Апрель – безнең өчен аеруча кадерле ай. Табигать уянганда, “Тукай шаукымы” башлана. Әйе, мин аны шулай атарга булдым. Дөрес, күпләр Тукай иҗатына багышланган төрле чаралар үткәреп, әдибебезне зурлый анысы. Ә кайберәүләр ничек тә аның исемен йөрткән премияне алып калырга ашыга. Соңгы елларда бу, чыннан да, шаукымга әйләнде.
Арчадагы Тукай
Бу юлы Тукай эзләрен барлауны бөек шагыйребезгә иҗат дәрте биргән Арча районы Яңа Кырлай авылыннан башларга булдык. Биредә инде өч ел рәттән “Тукай укулары” уза. Татарстан Мәгариф министрлыгы тарафыннан оештырылган әлеге чарада бөтен республика район-авылларындагы мәктәп укучыларының фәнни-эзләнү эшләре тикшерелде. Бу бәйге Габдулла Тукайның иҗатын, тормыш юлын гына колачламады. Үзем жюри төркемендә булганга, әлеге чараның “эчке кухнясы”н энәсеннән җебенә кадәр өйрәнергә туры килде. Без “Туган ягым әдибе” дип аталган номинациядәге эшләрне тикшердек. Һәр төбәктә яшәүче үз ягының әдибе турында инша язган. Дөрес, болар арасында профессионаллар да, үзешчән язучылар да бар. Әйтик, Әлки районындагы Базарлы Матак авылы кызы Сөембикә Мурадыймова Нәби Дәүли иҗатын тирәнтен өйрәнгән иде. “Татар әдәбиятыннан гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты”нда Нәби Дәүли исеме юк икән. Дәреслекләрдә аның иҗаты бөтенләй диярлек өйрәнелми.
Хәер, Тукаебызны да юньләп белеп бетерә алмыйбыз әле. “Бервакыт композитор Риф Гатауллин Казандагы бер мәктәпкә баргач: “Габдулла Тукайны беләсезме?” – дип сораган. Берникадәр тынлык урнашканнан соң: “Тукай – сезмени?” – дигәннәр аңа”. Тукай фонды президенты Риман Гыйлемханов бу вакыйганы балаларга сөйләгәч, чарага җыелган укучылар рәхәтләнеп көлешеп алды. Без әдипне үз җирлегебездә артык зурламыйбыз да, белергә кирәк дип тә тапмыйбыз, күрәсең. Ә Җаек шәһәрендә Тукай яшәгән, эшләгән биналарның барысын да саклап калганнар икән. “Әйтик, Кытайда яшәүче татарларның әдибебезнең иҗатын тирәнтен белүләре шаккатырды мине”, – диде Риман Гыйлемханов.
“Тукай укулары”нда 35 районнан дүрт йөзгә якын укучы катнашкан. Сигез район исә Тукайга битарафлык күрсәткән.
Чарадан соң әдибебезнең Яңа Кырлай авылындагы музеена юл алдык. Бирегә килүчеләр ел саен ниндидер үзгә экспонат, яңалык эзли. Бу юлы укучыларны Тукайны Кырлай авылында тәрбиягә алган Сәгъдетдин Шәмсетдин улы Салиховның шәҗәрәсе белән таныштырдылар. Һәркемнең игътибарын бигрәк тә музей юлы буенда гаскәр кебек тезелеп калган Тукай әкиятләренең геройлары җәлеп итә. Тик бу юлы алар җәлеп итәрлек хәлдә түгел иде. Кар эреп бетүгә, әлеге сыннар ала-кола булып калган. “Гипс сыннарның буяулары озакка бармый, – ди музей җитәкчесе Тәлгат Гомәров. – 26 апрельгә кадәр буяп, матурайтып бетерербез инде”.
Тукай дибез, аның исемен дөнья күләмендә таныткан булабыз, премияләр тапшырабыз, әмма шундый бөек шәхес иҗат иткән геройларның сыннарын берәр металлдан ясарлык мөмкинлегебез юк микәнни?
Казандагы Тукай
Шагыйрь иҗатына булган шундый мөнәсәбәткә күңелем әрнеп, Казанга юл тоттым. Анда әдипне ничек кадерлибез икән? Әллә Тукайга игътибар түгәрәк юбилей уңаеннан гына артамы? Инде апрель башыннан бирле шагыйрьгә багышлап төрле чаралар үткәргән Тукай музееның хәле ничек?
– Әдипнең тууына 125 ел тулу уңаеннан, капиталь ремонтка дип 6 млн сум акча бүленеп бирелергә тиеш иде, – ди музей директоры Рәмис Аймәт. – Бу акчаны көч-хәл белән быел алдык. Түбәбездән су ага иде. Утыз елга якын ремонт әсәре күрмәгән бу бинаның эшен түбә ябудан башладык. Чөнки булган экспонатларыбыздан коры калуыбыз ихтимал иде. 4 млн ярым сум акча әнә шул эшләргә китте. Ә калган акча проект эшләренә тотыла.
Музей җитәкчесе әйтүенчә, бирегә кимендә 100 млн сум күләмендә акча кирәк булачак. Чөнки 27 ел элек төзелгән экспозицияләргә бернинди үзгәреш кертелмәгән. Аларны яңартасы бар, гомумән, бинаның эчке ягы төзекләндерү сорый.
