Айдар ХӘЛИМ, язучы:
– Икенче Бөтендөнья сугышы милләтләр язмышында – зур фаҗига. Бөек Ватан сугышына килсәк, анда бит татар гына да, рус кына да, белорус кына да сугышмаган. Шуңа күрә аны яктыртуда һәр халыкның үз дөреслеге бар. Безгә Рейхстагка иң беренче булып татар кешесе Гази Заһитовның Җиңү байрагы элү фактын тарихи факт итеп, фашизмны җиңү факты итеп күрсәтергә кирәк. Бөек Ватан сугышында беренче һөҗүмне Брест крепостенда татар кешесе Петр Гаврилов кабул иткән булса, Рейхстагка, ялгышмасам, 29 апрельдән 30ына каршы төндә сәгать 2ләр тирәсендә яралы килеш байрак кадап сугышны тәмамлаучы да – татар кешесе. Татар сугышчысының батырлыгы әле дә булса танылмаган. Бу факт 1-10 сыйныф укучыларының тарих китапларына кертелергә тиеш. Билгеле, аның турында фактлар бик күп. Рәсми документлар да, бу турыда Михаил Мининның “Трудные дороги к Победе: воспоминания ветерана Великой Отечественной войны” дигән китабы да бар. Мин бу кеше турында шактый фактлар тупладым, аның турында әсәр яза башладым. Аның батырлыгын күтәрү безнең милләт өчен дөреслеккә якынаю булыр.
Искәндәр ГЫЙЛӘҖЕВ, тарих фәннәре докторы, Казан федераль университетының татар халкы тарихы кафедрасы мөдире:
– Тарих, гомумән, объектив яктыртылмый, бу – табигый күренеш. Сугыш кебек киеренке, каршылыклы чорлар, алар тагын да ныграк бозып күрсәтелә. Бик күп кеше тарихтан файдаланырга тырыша – монда пиар дигән нәрсә дә, үзеңне күрсәтергә тырышу, кер эзләү дә бар. Бу да – табигый күренеш. Сугыш – шулкадәр күпкырлы вакыйга, зур фаҗига, сынау. Һәр кеше әлеге сынауны үзенчә тапшырырга тиеш булган. Шуңа күрә аны бәяләгәндә дә карашлар күптөрле. Ләкин соңгы вакытта, минемчә, сугыш тарихын бозу артты. Чөнки сугышны күргән кешеләр, анда катнашкан кешеләр, сугышның ни икәнен аңлаган кешеләр кими бара. Бу очракта тарихны күзаллау шактый кыенлаша. Җитди булмаган, чыганакларга нигезләнмәгән фикерләр арта. Әмма бу – шулай ук табигый. Моның белән бернәрсә дә эшләп булмый. Бары тик тарихны өйрәнергә, тарихи чыганакларга таянырга кирәк. Сугыш тарихыбызда булган. Бу – зур фаҗига, безнең өчен гыйбрәт, Советлар Союзының зур казанышы да. Без фашизм дигән зур вәхши көчне, бөтен дөньяда халыкларына янаган тискәре көчне җиңдек. Бу җиңүне беркем дә кире кага алмый. Без каһарманнарны хөрмәт белән искә алырга тиеш.
Борис ГРЕВЦОВ, Татарстанның сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары комитеты рәисе урынбасары, отставкадагы полковник:
– Объективлык бар дип саныйм. Әмма бу чорга кагылышлы мәгълүмат даими дөнья күреп торсын иде. Безнең оешма массакүләм мәгълүмат чаралары белән тыгыз элемтәдә эшли, әлбәттә. Шулай да, республиканың әйдәп баручы мәгълүмат чаралары вәкилләренең сугыш белән бәйле даталар – сугышның башланган көне, Мәскәү асты, Сталинград сугышындагы истәлекле даталарны яктыртуы, ветераннар белән аралашуы җитәрлек дәрәҗәдә түгел, минемчә. Тагын да махсус рубрикалар булдырылсын, мәгълүмат күбрәк таратылсын иде. Мәсәлән, тиздән Курск сугышының 70 еллыгы җитә.
Сәидә БАЙНАЗАРОВА, студент:
– Сугыш беткәч, батырлар күбәя. Әмма шунысы да бар: ерагайган саен без ул вакыйганы бөтенрәк итеп, аның барлык якларын да күрә алабыз. Сугыш чоры турында безнең буын, хәтта безнең әти-әниләрнең күбесе өчен дә иң объектив мәгълүмат ул әби-бабайларның телдән сөйләгән истәлекләре иде. Әмма фашистлардан немецларның үзләренең дә җәфа чигүен, андагы халыкның да тыныч тормыштан аерылып сугышка озатылуын, тылдагылар арасында ачлыктан интегүчеләр булуын белүчеләр аз. Болар барысы да фашизмны җиңүнең әһәмиятен раслый.
в„–71 | 08.05.2013