БДИ башланган көннәрдә чыгарылыш сыйныф укучыларының әти-әниләрен гел бер сорау борчый: балам үзе теләгән уку йортына керерлек баллар җыя алырмы, тормышта уңышлы карьера ясый алырмы? Абруйлы һөнәр, карьера, киләчәктә алачак зур хезмәт хаклары бәхет синонимы буларак күзаллана.
Шул бәхет хакына ришвәтләр түләнә, баланың фәнгә сәләте бармы-юкмы икәнлеге белән исәпләшмичә, этеп-төртеп аны дәрәҗәле уку йортларының популяр факультетына кертү буенча игълан ителмәгән ярыш башлана. Иң мөһиме – укырга керү, кергәч, тырышып укырмын да абруйлы белгечлек алырмын дигән уй салына баланың башына. Мәгариф бюрократиясенең БДИда ялган баллар тупларга биргән иркен мөмкинлекләрен укучы бала да, әти-әни дә үзе өчен игелек дип саный, сөенә-сөенә ялганга бара. Бюрократия исә БДИда әйләнә торган ришвәт тәгәрмәчен үз кесәсен калынайту өчен бирелгән мөмкинлек дип кенә карый, бала язмышына да, ил мәнфәгатьләренә дә битараф ул. Югары уку йортына укырга керү шатлыгы озакка бармый, дүрт айдан соң беренче сессиядә үк, хәтта ки беренче гамәли дәрестә үк сөенечләр көенечкә әверелә. Кичәге мәктәп укучысы күрә: кичә түләнгән ришвәт бүген инде булышмый, акча барысын да хәл итә дигән әти-әниләр фикере дә дөрес үк түгел – вуз укытучыларының барысы да сатылмый. Иң мөһиме: түләп диплом алып булса да, белгечлек алып булмый. Гадәттә техник вузларның беренче-икенче курсларында мәктәп имтиханын читләр ярдәме белән уңышлы биргән укучылар коелып бетәләр, үз көче белән укырга гадәтләнгәннәр генә кала укуларын дәвам итеп. Гуманитар белгечлекләрдә вәзгыять аз гына икенчерәк, ришвәт белән диплом алып чыгарга да мөмкин. Гуманитар фәннәр укытыла торган уку йортларының тагын бер үзенчәлеге бар: статистика күрсәткәнчә, боларда укучы студентлар арасында наркоманнар байтакка күбрәк. Монда да әти-әнинең баланы кечкенәдән эшлексезлеккә ияләндерүе әйтә соңгы сүзне. Кайда җиңел тормыш, шунда эчкечелек, наркоманлык кебек күренешләр баш калкыта. Ришвәт түләп уку перспективасы исә баланы җиңел тормыш чоңгылына ташлый.
Үткән ел мин социаль челтәрләрдә техник белгечлек бирүче бер абруйлы факультетның студентлары оештырган төркемнәрдә ачылган темаларны кызыксынып күзәттем. Темаларның берсе ришвәткә багышланган иде. “Бездә ришвәт юк”, – диләр студентлар беравыздан, бары тик бер укытучының гына “бирсәң ала, үзе сорамый” икәнен искәртәләр. Зачетны акчага бары тик физкультура укытучылары гына куя икән. Бу да күбрәк дәрескә йөрмәгән студентларга гына кагыла. Калдырган дәресләреңне тапшырып бетерә алмыйсың икән, укытучы әйтә инде: абонент аласың ди. Ә болай чын укытучылар студентлар белән эшләүгә вакытларын кызганмый: бушка түгәрәкләр оештыралар, консультацияләр үткәрәләр. “Миңа акча мөһим түгел, үземнән соң да яхшы математиклар калсын дип тырышам”, – ди шулай бушка көч түгүче доцентларның берсе.
