Апамның алты айлык кызына татарча китап эзлибез. Төсле, зур рәсемлесен, авызына капса да ертылмый торган калын кәгазьгә басылганын. Казанның күпсанлы китап кибетләрен урадык. Төрлесе очрады. Әмма иң кечкенәләргә дигәннәре табылмады. Соңрак шәхси нәшриятта чыккан ике китап таптык. “Хәсән” нәшрият йорты чыгарган “Суык” һәм “Чырык-чырык чыпчык” китаплары.
Рус телендә балалар өчен нәшер ителгән китапларның исәбе-хисабы юк. Су тигәч, төсе үзгәрә торган, хәрефләр, сүзләр әйтә, әкиятләр сөйли, җырлый торганнары да. Ә нәниләр өчен татарча китаплар ни өчен аз? Аларга ихтыяҗ бармы? Әти-әниләр балаларына нинди китаплар эзли?
3-5 мең тираж белән чыга, 85 проценты китапханәләргә таратыла
Татарстан китап нәшрияты директоры Дамир Шакиров сүзләренчә, бүген балалар өчен китаплар чыгаруда иң җитди проблема – аларны төзүчеләр булмау. Икенчедән, рус телендә чыгучы китаплар белән ярышу өчен безнең типографияләрнең җиһазлары да җитешеп бетми. Мәсәлән, Татарстанда китап тышларына уентыклар ясый торган яки “сөйләшә торган” китаплар чыгарырлык җиһазлар юк. Россиядә калын картонга китаплар бастыру да шактый кыйммәт икән. Татарстан китап нәшрияты өч китапны Кытайда бастырырга заказ биргән. Болар – Ленар Шәехнең “Безнең ишегалдында”, Абдулла Алишның “Койрыклар” һәм “сөйләшә торган” “Нәниләргә әлифба” китаплары. Аларның пилот вариантлары нәшриятка кайткан инде.
“Нәниләргә әлифба” татар балалары өчен зур яңалык булыр, мөгаен. Җәүдәт Дәрзаманның шигырьләреннән төзелгән әлифбага хәрефләрне әйтүче төймәләр беркетелгән. Ленар Шәехнең “Безнең ишегалдында” китабы – иң кечкенәләр өчен. Китап артык зур түгел, рәсемнәргә бай. “Безнең ишегалдында” һәм “Койрыклар” – 10ар мең, “Нәниләргә әлифба” – 8 мең тираж белән чыгарылган. Алар шушы көннәрдә сатуга чыгар дип көтелә. Бәяләре әлегә билгеле түгел.
Нәшриятның балалар һәм үсмерләр әдәбияты редакциясе җитәкчесе Талия Шакирова үзләре чыгарган китаплар белән таныштыра. Баксаң, балалар өчен татар китапларының исемлеге ул кадәр үк ярлы түгел икән. Ни өчен кибетләрдә аларның кайберләре генә очрый? “Балалар китапларына ихтыяҗ бик зур. Алар ипи белән сөт шикелле сатылып бетеп баралар. Елга бер мәртәбә генә китап кибетенә сугылган әти-әни шуңа күрә таба алмый аларны. Гадәттә, китаплар 3-5 мең тираж белән чыга. 85 проценты китапханәләргә таратылгач, кибетләргә аз кала. Бер мәртәбә сатылып беткәч, икенче, өченче тапкыр басарга бирәбез”, – ди редакция җитәкчесе. Мәсәлән, иң кечкенәләр өчен нәшер ителгән китаплардан – Резеда Вәлиеваның “Ак песи” әкияте, “Итагатьле мәче” әкиятләр китабы, балаларны рәсем өлешләрен табып кушарга һәм алырга өйрәтә торган китаплар берничә мәртәбә басылып сатылып беткән. Аларны шушы көннәрдә генә кабат бастырып сатуга чыгарганнар. “Нәниләр тел өйрәнә” дип аталган татарча-русча-инглизчә рәсемле сүзлекне өчәр мең тираж белән өч мәртәбә чыгардык. Аны Интернет-кибет аша чит илләрдә яшәүчеләр дә сатып ала, рәхмәт әйтеп шалтыраталар. Нәниләр өчен “Табышмаклар” китабын шулай ук кабат басарга бирдек”, – ди Талия Шакирова.
Балалар китаплары бүлегендә өч кенә белгеч эшли. Җитәкчеләре сүзләренчә, аларга һәйкәл куярга кирәк. Чөнки хезмәткәрләр китап өчен материал да туплый, тәрҗемә дә итә, шуны редакцияли дә – китапны тулысынча үзләре төзи. Күптән түгел Татарстан китап нәшрияты мәктәп яшендәге балалар өчен танып белү юнәлешендә китаплар чыгара башлаган. “Татар телендә мондый китапларның чыкканы юк иде әле. Кошлар, имезүчеләр, балыклар, җир-су хайваннары, сөйрәлүчеләр турында китаплар, “Табигатькә сәяхәт”, “Җил кайда яши?” дигән китаплар чыкты. Мәскәүдә мондый китапларны галимнәр әзерли. Чөнки һәр фәннең үз белгече бар. Ә бездә мондый китапларны язучылар юк”, – ди Талия Шакирова.
