Соңгы көннәрдә Чаллы хакимиятенә бомжлардан зарланып мөрәҗәгать итүләр ешайган. Шәһәрнең “Глобус” тукталышын йортсызлар үзләренең яшәү урыны иткән. Чаллы халкы тукталышны урап уза башлаган. Шәһәр хакимияте, бу күренеш Универсиада белән бәйле түгел микән, дип шикләнсә дә, соңыннан ачыкланганча, тукталышта яшәүче йортсызларның күбесе Чаллыныкы булып чыккан.
Автокалада барлыгы 700 бомж бар икән. Ә Татарстан башкаласында аларның саны 500гә җитә. Казанның меңьеллыгы алдыннан йортсызларны махсус лагерьга озатканнар иде. Универсиада алдыннан да аларга карата махсус чаралар күрелер, мөгаен. Ә сезнеңчә, бомжларны нишләтергә кирәк?
Александр КАМАЕВ, “Торыр урыны һәм шөгыле булмаган затлар өчен “Мәрхәмәт” социаль адаптация үзәге” дәүләт оешмасы директоры:
– Безгә әлегә бу хакта бернинди дә күрсәтмә бирелмәде. Бернинди махсус чаралар күрелмәде. Казанның 1000 еллыгы алдыннан да бу эш бәйрәм чараларына 3-4 атна кала башланган иде, хәзер дә шулай булыр, мөгаен. Бомжларны башка торак пунктларга озату турында да сүз булганы юк. Йортсызларны безнең үзәккә юлларлар, Казанда Универсиада узган көннәрдә монда яшәрләр, алар белән социаль хезмәткәрләр, медицина белгечләре эшләр, мөгаен. Безнең үзәк 60 кешегә исәпләнгән. Кыш көне, гадәттә, яшәүчеләр саны 100 кешегә җитә. Майда яңа бинага күчәргә җыенабыз, ул 100 кешегә исәпләнгән. Универсиада көннәрендә, бәлки, тагын да күбрәк кешене сыйдырырга туры килер. Шәхси фикеремә килгәндә, сукбайларның санын киметү өчен илнең икътисадый һәм рухи үсеш дәрәҗәсен күтәрергә кирәк. Мондый кешеләрнең саны безнең җәмгыятебезнең үсеш дәрәҗәсен чагылдыра. Алга киткән Европа илләрендә дә сукбайлар бар. Бу катлау һәрвакыт булачак. Әмма медицина һәм башка төр дәүләт хезмәтләреннән файдалану хокукы бирелсә, аларның саны кимер иде. Сукбайларны махсус үзәкләргә урнаштыруны максат иткән махсус акцияләр үткәрү дә мәсьәләне хәл итүгә ярдәм итә ала.
Илдар хәзрәт БАЯЗИТОВ, Татарстан мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары:
– Бу катлау белән Универсиада алдыннан гына түгел, һәрдаим эшләү зарур. Йортсызлар өчен социаль ашханәләр генә түгел, торак урыннар да әзерләнергә тиеш. Бу җиңел мәсьәлә түгел. Аларның кеше булуын истән чыгармаска кирәк. Без әле эшне башладык кына. Бу катлауга кагылышлы проектлар әлегә юк. Мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен үзәк төзелеп килә. Казаннан ерак түгел ятим балалар өчен үзәк булдырырга, наркоман һәм алкогольгә бәйле булганнарны тернәкләндерү эшен башларга ниятлибез.
Рабит БАТУЛЛА, язучы:
– Бомжларны булдырмаска кирәк! Башка шәһәр, авылларга күчергәндә аларның да кеше икәнлекләрен онытмасыннар, кешелек хокукларын бозмасыннар иде.
Искәндәр ӘХМӘДУЛЛИН, эшмәкәр:
– Бездә бомжларны икенче сортлы кешеләр дип карарга күнегелгән инде. Үзләре чирле, акчасыз, сасы... Әмма алар бу хәлгә кайсы гына үзе теләп төште икән? Универсиада алдыннан аларны җыеп алырлар инде. Әмма аннары бу катлау кабат урамнарда үз көнен үзе күрә башлаячак. Бу – күз буяу, проблеманы вакытлыча чаршау белән каплап тору гына. Республикада бу мәсьәләне ныклап хәл итәргә тотынырга күптән вакыт инде. Әгәр психологлар алар белән дәвамлырак эшләсә, махсус эш урыннары булдырылса, бомжлар арасында да нормаль тормыш рәвеше алып бара башлаучылар артыр иде.
в„–67 | 26.04.2013