Беркайчан да банклардан кредит алганым булмаса да, ел саен берничә тапкыр телефоныма алардан әле кредит алырга, әле инде минем исемгә (сорамасам да) рәсмиләштереп куелган кредит картасын алып китәргә, яисә барлык акчаларымны банк картасы аша алырга ясалган тәкъдимнәр килеп тора.
Соңгы көннәрдә регуляр рәвештә почта аша килә торган акчамны банк картасы аша алырга тәкъдим ясап шалтыраттылар, ягымлы тавышлы ханым миңа моның өстенлекләрен аңлатырга тырышты, картам булса, кредит алу мөмкинлегем үсәчәге хакында да әйтеп “шатландырды”. Кредитның миңа беркайчан да кирәк булмаячагы турында әйтеп, сөйләшүне өзәргә туры килде. Бу банк хезмәткәрләренә инде мин берничә тапкыр банк кредитына карата үземдә кискен аллергия булуын аңлаттым, моның сәбәпләрен үзләре дә тәфсилләп берничә кат сорадылар. Шуңа карамастан янә минем өчен банкта йөз мең сумга кредит линиясе ачылуы турында смс-хәбәр белән сөендерделәр. Сөйләшкәндә тавышлар ягымлы, профессиональ гипнозчыныкына охшаган, процентлы акчага карата үзеңдә төпле тискәре мөнәсәбәт булмаса, шул сәгатьтә үк әҗәт рәсмиләштерергә банкка чыгып чабарлык. Австриядә банк хезмәткәрләре һәм ювелир кибетләрендә эшләүчеләр өчен гипноз курслары эшли диләр. Янәсе, һөҗүм очрагында талаучыны тиз генә гипнозлап, имин калырга булыша. Миңа калса, бездә дә банк хезмәткәрләре клиентларны алдап ятьмәгә тартып кертүнең ысулларын махсус өйрәнгәннәр шикелле. Шулай булмаса, аз процентлы дип алданып, килешүгә кул куеп әҗәт алганнан соң, процентларның вәгъдә ителгәннән берничә тапкыр югарырак икәнлеген белеп таң калган, алган акчага караганда берничә тапкыр күбрәк кредит түләгән россиялеләрнең миллионлаган катламы барлыкка килмәс иде. Кемнәрдер бар көчен җыеп шул акчаны түләп азаплана, кемнәрдер элмәккә баш тыга, кайберәүләрнең исә банк коллекторлары, янап, психикасын эштән чыгаралар. Әлегә кадәр коллекторларның көн-төн шалтыратуларын судка, полициягә мөрәҗәгать итәм дип туктатып була иде, чөнки эшчәнлекләре законлы түгел. Көчле ихтыярга ия булган рибачылар аларны, башымны катырмагыз, дип кенә дә туктата алалар иде. Юстиция министрлыгы соңгы вакытларда коллекторларның эшчәнлеген закон кысаларына кертә торган канун проекты әвәләп карауга тапшырырга җыена. Ул канун кабул ителә калса, коллекторлар якаңнан алганда, аларга һичбер каршылык күрсәтү мөмкинлеге калмаячак. Банклар гадәттә судлашып мәшәкатьләнми, чөнки судлар күпчелек очракта әҗәт ияләренең хәлен җиңеләйтә торган карарлар кабул итәләр: процентны киметәләр, түләү срокларын озайталар һәм башкалар. Банк коллекторлары исә алай мәшәкатьләнми, якадан алуны кулайрак күрәләр, фатирыңнан, машинаңнан колак кагасыңмы, башка бер җиңелрәк юлын табасыңмы, кредитыңны бише белән кайтарырга мәҗбүр буласың.
Бүген без яши торган кешелексез система мошенникларга кредит алмаган очракта да сине әҗәтле дип игълан итәргә юллар ача. Тольяттидагы турфирмаларның берсенең директоры чит илгә чыгучыларның паспорт күчермәләре ярдәмендә миллион сумнан артып киткән кредит рәсмиләштергән, банк, закон бозып, моңа юл куйган. Хәзер инде туристлардан акчаны процентлары белән кайтарып бирүне таләп итәләр. Туристлар, билгеле, полициягә мөрәҗәгать иткәннәр, җинаять эше ачылган, әмма банк алардан: “Акчаны түли торыгыз, алдау очрагы ачыкланса, кире кайтарырбыз”, – дип беренче түләүне булса да кертүләрен сорый икән. Банк гипнозының нечкә бер төре бу, чөнки банкирлар беләләр: беренче түләүне ясадыңмы, син инде әҗәтең бар икәнен таныдың дигән сүз. Судта оту юллары ябыла дигәнне аңлата бу. Россиядә банклар белән эш итү өчен, буталчык законнарны бөтен нечкәлекләре белән белүдән тыш, корыч нервларың, куркытып теңкәгә тиючеләргә каршы торырлык ихтыяр көчең һәм физик тазалагың булырга тиеш. Законнар мәсьәләсенә килгәндә, профессиональ юристларның да байтагы аларны белеп бетерми.
Соңгы айларда кредит түләүдән баш тартучы рибачылар саны кискен үсә бара, чөнки түләү мөмкинлекләреннән ашып киткән акча рәсмиләштергәннәр. Эшсез калучылар, авырып түли алмаучылар да артканнан-арта бара. Илдә инде фактта рецессия башлануын истә тотсак, әҗәтле эшсезләр армиясе гыйбрәтле кредит тарихлары санын кискен арттырачак дип уйларга кирәк. Мондый вакытта кредит рәсмиләштерүчеләрне аналитикларның берсе леммингларга тиңләгән иде. Берничә елга бер тапкыр үзләрен массакүләм рәвештә үтерә торган кимерүче җәнлекләр алар лемминглар. Кризис вакытында тәкатьсез рибачылар да массакүләм рәвештә башларын элмәккә тыга башлый, соңыннан җаваплылыкны үз өстенә алган арадашчыларга (поручитель) кала финанс мәшәкатьләре. Мин белгән кешеләр арасында абруйлы бер шундый арадашчы кредит камытын муенына киеп калганнан соң, хатыны аны ташлады. Банк гипнозы әнә шулай гомерләрне кыя, гаиләләрне аера, сәламәтлекне җуюга китерә, ипи белән суга утырта. Кредитка хирыслык (кредитомания) – үзе куркыныч чир. Якынлашып килүче яңа дәһшәтле кризис чалгысы акчага табынган хирысларны “уптым” ега башларга санаулы айлар калып бара дип белдерүчеләр җитәрлек.
Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ
в„– | 22.05.2013