Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Русия телевидениесенең ялганы тирәсендә җәнҗал көчәя (ВИДЕО)

$
0
0
29.04.2013 Шоу-бизнес
Интернетта Беренче каналны ачыктан-ачык ялган күрсәтүдә гаепләү җәнҗалы көчәеп килә. Русия тамашачысын "Зур ярышлар"да Русия җиңде, дип алдаганнар.

Дөньяның утызлап илендә күрсәтелгән "Зур ярышлар" ("Большие гонки") уены финалы Русия тамашачысына бөтенләй үзгәртелеп күрсәтелгән.

2012 елда бу бәйгедә Казакъстан төркеме җиңгән һәм башка илләр Казакъстанның җиңүен бәйрәм итү тамашасын караган булса, Русия тамашачысына ике төркемнең дә бертигез чыгыш ясавы хәбәр ителгәннән соң Русиянең чемпион булуы турында җыр тәкъдим ителгән.

Башка илләргә күрсәтелгән тапшыруда алып баручы Казакъстан төркеменең бер секунд алдарак килеп җиңүен игълан итә һәм Русия такымын икенче урынның да начар булмавын әйтеп тынычландырырга тырыша. Русия алып баручысы Дмитрий Нагиев Русия такымының киләсе елда җиңүче касәсен алырга тырышачагын әйтә. Җиңүче касәсе Казакъстан такымына бирелгәч, казаклар үз телләрендә чыгыш ясап җиңүне бәйрәм итәргә керешә.

Әмма Русия телевидениесендә халыкка моны күрсәтергә теләмәгәннәр һәм финалны башкача төшергәннәр. Анда Нагиев ике такымның да бертөрле чыгыш ясавын һәм шуңа күрә ике такымның да җиңүче булуын игълан итә. Шуннан соң Русия такымының шатланышып бәйрәм итүе күрсәтелә һәм Русиянең чемпион булуы турында җыр башлана. Русия тамашачысына финал видеосы мондый вариантта күрсәтелгән.

2012 елда Казакъстанның җиңүе "Зур ярышлар"ның Wikipedia сәхифәсендә дә ачык итеп язылган. Яңа Ел бәйрәме алдыннан булган бу хәл, күрәсең, бәйрәмнәр сәбәпле онытылып калган булса да, хәзер интернеттагы фикер алышуларда Русия телевидениесенең мондый оятсыз ялган күрсәтүенә ачу белдерүләр башланды. Икенчеләре исе бу фикер алышуларда ачу белдерүчеләрдән Беренче канал инде күптәннән тамашаларны гына түгел, чын тормышны да бозып күрсәтә, аның мәгълүматларына ышанасыгыз юк иде, дип көлә.  


Наиф АКМАЛ

в„– | 28.04.2013

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>