Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

«Казан-Арена» стадионын «төзүче» район халкы сөенә

$
0
0
30.04.2013 Җәмгыять
«Казан-Арена» стадионын бөтен республика белән бергәләп төзиләр. Әлеге спорт объекты күптән инде төрле район вәкилләренең җыелу, танышу урынына әверелде.

Шунысы кызык, стадионга якын-тирә районнардан гына түгел, әллә кайда «җәһәннәмдә» урнашкан авыллардан да эшче көчләр китерәләр икән. Араларында район хакимияте хезмәткәрләре, укытучылар, табиблар һәм авыл хезмәтчәннәре бар.

Район халкы Казанга эшкә җибәрүләренә сөенә


«Бездән Казанга кадәр 400 чакрым барасы. Ерак булуга да карамастан, махсус билгеләнгән автобус һәркөн алып китә, китереп куя. Иртәнге 5тә чыгып китәбез, 9-10нарда барып кына җитәбез әле. Кире кайтканда исә төнге 12ләр була кайчак», - дип сөйләде авылда яшәүче бер танышым.

Әлбәттә инде, андый ерак районнардан «Казан-Арена»га эшкә һәркөнне бер үк кешеләр йөрми - чиратлашып эшлиләр. Ә иң мөһиме - район халкы моңа чын күңеленнән сөенә икән. «Универсиада алдыннан башкалага булыша алуыбызга без бик шат. Аллага шөкер, аяк-куллар исән-сау, рәхәтләнеп эшлибез. Шунысы сөенечле, эшкә килмиләр дип, берәү дә хезмәт хакыбызны кисми, киресенчә, арттырып та түлиләр әле. Ашау-эчү муеннан, һәркөнне контейнерларга төяп җибәрләр», - дип дәвам итә әңгәмәдәшем.

«Казан-Арена» төзегән өчен - премия


Кайбер районнарда исә стадион төзүдә катнашучыларны премияләр белән дә бүләклиләр икән. «Атна буе «Казан-Арена»га эшкә йөрдек. Юньле-башлы хезмәт күрсәтеп тә булмады инде. Без барып җиткәндә 10 була, эшли башларга да өлгермибез, төшке аш җитә. Ә сәгать кичке 4ләрдә яңадан өйгә кузгалабыз. Шул «эш» өчен безнең һәрберебезгә 5әр мең сум акча тоттырдылар. Булдыра алганча тырышып эшләмәгән өчен оялып та куйдык бераз. Шундый шартларда ничек эшлисең килмәсен инде», - дип сөенече белән уртаклаша авыл җирендә укытучы булып эшләүче икенче бер танышым.

Авыл халкы эшчәнрәк?


Билгеле инде, авыл-районнардан кешеләрне Казанга йөртү аерым чыгымнар таләп итә. «Казан-Арена» стадионы төзелешенә башкалада яшәүчеләр, эшләүчеләрне җәлеп итү уңайлырак булмасмы соң дигән сорау да урынлыдыр бу очракта. Хәер, район халкының бу сорауга да җавабы әзер. «Шәһәр кешесе эшли беләме соң инде? Аларның күбесенең кулына көрәк тә тотып караганы юк бит. Ә районнарда, авылларда халык кечкенәдән үк эшләп, чыныгып үсә. Алар физик эшне шәһәрнекеләргә караганда яхшырак та, тизрәк тә башкаралар», - дип аңлата алар.

Мәктәп укучылары да эшләргә тели


Кайбер районнарда исә Казанга эшкә бару өчен үзләре теләп чиратта торалар икән. Мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары да «ник безне җибәрмиләр икән», дип борчыла ди.

Халык арасында Казанга йөреп эшләүне өнәп бетермәүчеләр дә юк түгелдер, әлбәттә. Миңа калса, бу беренче чиратта, район җитәкчелегенең әлеге эшчәнлекне ничек оештыруы белән бәйле. Аңлавымча, районнарның күбесе бу эшне җиренә җиткереп башкарырга тырыша, шуңа күрә «эшче көч»ләрнең дә мөнәсәбәте уңай. 


Фирая ГАЛИМОВА

в„– | 30.04.2013

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670