12.02.2018 Фаҗига
РФ Тикшерү комитетының рәсми каналында Ан-148 очкычы һәлакәткә юлыккан урыннан квадрокоптердан төшерелгән видео урнаштырылды. Моңа кадәр «Татар-информ» Ан-148 һәлакәткә юлыккан урында ике кара тартма табылуы хакында хәбәр иткән иде.
Агентлык язуынча, хәзерге вакытта әлеге урын пилотсыз очкычлар ярдәмендә җентекләп тикшерелә. Шунысын да искәртик: кичә Ан-148 пассажир очкычы «Домодедово» аэропортыннан кузгалып китә. Берничә минуттан соң ул радар экраннарыннан юкка чыга, ә экипаж элемтәгә чыгудан туктый. Соңрак самолетның Мәскәү өлкәсенең Раменское районында һәлакәткә юлыгуы билгеле була. Барлык пассажирлар һәм команда әгъзалары һәлак була. Фаҗиганең сәбәпләрен һәм нечкәлекләрен ачыклау дәвам итә.
---
--- | 12.02.2018