Музейны авария хәлендә дип ябарга кирәктер, бәлки, дигән фикергә дә килгәннәр. Татарстан мәдәният министры бирегә килеп, бинаны карап чыккан. “Әмма Универсиадага кадәр калып торсын, аннан соң ябарбыз”, – дигән.
Бүген утыз елга якын үзгәрешсез торган экспозиция күпләрне канәгатьләндерми, билгеле. Мәктәп укучыларына бүген нанотехнологияләр белән яңартылган заманча күргәзмәләр кирәк. Хәтерлим әле, мондый экспозицияләр төзү өчен Тукайның 120 еллыгына музей бәйге дә игълан иткән иде. Музейның ишегадында, бакчасында “Шүрәле урманы” да булачак дип хыялландылар. Әмма әлеге дә баягы барысы да акча мәрәкәсенә барып тоташты. Хәтта “Болгар” кунакханәсендә китап кибетләре, нәшриятлар булган Тукай музее төзү турында да сүз кузгатканнар иде. Аның проектларын да эшләделәр. Әмма бүген хыяллар һавадагы торна хәлендә эленеп калды. “Болгар номерлары”н да сүтеп аттылар, анда Тукайга багышлап, ниндидер бүлмәләр эшләүләренә никтер күңел ышанып бетми.
Музей җитәкчесе Рәмис Аймәт, шагыйрьнең тууына 125 еллык юбилеена ярдәм итә алмассызмы, дип, Казандагы утызлап оешмага хат язып җибәргән. Шуларның берничәсе генә хатка җавап биргән. Вертолет заводының генераль директоры милләте буенча кореец икән. “Чынлап та Тукай музееның хәле мөшкелме, түбәсеннән су агамы?” – дип кызыксынып шалтыраткан.
Премия аша Тукайны ярату
Музейда ел саен Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә кандидатлар белән очрашулар үткәрелә. Газеталарга да бу шаукым, премия ыгы-зыгысы килеп керә. Кандидатлар хакында мәкаләләр языла. Менә шунда бөек шагыйрьгә булган мөнәсәбәтне тоеп өлгерәсең инде. “Минем турындагы язманы 15 апрельгә кадәр чыгарыгыз, югыйсә комиссия күрми кала”, – дип шалтырата берәү. Аның иҗатының премия алыр алдыннан гына күренүе нигә кирәк? Әгәр синең иҗатың Тукай бүләгенә лаек икән, аны комиссиядә утыручылар бик күп еллар дәвамында күреп, танышып килгән булырга тиеш ләбаса. Әгәр инде газетада чыккан мәкалә белән генә ялтырап калырга уйлыйсың икән, димәк, синең иҗатың дәүләт бүләгенә лаек түгел.
Тукай бүләге шагыйрьләргә яки язучыларга гына тиеш дигән фикер белән дә килешеп бетеп булмый. Шушы көннәрдә әдәбият һәм сәнгать әһелләре белән аралашканда: “Роберт Әхмәтҗанов, Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләм кебек шагыйрьләр хәзер юк инде”, – дип әйтүчеләрне еш ишетергә туры килә. Әгәр алар иҗатына тәңгәл килерлек әдипләребез юк икән, димәк, премияне тапшырмаска гына кирәк. Былтыр бит шулай эшләделәр. Сәнгать өлкәсендә дә талантларыбыз җитәрлек безнең. Әйтик, быелгы кандидатлар арасында Гөлзада Сафиуллинаның милләтенә куйган хезмәте шактый лабаса. Аның традициягә әверелгән “Сөембикә варислары” фестивале генә ни тора! Шулай ук Россия һәм Татарстанның халык артисты Алсу Гайнуллинаны да Тукай премиясенә лаек дип беләм.
Дөрес, үз вазыйфасыннан файдаланып, премия алучылар очрагач, мин аннан киммени, дип шаукымга бирелеп, каләм тибрәтүчеләрнең һәркайсы үзен кандидатлар исемлегенә куя башлады. Беркөнне бер ханым: “Адлер Тимергалинны Тукай премиясенә тәкъдим итәргә кирәк”, – дип шалтырата. “Без аны исән вакытта ук тәкъдим иткән идек инде. Беренче турга да үткәрмәделәр, төшереп калдырдылар”, –дидем. Әйе, Адлер абый кандидатлар исемлегендә дә теркәлмәгән иде. Аның күпьеллык иҗатын әнә шулай бәяләделәр. Нишләп соң без шәхесләрне үлгәч кенә искә төшерә башлыйбыз, бакыйлыкка киткәч, аларның кадерләре арта башлый? Исән чакта зурлыйк аларны.
***
Хастаханәдә язылган “Уянгач беренче эшем” дигән мәкаләсендә шагыйрь: “Бәхетсез милләтнең бәхетсез угылы, бәхетсез почмакның әсир былбылы”, – дип үз-үзенә бәя бирә. Без бәхетсезме, әллә инде үз-үзебезне бәхетсез итәбезме? Моңа җавапны һәркем үзенчә табарга мөмкин. Нәкъ менә Тукайга булган мөнәсәбәт шикелле.
Алсу ХӘСӘНОВА
в„–66 | 24.04.2013