның иң зур проблемасы бу. Бүген Интернет сәхифәләрендә әлеге мәсьәлә хакында шактый бәхәсләр бара. Бервакыт бер кызның: “Мөселман кызы христианга кияүгә чыгарга тели”, – дип язган фикеренә тап булдым. Ул үзенең эчке кичерешләрен әйтеп, кемнәрдәндер киңәш сорарга, хисләрен бушатырга теләгән. “Мин – мөселман кызы, христиан егетенә кияүгә чыгарга телим. Үземне артык дини дип тә әйтә алмыйм. Гаиләмнең катнаш никахларга каршы икәнен беләм, бу хакта өйдә һәрвакыт гауга чыга. Мин кияүгә чыгасы урыс егетен инде ун еллап беләм. Дөрес, минем әти-әнием дә артык дини түгел. Әмма әтиемне барыннан да бигрәк әбинең каршы булуы борчый, чөнки әби беркайчан да ризалыгын бирмәячәк. Хәзер булачак ирем ислам динен кабул итәргә дә вәгъдә итте. Әмма минекеләр аның динен алыштыруына ышанмыйлар. Миңа нишләргә?”
Әлбәттә, бу кызның бәргәләнүе урынлы. Мондый каршылыкка дучар булган егет яки кыз: “Йә мине сайлыйсың, йә әти-әниеңне”, – дип ультиматум куярга да күп сорамый.
Коръәннең “Хатыннар” (Әл – Ниса) сүрәсендә кызның язмышы өчен әтисе җавап бирә диелгән. Гомумән, Коръәндә мөселман кызына ислам динендә булмаган ир-атка кияүгә чыгарга ярамый диелә. Әйткәнебезчә, кызның кемгә кияүгә чыгуын, иң әүвәл әтисе хәл итә. “Егет тәүбә итеп, мөселман динен кабул итеп, шәригать кануннарын үтәп яшәгән очракта әлеге никахка фатиха бирелә.
Шул ук вакытта татар гаиләсендә үсеп, рус егетенә кияүгә чыгып, христиан динен кабул иткәннәр дә очрый арабызда. Бер-беребездән башка яши алмыйбыз, дип өйләнешкән парларның гаугалары гадәттә бала тугач башлана. Мин бу хакта уйланганда, еш кына Туфан ага Миңнуллиннның “Илгизәр + Вера”сын искә төшерәм. Драматург аны тормышыбыздан алып язган. Өйләнешеп, бер елдан тәпи йөри башлаган улын әти кеше чукындырырга кирәк, ә кызның гаиләсе сөннәткә утыртырга кирәк, дип тарткалаша башлый икән, димәк, арада низаг башланды дигән сүз. Гадәттә, ызгыш-талаш булмасын дип, рус егетенә кияүгә чыкканнар христиан динен кабул итә.
Менә шулай бервакыт мәчеткә бер ханым килеп керде. Әнисе үлеп киткән, ә ул аны соңгы юлга озату өчен мөселман кануннары буенча нәрсә кирәген белми икән. “Гафу итегез инде, – диде ул үзенең камил татарча белмәвеннән оялып. – Кая барырга кирәклекне белмәдем дә сезгә килдем”. Күңеле тулып китеп, елап та җибәрде. Үзе исә нәрсә кирәген кәгазьгә теркәп яза бара иде. “Урыска чыккан идем, балаларыбыз туды, христиан динен кабул иттем, – диде ул, кинәт кенә үз тормышын бәян итеп. – Өебездә татар теле дә бетте, мөселманлык та югалды. Мин әти-әнинең бердәнбер кызы идем. Ул минем рус егетенә кияүгә чыгуыма теше-тырнагы белән каршы булды. Тыңламадым. Күптән түгел ирем үлеп китте. Менә хәзер әни. Үләр алдыннан: “Ходай хакы өчен сорыйм, мине мөселманча күм. Бу – минем соңгы васыятем”, – дип әйтеп калдырды. Әнием үлгәч кенә үземнең гаебемне аңладым. Яңадан мөселман диненә кайта алырмынмы икән? Югыйсә, күңелемә тынычлык ала алмыйм”, – диде.
“Тәүбә итәргә кирәк”, – диде хәзрәт. Апаның күзендә очкыннар кабынды. “Ничек итеп, анысын да язып алам”, – диде ул сумкасыннан янә кәгазен чыгарып. Күпме еллардан соң иманга килүгә әнисенең үлеме этәргән иде аны. Бүгенге яшьләрнең, мин аны яратам, дип хискә таянып яшәве дә бу апаның язмышы кебек тәмамланса...
Алсу ХӘСӘНОВА
в„–67 | 19.04.2013