Соңгы 8 елда Татарстанда машиналар саны 50 процентка арткан. Бу, бер яктан караганда, кешеләрнең тормыш дәрәҗәсе яхшыра дигән сүз. Әмма машиналарның зур тизлек белән “үрчүе“ үз чиратында бик күп кыенлыклар тудыра.
Зур шәһәрләрдә хәлләр бигрәк тә хөрти. Мәскәү, Санкт-Петербург юлларындагы вәзгыятьне барыбыз да күреп булмаса, ишетеп белә. Башкалабыз Казанда да елдан-ел хәлләр кискенләшә. Рәсми мәгълүматларга караганда, 2012 елда Казанда 300 меңнән артык машина исәпләнгән. Шәһәрдә булган бар машиналарны бер рәткә тезсәң, алар бар шәһәр юлларын каплаячак дип исәпләп тә чыгарылган хәтта.
Йөрергә урын калмады
Ишегаллары шыплап машина белән тулган бүген. ”Тимер ат”лар тротуарларны гына түгел, хәтта газоннарны, балалар уен мәйданчыкларын да басып алды. Моңа карата зарларны да көннән-көн ешрак ишетергә туры килә. Җәяүлеләр, әлбәттә инде, машина хуҗаларын сүгә. Алары исә, үз чиратында, тимер атны тышаулап калдырыр урын юклыкка селти.
Уйлап карасаң, ике якны да аңларга була. Кышын машиналар кар чистартырга комачаулый, сигнализация тавышы йортларда яшәүчеләрнең тынычлыгын боза, еш кына ашыгыч ярдәм, янгын сүндерүчеләр машиналары да уза алмыйча интегә. Болар, чыннан да, кешеләрнең ачуын китерә.
Машина йөртүчеләргә дә авыр. Иске микрорайоннардагы ишегаллары аеруча кысан. Йортлар төзелгәндә берничә дистә елдан шәһәрдә машиналар шулай күп буласын берәү дә күз алдына да китермәгән, әлбәттә. Хәзер менә җәфа чигәргә туры килә. Махсус машина кую урыннары исә күп вакытта ерак урнашкан, алардагы бәяләр дә кесәгә шактый суга.
“Бөке” өстендә “бөке”
Соңгы айларда Казан юлларында бөтенләй йөрерлек түгел. Универсиадага өлгертәбез дип, кая карама төзүчеләр кайнаша. Бу сәбәпле тагы да арткан бөкеләрдә сәгатьләр буе утыру гадәти хәлгә әверелә башлады инде. Тиеш булмаган урынга куелган машиналар исә хәрәкәтне тагын да катлауландыра.
Бу очракта да машина йөртүчеләр тимер “карлыгачлар”ны кую урыннары җайланмаган булу белән акланалар. Алай дисәң, шәһәр хакимияте бөкеләрне бетерүне хәл итү юнәлешендә байтак эшләр башкарды кебек. Казан үзәгендә генә дә 7 ябык паркинг төзелә. Шуларның Островский, Батурин, Астрономическая урамнары, “Кольцо” сәүдә үзәге янындагылары ачылды да инде. Әмма алар бүген ярымбуш тора. Машиналар исә элеккечә юл кырыйларында төзелеп тора.
Күпкатлы стоянкаларда машина куюның бер сәгате 30 сум торуны исәпкә алсак, бу бер дә гаҗәп түгел. Эш көне дәвамында машинаңны калдырырга туры килә икән, бу синең кесәңә шактый сугачак. Ташламалар каралган үзе, 8 сәгатькә паркинг урыны 170 сумга төшә. Әмма алай булса да, аена 4 мең тирәсе стоянкага гына китә. Аена уртача 15 мең сум алып эшләгән кеше мондый йөкне күтәрә алмый, әлбәттә.
Машиналарда байлар гына йөриячәк?
Казан мэры Илсур Метшин сүзләренчә, машина алга таба юлда йөрү чарасыннан кире затлылык билгесенә әверелергә тиеш. Башкалабызда уңайлы җәмәгать транспорты челтәрен булдырып, ул халыкны “тимер атлар”дан төшермәкче.
Паркинглар төзелеше дә шуны күздә тотып эшләнә. Халык машина куярга урын юк дип зарлана алмаячак. Әмма, билгеләп үткәнчә, стоянка өчен түләү уртача хезмәт хакы алып эшләгән гади кешенең хәленнән килми. Автомобильне тиешсез урында калдыру өчен штрафларны исә арттыра баралар. Димәк тиздән машина, чыннан да, байларның гына йөрү транспорты булып калу ихтималы бар.
Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА
в„– | 25.04.2013