Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Халык тикшерә – түрәләрнең исе китми #6371

$
0
0
29.07.2012 Җәмгыять
“Халык контроле” сервисына килгән 2000 гә якын шикаятьнең һәр дүртенчесе буенча гына “карар кабул ителгән”. Төрле тәртипсезлекләргә кагылышлы хәбәрләрнең күпчелеге сайтта “эшләнүдә” дигән тамга белән эленеп тора. 300 дән артык гражданның хәбәре “нигезле рәвештә кире кагылган”. Ә халыктан килгән 200 дән артык гариза “планлаштырылган” дигән графада эленеп калган.

Искәртеп узабыз, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы май аенда дәүләт хезмәтләре порталында (uslugi.tatar.ru) “Халык контроле” дигән яңа сервис ачты. Анда гражданнар үзләренә комачаулаган төрле проблемаларга – начар юллар, ваемсыз торакчылар, стихияле чүплекләргә карата шикаять калдыра ала. Хәбәргә фото да өстәргә мөмкин, ә аннары инде түрәләрнең моңа мөнәсәбәтен көтәсе генә кала. Ә күпме көтәргә? Кемгә ничек бәхет елмая инде...

Әйтик, Бөгелмәдә яшәүче берәү 25 май көнне сервиска Шашин урамындагы “Пизан” беседкасының фотосын җибәргән. Ханым сүзләренчә, әлеге авыш корылма, Италия манарасыннан аермалы буларак, 700 ел буе басып тора тормаячак, ул ауган очракта балалар зыян күрергә мөмкин. 2 июль көнне Бөгелмә башкарма комитеты җитәкчеләре “бүгенге көндә беседка конструкциясендә җитешсезлекләр бетерелгән” дип хисап тоткан.

Ә менә Әлмәт районының Түбән Мактама бистәсендә яшәүче берәү сервиста 13 июль көнне калдырган гариза бер атнадан соң ук “карар кабул ителде” дигән статуска күчкән. Халык контролеры үзе яши торган биш катлы йорт тирәсен куаклар һәм кеше биеклегендәге үләннәр басып китүенә зарланган. “Әлеге куаклыкта эчкечеләр, наркоманнар җыелып ята, аяк астында шешәләр һәм шприцлар ауный. Үләнне чабыгыз, куакларны кисегез, йөрергә куркыныч бит!!!”. 19 июль көнне гражданин Түбән Мактама бистә советыннан җавап алган. Хөрмәтле иптәш, борчылмагыз, “территорияне тәртипкә китерүне таләп итеп күрсәтмә бирелде”, янәсе. Шуннан соң шикаять автомат рәвештә “карар кабул ителгән” категориясенә күчкән, гәрчә әлеге күрсәтмәнең кайчан үтәләчәге билгеле булмаса да. Хәер, Түбән Мактама кешесе үзенә комачаулаган үләнне үзе дә чаба алыр иде. Күрәсең, хәзер авыл кешеләренең, чалгы һәм сәнәк урынына, компьютер белән дуслыгы күбрәктер.

Ә менә сукбай этләргә бәйле проблеманы алай җиңел генә хәл итеп булмый, монда аерым осталык таләп ителә. 10 июль көнне Чаллыда яшәүче Сергей К. Боровецкий бульвары буйлап бер көтү эт йөрүенә зарланган, алар кешеләргә ял итәргә комачаулый икән. 20 се көнне Сергей Чаллы башкарма комитетыннан җавап алган: күрсәтелгән адрес буенча барган белгечләр этләрне таба алмаган. Гариза шунда ук “карар кабул ителгән” дигән статуска күчкән. Этләргә бәхет елмайган дисәң дә була!

