Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Бер игә килер әле... (Почта эше турында)

$
0
0
21.05.2013 Җәмгыять
Бу арада почта турында күп сөйлиләр, күп язалар. Чөнки сезоны җитте – матбугатка язылу бара. Аның саллы өлешен почтальон башкара. Ул газета-журналларны яратып укучыларны яхшы белә, алар белән күрешеп-аралашып яши. Хезмәтен дә жәлләми – квитанцияләрен тутыра, аннан газета-журналын да әбүнәченең өенә вакытында китерә. Нәкъ Муса Җәлилнең “Хат ташучы” поэмасындагыча. Ударник игенче Фәйрүзә сөйгәнен болай дип котлый:

– Булат көн дә бригадама
Газет китерә иде.
Газет алдыру юлларын
Аңлатып бирә иде...

Булат шикелле “бөтен хәбәр һәм хатларны үз вакытында илтүдә” тырышлыгын кызганмаучы почтальоннар хәтсез бүген дә. Әнә, Казанның Мирный поселогындагы Рәшидә Сәфәрова шундыйлардан икән. Эшеннән халык канәгать. Әбүнәче Илһам Миндубаев аның турында (“Т.Я.”, 20 апрель саны) ихластан, “Рәшидә ханым рәхәткә чыгарды”, дип, мактап яза.

Үземнең туган авылымдагы уңган хат ташучыларның элеккегеләрен сагынып искә алам. һәр көнне өйләдән соң өебез кырыннан иңенә зур сумка аскан Факихә апа Садыйкова үтеп китәр иде. Ул миңа, яшь хәбәрчегә, “Ленин юлында” район газетасын, “Яшь сталинчы”ны яисә гонорар килү хәбәрен тапшырып, сөендерә иде. Отпуск ялына чыкканда аны, төп вазыйфаларыннан аерылмыйча, Лашманыбыз почтасын 28 ел җитәкләгән мөдир Фәгыйлә сеңел Шакирова үзе алыштырган чаклар булды. Авылның югары очында яшәүчеләргә почтальон Рәисә Зөфәрова 35 ел буена армый-талмый хезмәт күрсәтте. “Күз ачкысыз бураннарда да, кышкы салкын җилләрдә дә”, шагыйрьнең Булаты кебек, алар да юлда, почта ташу эшендә иделәр.

Авылым почтальоннарының бүген ничек эшләүләре белән дә кызыксынып торам. Менә ун ел чамасы инде безнең почта бүлекчәсен Рушания Миһманова җитәкли. Аңа соңгы чылтыратуым матбугатка язылу кампаниясе башланган көннәргә туры килде. Шуңа булса кирәк, Рушания, мине тавышымнан танып:

– И, Минвәгыйз абый, сез подписканың барышы белән кызыксынасыздыр инде? – диде һәм болай дәвам итте: – Бу ярты еллыкта 1200 данә газета-журнал алдырабыз. “Чаян”ы да, “Татарстан яшьләре” дә, башкасы да килеп тора. Икенче ярты еллык өчен дә шуннан киметмәскә исәп.

– Ярый ла, ниятегез барып чыкса?

– Хезмәткәрләребез әйбәт. Почтальон Нурсинә Җиһаншина һәм Мәрьям Кашапова һәр көнне әбүнәчеләр белән күрешә, сөйләшә, мәктәп-учреждениеләрдәге активистларыбыз булыша, почтаның үзенә дә йөзләгән кеше эш-йомыш белән килә... Шулай бергәләп тырышабыз инде.

Лашманда да хат ташучыларның хезмәтенә түләү илдәгечә – түбән. Дөрес, моңа карап биредә кадрлар еш алмашынмый икән. Районыбызның барлык элемтә бүлегендә дә почтальоннар штаты тулы. Әмма Чирмешәндә дә почталарны кибеткә әйләндерделәр инде дигән зарны ишетергә туры килә.

Бер безнең Татарстанда гына түгел, ә “Русия почтасы”ның һәр пунктында шундый хәл. Бүген почтальон башкара торган хезмәтләр төрен санап бетерерлек түгел, өстәвенә, әйткәнемчә, ул тауар да сата әле. Бичарадан ничара дигәндәй, һаман да шул почта хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү өчен акча җыйнау өчен эшләнә бу.

Шул максаттан газета-журналларга язылу бәяләре дә гел күтәрелеп тора. Бу исә аларның тиражлары кимүенә китерә. Киоскларда сатарга ни газетаң, ни журналың булмаса, ни кала соң? Башкалабыздагы бер киоскыдагы сыман, гадәтләнгән вак-төяк кирәк-ярактан тыш, ашамлыклар белән дә сату итәргәме?

Почтаны, шактый керем алып, табышка эшли торган элемтә тармакларыннан аерып, мөшкел хәлгә куюларын Мәскәүдә дә аңлый башладылар шикелле. Почтага дәүләт ярдәме күрсәтергә кирәк дигән сүзләр дә ишетелгәли. Гомер-гомергә почтаның дәүләт кулында, Петр патша заманыннан башлап “государева почта” булырга тиешлеген аңлый башладылар, күрәсең. Амин, шулай булсын!  


Минвәгыйз ЗӘЙНЕТДИНОВ

в„– |

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>