Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Су килмәсә, кое казы #6379

$
0
0
30.07.2012 Җәмгыять
Яз, җәй айлары башлану белән шәһәр янында урнашкан күпчелек бистәләрдә һәм авылларда яшәүчеләр суга тилмерә. Эчәр өчен бер чынаяк су юк, дип зарланган кешеләрне күп ишетергә туры килә. Аптыраган гади халык төрле урыннарга шикаять яза. Тик аңа карап кына краннардан су акмый.

Авылларда су юклыкның сәбәпләре төрле. Кайбер урыннарда суүткәргечләр бик начар хәлдә. Башня һәм колонкалар исә каралмаган. Аларны төзәтү өчен акча кирәк. Ә кайбер авылларда су башнясы тулы куәткә эшләп торса да, су бар йортка барып җитми.

Сусызлыктан интегү бакча чорында аеруча нык сизелә. Көннәр кызу торганда, түбән урамнарда яшәүчеләр бәрәңге бакчаларына су сипкәнлектән, югарыда яшәүчеләргә су барып җитә алмый икән. Авыл халкы шулай зарлана. Аптырагач, кайбер авылларда җирле җитәкчелек, көннәр коры торганда, суны сәгатьләп бирә башлаган.

Күптән түгел бер танышымны очраттым. Моннан берничә ел элек яңа урамда йорт салып чыккан иде. Җәен генә түгел, кышын да сусызлыктан интекте алар. Очрашкан саен су юк, безгә кадәр килеп җитә алмый, дип зарлана иде. Бу юлы су хакында сүз чыккач, көннәр кызу торса да, шатланып сөйли башлады.

– Үзебезнең кое бар хәзер. Сусыз тилмергәнне үзең беләсең, – диде Гөлназ. – Балалар кечкенә чакта чәй куеп эчәргә су булмаган чакларыбыз да күп иде. Болай тилмереп булмый, дип кул белән кое казыдык. 6 метрдан су чыга башлады. Чишмә юлына килеп чыктык булса кирәк, ике насос белән суыртып, көчкә 8 метр түбәнгә төштек. Бүтәнчә казый алмадылар. Хәзер инде шулкадәр рәхәт. Сусыз тилмермибез. Искелек калдыгы дип авылларда коены бетерделәр. Аны караучы булмады. Хәзер менә шуңа күрә авыл кешесе сусызлыктан интегә, дигән фикергә килдем. Коеларны карап торсалар, авыл кешесе болай газапланмас иде. Чишмәгә баручылар да бик сирәк бит.

Шәһәр яны бистәләренең берсендә яшәүче туганнарыбыз да быел сусызлыктан интекте. Алдагы елларда төнлә су килсә, быел кайбер көннәрдә бөтенләй булмады. Килгән очракта да, самавыр борыныннан аккан кебек кенә булды, диделәр. Яшелчәләре корып бетә язды. Эчәр суга тилмерә башлагач, җир бораулатып, үзләрендә кое булдырырга уйладылар. Интернеттан бу эш белән шөгыльләнүче кешеләрдән сорашып чыкканнан соң, шактый гына тәҗрибә тупладылар. Баксаң, су булдырасың килсә, аның бәясенә карарга кирәк түгел икән. Араларында чын белгечләре дә, акча гына эшләп йөрүче шарлатаннар да барлыгына төшенгәннәр.

“Кое казучыларны чакырганда бөтенесен дә төптән уйлап эшләргә кирәк”, – дип аңлаткан аларга төзелеш өлкәсендә эшләүче танышлары. Сулы булу өчен җир бораулаучыларны чакырып, акчаңны гына түлисе түгел икән. Балчыкка карап насосын сайлап ала белергә, фильтрын урнаштырырга һәм башка төрле эшләрен җиренә җиткереп башкарыр өчен төпле белгечкә юлыгырга кирәк. Шундый белгеч табып, тәки үз дигәннәренә ирештеләр.

Бәясе шактый кыйммәт булуга карамастан, бу рәвешле су бораулату хәзер авылларда да киң тарала башлаган. Гомер буе суга интеккәнче, үзендә булдыруны хуп күрә башлаган авыл кешесе. Әтнә районында булганда, андый хуҗалыкларны үзебезгә дә күрергә туры килде. “Үзебезнеке булгач, кайгы юк. Ут булса, су була”, – ди авыл апалары.

Авыл халкын сулы итүче кешеләрнең берсе Рәшит абый белән безгә дә очрашырга туры килде.

– Соңгы вакытта авылларга да күп чакыра башладылар, – диде инде 20 еллап шушы эш белән шөгыльләнүче Рәшит абый. – Шәһәр халкы белән авыллар бераз аерыла. Авыллар безне кунак көткәндәй каршы ала. Өстәлен әзерләп көтеп тора. Эшеңне бетергәч, матур итеп рәхмәтен әйтеп кала. Ачык йөзләрен күргәч, үзебезгә дә шулкадәр күңелле. Юлдан килеп эшләсәк тә, арып кайтмыйбыз. Әллә инде сусызлыктан интеккәнгә шулай без килүне якын итәләр. Үзебез дә аңламыйбыз.

Рәшит абый әйтүенчә, чакыручы булса, республиканың һәр авылына барып эшләп кайтырга әзер алар. Бораулау техникалары 50 метр тирәнлеклеккә төшәргә сәләтле икән. Хәзер 150 метрга кадәр тирәнлектә бораулаучылар да бар, ди ул. Тирән казытырга теләүче клиентларга юлыксалар, белгечләрнең телефон номерларын бирәләр икән.

– Һәр эштә дә үзара фикерләшү кирәк, – ди Рәшит абый. – Ялгызың гына бернәрсәгә дә ирешеп булмый. Үзебез генә белгән кайбер нечкәлекләр дә бар. Балчыгына туры китереп бөтен кирәкле әйберен сайлый белергә кирәк. Ташлы урынны да үтүнең үз сере бар. 


Лилия НУРМӨХӘММӘТОВА

№28.07.2012 | 30.07.2012

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>