Быел безнең бакчага башка милләт балалары йөри башлады. Үзләре белән аралашкач, Кореядан килгән кешеләр икәне аңлашылды. Мин бу гаиләне бик күптәннән күзәтеп йөрдем. Бик ачык күңелле, мөлаем, итагатьле булгач, алар белән бик тиз дуслашып киттек. Татарстандагы тормыш, мондагы кешеләр турындагы фикерләре дә бик кызыклы.
Еш елмайсаң – картаймыйсың
Әлеге гаилә Царицыно бистәсендә яшәп ята. Чжу Сун Мен белән Сон Сомиа карап торышка студент кебек кенә күренәләр. Иренә – 37, хатынына 32 яшь икәнленә ышанмассың да. “Беркайчан да кешегә ачу сакламыйбыз. Һәркем белән җылы мөнәсәбәттә булырга тырышабыз. Начарлыкка да яхшылык белән җавап бирәбез”, – ди Сомиа ханым.
Әлеге гаилә Көньяк Кореядан Казанга 2007 елда килгән. “Килгәч тә, ике ел рус телен өйрәндем. Мин – рәссам. Матур итеп картиналар ясарга яратам. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлап, аспирантурада укыйм. Шулай ук Россия Фәннәр академиясендә дә белем алам. Буш вакытларда корея телен укытам”, – ди Сун Мен.
Хатыны Казанга килеп бер ел гына укып алган. Аннан соң бер-бер артлы ике бала алып кайткан. Казанга күченгәндә бер яшьлек уллары Сете булган инде. “Ике баламны биредә табарга туры килде. Ул вакытта кызык хәлләргә калып беттем. Бездә медицина ярдәме – тулаем шәхси кулларда. Аз гына акчаңны түлисең дә, сиңа хезмәт күрсәтәләр. Туган илемдә улымны тапканда кендеген кисәргә әтисен керттеләр. 30 минут узгач, бөтен гаиләбез белән бер бүлмәдә яттык. Шәфкать туташлары шулкадәр игътибарлы – юындыралар, баланы карыйлар. Син рәхәтләнеп ял итәсең. Казанда да шулай дип торам. Юк, нинди ул?! Бала таба башлагач, сине сүгеп бетерәләр. Янәсе, әллә нинди ярамаган эш эшлисең. Аннан соң ял итеп яту да юк. Тиз генә торып үз-үзеңне көйли башлыйсың. Баланы да еш китерәләр. Өченчесен алып кайтканда мондагы тәртипне азмы-күпме чамалый идем, шуңа күрә барысына да әзер булдым”,– ди Сомиа.
Сездә кеше ял итә алмый
“Читтән килгән кешегә төрлечә караш бар, – ди Чжулар. – Әмма мондагы кешеләр күп эшли, аз акча ала. Бездә киресенчә. Сездә тормыш тынгысыз. Гаилә дустыбыз Алисә Шәмсетдинова гел ярдәм итеп тора. Бакчага балаларны урнаштырырга ярдәм итте.
Бакча тәрбиячеләре балаларны мактап бетерә алмый. “Сетега математиканы бер генә аңлаттык. Хәзер барысын да бер ялгышсыз эшли. Бик башлы балалар. Әти-әниләре исә һәрвакыт рәхмәт әйтеп кенә торалар”, – ди тәрбияче Нурзия Билалова. “Алдан бер бакчага йөреп алган идек. Анда улымны: ”Син – кытай!” – дип үчекли торган булганнар. Шуңа да бик теләп йөрмәде. Биредә исә төрле түгәрәкләргә йөри. Татарча өйрәнеп килә”, – ди Сомиа. – Мин баламны көнозын караган тәрбиячеләргә рәхмәтле генә. Бервакыт улым егылган. Битендә күгәргән җире бар. Тәрбияче яныма килеп гафу үтенде. Мин, борчылмагыз, өйгә кайткач, дарулар сөртермен, дидем. Шунда бер ханым: “Нигә бакча мөдиренә кермисең? Тәрбияче өстеннән шикаять яз”, – диде. Алай зарлану дөрес түгел дип уйлыйм”.
Бергәләшеп яшибез
Казанда кореялылар бер-берсенең хәлен белеп, тату яшиләр. ”Бер-беребезне беркайчан да авырлыклар алдында калдырмыйбыз. Әлеге яши торган йортыбызны да Кореядан килгән якташыбыз сатып алган, безгә биреп тора. Торган өчен бик аз акча түлибез. Кичләрен бергә җыелабыз. Өйнең бер ягында сыйныф та оештырдык. Атнага бер көн туган тел дәресләре уздырабыз. Минем бик тә татар телен өйрәнәсем килә. Тик әлегә барып чыкмый. Киләчәктә, һичшиксез, өйрәнәчәкмен”, – ди Сомиа.
Гөлгенә ШИҺАПОВА
в„–65 | 23.04.2013