Күптән түгел генә мин бер әни белән сөйләштем. “Бик борчылам, балаларны кая укырга кертергә инде?” – ди ул ихлас күңелдән. Баласының киләчәге өчен риясыз борчылган әти-әнигә мин үзем менә мондый киңәшләр бирер идем. Беренче киңәш: баланың кайсы өлкәдә сәләтле булуын ачыклап, шул юнәлештә аңа үсәргә булышу. Гадәттә җиденче-сигезенче классларга кадәр укучының нәрсәгә сәләтле булуы инде ачыкланып бетә. Нәкъ менә шул вакытта чыгарылыш имтиханын тапшырырга әзерләнә башларга кирәк тә инде. Мәктәпкә генә таянып бетәргә ярамый, чөнки бездәге профильле укыту дигән нәрсә – ул фикция генә. Әйтик, физика-математика мәктәпләрендә бу фәннәргә сәгатьләр саны гына артыграк бүленгән, белем бирүдә исә кайбер андый мәктәпләр гадәти мәктәпкә караганда калышарак та төшәләр. Табигать фәннәре, гуманитар юнәлешләр буенча профильле мәктәпләр юк диярлек. Аннан соң профильле мәктәп булса да, анда балаларны сәләтләре буенча җыймыйлар, яшәү урыны буенча туплана укучылар контингенты. Шуңа күрә баланың сәләте булган фәннәрдән мөстәкыйль шөгыльләнүе, яисә читтән торып укуы өчен шартлар тудырырга кирәк.
Икенче киңәш: баланың принципиаль рәвештә күчермичә, үз көче белән укырга тырышуына иреш. Генри Фордның: “Утынны үзең ярсаң, аның белән ике тапкыр җылыначаксың”, – дигән киңәше нәкъ менә шушы очракка карый. БДИ да ришвәтсез биреләчәк, югары уку йортында белем алу да җиңел булачак бу киңәшләр үтәлгәндә.
Ә инде һөнәрнең кайсы яхшырак дигәндә, галимнәрнең фикеренә колак салыйк. Алар исә яраткан эш файдалы диләр. Австралиянең Милли университеты галимнәре озак еллар үткәргән тикшеренүләрдән соң шундый нәтиҗәгә килгәннәр. Сөймәгән эштә эшләүчеләр туктаусыз депрессия кичерәләр, хәвефләнәләр, хәтта бөтенләй эшсез булучыларга караганда да тынычсызрак булалар. Аларны гомерләре буе йөрәк чирләре, югары кан басымы эзәрлекли.
Бәхетне югары хезмәт хакы белән үлчәп карарга гадәтләнгәннәргә исә Гарвард университетының 75 еллык тикшеренүләре нәтиҗәсен искә төшерик. Кешенең бик күп төрле физик, психологик, антропологик параметрларын өйрәнеп, бәхетлелек дәрәҗәсендә боларның ролен ачыкларга тырышканнан соң, шундый нәтиҗә ясалган: кеше бәхетендә иң төп рольне җылы мөнәсәбәтләр алып тора икән. Җылы мөнәсәбәтләр хәтта хезмәт хакы күләменә дә йогынты ясыйлар. Әнигә карата булган җылы мөнәсәбәт ир кешегә елга уртача 87 мең долларга күбрәк акча алып эшләргә булыша икән, чөнки мондыйлар сирәк авырый, эштә дә нәтиҗәлерәк булалар. Әти белән балачакта булган җылы мөнәсәбәтләр дә шулай ук 75 яшькә җиткәч тә тормыштан канәгатьләнү алырга булыша, диләр. Димәк, балаларда үзебезгә карата җылы караш тәрбияли алсак, без аларның киләчәктәге карьерасын да, хезмәт хакын да, сәламәтлеген дә уңышлы итә алачакбыз дигән сүз бу.
Бу уңайдан тагын бер тапкыр миллиардер Генри Фордның сүзләрен искә төшерик: “Мин үз гомеремне әнием ничек теләсә, шулай уздырырга тырыштым”, – ди ул. Чын әниләр исә баласының кешелекле, намуслы, эшлекле булуын телиләр. Безнең чорда бу сыйфатларның бәясе төште дип уйлаучылар ялгыша, чөнки болар – беркайчан да искерми торган кыйммәтләр, һәркайсы бөтен дөнья малына торырлык.
Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ
в„– | 29.05.2013