Гаҗәпләнерлек әйберләр шактый

Әйтергә кирәк, министрлык, ведомство, башкарма комитет һәм башка инстанцияләрдән килгән җаваплар шикаять калдыручыларны бик еш гаҗәпкә калдыра. Мисал өчен, 3 май көнне Казанда яшәүче Марат Х. “Халык контроленә” Родин урамындагы юлларның бик начар булуына зарланган. Аның сүзләренчә, ул бу хакта 2010 елда ук Казан башкарма комитетына язган һәм аның җитәкчесеннән язма рәвештә җавап алган. Анда урамның 2010 елгы юлларны капиталь ремонтлау программасына кертелүе һәм аның “финанслауга бәйле рәвештә” үтәләчәге әйтелгән. Әмма әлегә кадәр ремонт эшләре башкарылмаган. 2 июль көнне Сергей Совет районы хакимиятеннән үз соравына мондый җавап алган: “Бюджеттан финанслану чикле булу сәбәпле, Родин урамы 2012 елда Казан шәһәрендә юлларны капиталь ремонтлау программасына кертелмәгән...”. Хәзерге вакытта шикаять “эшләнүдә” статусын алган.

Әмма халык шикаятьләренең күбесе әлеге статусны яки “планлаштырылган” тамгасын да алмый, ә “нигезле рәвештә кире кагу” маддәсе буенча төшереп калдырыла. Әйтик, 9 июль көнне Мария М. “Халык контроле”нә Түбән Кама районының Сарсаз-Бли авылы янындагы юл чатында барлыкка килгән тирән чокырның фотосын юллаган. Башта гариза ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына, аннары Түбән Кама районы башкарма комитетына җибәрелгән. 18 июль көнне үк түрәләр башкарылган эш турында: “Юлның әлеге участогы Шәңгәлче авыл җирлегенә карый”, хисап тоткан. Порталдан файдаланучыларның берсе: “Шул да булдымы җавап?” дип аптырашка калуын белдергән. Хәбәр каршындагы тамгага карап фикер йөртсәң, моның чыннан да җавап икәнлеге аңлашыла.

19 июль көнне Петр И. сервиста урнаштырган “энергетиклар Кызыл Чапчак авыл җирлегенә караган барлык салаларда баганалардагы электр фонарьларын өзеп чыкты, ә күп кенә баганалардан аларны алып ташладылар, сезнең авыл җирлеге түләр өчен акча түли алмый диләр” дигән шикаятькә дә Түбән Кама җитәкчеләре җавап бирүдән “нигезле рәвештә баш тарткан”. 24 июль көнне Түбән Кама районы башкарма комитеты әлеге мәсьәләне хәл итү үз компетенциясендә булмавын әйткән һәм шикаять “нигезле рәвештә кире кагу” статусын алган. Ә Петр И., үз чиратында, хәзер РФ президенты сайтына шикаять бирергә кала инде дип белдергән. Татарстан авылларындагы янмый торган фонарьлар аның компетенциясенә карыйдыр бәлки?..

Чүплекне кире какканнар

 Ачулары кабарган гражданнарның кайбер хәбәрләре “Халык контроле” сервисына, димәк, статистикага да бөтенләй эләкми. ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында аңлатуларынча, гаризалар норматив булмаган лексика, мыскыл итүче гыйбарәләр яки таратылырга ярамаган мәгълүматлар булганга кире кагыла. Шул ук вакытта баш тарту турында кире кагылган заявканың авторына гына хәбәр итәләр. Әмма, безнең хәбәрчебез үзе инанганча, сәбәп һәрвакытта да нигезле булмый икән. 8 июль көнне мин Восстание урамында урнашкан 50 нче йортта яшәүчеләр үтенече буенча “Халык контроле”нә, баскыч мәйданчыгында калкып чыгып, почта тартмаларына юлны томалаган төзелеш чүп-чарлары турында хәбәр юлладым. Тиешенчә, фото да өстәдем, сүгенү сүзләре дә кулланмадым. Тик минем хәбәр нишләптер сайтта урнаштырылмады. Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетка кереп, гаҗәпләнүемә каршы, үз хәбәремнең кире кагылуын белдем, чөнки анда кемнеңдер шәхси мәгълүматлары бар икән. Мин ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгыннан төзелеш калдыкларыннан хасил булган чүплекнең төгәл адресы “шәхси мәгълүмат” булырга мөмкинме дип кызыксындым. Миңа хәбәрегез ялгыш кире кагылган һәм хәзер ул “эшләнүдә” дип җавап бирделәр.


Елена МЕЛЬНИК

№27.07.2012 | 29.07.2012

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>