Татарстан китап нәшрияты татар балаларына һәр өлкәдә китап булдырырга омтыла. Алар нәшер иткән китаплар арасында буяу өчен “Мин чәчәкләр яратам”, “Мин кем булам?” дип аталган татарча-русча-инглизчә юка китаплар, ике телле “Тукай иленә сәяхәт” китабы, “Тәмле сүз” (әдәп дәресләре), “Кызлар энциклопедиясе”, “Спорт”, “Чемпион булу серләре”, татарча юл билгеләре дә бар. Нәшриятның китаплары нигездә Бауман урамында “Нур-маркет”ның аскы катында, “Идел-Пресс”тагы кибеттә сатыла. Китапларны нәшриятның www.tatkniga.ru адресы буенча урнашкан сайтында Интернет-кибеттә дә сатып алырга мөмкин.
“Балалар өчен татарча китаплар артты”
“Хәсән” нәшрият йорты җитәкчесе Гүзәл Хәсәнова фикеренчә, берничә ел элек балалар китаплары шактый аз булган, хәзер аларның саны арткан. “Берничә ел элек, үзебезнең бала тугач, нәниләр өчен татар телендә китаплар эзли башладык. Ләкин алар аз иде. Картон китапны бала тиз генә ертып бетерә алмый, тик андыйлар юк. Кайберләренең дизайны бик үк ошап бетмәде. Шуңа күрә без мондый китапларны үзебез чыгара башларга карар кылдык. Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы игълан иткән бәйгедә социаль бизнес юнәлеше буенча грант оттык. Беренче ике китабыбыз – “Суык” һәм “Чырык-чырык чыпчык”ны шул акчага чыгардык”, – ди Гүзәл Хәсәнова.
“Чырык-чырык чыпчык. Балалар фольклоры” китабын Казан федераль университетының Филология һәм сәнгать институтының тәрҗемә һәм сөйләм теле теориясе кафедрасының өлкән укытучысы Айгөл Әюпова, “Суык. Татар халык әкияте”н “Салават күпере” журналының шеф-мөхәррире Римма Шәйдуллина төзегән. Гүзәл Хәсәнова сүзләренчә, китапны төзүчеләр, рәссамнар, биткә салучылар – барысы да аларның дуслары, танышлары. “Хәсән” нәшрият йорты китапларны балалар өчен картон китаплар чыгарып танылган типографиядә – Ростов-Дон шәһәрендә урнашкан “Проф-Пресс”та бастыра.
Нәшрият йорты чыгарган китаплар “Любимый книжный” һәм “Дом книги” китап кибетләре челтәрендә сатыла. “Үзен милли товарлар сатучы дип танытса да, “Бәхетле” кибете тәкъдим иткән шартлар безнең өчен үти алмаслык булды, – ди Гүзәл Хәсәнова. – Шулай ук khasan.ru сайтында китапларны онлайн кибеттә сатып алырга мөмкин. Интернет – кибетнең өстенлекләре күп, ул безгә географияне киңәйтергә дә ярдәм итә. Интернет-кибет аша китапларны Татарстаннан тыш, Башкортстан, Төмән, Самара, Мәскәү, Түбән Новгород, Иваново, Ульяновск һәм Россиянең башка төбәкләрендә, Үзбәкстан, Словакия, АКШта яшәүче татарлар да сатып ала. Киләчәктә Интернет-кибет аша балалар өчен татар телендә башка нәшриятларда чыккан товарларны да сатарга ниятлибез”.
Күптән түгел “Хәсән” нәшрият йорты балалар өчен киселә торган “Әлифба” һәм “Безнең як җәнлекләре” карточкаларын чыгарган. Карточкаларның бер ягына җәнлекнең төсле рәсеме, икенче ягында – аның татарча тасвирламасы. Тиражы – бер мең данә.
Йомгак урынына
Хәзер балаларның күбесе планшет, кесә телефонын уенчык итәргә ярата. Әмма кече яшьтән үк балага китап, бигрәк тә туган телдәге китап белән аралашырга өйрәтү турында онытмаска кирәк. Балалар өчен китапларның тиз арада алынып бетүе аларга ихтыяҗ барлыгын күрсәтә. Китаплар җитмәүдән кала, татар балалары өчен уенчыклар җитештерү мәсьәләсе дә хәл ителмәгән әле. Дәүләт оешмалары белән бәррәттән бу өлкәдә шәхси оешмаларга, кыю һәм иҗади эшмәкәрләргә дә эш җитәрлек.
Балаларыгызга нинди китап аласыз?
Зөлфәт ЗИННУРОВ, җырчы, алып баручы:
Китап алганда, иң беренче рәсемнәренә игътибар итәм. Күп кенә китапларының рәсемнәре чуар, вак, бөтен хайваннар бер-берсенә охшаш итеп ясалган. “Аю булу кыенмы?” дигән китап алдык, аның рәсемнәре бик матур. Татарча китаплар алырга тырышам. Иң кечкенәләргә дигән китапларның каты тышлы булуы шарт. Татарча андый китаплар очратканым юк. Җәнлекләрнең исемнәрен әйтә торган, татарча җырлый торган китаплар булсын иде. Рус телендә андыйлар күп бит.
Сөмбел ГАФФАРОВА,язучы, журналист:
Кызыма татарча һәм русча китаплар алам. Матур рәсемлесен сайлыйм. Рәсеме компьютерда ясалганны түгел, рәссам ясаганны. Классик авторларны, халык әкиятләрен алам. Безгә әлегә 1 генә яшь. Каты кәгазьле китаплар тиз ертылмый, шуларны өстен күрәм.
Ләйсән ФӘЙЗУЛЛИНА
в„– | 24.05.2013