Фаат Галләмов математик почмакны циркуль һәм линейка ярдәмендә өч тигез кисәккә бүлә алган. Моны ул видеога төшергән. Фаат Галләмовның туганнары “АиФ-Казан” газеты редакциясенә җибәргән хатында, бабаларының гасырлар буенча җавапсыз калган мәсьәләне чишә алуы турында сөйләгән.
“Почмакны линейка һәм циркуль ярдәмендә өч тигез кисәккә бүлү – антик математиканың бүгенге көнгә кадәр чишелеше табылмаган классик мәсьәләсе. Бу мәсьәләгә Архимедның да теше үтмәгән булган. Ә XIX нчы гасырның француз математигы Ванзе бу мәсьәләнең чишеле юк дип исбатлаган булган.
Фаат Галләмов бу мәсьәләне беренче тапкыр 50 нче елларда армиядә хезмәт иткәндә “Юный техник” журналында очрата һәм 50 елдан соң аны чишүгә ирешә”, дип хәбәр ителә хатта.
Кызганычка каршы, Фаат абзый бүгенге көндә мәрхүм инде. Ул 2011 елның 20 июнендә йоткылык рагыннан дөнья куйган. 2010 елның ноябрендә төшерелгән видео аның туганнарында саклана.
Талантлы бабаларының якты хәтерен саклау йөзеннән, туганнары ул видео белән башкаларны да таныштырырга булган. Алар математика галимнәре һәм барча кызыксынучылар мәсьәлә чишелешен тикшереп карар дип өметләнә.
---
№--- | 20.06.2012