Гадәттә җәмгыятьтә хатын-кызның мөслимә икәнлегенә ишарә ясаучы деталь булып берничә кат чорнап бәйләнгән яулык һәм тәнне тулаем каплап торган озын итәк яки күлмәк санала. Әмма югарыда әйтелгәннәр генә чын мөселман булу өчен җитәрлекме? Яулык һәм озын күлмәк эчендә кем яшеренә? Әлеге сораулар бик четерекле һәм күптәннән миңа тынгы бирми.
Әнием белән Г.Камал театрына “Мулла” спектаклен карарга бардык. Шыгрым тулы залда игътибарыбызны чиста татарча сөйләшкән бер гаилә җәлеп итте. Ике хатын-кыз һәм аларның балалары капчык сыман киң озын күлмәкләр киеп, кара төстәге калын яулык ураган иде. Күренеп тора: алар үзләрен чын мөселманнар дип саный. Татар хатын-кызларының болай киенеп йөрүе дөреслеккә туры килми дип санаганга, аларга әллә ни игътибар итмәскә тырыштым. Әмма гаиләнең үз-үзен тотышын күргәч, бигрәк тә гаҗәпкә калдым. Тәнәфестә әни кеше, сумкасыннан ризык чыгарып, балаларына өләште, янында утырган күршесе белән сөйләшә-сөйләшә, авыз ачты. Балалары басып та, йөреп тә ризыктан авыз итте. Мөселман буларак, бисмилла да әйтмәделәр, ашап бетергәч, дога да кылмадылар. Ә соңыннан киемгә чәчелгән валчыкларны идәнгә сыпырып төшерделәр. Бу күренештән соң миндә аларның чын мөселман булуына шик туды.
Әби-бабайлар өйрәткән кагыйдәләрне искә төшерик әле. Татар-мөселманнар бары тик кул юганнан соң гына ризыкка кагыла һәм табын янында гына авыз ача. Ризыкны авызга капканчы, бисмилла әйтә, ашап бетергәч, дога кыла. Өстәл янында беркем дә сөйләшми, һичкайчан теләсә-кайсы җирдә, бигрәк тә кеше күзе төшкән ризыкны, валчыкларын чәчеп ашамый. Бу кагыйдәләр бүген дә кулланылышта. Укытучы әнием укучыларын: “Тәрбиялелекнең беркайчан да модадан чыкканы юк”, – дип өйрәтә. Үзебезне дә шулай тәрбияләде.
Өс-башка килгәндә, татар хатын-кызларының киеме бөтенләй башкача булган. Бу турыда Википедия сайты да ачык мәгълүмат бирә. “Өс киеме комплексының нигезен күлмәк белән ыштан (ирләрдә соңрак – чалбар) тәшкил итә. Чын татар хатын-кызларның борынгы стильдәге күлмәге тоташ яки өзек буйлы, балаитәкле итеп тегелгән һәм төрле декоратив алымнар белән бизәлгән. Күлмәк өстеннән алъяпкыч яки камзул киелгән. Хатын-кызларның баш киеме итеп такыя, калфак, яулык, шәл саналган. Бала чакта кызларга ситсыдан такыя ясаганнар. Ак җептән бәйләнгән озын калфаклар барлык төркем кызларына да хас була. Яулыкка килгәндә, тыштан, ягъни өстән ябына яки бәйләнә торганнарыннан иң үзенчәлекле булганы – түгәрәк яулык. XX йөз башында мөселман-татар хатыннарының кием комплексына чуклы ефәк шәлләр керә. Каты кырпулы калфак өстеннән бәйләнгән озын чуклы ак ефәк шәл хатыннарның милли баш киеменә әверелә”. “Татарда бар кием, – ди үзенең бер хезмәтендә мәгърифәтче Каюм Насыйри, – күлмәк, ыштан, камзул, казаки, җилән, чапан, чикмән, кыска тун, кәвеш, башмак, бүрек, такыя, кәләпүш”. Мисалга тагын ике хатын-кызны китерәсем килә. Берсе – татар халкының йөзек кашы булган композитор Сара Садыйкова. Ул башына һәрвакыт калфак, ә өстенә татар халкының милли бизәкләре төшерелгән зәвыклы күлмәк киеп йөргән. Икенчесе – Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының идарә җитәкчесе Кадрия Идрисова. Ул “Мәдәният дөньясында” тапшыруының бер чыгарылышына озын күлмәк һәм татар бизәге төшкән калфак кигән иде. Татар хатын-кызына нәкъ менә шундый тышкы кыяфәт хас булырга тиештер.
Күргәнебезчә, татар хатын-кызы беркайчан да калын яулыкны кат-кат урамаган, өстенә дә озын итәкле тоташ кара күлмәк кимәгән (гомумән, кара төс татар халкына хас түгел дип беләм).
Чын татар-мөселман хатын-кызы булу өчен күңел чисталыгы, ниятләр сафлыгы, тәрбиялелек, кылган догаңа ышаныч, татар милләтенә хас тыйнаклык кирәк. Шул чакта гына үзеңне чын мөселман дип атау дөрестер.
Диләрә БАТЫРШИНА
в„–66 | 24.04.2013